Логотип «Мәйдан» журналы

Алмагачны авырулардан һәм корткычлардан ничек сакларга?

Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни-үзәгенең Татарстан фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) галимнәре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә татарстанлылар өче...



Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни-үзәгенең Татарстан фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) галимнәре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә татарстанлылар өчен алмагачны авырулардан һәм корткычлардан саклау буенча киңәшләр әзерләделәр. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.



yabloni


Алмагачка зыян салучы төп корткыч - ул алма корты (плодожорка), ул урта полосада, гадәттә, бер генерациядә үрчи. Органик бакчада алма кортыннан һәм башка корткычлардан яклау өчен лепидоцид (күбәләк кортларына (гусеницаларга) каршы киң спектрдагы бактериаль препарат) һәм Фермовирин-ЯП – алма кортының вируслы гранулезы препараты кулланыла. Алма кортыннан яклауда шулай ук дезориентацияләү һәм ата кортларны вакуумлы җыю ысуллары кулланыла. Органик бакчада алма кортына каршы биопрепаратларны кыска гына вакыт эчендә дүрт-биш мәртәбә куллану максатка ярашлы.




Пестицидлар куллануны туктатканнан соң органик бакчада казарка (Rhynchites bacchus), букарка(Coenorrhinus pauxillus), яфрак коңгызы (Chrysomelidae) һәм аеруча бакча луперы (Luperusxanthopoda) күренә башлый. Алар май уртасыннан июль уртасына кадәр булалар. Аларның зарар китерүен чикләү өчен алма кортына каршы кулланыла торган биопрепаратлар белән бергә биологик Бацикол препараты (май-июнь айларында 1-2 мәртәбә эшкәртү) кулланыла.




Алмагач кәүсәсендә җилемле боҗралар урнаштыру яшел алма бетеннән (Aphispomi) котылырга ярдәм итә, кырмыскалар агач кәүсәсенә эләгә алмау аркасында афидофаглар саны арта. Җилемле боҗралар белән агачлар энтомофаглар өчен үзенчәлекле табигый «инсектарийлар» булып хезмәт итә.




Зур булмаган бакчалар өчен агач штамбларында тоткарлаучы пояслар куллану нәтиҗә бирә. Аергыч пояслар ысулын (сепарирующий пояс) куллану артык мәшәкатьле дә түгел һәм нәтиҗәсе дә зур була, ул поясларны һәр генерациядә алыштыру таләп ителми, ә алма кортлары күбәләкләре агачка үтеп керә алмый.




Алмагач чәчәкләрен ашаучы кортларның личинкалары чәчәк бөресенең эчке ягын ашыйлар, аннары бөреләр көрән төскә кереп, кибеп, коелалар. Аннан саклау өчен яз көне алмагачларга лепидоцид яки бацикол биологик препаратлары сиптерәләр.




Парша – алмагач өчен иң куркыныч авыру. Гөмбәчек яфракларны, җимешләрне һәм ботакларны зарарлый. Паршага каршы көрәшнең иң гади ысулы - зарарланган яфракларны җыю, компостлау яки юк итү, агач кәүсәсе тирәсен казып чыгу. Паршадан яклау өчен түбәндәге биологик препаратларны кулланалар: Алирин-Б, Гамаир, Гаупсин, Микосан-В, Трихофит, Фитолавин, Фитоспорин-М, Фитотонус яки Фитотрикс.




Алма череге алмаларны зарарлый. Алманың эче көпшәкләнә, соры-көрән төскә керә. Алма черегеннән яклау өчен черегән алмаларны көздән җыялар һәм юк итәләр. Яз көне түбәндәге препаратлар сиптерәләр: Алирин-Б, Гамаир, Гаупсин, Микосан-В, Планриз, Триходермин, Триховит, Фитолавин, Фитотонус яки Фитотрикс.




Биотик стрессорларга чыдам сортларны үстерү зарарлы организмнар өчен туклану чыганагын киметүгә, аларның начар үрчүенә һәм әкренләп юкка чыгуына китерә.




Корткычларның һәм авыруларның таралуын профилактикалау өчен зарарланган, корыган һәм кипшенгән алмаларны вакытында җыярга һәм юк итәргә кирәк. Шулай ук зарарлы бөҗәкләр белән туклана торган файдалы кошларны җәлеп итү өчен бакчада сыерчык оялары ясарга тәкъдим ителә.




Искәртеп узабыз, 2020 елда Россия Федерациясе селекция казанышларының дәүләт реестрына ТатНИИСХ селекциясе җиләк-җимеш культураларының 21 сорты кертелгән, шул исәптән алмагачның 4 сорты, чиянеке – 8, сливаныкы – 8, кура җиләгенеке – 1.


 
Фото: Алсу Гатауллина

Комментарийлар