Логотип «Мәйдан» журналы

«Аллаһ алдан күрә!» – диләр

«Аллаһ алдан күрә!» – диләр,Юк, алдан «күрмәгән» ул:Ник бер генә гомер биргән?Икене бирмәгән ул?!Аллаһ була торып, алданБерни «күрмәгән», кара:Гомер бетмәгән, тешләремКоелып бетеп бара…Гомер бетмәгән,...

«Аллаһ алдан күрә!» – диләр,
Юк, алдан «күрмәгән» ул:
Ник бер генә гомер биргән?
Икене бирмәгән ул?!
Аллаһ була торып, алдан
Берни «күрмәгән», кара:
Гомер бетмәгән, тешләрем
Коелып бетеп бара…
Гомер бетмәгән,
Күзләрем
Күзлексез күрми хәзер.
Колаклар (кычкырмасалар!)
Ишетми берни хәзер…
Маңгай тулы сырлар,
Чал төшкән
Чәчләргә, мыек, кашка…
Башны сөйләргә дә түгел,
Әллә ни булды башка…
Гомер бетмәгән,
Кияргә
Алмаш киемем дә юк.
Үлсәм – кәфенлеккә дигән
Сукыр тиенем дә юк…
Кирәкми икенче гомер,
Икенчесе дә шулдыр:
Мең гомер булса да,
Юлы
Мин уза торган юлдыр…
«Аллаһ алдан күрә!» – диләр,
Барсын алдан күргән ул:
Шуңа тик бер гомер биргән,
Бигрәк белеп биргән ул!..
 

Салават РӘХМӘТУЛЛА


Фото: https://ru.freepik.com/photos/travel'>Travel фото создан(а) ijeab - ru.freepik.com

Комментарийлар