Логотип «Мәйдан» журналы

Алабуга районында чүп яндыру заводы төзеләчәкме?

Алабуга районында чүп яндыру заводын төзүгә бәйле планнарны кире кактылар.Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына район башлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Рөстәм Шәйфетдинов хәбәр итте.Моңа кадәр Түбән Ка...

Алабуга районында чүп яндыру заводын төзүгә бәйле планнарны кире кактылар.




Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына район башлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Рөстәм Шәйфетдинов хәбәр итте.

Моңа кадәр Түбән Кама мэры Айдар Метшин «Татар-информ» агентлыгына Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновның район территориясендә чүп яндыру заводы төзү инициативасы белән чыгуы хакында белдергән иде.
«Әлеге мәгълүмат дөрес түгел. Биредә чүп яндыру заводы төзү күздә тотылмый. Мондый предприятие төзү 26 миллиард сумга, хәтта аннан да күбрәккә төшә. Бу бөтенләй безнең масштаб түгел», - дип ачыклык кертте Рөстәм Шәйфетдинов.
Матбугат сәркатибе мондый мәгълүматның дөнья күрүен болай аңлатты – районда инде күптән чүп эшкәртү заводы төзергә ниятләгән булганнар, әмма хәзер мондый планнар да юк.
Татарстанның көнчыгыш зонасында каты көнкүреш калдыклары белән эш итү операторы саналган «Гринта» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә дә Алабуга районында чүп яндыру заводы төзүгә бәйле планнарны кире кактылар.
 

Фото: https://newizv.ru

Комментарийлар