Логотип «Мәйдан» журналы

Алдавыч көз (АХЫРЫ)

* * *1959 ел...

Атна уртасында Әгъдияне райпога чакыртып алдылар. Алай итми торганнар иде. Ни ай, ни ел ахыры түгел, отчетлар тапшырыр чак та җитмәгән.
Авылдан килеп җиткәнен көтә-көтә алҗыганмы, әллә үзе шундый чытык йөзле, райпо председателе бик исе китмичә генә каршы алды аны. Кара савытына шешәдән ашыкмыйча гына кара салды, каләмен манып язып та карады. Шуннан соң, бик зур эш эшләгәндәй тынычланып, каләмен куйды. Сүз башларга кыймыйча торуы Әгъдияне бераз сагайтты.
– Укырга, диләр...
– Миңамы?
Райпо председателе үзен бер сүздән аңларлар, дип, бик нык ышанган иде, ахры, тиз генә җавап таба алмады.
– Мин үземнекен укып кайттым инде. Ә менә сезгә укырга кушалар.
– Әллә башкалардан ким эшлимме? Ун ел стажым бар...
– Кибетеžдә өлкән сатучы булып калыйм дисәң, укырга туры килер. Ике сменалы эшкә күчәрсез. Ял көннәрендә дә эшләр өчен. Укыйсың килмәсә...
– Йә, йә?! – диде Әгъдия, пред­седательнең сүзен тартып алырдай булып.
– Яшьләр укый хәзер... Син курыкма, тыныч бул, эш урының саклана, окладың бара...
Нишләмәк кирәк, ризалашырга туры килде.
* * *
– Бу дөньяда һәр яңалыкны да яхшыга гына юрарга кирәк, – диделәр яңа œлчәүдәшләре, Әгъдиянең моң-зарын тыңлап бетергәч.
– Укытабыз дигән булып, безне тагын нәрсәгә генә өйрәтергә җыеналардыр, белмим...
Казан тирәсендәге авыллардан кырыклап сатучы җыелган иде. Курсларга дип алып килүләре дә әнә шул таушалган акчалардан гайре кәгазь күрмәгән ханымнарны гәҗит-фәлән укырга, үлчәү янында үзләрен әдәплерәк тотарга, каешланган телләрен «йомшарту» һәм шуның ише гади, әмма бик тә кирәкле гадәтләргә күнектерү өчен икән. Авыл кибете белән өй эчендәге вакыйгаларны гына белгәч, мәдәнияткә, халыкара хәлгә кагылышлы дәресләр дә бик кызыклы тоелды. Ниндидер «Эйзенхауэр доктринасы» хакында да аңлатып маташтылар. Кукуруздан мул уңыш җыюның серләренә дә төшендерделәр. Тиздән, бик тиздән ракетага кеше утыртып та очырачаклар, ди. Бер бизмәнгә салып кына әйткәндә, заманалар үзгәрергә тиеш икән.
Дәресләрдән бигрәк кичләрен кызык. Аларның кырыгын да бер тулай торакка урнаштырдылар. Караңгы төште исә, урамга чыгып йөрүләр юк. Авыл җире түгел, шәһәрдә юньләп йөри дә белмәгәч, адашып бәла-казага юлыгасыңны көт тә тор... Кызыл почмакка җыелалар да телевизор дигән әкәмәт кино карыйлар – ни дисәң дә авылда юк нәрсә бит әле. Агач сандык сыман нәрсәнең илле сумлык хәтле генә тәрәзәсе бар. Шул тәрәзә­дәге сурәтләрне зурайтып күрсәт­сен өчен алдына ярымшар кебег­рәк зур пыяла куелган – линза диләр бугай. Телевизор сүнгәч тә йокларга ашыкмыйлар. Баштагы мәлне авылдагы йорт эшләреннән алҗып килгән хатыннар, буш вакыт табылды исә, бераз черем итеп алыйк, дип тынып кала торганнар иде. Җае килгән саен шулай черем итә торгач, өч-дүрт көннән бөтенләй йокылары качты. Инде хәзер төннәрен дә йоклый алмыйлар, торып утыралар да теләсә нинди юк-бар сөйләшергә керешәләр, тәҗрибә утаклашалар.
– Яшереп-нитеп маташмыйк, монда гел үзебез ишеләр генә. Йә, әйтегез, тәңкәләрне кем ничегрәк сава?
– Йөз морҗалы авылның кайсы төшеннән савасың ди инде?!
– Аның каравы берүзең хуҗа, – дип кушылды Әгъдия. – Менә безнең авыл зурлыкка зур да, тагын ике кибет өстәп салдылар. Мин монда симереп ятам, анда калган ике кибет кинәнәләр генә... Чагыштырып карасаң, бездә дә бизмән башына йөзәр генә морҗа туры килә ул.
– Причем монда морҗа? Әзрәк үлчәп күбрәк каера белергә кирәк.
– Юньлерәк товар кайтса, вак-төяк белән чуалган булып вакытны сузарга, чиратны күбрәк җыярга кирәк. Андый чакта кеше кулына күпме сдача тоттырганын санап тормый, этешү-төртешү белән мавыга.
– Алайга калса, мин махсус табак тотам. Ырмавына пластилин сылыйм да аңа ядрәләр батырам. Табакка 320 грамм дип язылган, ә үлчәп карасаң, ярты кило булыр. Чуртым да сизелми. Үлчәгән саен йөз илле граммны «ык!» та итмисең. Бер көн шулай хөрмә кайтардылар. Ураза вакыты. Халык ишә генә тегене алып... Бер-ике сәгать эчендә, ышанасызмы, юкмы...
– Ул хәтле акчаны кая куеп бете­рергә кирәк? Кассага салам дисәң, почтага якынаер хәл юк – күргән бере бурга караган кебек шикәеп текәлә.
– Каракның бүреге яна, димәс­ләрие.
– Анысы бер хәл. Өйдә кәгазь саклау тагын әллә ничек, утыдыр-күзедер дигәндәй...
– Илле сумлык бөтен кәгазьгә әйләндереп җыйсаң әллә ни күп кœренми ул, – дип, тагын сүзгә кушылды Әгъдия, аның бу минутта тыңлап торучыларны гаҗәп­ләндерерлек берәр киңәш бирәсе килә иде, – җыясың да өч литрлы пыяла банкага тутырып алмагач төбенә күмеп куясың. Хөкүмәт банкаларыннан бер дә ким түгел.
– Авыл кибетендә каян керсен ди ул иллелекләр?
– Колхоз кассиры белән дус яшәргә кирәк, – дип, үзенекен әйтте Әгъдия. – Мин үзем, берәүнең өен сатып алган атлы кыланып, колхоздан ссуда сорадым. Кассир гел иллелекләрне генә алып кайтып бирде. Йорт менә дигән товар ул, акча кирәксә, теләсә кайчан сатып җибәрә алам.
– Да, кызлар, акчалар күбәйде хәзер. Бераз кечерәк итеп чыгар­салар... Исәп-хисап алыйм дисәң, вак акчаларны санап та торган юк. Үлчәү белән генә үлчибез – бакыр-бокырның килосы ун тәңкә! Яңа төрле акчалар кирәк!
– Кечкенә булсалар, яңаларының да бәрәкәте бетәр шул...
* * *
1960 ел...
Курслардан белем алып кайтып, иске кибеттә яңача эшкә керешкәч кенә, Әгъдия тормышына һич көтмәгән яктан үзгәреш килеп керде. Көтмәгән дип инде, ирдәге кешенең балага узуы гадәти хәл, әлбәттә. Тик кырык бишкә җиткән хатынның: «Йөгемне югалтырга булыш», – дип, им-том белән көн күрүче Суфия карчык янына килүе чынлап та көтелмәгән хәл иде.
Иренмәделәр, курыкмадылар, төрлечә сөйләделәр: «Имеш, калада кысыр хатыннарның күңелен күрә белүче бер ир бар, Әгъдиянең укырга дигән хәйлә белән китеп баруы шуңа икән... Казанның хатын-кызлар җаны буенча данлыклы врачында дәваланган, диләр, юкса ничә ел ир куенында яшәп бала китерә белмәде... Бала түгел, эченә чир үскәндер әле, хәрәм килешмәгән...»
Суфия карчык үзен халык табибы дип саный, шуңа күрә дә кеше сүзенә колак салучан бәндә. Әгъдиянең эченә кул тидергәнче, җентекләп сорау ала башлады:
– Әхмәтең алдында хыянәтең бармы?
– Тәүбә диген, Суфия түти.
– Җилдән түгелдер ич?!
– Әхмәттән, билләһи, Әхмәттән! Ике ай курсларда йөреп, ял итеп кайткач сагынылган, күрәсең... Кайтасымны алдан белеп сакал-мыегын кырып ташлаган, хушбуйлар сибенгән... Кавышкан көнебездә дә алай яратмаган идем үзен.
– Ачуланма, Әгъдия, бала гомере белән шаярган кешегә закон бик каты. Аннан, ни, бераз соңгарак та калгансың.
– Җук, җук, Суфия түткәй, шушы яшемдә тапсам, кайчан үстереп өлгерермен ди мин аны?
– Әхмәтең ни дияр?
– И-и! Аның ни диясе билгеле инде: югалтсаң, өйгә кайтып керәсе түгел, ди. Икебезгә ике өй, аерым яшәрбез.
– Игезәк булмагае...
– Ходаем. Телгәләмә бәгыремне. Кулыңнан килмәслек эш түгел. Сора гына, күпме кирәк?!
– Товар синеке, син сора, – диде Суфия, Әгъдияне өметләндереп.
– Бер иллелек җитәме?
– Кул пычратып торалар ди.
– Ике?!
– Тәвәккәлләп тотынган хакы да юк.
– Биш?!
– Алты... Өч йөз сумга килештек. Түлке кулым белән кагыласым юк, тәүбәмнән яза алмыйм. Үзеңне генә өйрәтеп җибәрәм.
* * *
Күк гөмбәзендә кояш берүзе.
Тупыл-таллар, җәйге челләдән алҗысалар да, көннәр көзгә таба авышкач, кояшны үзләренә сең­дереп нурланып торалар. Яфрак­лар авырайган – җил аларны тирбәндермәкче булып күпме генә тырышмасын, алар инде тибрәнеп тормыйча, алтын тәңкәләр булып өзелеп кенә төшәләр, төшәләр дә, агач төбеннән ерак китмичә, саргай­мый калган чирәмне көз күзен­нән яшерәләр. Бөтен җирдә көз хәстәрлеге. Буш арба, буш кул күрмәссең. Урман-кырлардагы бар байлык авылга күченә.
Коргаксыган күпер бүрәнәләрен дер селкетеп, кала юлыннан сельпо машинасы кайтып керде. Кузовны олы брезент белән бәйләп куйсалар да, әллә кайдан беленеп тора – карбыз төягәннәр. Моны күреп калган һәр кеше, эшен-шөгылен ташлап, өйләренә ашыкты. Чыпчыклар базары кебек чыркылдашып кайтып килүче мәктәп балалары, брезент астыннан бүлтәеп торган түмгәкләрнең ни икәнен тиз генә абайлап, шул арада таралышып та бетте: «Карбыз кайтты!» – дигән хәбәр авылның икенче башына барып җитте. Биш-ун минут эчендә карбызлы машинаны халык сырып алды. Шундый көчле чират иде бу – кул тормозына куелган йөкле машина урыныннан күчәр төсле.
Әгъдиянең иртәдән бирле кәефе юк. Суфия түткәй киңәшләрен тыңлап, ярамаган эшкә тотынган иде, никтер касык турысыннан чәнчү чыга. Әгъдиянең сөмсере коелып йөрүе дә шуннан гына. Хәлен сорашып, аның күңелен күрергә тырышучыларга да ярты-йорты гына җавап кайтарды... Карбызлы машинаны күргәч кенә хәле җиңеләеп киткәндәй тоелды, хәтта елмаеп та куйды. Күз ачып йомган арада гына халатын алыштырып киде дә машина кузовына менеп китте. Төркем өстеннән кулдан-кулга күчереп кенә үлчәүне менгерделәр. Булышып торыр дип, Әхмәтне дә чакырасылар иде, тик Әгъдия каршы төште.
Иске көмеш тәңкә кебек шомарып, таушалган берлек төсле төссезләнгән, бәгыре каткан димәгез. Әгъдия дулкынлана да белә. Карбызлар өстендәге брезентны ачып җибәргәч, һөҗүмгә әзерләнгән арысландай хис итте ул үзен. Яраткан эш – җан азыгы шул. Кызык инде, менә тиктомалдан гына Әгъдиянең күз алдында заем уены чагылып үтте: илле мең, егерме биш мең, ун мең... дип тезелгән таблицаны алдыңа китереп салалар, ә син шул саннар арасыннан үз меңеңне эзләп оеп каласың: маңгаеңнан тибеп чыгар өчен тир бөртекләре көтеп тора, күзләрең саннарны буташтыра, йөрәгең күкрәгеңнең әле уң, әле сул почмагына күченгәндәй була. Акча уенының бөтен халәте дә шундый инде...
Әстерханның соңгы карбызлары шул бу, чамасыз олылар, ачуың килмәгәе, һәркайсын икешәр кеше күтәрмәле. Авыр булуы гына җитмәгән, шәм сылаган төсле, кулдан шуа үзләре. Кысыбрак тотмасаң, шуып төшеп, утыз-кырык сумың аяк астында чәлпәрәмә килер. Шуның өстенә тагын бер җайсызлык – халык кулында яңа акчалар да бар, анысын яңача санарга кирәк, искесен искечә, абайламыйчарак калсаң зыян киләсе. Ичмасам, акчаларны җентекләп карыйм дип, озак маташа торган чак түгел...
Май чүлмәгенең генә тышыннан билгеле, диләр. Карбызны белә алмыйлар әле. Әнә, Һәдия әби, шушы яшенә җитеп, ак белән караны аерырга өйрәнсә дә, яшел белән яшелне чагыштырып карый алмады. Ярты потлы карбызны куана-куана өстәлгә күтәреп куйды да озын пычак белән урталай бүлде. Ачып салса – эче ап-ак... И хурланды Һәдия әби, и хурланды. Ачуыннан, чоландагы бизмәнне алып кереп, матчадагы кадакка элде дә карбызны үлчәп карады. Бизмәне дөрес, герләре җитәрлек. Үлчи торгач, Һәдия әби җен ачуын аклардай күренешкә бот чабып куйды: карбыз ким килде! Алдаган Әгъдия, товарына нәкъ өч кадак авырлык җитми.
Ике кисәкне ике кулына тотып, янә кибет янына ашыкты Һәдия әби. Юлда очраган кеше саен туктап зарланып алды: «Менә, ярты пот дигәние, үлчәп карасам, өч кадак җитми!»
Өзлекте Әгъдия, эче ут яна, тәненә әле бозлы су, әле кайнар бөркелеп киткән кебек, сыны калтырый. Кулына тоткан карбызлары да әле зураеп, әле кечерәеп күренә башлады. Өстәвенә, изелгән карбызлардан машина әрҗәсенең идәне җебегән. Әгъдия таеп та китте, гөрселдәп ауды да... Яңадан аягына баса алмады, алай да, үрмәләп барып, карбыз сатудан җыелган акча капчыгының авызын бәйләп өлгерде... Башкасын хәтерләми... Һәдия әбинең зәһәр­ләнеп кычкырганы, каргый-каргый нәләтләр укып, Ходай исемен телгә алуы да ничектер төштә күргән кебек кенә яңгырап ишетелде аңа.
Машина, күпернең коргаксыган бүрәнәләрен дер селкетеп, район больницасына китеп барды.
* * *
Быелгы көз коры килгәч, коелар саекты, чишмәләр дә бик саран ага: суга килүчеләрнең чираты хәйран зур. Район больницасына күрешергә баручылар сөйләделәр, ялганласалар, ояты аларга булсын: имеш, Әгъдия, бала табарга теләмичә, йөге белән шаярган икән, каурый кулланган, диләр. Ике якның бере – йә баласы, йә үзе исән калачак, ди.
Әхмәт сыңар чиләк тотып чишмәгә килде. Чираттагыларның үзенә таба борылып, пышан-пышан серләшүләрен, сүз ара «мескен, уңмады», «үз башына икән», «ире дә бәхетсез инде», дигән җан әрнеткеч җәрәхәтле сүзләр ишетелүен күтәрә алмады Әхмәт. Баш врачның күзгә карап әйтә алмый торган шомлы хәбәре менә монда, чишмә улагына килеп җиткән.
Чиләген чиратта онытып калдырды Әхмәт. Кайтты да, бил каешына үткен балтасын кыстырып, урамга чыкты. Пилорама тыкрыгына җитәрәк кенә исенә төште – кич ләбаса, әле эштән кайтканына сәгать тә үтмәгән. Ул ни өчен урамга чыкканын исенә төшерде... Менә бу сукмак олы юлга, ә олы юл район больницасына алып бара. Атсыз арбалар, арбасыз атлар аңа бәрелүдән куркып, читкә өркеп юл биреп калды. Әгәр сыный карасаң, Әхмәтне танымас та идең, көннәр буе ботак юнудан маңгай тирләре агып ерганакланган йөзе көн сүрәнлегенә карамый янып пешкән, бәрәңге алмасы кебек бүлтәеп торган бәбәкәләре шиңеп, күзләре ачылган, балта чабарга җайлашып, бөгелеп калган гәүдәсе, тураймакчы булып, сизелерлек язылган иде. Салмыш чагы түгел, эчми ул хәзер. Стаканны күрсә дә саруы кайный башлый, чәйне дә чүмечкә салып эчсә эчәр, мәгәр стаканга салмас. Эчүдән генә түгел, ашаудан, яшәүдән калырлык хәл бит бу. Бөтенесенең дә хатыннары «ир ирмәк җан бирмәк!» дип өзгәләнеп яши. Әхмәтнекенә генә кибет җене кагылган, сатып алынган йорттан куып та чыгарыр хәл юк. Миченә генә ягам дип кереп китә дә шунда кунып кала, ирем югалткандыр дип пошынып та карамый. Әгәр эзләп керсәң, сдача сорап кергән агайга җикеренгән күк тавыш куптара. Калада курсларда йөреп кайткач, Әхмәт куенында берәр атна чамасы йоклады бугай. Аптырагач, Әхмәт ул йортның тәрәзәләрен такта белән кадаклап та карады. Юк, барыбер кибеттән кайтышлый ук керә дә бикләнә шунда... Больницадан кайткач кына үзгәрмәсә...
Район ягына баручылар күренми. Каян килсен ди инде алар? Кич җитте исә һәр машиналы үзенә кушылган нәрәтне үтәп авылга ашыга.
Әхмәт кулының чамасыз нык авырайганын тойды. Бактың исә – балтасын калдырмаган икән. Хәер, ир кеше өчен бик зур иптәш ул үткен балта. Әхмәт аның чәерле сабын ныграк кысты. Көче артты, әйтерсең лә, иң ышанычлы дусты белән кулга-кул тотынып бара!
Сатучы Әгъдиягә йортка кергән­нән бирле, кулак малаена караган кебек үчегәләр Әхмәткә. Узган кышны гына торфлыкка чыршы кисәргә менгән җирдән артыннан ат белән куа чыкканнар иде. Әхмәт, караңгылыкта югалырга тырышып, урман эченә качты.
Атлары агач арасыннан чаба алмады, җәяүләп йөгерделәр. Өчесе өч яктан чолгап алып туктаттылар да Питрәч урыслары булып кылан­дылар. Татарчаны ватып, урыс теле ясап сорау алмакчылар.
«Хатының җыйган акчаны кая яшердегез? Әйт, юкса... беттең-киттең!»
«Чабып өзәм», – дип үкерде Әхмәт. Әгәр балта сабы юкәдән генә булса, шул хәтле кысып тотуга өзелеп чыгар иде. Әхмәт җан ачуы белән каршыдагы каен кәүсәсенә шундый итеп кизәнеп сукты – сырлы бәләк юанлыгы агач, очкын очырып, коелып кына төште, төште дә тегеләрнең берсенә таба ава башлады. Анысы чигенгән арада Әхмәт тә куа китте. Үзе йөгерде, үзе күңеленнән: «Куып җитмәсәм генә ярар иде, куып җитмәсәм генә ярар иде», – дип кабатлады.
Исән-сау котылдылар тегеләр.
Авыру кешене чир җитәкли шул. Әгәр чир дигәне артык зыян китермәсә, авыру кеше медпунктка кереп чыккач та савыга. Ә Әгъдияне район больницасыннан каланыкына озатканнар.
Әхмәт аны төнге йокы сәгате җиткәндә генә эзләп тапты. Вакыт соң булса да, ни хикмәттер, кертмичә карышып маташмадылар. Дежур торучы туташ Әхмәтнең тышкы киемнәр белән балтасын калдыртты да, халат бөркәп, Әгъдия яткан бер кешелек палатага озатып куйды.
– Хәлем яхшыра шикелле, – Әгъдия, үз сүзләренә ышандырырга теләгәндәй, мендәреннән күтәрелде. – Монда һәрбер чирнең бер профессоры бар, ди, озак ятарга ирек бирмәсләр. Ник соң төн уртасында эзләп чыктың, сагындың мәллә?
Әхмәтнең Әгъдияне шулай ягым­лы итеп беркайчан да күргәне юк иде әле. Әгәр ул, урын җәеп, һәр төнне каршы алыр алдыннан шушылай назлы итеп караса икән... ул чагында, бәлки, бүген, иске генә булса да үз куышында, кабарып торган ике ястыкның берсендә, минем килеп ятканны көтеп торган чак булыр иде... булыр иде...
– Нәгыймә тагын кайтты. Йор­тымнан-җиремнән, авылымнан ятим итмәгез, кире үземә сатыгыз, ди.
– Мин терелеп чыкканчы гына түзсен, хәл итәрмен.
– Сузарга ярамый бит.
– Нишләгән тагын?
– Сату-алуны шушы ике айда хәл итәргә кирәк. Яңа елдан соң акчалар бөтенләй алышынасы, ди. Гәҗиткә язып чыкканнар: кулдагы зур акчаны яңасына алыштырып бетерергә кушканнар, кассага салсаң да ярый, ди.
Әгъдия көтелмәгән бу хәбәрдән хәлсезләнеп мендәренә ауды.
– Әллә санитарканы чакырыйммы? – диде Әхмәт, куркуга төшеп.
–Җук, җук! Бер җирем дә авыртмый, алҗыдым гына... Ирем, җанашым, алып кайтып кит син мине моннан! Өйдә тизрәк терелермен.
– Врач рөхсәтеннән башка сине кем чыгарсын?!
– Кайтасым килә... Беләсеңме, Әхмәтҗаным, савыгып чыксам, кибет эшенә якын да бармасыем.
– Ие шул, Әгъдия. Кеше әйтә... кеше әйтә, Әгъдиянең җыелган иллелекләре нишләр икән, ди.
Дәшмәде Әгъдия, иреннәрен генә кыймылдатып куйды.
– Карчык, нәрсәдер әйттең, ахры?
– Кеше сүзенә ышанма.
– Тагын нәрсәдер әйтәсең бар бугай?
– Кешене тыңлама.
– Юк, карчык, барыбер нәрсәнедер әйтмичә яшереп калдырасың.
– Үләргә җыенмыйм, васыять көтмә.
– Хуш алайса!..
– Ишетсен колагың, мин кайтканчы Нәгыймәне өйгә кертәсе түгел!
Кимсенде Әхмәт, һай кимсенде...
* * *
Тән сызлануларын онытты Әгъ­дия. Иртәнге обход вакытында врачка ничек ялваруларын берәр кеше күреп йә ишетеп торса – түзмәс, Әгъдиягә кушылып үзе дә врачны үгетли башлар иде. Кайтармадылар. Больница законнары ирекле тормыш­ныкына караганда кырысрак шул. Әгәр врачлар һәр авыру кешенең аһ-зарына буйсынып торсалар – ул чагында больницага алып килгән хасталарга каршы түгел, ә күбрәк авыру кешенең холкына, аның таләпләренә каршы көрәшергә туры килер әле.
Кайтармадылар Әгъдияне.
Ул төне буе керфек какмады... Акча алышыну турындагы хәбәр күптән йөри инде. Искеләренең кадере бетү микәнни? Бәлки, алы­шыну дигән нәрсә әнә шул яшерелгән җирдәгеләрен чыгару өчен уйланылгандыр. Бик-бик күп хезмәт итте инде алар – нихәтле алыш-бирешкә, шатлыкка-кайгыга, югалтуга-табышка сәбәп булды. Димәк, кеше кулыннан җыеп алып бөтенләйгә күздән югалтырга вакыт җиткән үзләрен. Тик ашыгасылары калмаган: бераз гына сабыр итегез, мин терелеп чыкканны көтәсе иде. Бу теләкне бер мин генә теләмимдер әле, шәт... Әгәр тиз генә аякка баса алмасам, соңга калуым бар. Ул чагында инде Нәгыймә алмагачы төбенә күмелгән акчалар кирәксез кәгазьләргә әверелер. Ә әлегә алар көчлеләр, һай көчлеләр! Һәм менә шушы көчне саклап калыр өчен бу «зиндан»нан кичекмичә чыгарга, һичшиксез чыгарга кирәк!
Ул урыныннан торып басты да, аякларының ныклыгына ышангач, тәрәзә янына килде. Тышта бөтен дөнья ап-ак кар эчендә. Тупыл-каен­нар манылган сары төс уңган. Җәй буе саркып җыелган алтын көз бе­рен­че кардан ук күгәреп калган... Урам яңа кыш сафлыгыннан тантана итә.
Каршы яктагы урамда бер-берсенә сыенып кибетләр тезелешкән. Ни­кадәр күп алар! Ә сатучылары тагын да күбрәктер! Әгъдия язмышын кабатлаучылар бармы? Күпләрме?
Коридорны үтеп, ванна ягына керүгә, Әгъдия күзенә чалынган нәрсә пальто булды: няняларның берәрсе чишенгәндер инде. Ул кача-поса гына киенде дә тынлыктан курка-курка баскычка юнәлде. Баскыч аны урамга алып чыгарга тиеш... Берсенә басты, икенчесенә, өченчесенә... шулчак ипсезрәк басылдымы, үкчәсе идән ташына тиюгә, кинәт Әгъдиянең эчендә нәрсәдер өзелгәндәй итте, һәм ул гөрселдәп ауды... Ә бераздан яңа туган кыз бала аваз бирде.
* * *
1981 ел...
Искиткеч салкын кыш иде ул.
Аннан соң инде тагын өч ел үтте. Халык әле һаман җылына алмый бугай. Бу алмагачларның нәни үсентедән башлап карт агач исеме күтәрердәй гомер кичереп тә андый суыкны күтәгәннәре юк иде... Туңардай нәрсәләр туңып бетте. Өй җылысын тотар өчен мичләр сүрелмәде. Мал-туар, кош-кортларның күбесе өйгә керде. Авыл суынды. Тәрәзә канатына кызык өчен генә кагылган термометрларның шушы суыкны күрсәтерлек көче җитмәде.
Әгәр дә мәгәр, яңадан үз нигеземә кайтып, кешечә гомер итә башласам, бакчадагы алмаларымны ел саен балаларга өләшермен, дип, нәзер адарынган иде Нәгыймәттәй. Алма­гачлары, өч тапкыр майның унбишен җиткерсәләр дә, чәчәк атмадылар, яшәрмәделәр...
Өйләдән соң, малайлар җыелгач, Нәгыймәттәй аларны бакчага алып керде. Шул корыган алмагачлар уры­нына яңаларын утыртырга кушты.
Өшеп корыган алмагачларны, ничек кирәк алай, кисеп ташладылар. Төбе-тамырын актарганда гына бик озак азапландылар. Нәгыймәттәй кызганды үзләрен, балакайларның тир түккәнен күзем күрмәсен дип, өйгә кереп китте, чәй әзерли торды.
Малайлар һәр тамырга аерым-аерым ябыштылар. Көрәкләр белән төрткәли торгач, тамыр астында ниндидер пыяла ватылган сыман тоелды. Мәктәп китапханәсендәге маҗаралы китапларны ятлап барган малайларның күзләре майланды. Көрәкләрен атып бәреп, тамыр астындагы балчыкны куллары белән актара башладылар...
Нәгыймәттәй бакчага чыкса: «Аһ!» итте. Алмагач төбе авыз ачып калган. Эшне җиренә җиткереп, һәрнәрсәне урынына куеп китә торганнар иде. Ә бүген нәрсә булган соң боларга? Сау бул дип тә әйтмәделәр, чәй эчүне дә онытканнар.
Күңелгә шик килә дә тора бит ул. Шикләнебрәк карап торгач, тамыр төбендә кул белән тырналган чокырны да күреп алды Нәгыймәттәй... И Ходаем, хәзинә тапканнар, ахры, болар, дип көнләшеп тә куйды. Һәм ул, ясаган чәен дә эчәргә онытып, малайларны эзләргә чыгып китте.

 

Камил КӘРИМОВ

Комментарийлар