Моң

Хакыйкатькә каләм юлын сала,
Шулар сөйли эчке дөньяны.
Күңеле нечкә булган моңсарларга
Гармун көйли йөрәк моңнарын.

Моң яшәргә рухи азык бирә,
Сихри көче тәнгә тарала.
Изге моңга табынып яшәүченең
Һәр көне кояшлы санала!

Сагыш яңгырый гармун үзәгеннән,
Сары җиздән тальян телләре…
Гашыйкларны кочагына ала
Милли моңнар, туган җирләре!

bzqqnfyqrju-m

Манара

Берчак ишеттем мәктәпкә килешкә,
Тегермән кырындагы инешкә,
Җир мае эзләп, нефтьчеләр
Манара корганнар, имеш тә.

Дәрес беткәч, кызыксынып,
Йөгердем мин дә шунда.
«Манара» дигән буровой
Басып тора киң кырда.

Яңгыраган тимер авазына
Арысландай улый дизельләр.
Торбалар чумганда җир астына
Дер селкенеп кала нигезләр!

Гашыйк булып бу күренешкә,
Көн дә килә башладым.
Музыкант булу хыялын
Уйдан чыгарып ташладым.

Гомерлеккә һөнәремне
Нефтькә багышладым –
Унҗидедә помбур*(*бораулаучы ярдәмчесе) булып,
Җир мае эзли башладым!

 

Сихри җан иясе

Зәңгәр тасмадай сузылып,
Тау итәгенә сыенып,
Агасың син гасырлардан,
Яшел тугайга уелып.

Гүзәллегең аша сеңде
Татарымның милли моңы
Сахалинда булганда да,
Ыкта иде солдат уе.

Сагыныплар кайтам сине,
Ашкынып кайтам күрергә!
Йомшак суың сихәт бирә
Тәнемә һәм күңелемә.

Син табигать дустым минем,
Балачак моңын уйнаучы.
Сихри җан иясе кебек,
Уйларыма кушылып уйлаучы.

Син һәрвакыт яшь туташтай,
Чибәр, мөлаем каласың.
Еллар узуын сизмичә,
Моңсуланыплар агасың…

 

Айлы төндә

Башым чөеп төнге күккә карыйм –
Сокланырлык йолдыз диңгезе!
Меңәрләгән йолдыз-йолдызчыклар –
Шул микәнни Галәм нигезе?

Җемелдәшеп янган йолдызларның
Тирәсендә ниләр бар икән?
Әллә кая оча кеше уе,
Акыл өчен Галәм тар икән!

Ул йолдызлар безне чакыра микән:
«Бер килегез, – диеп, – кунакка!»
Айлы төндә йолдызларга карыйм,
Уем оча һаман шул якка…

 

 

Бәет

Казан ханлыгы ханбикәсе Сөембикәсенең, 1551 елның августында тоткынлыкка Мәскәүгә озатылганнан соң, күңелендә туган уй-кичерешләре

И Казаным, Ханкаем ла,
Падишаһым, Сафагәрәй җанкаем!
Иван – илдә, тоткынлыкта ла
Газаплана газиз башкаем…

Сабый балам – Үтәмешгәрәемне
Ислам диненнән мәхрүм иттеләр.
Чукындырып, Әликсәндер ясап,
Тәреләргә көчләп бөктеләр.

Атам Йосыф – нугай морзасының
Чәчкәседәй кызы идем бит.
Адашкан тау кәҗәседәй, янә,
Кыя читендә торам кеби мин.

Сабыр күзкәйләрем инде егъламыйлар,
Яшем кипте чишмә суыдай.
Сөеклемнең нуры бакыйлыктан
Көч бирә күк – яшәү сыедай!

Телем, гакылымны чикләп лә,
Ят сүзләрне таңнан тукыйлар.
Чиркәүләрнең кыңгырау чаңы
Колак элпәләрен чукыйлар.

Вөҗданыма мыскыл кылып
Явыз Иван әмерен бирделәр.
Сатлык җанлы Шаһгалинең лә
Хатыны булдың инде, диделәр.

Аллаһыма догам юллаганда,
Җаным сизде вакыт җиткәнне.
Кош-канаттай тәнем җиңеләйде,
Гизәр өчен Галәм-чикләрне.

Дөнья куям фаҗига-хәсрәттән,
Янып-көеп нурым сүнгәнгә.
Язмышым сәбәпче буладыр
Шушы хәлгә килеп җиткәнгә!..

Кичер мине, Угьлым вә Илкәем!
Сау бул, Халкым-йөрәк Гөлкәем!
Азатлыкка, диненә тугры иде
Сөембикә – ханбикәгезнең хисләре!

 

04_leron_fazlyev_portret-m

 

Лерон Фазлыев турында Айдар Хәлим мәкаләсен журналның ноябрь (№11, 2017) саныннан укый аласыз.

 


Комментарий язарга