Логотип «Мәйдан» журналы

Албастылар. Икенче китап (Хыялый кыйсса)

...Кеше ялгыз яшәрлек дәрәҗәдә көчле түгел.Шулай да, Нәфисәсез яшәүгә күнегеп кенә киләләр иде инде, теге тишек тәңкә белән бәйле, Хәлимнең йөрәгенә салкын боз булып кереп урнашкан сихер галәмәте дә о...

...Кеше ялгыз яшәрлек дәрәҗәдә көчле түгел.
Шулай да, Нәфисәсез яшәүгә күнегеп кенә киләләр иде инде, теге тишек тәңкә белән бәйле, Хәлимнең йөрәгенә салкын боз булып кереп урнашкан сихер галәмәте дә онытыла язган иде, аларның болай да тоташ кайгы-хәсрәттән торган дөньяларына тагын явыз рухлар, албасты калдыклары һөҗүм итте.
Хәлимнең ул төне йокысыз башланды. Күпме аунаса да, боргаланса да, тәненә бөтен уңайлыгын, җаен китереп ята алмады ул. Түшәгендә гел нидер комачау итте. Әле мендәренең бер башы бүлтәеп чыга, әле япма юрганы төерләнеп килә... Уйлары да төерле-төерле булды аның. Нәрсә генә уйласа да, авыр хисләргә, серле-сихерле тойгыларга юлыга. Ичмасам, күрше бүлмәдәге сабый да елавыннан туктады. Менә берничә көн инде ул тамчы да елап карамый. Әллә инде алдагы ун көндә бөтен елагын чыгарып бетергән... Ул еласа да Хәлимнең күңеле тыныч булыр кебек иде. Елау – тормыш бит ул, яшәү тамырының соңгы  көрчегенә җитеп тартылган мәле. Елый, димәк, яшәргә тырыша, сорый, таләп итә, дәгъва белдерә. Кыскасы, яшәү ул – өмет. Юк, еламый сабый. Аның тынычлануын өйдәгеләр төрлечә юрарга тырышып карадылар. Яшәүдән өметен өздеме әллә бу җан кисәге? Тормыштан китәргә уйлыймы? Гамьсезләнү – җансызлану, дигәннәр бит, шул дөресме әллә? Тәскирә хәтта чеметеп тә карады. Кочканда кыскалап та, әвәләп тә карады. Сания үзенчә ай-вай килде, өшкереп тә, төчкереп тә булашты. Әмма сабый барыбер еламады. Каяндыр кайтып килешли кергән Мәдинәттәй генә бу галәмәткә баш чайкап торды-торды да әйтеп куйды: «Исем кушып карагыз, исеме юк бит әле аның. Исеме булмагач, үзе дә юк... Шуңа да яшәүгә карыша ул...»
Шунда гына ис-акылларына килделәр: исемсез яши икән бит аларның сабыйлары! Нинди исем кушу хакында шундук Хәлимгә киңәш иттеләр; ата кешенең күңелендә күптән бар иде инде кызларына дигән исем – Хәят. Ягъни, тормыш, яшәеш! Озын гомерле булсын дип куша Хәлим үз баласына бу исемне. Анасының гомерен дә кушып яшәсен, озак яшәсен, димәкче ул. Шулай гына була күрсен, амин, и Аллаһым!..
Иртәгә менә шул исемне кушу йоласы башкарылачак. Әллә шушы йола алдыннан булганга Хәлимнең йокысы качканмы? Нидер сизенәме? Тоямы? Сизгән, тойган әйбер күз алдына килүчән. Инде дә бу юлы афәт булып килмәсен иде... Болай да ике газиз җанны, ике бәгырь кисәген югалтты бит инде ул. Хәлим йокы аралаш үзалдына сөйләнә башлады. иреннәрен кыймылдатмыйча гына, үзалдына гына сөйләнә: «Майя... Нәфисә... Сез кайда хәзер? Майя, синең рухың көчлерәк иде, ярдәм ит Хәлимеңә бу авыр тойгылардан бушанырга, бу афәтле, кайгылы язмыштан котылырга... Минем аркада авыр язмышка дучар булдыгыз... Ләкин мин сезгә начарлык кылмаска тырыштым. Ничекме? Мин сезне яраттым! Әйе-әйе, начарлык кылмас өчен, рәнҗетмәс өчен, үлеп яраттым... Инде сез миңа ярдәм итегез. Бөтен илаһи көчләрне, рухи затларны миңа ярдәмгә юллагыз... Үзегез килмәгез. Килсәгез, сагынуыгызга түзә алмыйча, аерылышканда, йә берәребезне үзегез белән алып китәрсез... Йә үзем ияреп китәрмен... Ә бу – әлегә мөмкин түгел хәл. Ул балаларны миннән башка кем күтәрер, кем аякка бастырыр?!.»
Хәлим, саташа-саташа, шаукымлы йокы дөньясына кереп бара. Ул инде мәрткә якынайган, әмма бу дөнья белән әлегә хушлашырга өлгермәгән. Түбән рухлар хөкем сөрә торган төн уртасында аны нинди яңа сынау көтәсен ул күз алдына да китерә алмый. Бу сынау аның йокылы колагына тәрәзә өлгесенә кунып бәргәләнгән кош булып киләчәген ул әле белми...
 

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ


 
Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар» кыйссасының Беренче китабы басылып чыккач, әсәр әдәбият сөючеләр арасында да, гыйльми даирәләрдә дә зур кызыксыну уяткан иде. Китап басылып чыккач та, әсәрнең дәвамын сорап, хатлар килә торды, хәтта күмәк мөрәҗәгатьләр дә игълан ителде. Күп санлы укучылар үтенечен искә алып, авторыбыз «Албастылар» әсәренең Икенче китабын «Мәйдан» журналына тәкъдим итәргә булды.
Кыйссаны журналның 2022 елның беренче санында укый аласыз!
 

Фото: https://pixabay.com


 

Комментарийлар