Логотип «Мәйдан» журналы

Алия Мостафина Олимпиадада бронза медаль яулады

Алия Мостафина Россия җыелмасына 17нче медальне алды. Хәзер ил командасында дүрт алтын, җиде көмеш һәм алты бронза медаль бар. Фото: aliyamustafina.ruАлия  1994 елның 30 сентябрендә Егорьевск шәһәренд...



Алия Мостафина Россия җыелмасына 17нче медальне алды. Хәзер ил командасында дүрт алтын, җиде көмеш һәм алты бронза медаль бар.


a1751 Фото: aliyamustafina.ru
Алия  1994 елның 30 сентябрендә Егорьевск шәһәрендә туган. 2012 елда Олимпия чемпионы булды. Быелгы Олимпиадада Алия катнашындагы гимнастлар командасы көмеш медаль яулады. 2010, 2013 елларда дөнья чемпионы.
Россия гимнасты, татар кызы Алия Мостафина Рио-де-Жанейрода Олимпия уеннарында күп төрле ярышта (многоборье) 58,665 балл белән бронза медаль яулады.
Алтын медальне, 62,198 балл җыеп, американлы Симона Байлз, көмеш медальне АКШтан Александра Райсман (60,098) алдылар.

 
 

 

Комментарийлар