Логотип «Мәйдан» журналы

Алмадан конфитюр

Танылган җырчы Айгөл Бариева рецепты буенча Алманы юабыз, саркытабыз, кортларыннан арындырабыз. (Төшләрен һәм кабыгын алмаска да була, иң мөһиме – кортлары калмасын).10 литрлы чиләктәге алманы калын т...

Танылган җырчы Айгөл Бариева рецепты буенча
Алманы юабыз, саркытабыз, кортларыннан арындырабыз. (Төшләрен һәм кабыгын алмаска да була, иң мөһиме – кортлары калмасын).
10 литрлы чиләктәге алманы калын төпле кәстрүлгә салабыз да, өстенә 1,5 литр су коябыз.
Шуны 1 сәгать талгын утта кайнатабыз.
Шуннан пешкән алманың суын марля аша сөзәбез (мин кичтән марляга куеп калдырдым).
Иртән 1 литр суга 1 кг 200 грамм шикәр комы салып 40 минут талгын утта кайнатабыз.
Конфитюр әзер.
Стерильләштерелгән банкаларга салып кышкылыкка алып куябыз.

Венера МӘҖИТОВА.

https://vk.com/id83651513

Комментарийлар