Логотип «Мәйдан» журналы

Алмадан желе ясау рецепты

Алма желесын ясауның җайлы гына ысулын тәкъдим итәм.Алма желесы өчен: 3,5 кг алма, 1,5 литр су, 2,4 кг шикәр комы, бөтнек (салмаска да мөмкиин).Алмаларны юарга, дүрткә бүлеп үзәкләрен алырга һәм су са...

Алма желесын ясауның җайлы гына ысулын тәкъдим итәм.



Алма желесы өчен: 3,5 кг алма, 1,5 литр су, 2,4 кг шикәр комы, бөтнек (салмаска да мөмкиин).
Алмаларны юарга, дүрткә бүлеп үзәкләрен алырга һәм су салып, изелгәнче пешерергә.


Аннары марляга салырга, суы агып төшә. Марляны сыгарга кирәкми. 2 литр чамасы су чыга. Суга шикәр комының яртысын (1,2 кг) салырга һәм 20 минут сүрән утта кайнатырга. Бу массага берничә ботак бөтнек салырга мөмкин.




Аннары газны сүндерергә, бөтнекне алып ташларга һәм калган шикәр комын өстәп, яхшылап болгатырга кирәк.

Алма желесын стериль банкаларга тутырып куярга.


Чәйләрегез тәмле булсын!

Автор: Гөлүзә ВАСИЛОВА

Фото: Гөлүзә Василова

https://intertat.tatar/ash-su/almadan-zhele-yasau-retsepty/

Комментарийлар