Логотип «Мәйдан» журналы

Алабуга китапханәсе проекты

А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсе оештырган “СигНатура” проектында кунак булу бәхетенә ирештем. Әлеге очрашуның максаты – үз шәһәреңдә яшәп, биредә уңышка ирешкән кешеләр белән очрашу, а...

А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсе оештырган “СигНатура” проектында кунак булу бәхетенә ирештем. Әлеге очрашуның максаты – үз шәһәреңдә яшәп, биредә уңышка ирешкән кешеләр белән очрашу, аларның уңыш серләре белән уртаклашуы.
image3
image0
 
Әлбәттә, әлеге тема Алабуга өчен генә түгел, ә Татарстан өчен дә актуаль, чөнки көчләре ташып торган, күп яңарышка омтылган яшьләр яшәү һәм үз максатларын тормышка ашыру өчен зур шәһәрләрне сайлый. Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан тыш, чит илгә күчеп китәргә теләкләре булганнар да аз түгел. Ләкин анда да беркемне дә көтеп тормыйлар. Шәхсән үзем, чит илдә яшәү тәҗрибәсе булган кеше буларак, шунысын әйтә алам: бүгенге көндә үз шәһәреңдә дә максатларыңны тормышка ашырырга була. Өстәвенә, Алабугада көчле уку йортлары бар һәм 15 минутлык ераклыкта урнашкан дистәләгән чит ил компанияләре эшләп килә. Цифралаштыру заманасы турында инде әйтеп тә торасы юк: өйдән чыкмыйча да проектларны тормышка ашырырга була. Әйдәгез, проектка кайтыйк. Ул рус һәм татар телендә башкарыла. Мин татарчасында катнаштым, чөнки мин татар егете. Әңгәмәне Гүзәл Фатыхова алып барды. Әйтеп китәргә кирәк, аның сүзләренә караганда, әлеге очрашу аның өчен беренче икән. Ләкин әңгәмә шул кадәр күңелле үтте, әйтерсең, бу өлкәдә Гүзәлнең тәҗрибәсе шактый зур. Әңгәмә барышындагы сораулар минем блогерлыкка, фото һәм видео белән шөгылемә кагылды. Әлеге көндә мин Татарстан шәһәрләре турында видеоклиплар төшерү проекты өстендә эшләп киләм. Аның максаты – республикабызның гүзәллеген рәсәйлеләрдән тыш, чит илдә яшәүчеләргә дә күрсәтү. Проект турындагы фикер Алабугада яшәгән вакытта килде. Бу яктан караганда шәһәребез бик яхшы, чөнки кечкенә, уңайлы шәһәр – туган йортың кебек бит ул. Әлбәттә, һәр кеше өчен үз шәһәре, районы якын. Тыныч, уңайлы мохиттә генә планнарны тормышка ашырырга була. “СигНатура” проектына килгәндә, ул узган елның көзеннән бирле уңышлы гына башкарылып килә. Моның өстендә Алабуга районы Үзәкләштерелгән китапханәләр җитәкчесе Юлия Владимир кызы Нәҗипова һәм аның командасы эшли. Әлеге проектның киләчәге уңышлы буласына һич шигем юк, чөнки чиксез мөмкинлекләр заманында, яшьләр үз юлын таба алмый югалып калган вакытта, үз максатларына ирешеп килгән шәхесләрнең уңыш сере белән уртаклашуы бик яхшы үрнәк булып тора. Бу проектны республикабызның һәрбер җирлегендә дә оештыру кирәк дип саныйм.
image2-1
Истәлекле бүләк өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм.
 

Алмаз МӘҺӘДИЕВ,


фотограф, видеограф, журналист, блогер


Комментарийлар