Логотип «Мәйдан» журналы

АЛДАВЫЧ КӨЗ

1981 ел...

– Әйтәм аны, тавышсыз-тынсыз гына чыгып шылганнар!
Менә сиңа булышчылар, менә сиңа дуслар! Тапкан хәзинәләрен алып калырмын дип курыктылар микән? Кирәкми, хәрәм килешми миңа, гомеремдә кеше малына кызыкмадым. Шунысын гына беләсем килә, нәрсә таптылар икән? – Нәгыймәттәй, авыз эченнән сөйләнә-зарлана, авыл бетереп малай­ларны эзләп китте. Йөри торгач, эңгер-меңгер төшкәнне дә сизми калды. – Кая олакканнар соң, авыл эчендә бер генә малай да калмаган?!.
Эңгер-меңгер, куерып, караңгы төнгә дә әверелде, күзгә күренә алырдай нәрсәләрнең барысын да яшереп куйгандай итте. Тик утны гына яшерә алмый ул. Әнә, дөм караңгылыкта ут куышлыгы... Тагын шул инеш ярында. Тагын дип аерып әйтүнең мәгънәсе шунда: кичләрен җәйнең куены салкыная башлагангамы, башка берәр хикмәте бармы – соңгы айны учак бик еш кабына әле монда.
Иренмәде Нәгыймәттәй, абын­маска-сөртенмәскә тырышып кына инеш ягына атлады. Кеше күзенә чалынсаң, каз бәбкәсен эзлим, дияргә була. Һич икеләнмәсләр, ышанырлар. Нәни «сары йомгакларың» инеш ярының җәелеп үскән чирәмендә каз булып үсеп җиткәч кенә, малай-шалайларга ирек бир әле син!.. Ялгандырмы, чындырмы, алар, каз-үрдәкне тотып, каурыйлары-ние белән әрлән балчыкка төрәләр дә утка ыргыталар, имеш, берәр сәгатьтән, шакыраеп каткан бал­чыкны урталай ярсаң, парда пеше­релгән кош итенең менә дигәне була икән... Сөйләнгән кадәресен дөрескә санасак та, халыкның куркырлыгы юк. Елларның әллә ник кенә кәефе кырылды: узган ел җәй буе яңгыр койды, быел, киресенчә, кырның язгы кар суларыннан гайре дым күргәне юк, корылык җәфалады. Еллар холыксыз килгәч, җитәкчеләр дә кырысланды. Элек җәй уртасыннан колхоз кырларында сый-хөрмәткә кинәнгән казлар борчак-бодай басуларын төшләрендә генә күрәдер хәзер. Таза каз салмак була, аны канатлары күтәрә алмый. Ә быелгы казлар кайчан карасаң да авыл өстендә. Бер күтәрелгәч, өйләренә әйләнеп кайтмаучылары да бардыр, ахрысы, югалган һәр кошны учак куышлыгында җылыга сыенышып утырган малайларга сылтап кына торалар. Шуңа күрә дә җәй уртасыннан ук көз хәстәрлеген күреп куйдылар әле: каяндыр җигүле ат табып, ферма яныннан бер арба лыҗырдап торган тирес алып килделәр дә инеш ярында малайлар казып куйган землянкага аудардылар. Аңа карап кына ияләнгән урыннарыннан бизмәделәр: малайлар, кич җитте исә, һаман шунда аулакка елышты. Каз-үрдәкләр дә инде элеккечә су тирәсендә кунып калмый хәзер.
Нәгыймәттәй, ут күбәләге кебек, учак янына тартылды. Тирән эчле кәлүшләрен лыштырдатмаска, кагы­­луга шартлап сынарга торган кура­­ларга орынмаска тырышып кына, малайларга якынайды. Кайнар ризык, йомшак урын-җирләрне дә оныт­тырырлык нинди генә уен таптылар икән соң?
Ә малайлар гамьсезләнеп карта уйныйлар. Бәхәсләшеп тә алалар. Вакыт-вакыт Нәгыймәттәйгә һич кенә дә таныш булмаган килделе-киттеле сүзләр сөйлиләр: «очко», «перебор», «ике туз», тагын әллә ниләр. Кулларын кычыткан белән чагып, өйләренә җилтерәтәсе иде дә бит шушы селәгәйләрне, тик гайрәтен тыеп тора әле Нәгыймәттәй. Тыелмассың – әнә, ярдәм итәбез дип, тимурчылар исеме күтәреп йөргән укучылар бакчадагы алмагач чокырын ташлап чыгып качканнар да каядыр посып төн җиткәнне көтеп ятканнар. Инде уен аралаш акча саныйлар... Учак сүрелгәнне дә сизмиләр, акча бүләләр.
«Кассада илле сум! Мин тагын иллене өстим... Очко!» – һәм берсе кәгазь акчаларны янгарак этеп куйды. Колхоз пенсиясеннән гайре керем күрмәгән Нәгыймәттәй өчен исең-акылың китәрлек акчалар бит бу. «Ай-һай бай яши хәзерге балалар!» дип сокланып куйды ул. Тик исең китәрлек хәл бит: малайлар аның саен акча санадылар, йөз, биш йөз, мең... Нәгыймәттәйнең йөрәге ярыла язды, колак алдаса да, күз шаһит... сүрелеп барган учак тирәсендәге кәгазь акчаларның иге-чиге юк! Түзмәде Нәгыймәттәй, зәһәрләнеп малайларга җикеренде, ә үзе, тегеләр котлары очып югалышкач, учак тирәсендә өелеп калган акчалар өстенә ябырылды, чүп-чарлары белән бергә алъяпкычына төйнәде. Ул үзен кинәт кенә бик көчле кеше итеп тойды. Эз төшмәгән куралыкны ера-ера, чокырлар, ерганаклар аша турыдан гына өенә кайтып китте.
Өйгә керешли үк, юньләп бик күрмәгән капка, болдыр ишекләрен эчтән яхшылап бикләп куйды. Электр лампасын яндырырга да исәбе юк иде, чоланнан челпек алып чыкты. Бу минутта бөтен кеше дә аны гына күзәтеп торадыр төсле тоелды – җәһәт кенә пәрдәләрне корып куйды. Ниһаять, ул челпекнең саран яктысына иелде. Алдындагы акчаларны идәнгә бушаткач, өй эченә ислемай исе таралгандай булды. Баштарак ул аларны, нишләтергә белмичә, тәртипләп җыярга теләде, аннары нидер сизенеп, берсен ут яктысында уйнаткалап карады да, кинәт ачуы чыгып, атып та бәрде. Нәүмиз күңелен тынычландырыр өчен тагын берсен алып карады, хәтта иснәде дә. Кәгазь өеменнән күгәрек салам исе, балчык, авыр тирес исе дә килә иде бугай – иске акчалар ич, кайдадыр качып-посып яткан иллешәр сумлык иске акчалар. Нәгыймәттәй: «Шул кирәк сиңа, карт тилегә!» – дип, үз-үзен битәрләп, мич капкачын ача башлаган иде, күңеленә юаткыч бер уй килде: «Тукта әле, белмәссең дөнья хәлен, хөкүмәт дигәнең иске заемнарны да сатып ала хәзер. Бәлки, боларның да кирәге чыгар» ...Һәм Нәгыймәттәй акчаларны берничә кисәккә төрде дә көзге артына, тәрәзә яңагына, ишек өстенә кыстырып куйды. Ә араланып калган ак кәгазь кисәкләрен – дәфтәр битеннән ясалган карталарны күргәч, бөтен ачуын малай-шалайларга каплады: «Күр әле, миннән дә тиле­рәкләр бар икән! Мин хет наданның да наданы инде, ә алар соң, алар...»
Мәктәп юлы өстендә генә булгач, малайлар укырга барышлый, кирәксә-кирәкмәсә дә, кибеткә сугылып чыгар, чиратсыз-нисез генә үлчәү янына тыкшыныр. «Нәрсәгә генә өйрәтәләр соң сезне мәктәптә, кеше төсле чират та тора белмисез?!» – дип җаннарын тынгысызлаучыларга җавап әллә кайчан әзер: «Дәрескә соңга калабыз». Бүген дә шул ук хәл кабатланды. Дөрес, алар бу юлы өерләре белән түгел, берсе генә килеп керде. Башкалары урам ягында көлешә-көлешә көтеп калды.
Рәүф, иптәшләре өйрәткәнчә, туп-туры чират алдына килеп басты, зурларча эшлекле кыланып, сатучы кызга кулындагы зур кәгазь акчаны сузды:
– Шушыңа прәннек бир әле, Фәнилә апай...
Алтмышынчы еллар сатучылары әмма да сизгерләр иде... Кеше кулында ике төрле акча – искесе дә, яңасы да. Искесе әкренләп кими торды, ә яңасы күбәйгәннән-күбәйде. Күрер күзгә әллә ни сизелерлек аермалары да юк югын – төсләре дә шул ук: берлекләр сары, унлыклар кызгылт, тик яңалары бераз кечерәк кенә шунда. Ләкин хикмәт кәгазь алышынуда түгел, яңа акча элекке бәяне ун өлешкә кечерәйтте. Әгәр алтмышынчы елга кадәр бер кило шикәр ун сум чамасы дип йөртелгән булса, алтмыш беренче елдан ул бер сум дип кенә телгә керде. Вак акчалар да зурлыгы ягыннан искеләрдән аерып алгысыз, бары тик чыгарылган еллары гына укырга ятышлы икән – тегеләй карасаң да, болай карасаң да – 1961. Баштагы мәлләрдә яңа акча искесенә ияреп кенә йөрде. Колхоз кассасыннан хезмәт хакы өләшкәндә, яңаларны әз-мәзләп кенә кушып бирәләр иде. Юкса, ай саен кесә тутырып акча алып кайткан ирнең бер айлык эш хакы уч төбенә дә сыясы. 1961 елның гыйнварыннан, яңа акча көненә генә калгач, колхозчылар арасында төрле зарланулар ишетелгәләде: ничек була инде бу, элек бер көн эшләгәнгә дә егерме биш сум түлиләр иде, хәзер ай буе йөргәнгә дә егерме биш... Икенче яктан яхшы да шикелле – элек шикәрнең килосына ун сум түләсең, хәзер бер генә сум тора. Кыскасы, ияләнде халык. Шулай да карты-корысы акча берәмлеген әле һаман да үзенчә телгә алгалый. «Алтмыш кило шикәр алырлык эшкә күчкән... Йөз илле кило шикәрлек ит саткан... Самолет белән очсаң, утыз кило шикәр бәясенә төшә икән...»
Аның каравы, сатучыларның эше җиңеләйде – санарга да җиңел, элекке ун тиен бәрабәренә торган яңа бер тиен дә сансызланды – санамый калсаң, искәрүче юк, төшеп китсә, иелеп алмыйлар...
Фәнилә ул чорларны каян белсен, акча алышынган елны туды гына бит әле ул. Рәүфнең кулында зур кәгазь акча күргәч тә, искедер, дип уйлап өлгермәде, йә кайсы җүләре икенче класс баласына шушындый байлыкны тоттырып чыгара инде, дип кенә гаҗәпләнде. Шулай да акчаны алгач сәерсенеп ут яктысына китерде, иснәп карады, инде үз-үзенә ышангач кына Рәүфкә җикеренде.
– Иске акча ич бу!
Рәүф, акчаны тартып алып, тиз генә чыгып шылырга ниятләгән иде дә, кая ул... Алырсың Фәнилә кулыннан – беренче елын гына эшлә­ми инде ул сатучы булып. Нәсел­дән килгән гадәтләрен дә өстәсәң... Әнисе Әгъдиянең гомере сатучы эшендә үтте.
Һәммәсеннән димәсәк тә, сату­­чыларның күбесеннән менә дигән артист чыгар иде... Әле генә җике­ренгән Фәнилә кинәт кенә иң юаш кызга әверелде дә куйды:
– Тукта әле, Рәүф, әгәр бу акчаны кайдан алганыңны әйтсәң, уч тутырып прәннек бирермен.
Чираттагылар тынып калды. Бер авылда яшәп, кемнең кайда нәрсә кыланганын белү кызык бит ул.
– Әүвәле прәннек давай, – диде Рәүф, батыраеп, – аннан, может, әйтермен дә.
Фәнилә, учына сыйганчы прәннек алып, Рәүфкә сузды, тик бирергә ашыкмады. Кызарып, кабарып пешкән прәннекләргә озак карап тора алмады Рәүф:
– Нәгыймәттәйләр бакчасыннан! Абыемнар аның бакчасына өшегән алмагач казып чыгарырга барган­нарые, агач төбеннән тапканнар.
Фәнилә, чираттагыларга күтәрелеп карамыйча гына, түргәрәк үтте дә склад ягында җыештырып йөрүче кызга кычкырды:
– Идәннәр юылмыйча калса да ярар. Йозак кая? Кибетне бикләргә кирәк...
* * *
Өй эче караңгы булса да, кергән-чыккан кешеләргә йөзе якты Нәгый­мәттәйнең. Фәниләгә дә түр­дән урын бирде ул. Казан астында, ботак сынган тавышлар чыгарып, усак утыны пыскый, саңгырау стенада герле сәгать текелди.
– Нәгыймәттәй, – дип тынлыкны бүлде Фәнилә, – нумизматның кем икәнен беләсеңме син?
– Авыр туфрагы җиңел булсын, мәрхүм әниеңә охшагансың – хәл-әхвәл белешү юк, үз кирәгеңне сорый башлыйсың... Кемне беләсеңме дисең әле?
– Нумизматны.
– Исеме бигрәк кәмит, бер дә кабатлап әйтмәле түгел. Белмим мин андый кешене, безнең авылда яшәгәнме соң ул?
– Иске акчалар җыеп ята торган кешегә кушалар ул исемне.
– Сатучыларга туры килә икән. Искесен дә, яңасын да бик оста җыясыз.
– Сатучылар ише генә түгел, бө­тен кеше дә котырып-котырып акча җыя хәзер.
– Әниең дә җыеп караган иде, теге дөньяга үзе белән алып китә алмаган.
– Әрләшергә дип кермәдем, Нәгыймәттәй...
– Каш өстендә сипкел кеби алты сатучыбызның берсе белән ызгышып торалар димени? Тоз-шикәргә дә районга гына йөрисе кала бит аннары. Калада гына рәхәт иде ул: сатучының күзенә карап әйтәсеңне әйтәсең дә икенче кибеткә кереп китәсең. Бик ачуыңны китерсәләр, жалу кенәгәсен сораган булып, котларын аласың.
– Бер киткәч, ник калмадыгыз соң шунда?
– Үз ирегем белән түгел, әнкәң коткысына алданып кына киткән идем мин. Ә ул, нигеземнең иманын качырып, бакчама агач төбе саен акча күмеп яткан.
– Нәгыймәттәй, җыен юк-барны сөйләп күңелеңне керләндермә, сиңа килешми ул, лутчы күрсәт шул акчаларны, бераз хыялланып алыр­мын ичмасам... Санап карыйсым килә. Синең бакчадан тапсалар да, әни өлеше бит инде.
Нәгыймәттәй капылт кына то­рып кулына йон бияләй киде дә яшерелгән төргәкләрне Фәниләгә сузды.
– Мә! Берүк өеңә алып кайтып кына сана. Монда тузанын да коясы түгел. – Шулай диде дә, почмакка кереп, кулын кер сабыны белән юып чыкты. – Күптәннән бирле бер киңәш бирәсем килә үзеңә: ташла син кибетне, күч башка эшкә, акчалы урын төс түгел сиңа... Киңәшемнең ихласлыгына ышанмасаң, әтиеңнән сораш, үткәннәрне авыр әкият итеп сөйләп бирер.
– Анысы ашыгыч түгел, кирәге чыкса бер тыңлармын. Нәгыймәттәй, тик әйт әле, бу кәгазьләр янына башка нәрсәләр күмелмәгән идеме икән?
Нәгыймәттәй, ярсуына буы­лып, шуннан артыгын әйтә алмады.
* * *
1950 ел...
Кибеткә дип бура күтәрделәр: мүкләделәр дә чутладылар, агачларны кызганмадылар, торыгы-торыгы белән генә сузып салдылар. Складын, киштәләрен, ял бүлмәләрен сыйдырырлык йорт калыкты. Авылда бер кибет бар иде инде барын, тик анда чиратның өзеләсе юк, вак-төяккә генә килә калсаң да, ишектән башыңны тыгарлык түгел. Әгәр инде берәр затлырак әйбер кайтса, чират кибет тирәли урала. Аннан соң, берәү генә булгач, хуҗалык кирәк-ярагы да, азык-төлеге дә шунда. Ә менә яңа кибеттә азык-төлек кенә сатылачак икән; тимер-томыр, үзенең иске сатучысы белән, иске кибеттә калачак, ди. Нигезен казып, почмакларына унышар тиен көмеш ташлаган минуттан яңа кибеткә сатучы эзли тордылар. Яңа морҗасыннан төтен чыкканчы кеше тапмасалар, Питрәч райпосыннан бер марҗа кайтарасылар икән дигән хәбәр ике мәхәлләле татар авылына таралып та өлгерде. Ашыгып-ашыгып, сатучылык эшенә ярардай кеше эзләделәр. Соңыннан, авыл картлары җомгага җыелгач, өйлә намазы алдыннан ике мәчеттә дә җитди генә сөйләшү булды. Укыган намазлары, кылган догалары белән уртак фикердә яшәсәләр дә, һәр ике мәчетнең теге яки бу очракта үз фикере бар иде. Менә хәзер дә ике кешене сатучы итеп күрсәттеләр. Тик, гадәттәгечә, авылның зуррак ягына караган мәхәллә сүзе өскә чыкты, кече классларда арифметика укытып йөргән Әгъдияне сатучы итеп куярга дигән фикер җиңде.
Үгетләделәр Әгъдияне.
Баштарак ул кистереп кенә: «Шту сез, авызыгыз ни сөйләгәнне колагыгыз ишетәме?! Арифметика дәресләре белән сатучылык эшен чагыштырырга ярыймы соң?! Дәрестә бит ул – кара тактага нәрсә язсаң да сыя, ялгышсаң, ошатмасаң юеш чүпрәк белән сөртеп аласың да – эше бетте хатаның! Ә товар белән эш итү ике яклы – ялгышсаң, гомерең буе кара тактадан исемең төшмәс!» – дия иде. Тагын үгетләделәр. Үзенә ялынасыларын белеп назландырып торуы түгел, бары тик кыл уртадан кайсы якка егылырга белмичә аптыравы иде. Авыл советы рәисе: «Элекке приказчиклардан ким яшәмәссең, һөнәрең нәселдән нәселгә күчәр», – дигәч кенә Әгъдиягә шайтан коткысы керде. Тагын бераз ялындырсам, икенче мәхәлләдән башка берәүне табып куймагайлары дип, ризалык белдерде: «Юньлерәк сатучы тапканчы эшләп торсам гына инде... – диде. – Тик сатып алучыларыгыз гына зарланмасын».
Бер атна чамасы эшләгәч, Әгъдия, яңа һөнәренең нәтиҗәсен күрергә теләгәндәй, курка-курка гына үз-үзенә ревизия ясап карады. Кирәге чыга калса дип, эштән китәргә алдан ук гаризасын да язып куйды.
Өстемнән чыкмагае дип, сдача­ларны кызганыбрак биргәнгәме, әллә эше шундый төшемлеме – атна эчендә айлык получкага торырлык мәһәр җыелган. Ышанмады Әгъдия, артып калган акчаларны теге кирәксез гаризага төреп, читкә аерып куйды: аларны тотмаска кирәктер, берәрсе онытып кына калдырмады микән, сорап керсәләр кайтарып бирергә туры килмәгәе...
Беренче «ревизия»дән соң Әгъдия сатып алучыларның йөзенә күтәрелеп карарга да оялды. Бөтен кеше дә аның яшереп куйган акчасы хакында беләдер төсле тоелды... Шөкер, әкренләп бу хәлгә күнегелде тагын. Йөзгә бәреп әйтү түгел, кыеклап кына да сүз атучы юк. Шулай итеп, яңа һөнәргә гыйшыгы керде аның. Айга дүрт атна, елга илле, дигәндәй... Кило саен чеметем-чеметем генә коелып калса, аннан кешегә ни зыян? Алай хафаланырлык берни дә юк... Аннан соң, Әгъдиянең сылтавы да бар ич: «Ялынып сорагач кына ризалашкан идем, бер дә эшлисем килми...» Вак-төяк кимчелекләр табып, зарланырга ниятләүчеләрнең авызын шушы сүз белән «шап!» иттереп яба да куя ул. Шикәр комы дымлырак тоелса, капчыклар янында чиләкле суның онытылып калганлыгын әйтеп тормады. Беренче сортлы он белән икенче сортлысы буталса да акланмады, сдачаларның кайбер вак-төяге үлчәү тартмасында бүленеп калса да исе китмәде... Инде аерып куйган акчаларны төрер өчен теге гариза кәгазе генә җитми хәзер...
* * *
1981 ел...
Фәнилә кибетендә күкеле сәгать күреп кайтты Нәгыймәттәй. Кеше ник җыелды икән дип, узып барышлый гына кереп чыгасы иткән иде – баксаң, яңа товарлар бар икән. Авыл җирендә урамга чыккан саен кесәгә күп итеп акча салып йөрү гадәткә кермәгән инде ул. Казан каласы түгел лә... Анда акчасыз бер адым да атлый алмыйсың: трамвай-троллейбусына утырсаң түләүле, кибетләре урам озынлыгы. Пыяла аркылы күзгә чалынып, кирәкле нәрсәне искә төшереп торалар; инде бар күк акчам тотылып бетте дип, кайтырга чыкканда гына, өчпочмак-пәрәмәч сатучылар кесә төбендәге вак-төякне дә җыеп алып кала... Ә авылда башкача. Кибеткә ниләр кайтканын күршеңә кереп белешәсең дә сумкаңны тотып йөгерәсең.
Былбылга гыйшыгың төшсә, тал яныннан китмәссең, ди... Күкеле сәгать теләп урмандагы күкегә дә әллә ничә кат алгысынды инде Нәгыймәттәй. Күптәннән кызыгып йөргән малы шул. Сәгатьләрнең төрлесе бар: кыңгыраулысы, чаңлысы, көйлесе, тавыш-тынсызы... Тик Нәгыймәттәйгә кирәкми алары. Каладан кайткан саен улына да әйтеп җибәрә инде, зинһар, шул күкеле сәгатьне эзләп тап, ди. Аптыраткач-йөдәткәч әнисенең гозереннән улы алҗыды, ахрысы, бер кайтуында әле бөгәрләнеп тә карамаган йөз сумлыкны тоттырды:
– Әни, андый нәмәрсәләр шәһәрдә күренми, тотылганын кулдан сатып алсаң гына иде, бик иске модель бит ул...
Нәгыймәттәй, йөзлекне бөтен килеш саклап, Фәнилә кибетенә күке­ле сәгать кайтканны көтеп йөр­де. Инде бүген кибеттә үз күзләре белән күргәч, күке тоткандай сөенеп, күңеле үсте аның.
Башка авылларда сатучылар ни­чектер, ә Фәнилә иң әүвәл акчаны ала, аннан соң гына товар бирә. Бу гадәте аңа егерме ел буе кибеттә эш­­ләгән әнисе Әгъдия мәрхүмәдән мирас булып калган, диләр. Яшьләр, бала-чагалар моны усал мәзәк итеп кенә тыңларлар. Тик Нәгыймәттәй кебекләр, ягъни Әгъдиянең яшьтәш­ләре, Фәниләдәге һәр холык-гадәтне дә танып торалар. Тамгалары та­ныш шул. Әгъдия, затлырак товар җибәрсә, тиз генә күзлеген алыштыра – бүтәнен, якынайтыбрак күрсәтә торганын кия торган иде. Фәниләсе дә шулай... Әгъдия кибетендә идәнне бер­ту­ган абыйсының кызы себерә иде, Фәнилә кибетендә – туганнан туган сеңлесе... Кибеткә кергән кеше «исәнмесез» дисә, Фәнилә, әнисе кебек итеп, «нәрсә кирәк?» дип кенә сәлам кайтара. Әгәр әнисе Фә­нилә туган көнне үк якты дөнья белән хушлашмаган булса, кызын тагын әллә нинди серләргә өйрәтер иде.
Шыгырдап торган йөзлекне кү­ке­ле сәгатькә алыштыргач, Нәгый­­мәттәй сдачасын да санарга онытты. Хәер, Фәниләнең шикәрле-чәйле киштәләренә кулдан гына кергән товар диделәр ул сәгатьне. Сатула­шырлык мал түгел, вакытны кызганмыйча гына йөрсен дә төгәл саный белә торган күке генә туры килсен. Кадалып китсен сдачасы, затлы малга чүп ябышмый...
Сәгатьне алып кайтып, алты стенаның иң тигезенә элеп куйгач, Нәгыймәттәй сәгать теленең келт-келт йөрешен тыңлап, сөенә-сөенә күке чыкканын көтте. Ярты сәгать көтте, бер сәгать. Күке, бозлы яңгырдан качып яткан кошчыктай, тәрәзәдән баш чыгарырга ашыкмады. Нәгыймәттәй һаман көтте... Сәгать ярымнан соң, ниһаять, күке атылып чыкты: муенын сузып нидер әйтер­гә теләде, тик тавыш-тыны чыкмады. Йолкынып-йолкынып та Нәгый­мәттәйне тавышы белән сөен­дерә алмагач, күке хурлыгыннан оясы­на кереп качты һәм шуннан соң бүтән күренмәде.
Абау, бигрәк әче телле икән Фәнилә:
– Сәгате йөргәч, ярамаган тагын! Күкесен зыяратка килеп тыңларсың, – дип тезеп китте.
Чираттагылар арасында Нәгый­мәттәйне яклап сүз кушучылар табылгач кына, Фәнилә «күкесез» сәгатьне прилавка астына алып куйды.
– Ничә сум сдача биргәнием әле мин сиңа?
– Йөз тәңкәдән кайтарганың менә шушылар, – дип, Нәгыймәттәй кулындагы акчаларны үлчәү тәлинкәсенә салды.
Фәнилә ялт кына санап чыгарды да акча өстәде. Тик Нәгыймәттәй генә аптырап калды.
– Йөз сумлык бөтенемне кая куйдың? Бер генә җыерчыгы да юк иде әле! Улым үз куллары белән биргән иде, тап, хәзер үк тап, юкса таптырам!..
– Мә, җылама! – диде Фәнилә һәм халат астындагы кесәсеннән йөзлекне алып пычрак идәнгә ташлады.
Чираттагылар «аһ» итте.
– Инде бөкләп тә өлгергән! – Нәгыймәттәй, йөзлекнең пычрагын сөртә-сөртә, кибеттән чыгып китте. Дөньяда алтмыш ел яшәп, моңарчы алты кешедән дә ишетмәгән ямьсез сүзләр генә яңгырап калды...
* * *
1955 ел...
Заманында Әгъдия укыта башлаган балалар, инде мәктәпне тәмамлап, кайсы кая зиһен баетырга таралышты. Сатучылар әзерли торганына да керүчеләр бар, дип сөйләделәр.
Кешеләр үскәч авыл да үсте: сөйгән ярлар, парлы булып, башка чыга торды – авыл читендәге чирәмлеккә күченеп, нигез корып үрчи дә башладылар... Алты урам алты якка җәелде. Кеше дигәнең тик тормый ул, үсеш-үзгәреше күзгә күренмәсә дә, берзаман үзен сиздерә башлый. Хәзер исә карты-корысын, картаерга өлгермәгәннәрен, яшь­лектән олыгаюга таба авышкан барлык авылдашларны бергә җыйнап, чама белән классларга бүлеп, укырга-язарга өйрәтә башладылар. Шулай итеп халык сабакка йөрде. Почта бүлегендә эшләүче ханым да «эш күбәйде», дип зарлана, ди, хатлар-гәҗитләр бермә-бер артык килә икән. Шулай булмый ни! Каладан үзенә атап кәфенлекләр кайтарт­кан Һәдия әбинең дә ачык тәрәзә каршысында гәҗит укып утырга­нын күргәннәр. Билем чатный, дип, капка төбендәге урындыктан ары китә алмаган Мөхәммәтҗан бабай, көн саен почтага килеп, күрше авылның бер карчыгыннан булырга тиешле «Лично в руки!» диелгән хат эзләттерә, ди... Грамотный халык кибеткә кергәч, әүвәлгечә, бу товарың ни хак, дип йөдәтеп тормый, ярлыгына күз салып ала да тиешле акчасын алдан ук санап куя. Үлчәү тәлинкәләренең тигезләнгәнен көтеп торып, ашыкмыйча гына үлчәтәләр, тәлинкәләре әле бер, әле икенче якка уйнаклап «атына» башласа, үрдәк борыны сыман бөгәлҗәле тимереннән тотып туктаталар – кай­сы тәлинкәгә ни җитмәгәне күз алдында.
Базар көннәрендә генә күзгә чалынып, атналар буена калада тормыш көтеп ятучы «килмешәкләр» дә коткы таратып китә: имеш, шәһәр кибетләрендә жалу кенәгәсе бар, теләгеңне-зарыңны язып куйсаң, сатучының тәртибен райпо утырышында тикшерәләр икән... Кеше ул шундый: яхшы киңәшләргә исе китми, ә инде теләсә нинди усаллыкны отып калырга дигәндә аларга куш... Андый коткыга бирелүчәннәр өчен Әгъдия кибет чоланында «запас» яшереп тотты. Цәйлүн чәе, хәлвә, эчле конфетлар, кызыл прәннекләрне башта әзләп, соңыннан әрҗәләп саклады. Аннан соң, телчән хатыннарның ирләре дә кибет тирәсендә бутала. Нишлисең бит, урыны шул – Мамадыш чыгарган аракыларның күбесе шушы кибеткә кайта торгандыр. Аракы көн дә бар, тик хезмәт көненә килгән акча гына айга бер бирелә. Андыйларның да хәленә керде Әгъдия: бурычка өләште, «әҗәтлеләр кенәгәсенә» исемнәрен, кушаматларын һәм шешә хисабын яза барды. Әй сөенде ирләр... Хатыннарын да тыйдылар. Әгъдия турында гайбәт, авыр сүз әйттермәделәр. Әйтеп өлгерсәләр, күрше-күләннәргә ишетелерлек гауга чыгасын көт тә тор!
Бертуган абыйсының кызы дип тормады Әгъдия, кибет җыештыручы кызны складка керткәнче, чүпрәк белән ямалган, таушалган тышлы коръән тоттырып ант иттерә иде. Үзенчә тәүбәгә китертә, гадел, ихлас булырга һәм, дөресен генә әйткәндә, урлашмаска куша. Кызның коръән җәзасыннан ни дәрәҗәдә куркуын кем белсен, шулай да кибет эчендә ул-бу хыянәте сизелмәгәч, Әгъдия тыныч иде. Көтмәгәндә генә җиде күк катына ясалма иярчен очырдылар. Алла, коръән, бисмилла дигән тирән мәгънәле сүзләрнең ышандыру көче кимеде... Әгъдия инде кызның күңелен күрергә тырышты. Һәр чәршәмбе, җомга көннәрендә аның сумкасына бушлай гына «күчтәнәчләр» тутырды. Бу күчтәнәчләр Әгъдия өчен пүчтәк кенә иде.
* * *
1956 ел...
Биек караватны төреп алырга җитәрлек олы юрганның бер читен генә ачып, тагын салкын урын-җиргә үрмәләп керде Әгъдия. Мондый чакларда, ни галәмәттер, ирләреннән зарланып йөргән хатыннар күз алдына килә дә тора, аның саен ачуы кабара башлый... Белмиләр ир кадерен. Берәр кичне генә ул назлы хатыннарны менә шушы салкын юрган астына куып кертәсе иде. Ул чагында алар ирләрен ерак урманга утынга да җибәрмәсләр, юлда кунып кала күрмәсеннәр тагын, дип куркырлар иде. Хәер, беләләр алар ир кадерен. Әнә ич, узган елда гына әле Зөлфирә аны адәм көлкесенә калдыра язды...
Ерак урманнан тикле утын алып кайткач, шоферны сыйламыйча ач килеш өенә кайтарып җибәрмәссең бит инде?! Әгъдия дә Габдрахманны бер чүмеч салкын чишмә суы белән генә сугарып калмас. Кем әйтмеш­ли, дөньясы арба көпчәге сыман бит аның, әйләнә дә бер баса. Утының ягылып беткәч, тагын шушы Габдрахманга ялынырга туры килә. Сыйланды Габдрахман. Машинасын гаражга илтәсе барын да онытып сыйланды.
Ире озак кайтмый торгач, Зөлфирә түзми, Әгъдиянең капка төбенә килә. Килсә, куш тәрәзәгә корылган ак пәрдәдә пар күләгә биешә: šй эчендәге ут яктысы Габдрахман белән Әъдиянең һәр хәрәкәтен күләгәләп пәрдәгә төшереп тора – нәкъ кинодагы төсле. Зөлфирәгә ул күләгәләр яше уналтыга җитмәгәннәргә күрсәтергә ярамый торган француз киноларын хәтерләтте. Күләгәләрнең бер-берсенә капланып, тынсыз калган чакларын озак күзәтеп тора алмады. Зөлфирә, ярсуын кая куярга белмә­гәч, башындагы яулыгы белән йодрыгын урады да куш тәрәзәнең бер өлгесен чәлпәрәмә китерде. Шундук пәрдәне дә сөйрәп алды. Бактың исә, Габдрахманы өстәл артында үзе генә, ә Әгъдия көймә мич тирәсендә кайнаша. Өй эчендәге ике лампочка күләгәләрне икеләтеп бутап бетергән икән... Шул көннән бирле Әгъдия ике лампочканың берсен сүндереп куя торган булды. Юкса, ялгыз чагында да тәрәзәдә икешәр күләгә күренә торгандыр, кемнең ирен ияләштерде икән бу, диярләр.
Ялгызлыкка күнегә алмый шул һаман. Дөресрәге – күнегергә теләми. Төн уртасында әйләнеп кайтасы ирен көткән гыйшыклы хатыннар төсле, йокы алдыннан матур-матур эчке күлмәкләр дә кия, киң карават кимсенмәсен дигәндәй, икешәр ястык та сала, юрганы да ике кешедән бер балалык кына артып калырлык... Тик өй эчендә ул һаман берүзе. Йокы килми дә килми. Ишек алдына карый торган ян тәрәзәнең пәрдәсе корылмаган. Өлгеләрне йөзе белән каплап, тулган ай карап тора, ялгыз картаерсың, ахры, Әгъдия, ди микән? Башына кергән уйларның әле берсен, әле икенчесен уйлап карады. Еламады, көлмәде. «Һич югы кечкенә генә, исерек кенә булса да бер ир бирсәң иде, Хода! Сугам дисә тәнемне кызганмам, сүгенәм дисә телен тыймам, эчеп егылган, дисәләр – арба-чанага салып кайтырмын, зарланмам...» Ходай да «ишетте» ахрысы, әнә, капканы дөбердәтә башладылар. Көзге салкынны шаккатырып, ялангач кына йөгереп чыкты Әгъдия. Башка вакыттагыча котыңны алырдай итеп «Кем бар анда?» дип тә сорап тормады, капка биген ачты: буйдак Әхмәт иде бу... Йомышын ялт кына әйтеп бирергә өлгермәде, өйгә ияреп керергә туры килде. Өйгә кергәч, оялчан малай сыманрак итеп, башын түбән иде, бәлки ялангач Әгъдиядән оялып түгел, түшәмгә башы бәрелүдән сакланып кынадыр әле.
Буйдак Әхмәт хәзер пилорамада эшли. Күптән түгел генә Пермь өлкәсеннән, урман егу хезмәтеннән кайтты. Өйләнергә дә исәбе бар икән. Авылда тол хатыннар җитәрлек анысы. Тик Әхмәт, сугыш аркасында тол калган хатыннар куенына керергә көчем җитми, дигән. Үзе дә башыннан ахырынача сугышта катнашкан кеше. Авылда аны бик тә хөрмәт итәләр. Пилорамада эшләгәч, һәркемнең гозере төшә аңа. Рәшәткә, идән-түшәмлек, коймага дип, такта ярдырырга күпме тол хатын килә аның янына. Тик яманаты чыкмады, аракы сорап та интектерми, төнге тымызыкта этләр өрдереп тәрәзә дә шакып йөрми. Әгъдиянең дә урам ягына караган тәрәзәсен шакымады, ә ат арбасы сыярдай капкасын дөбердәтте. Шуңа күрә Әгъдия шикләнеп-тартынып калмады, өстәл яныннан урын бирде, ашыкмыйча гына халатын киде. Вакыт соң иде инде, колхозның электр станциясе төнге ялга туктаган. Әгъдия унлы лампа кабызды. Аннан соң гына Әхмәткә текәлде.
– Әгъдия, алып кайтып куйганың юкмы? Шешәсенә кырык-илле тәңкә сорасаң да риза... Никтер йокы качты, бәлки файдасы тияр...
– Икебездә дә бер үк чир икән..
– Ышанмасаң, Әгъдия, менә күз алдында гурласыннан гына чөмерәм.
– Китче, шул хәтле... Кеше төсле генә эч. – Әгъдия тиз генә чоланнан тозлы кыяр алып керде. Идән астыннан сургучлап бөкеләгән бер шешә аракы чыгарды. – Утын алып кайта калсак кирәгер дип кенә тота идем, сиңа насыйп хәмер икән.
– Ничә сум бирим?
– Җарар, җарар, бушлай сыйлыйм. Бәлки, сиңа ияреп кенә үзем дә күтәрермен. Ничә ел буе сатам зәх­мәтне, ә шушыныңча исен дә иснә­гәнем юк.
Әгәр бик нык теләсәң, бер йотымы да исертә икән аның. Ашыгып эчмәде Әхмәт, Әгъдиянең «үзем дә» дигән сүзеннән ифрат та канәгать булып, урындыкның аркасына терәлебрәк утырды. Әгъдиянең тупырдап торган буй-сыны тирәсендәрәк бөтере­лердәй сүзләр кулланып сөйләшәсе килде аның, тик нидән башларга гына белмәде.
– Караватыңның аягы биек синең, – дип әйтеп карады Әхмәт, шушы җөмләгә бик зур һәм чиксез тирән мәгънә салырга теләгәндәй.
Әгъдия кырт кистереп кенә җавап кайтарды:
– Биек дип егылып төшкәнем юк әле.
«Тәк, кисәк алдырдым, ахры, болай килеп җитәлмәссең; әле дә ярый орышып ташламады», – дип уйлап куйды Әхмәт. Әгъдия дә аның уйларын күкрәге белән тоеп тора бугай, төксе генә әйтелгән җөмләсен төзәтергә ашыкты.
– Аяк астындагы банкаларын алып ташласаң, чүгә әле ул. – Һәм Әгъдия, Әхмәткә сүз бәйләп китәргә ярдәм итәргә теләгәндәй, әйтә куйды: – Ике кеше менеп ятса, сытыла торгандыр әле ул банкалар.
Әхмәтнең әкренләп каны сыегая баргандай тоелды, йөрәге дә әллә нинди ләззәтле ялганга ымсынып тибә башлады, сулыш та җитми сыман, шуңа күрәдер инде еш-еш сулата. Юк, болар барысы да исерә башлаудан гына түгел... Менә хәзер Әгъдияне курчак күтәргәндәй генә, ачуың килмәгәе, урындыгы-ние бе­лән элеп аласы иде дә әйтәсе иде: әйдә, сынап карыйк, банкалар тү­зәр микән? Юк шул, тол хатынга ялгыш орынсаң да, «каравыл!» дигән тавышы чыгар.
– Әллә ник көрсендерә әле. Авыр суларга да куркып торам, лампаң сœнеп китәр дә, караңгыда минем белән генә калып котың очар, дип.
– Төне караңгы түгел лә, лампа дигәнең ай яктысын да җиңә алмый.
– Миннән курыкмыйсыңмы соң, Әгъдия?
– Курыкмаска булдым әле. Куркып яши торгач сазамыкландым инде. Кырык яшькә җитеп ирләр куенына кырык секунд та сыенганым юк.
– И-их! – дип, үзалдына сөенеп куйды Әхмәт, һәм комарлыгын сиздерүдән сагаеп, ялт кына читкә борылды. Ул йөзен Әгъдиядән яшереп кенә әллә ялварып, әллә ышанып, ә бәлки өметләнеп кенә әйтеп салды:
– И-их, яныžда каласы иде...
Әхмәт лампа тынлыгында Әгъдиянең җавабын көтте. Ә Әгъдия дәшми дә дәшми. Ул әнә шулай, ай нурына ләззәтләнеп, янындагы ир кешенең ихтыярына буйсынып, аның теләгенә берсүзсез җавап та бирде бугай...
Әхмәт, дөрләп утырган лампаны кысып та тормыйча, бер сулыштан сүндерде. Тулган ай ян тәрәзәдән йөзен алган иде инде.
...Икенче көнне кичкырын буйдак Әхмәтнең вак-төякләре төялгән кул арбасы Әгъдия капкасыннан кереп китте.
Әгъдиянең кибете өч көн буе ачылмады.
Әхмәткә яңа кушамат эзлә­деләр..
* * *
1956 ел...
Монетный дворга әллә кайчан хат язасы иде Әгъдия, тик адресын гына белми. Нүжәли, алар үзләре ясаган акчаларны кызык өчен генә кесәләренә тутырып карамыйлар икән? Бигрәк зур бит бу кәгазьләр: бер кило шикәр алучыдан да дәфтәр бите кадәрле ун берлек керә!.. Бу хәтле акчаны кайда гына саклап бетерергә дә, ничек кенә санап өлгерергә? Кечерәк кәгазьдән генә бастырсалар ярамаган микәнни?
Әгъдия, хәләлен дә, хәрәмен дә бергә кушып, иллелекләрне генә җыя башлады. Бар кадәресен сберкассага да күтәреп бармады. Атна саен акча салганыңны күреп халык ни әйтер. Болай да инде тынып торганнары юк, иллелеккә ияреп кергән вак-төяк кебек кенә гайбәт ирешеп тора. Акчаны табуына караганда да саклавы кыенрак икән... Подвал казытыр идең, тагын: «Тапканы-табылганы өенә сыймый», – диярләр. Бәлки, Әхмәт белән киңәшсә җаен табар иде, тик шикләнде Әгъдия, йортка кергән кешегә ышанып җитмәде әле ул. Дөрес, Әхмәтнеž бу нигездә чын-чынлап төпләнеп калырга бугай исәбе. Сүз җае чыккан саен яңа йорт салу турында бәхәс куптара. Тик хакмы, хак түгелме, барыбер Әгъдия фикере өскә чыга: буралык агач артыннан йөрүгә караганда әзер йорт сатып алу арзангарак төшә! Әнә, Нәгыймәттәйнең йорты елның елында буш тора. Җәй җитте исә, каладагы малае яныннан кайтып, каз-үрдәк кенә үстереп ала да, беренче карлар күренүгә тагын китеп бара. Ә нәрсә, үгетләп карарга кирәк үзен?! Егерме биш мең дип колагына тукып торсаң, ризалашыр әле. Малае да куаныр. «Победа» машинасы сатып алыр.
* * *
Кодрәтеннән килгәнчә карышып маташты Нәгыймәттәй: кая ул авылны сатып китү! Тик Әгъдия әйткән сүзеннән кайтмаган егет сыман әле уңнан, әле сулдан Нәгыймә янына килеп басты, әле алдына төште, әле артыннан ияреп йөрде. Хәлвә кебек татлы, цәйлүн чәедәй шифалы сүзләр сөйләде, җанга рәхәт вәгъдәләр бирде. Нәгыймәнең күңеле иләсләнеп, теле икеләнә башлагач кына иң соңгы коралын эшкә җикте: «Өегезгә күз-колак булырдай кеше юк, кыш көне дә пожарлар чыга, Ходай сакласын. Егерме биш меңнең көле генә өелеп калыр. Сатып китсәң, җаның тыныч. Теләгән чакта, үз өем дип, кунакка кайтырсың...»
Агымсу кире кайтмый, диләр, ай-һай... Әгъдия үгетләсә, үргә каршы да агар иде ул... Ризалашты Нәгыймә: шушы җәйне генә торам да ачкычны сиңа тоттырам, диде.
Егерме биш мең сум ссуда биреп торуларын сорап, колхоз ида­рәсе исеменә гариза язды Әгъдия. «Әхмәтем исән-сау эшләп торганда, биш елдан да калмыйча түләп бетерербез», – диде. Йорт сатып алырлык акча җыйган икән, дип сөйләмәсеннәр өчен ничарадан-бичара гына уйлап чыгарылган бер чара түгел иде бу. Әйдә, чишмә авызына чиләк элгән саен тик текелдәсеннәр шунда...
Колхоз җыелышының өченче көн тәртибенә күчеп, Әгъдиянең гаризасы укылгач, залдагылар, Фәйзи Йосыповның мәзәген тыңла­гандай, тыела алмыйча көлешергә тотындылар. Мәгәр нык торды Әгъдия, җыелышны ташлап чыгып качмады. Тавышка куйгач, халык мәзәк өчен генә кул күтәргән иде – карар да кабул итеп куйдылар.
Әгъдия колхоз кассирының өенә барып килде. Аңа банктан бары тик илле сумлыклар гына алып кайтырга кушты.
Икенче көнне өйләдән соң Әгъдия колхоз кассасыннан биш төргәк иллелек тотып чыкты. Аны, яңа кайралган балтасын бил каешына кыстырып, Әхмәте каршы алырга килгән иде.
* * *
Әгъдия килеп кергәндә, Нәгыймә инкубатордан алып кайткан чебиләр белән чүкердәшеп йөри иде. Әгъдиянең карарлыгы калмаган: чәче-башы тузгыган, күз төпләре кара янган. Төн генә кунып чыгыйм әле, ди. Гомер бакый яшәп тә үз башыннан кичергән хәл түгел бу Нәгыймәнең, шулай да ир белән хатын арасындагы гыйбрәтләрне ишетеп-күреп туйган. «Кал, – диде ул Әгъдиягә, – төн узганчы Әхмәтең сагынсың үзеңне».
Иртән торып бит югач, Әгъдиянең күз төпләрендәге кара янган эзләре матураеп калды. Көндез, Әхмәт эшкә киткәч, дигән булып кына, өеннән төенчекләрен ташый торды. Кибеткә дә Нәгыймәдән генә китә, эштән туры монда кайта. Зур гауга куптарып аерылышканнар, диярсең. Әхмәтнең дә эзе юк. Шулай да, атна чамасы узгач, килде Әхмәт. Әгъдияне ишек алдына чакырып чыгарды да, нәрсә турындадыр бик озак пышылдаштылар... Бераздан Әхмәтнең җикеренгән тавышы ишетелде... Аннан соң Әгъдиясе акырды һәм Әхмәт, козырегы урталай сынган кепкасын учына кысып, ярсып чыгып китте. Ә Әгъдия, хуҗаларча нык басып, өйалды ишекләрен шартлатып ябып керде дә Нәгыймә каршысына килеп басты. Аның зәһәрле күз карашыннан Нәгыймә кулындагы орчык та бөтерелүеннән туктап калды. Бу минутта Нәгыймә үзен фатирга кергән кеше кебек, алай гына да түгел – оясыннан бизгән ана каз кебек хис итте.
– Нәрсә әйтәсеңне беләм инде. Ярар, иртәгә сәвиткә барырбыз, килешербез.
– Бәясен бүген үк, хәзер үк килешеп куйыйк, – диде Әгъдия, сабырсызланып.
– Соң, җегерме биш мең суды алгансың ич, миңа бирергәдер инде, шул җитәр.
Шушы минутта Нәгыймәне үбеп алырга риза иде ул, тик тыелып кына калды, шатланганын сиздермәскә тырышты. Йә тагын: «Чамасыз арзанга бирдем, ахры», – дип, бер ун меңне өстәп куймасын...
Икенче көнне татарча гына килешү язып, аңа авыл советы мөһере дә сугылгач, Әгъдия шаһитларның күз алдында өстәлгә егерме биш мең тәңкә акча чыгарып салды. Авыл җирендә мондый тамаша бик сирәк була, идарәдә исәп-хисап эшендә эшләүче барлык хатын-кызлар җыелды. Кассир да килде. Төргәк-төргәк таушалган өчлек, бишлек, унлыкларны күргәч, бераз аптырап калды: «Үз кулларым белән биргән иллелекләрне кая куйды икән бу?!»...
 
Дәвамы: https://maydan.tatar/news/chechme-eser/aldavych-koz-devamy

Камил КӘРИМОВ

Комментарийлар