Логотип «Мәйдан» журналы

Алма ява

Көзге җилдә җиргә алма ява —Җыр явамы шулай, кем белә?Никадәр моң белән тулган җирем —Алтын белән дөньям күмелә. Никадәр моң белән тулган сөю,Син кайтасың икән көзләргә.Ә мин чыккан идем, сине са...

Көзге җилдә җиргә алма ява —
Җыр явамы шулай, кем белә?
Никадәр моң белән тулган җирем —
Алтын белән дөньям күмелә.
 
Никадәр моң белән тулган сөю,
Син кайтасың икән көзләргә.
Ә мин чыккан идем, сине сагынып
Алтын алмаларны эзләргә.
 
Ә мин чыккан идем, бик юксынып,
Алма булып пешкән чагыңны.
Син бөтенләй үзгәрмәгән икән —
Кояш кебек һаман ягымлы.
 
Җилфер-җилфер сары күлмәкләрең
Бөдрә чәчләреңдә тирбәлә.
Әйтерсең лә, көзге күбәләкләр
Очып уйный синең тирәдә... _
 
Әйтерсең лә, сагыш булмаган да,
Әрнү булмаган да шикелле.
Син һаман да яз гүзәле икән —
Битләрең дә һаман сипкелле.
 
Син һаман да язгы, назлы икән,
Көзләр килмәгән дә диярсең.
Күзләреңдә шаян нурлар уйный —
Әллә син дә мине сөясең?
 
Көзге җилдә җиргә алма ява,
Бәхет ява микән, кем белә!
Син һаман шул — һаман минем хыял,
Син мәңгегә минем күңелдә!
 

Рифат СӘЛАХОВ


Фото: https://www.facebook.com/

 
«Мәйдан» №7, 2020 ел.

Комментарийлар