Логотип «Мәйдан» журналы

Алмадан как ясау рецепты

1 вариант: Бакчасында алмасы булган кеше алмадан как әзерләми калмый торгандыр. Алмаларны җыеп пешерәсең дә, дуршлаг аша чыгарып, табаларга җәеп, кояшта киптерәсең. Кышка татлы ризык гадәттә шулай әзе...

1 вариант: Бакчасында алмасы булган кеше алмадан как әзерләми калмый торгандыр. Алмаларны җыеп пешерәсең дә, дуршлаг аша чыгарып, табаларга җәеп, кояшта киптерәсең. Кышка татлы ризык гадәттә шулай әзерләнә.
sqgdpzloyqa
2 вариант: Бу как бөтенләй башкача әзерләнә һәм тәме дә телеңне йотарлык. Алмаларны яхшылап юып, дүрт кисәккә бүлеп үзәген алганнан соң, кәстрүл төбенә ярты стакан су салып салмак утка пешерергә куясың. Кайнап чыккач, тәменчә бераз гына шикәр комы өстәп, тагын биш минут кайнатасың. Дуршлагтан сөзгәч, газга кәстрүл белән су кайнатырга куясың, аның өстенә таба утыртасың. Таба су кайный торган савытны тулысынча, кырыйлары ачык калмаслык итеп капларга тиеш. Су кайнап чыккач, табаны майлап, әзерләнгән как чималын юка гына итеп җәясең. Су акрын гына кайнап утыра, пар табаның стеналарын җылыта, как кибә бара. Менә шул рәвешле 3-4 сәгать утыргач (акрын утта торгач, газ да күп тотылмый), как әзер була. Бик йомшак, тәмле, сусыл, һәркемнең теше үтәрлек как килеп чыга. Рәхим итеп ясап карый аласыз!
cv3mxkh6olu
 Рәфилә ШӘМСЕТДИНОВА

Комментарийлар