Логотип «Мәйдан» журналы

Актаныш музейлары

Актаныш районы «Туган як» музее 1975 елда оеша, шул елның 7 ноябрендә тәүге кунакларын кабул итә. Беренче экспонатларны җыеп, туплап музей эшчәнлегенә нигез салучы, экскурсияләр үткәрә башлаучы шәхес...

Актаныш районы «Туган як» музее 1975 елда оеша, шул елның 7 ноябрендә тәүге кунакларын кабул итә. Беренче экспонатларны җыеп, туплап музей эшчәнлегенә нигез салучы, экскурсияләр үткәрә башлаучы шәхес – Ибраһим ага Гарипов. Музей ул вакытта район мәдәният йортының бер бүлмәсен биләп тора.
whatsapp-image-2021-05-20-at-09-06-55-1
2005 елда музей махсус реконструкцияләнгән бинага күчә. Бер елдан аңа дәүләт музее статусы бирелә.
Музей фондында 16 меңнән артык экспонат саклана. 13 залга урнаштырылган экспозицияләр төбәк тарихын борынгы чорлардан башлап бүгенге көнгә кадәр тулаем ачып бирәләр.
Аеруча балалар яратып карый торган табигать залында район территориясендә яши торган җәнлек-җанварлар, кош һәм хайваннар урын алган.
Актаныш районында 1958 елда археологик тикшеренү эшләре башлана. Экспедицияләр 2000 елның башларына кадәр дәвам итә. Дистәләгән археологик һәйкәл урыннары ачыклана, фәнни хезмәтләр языла. Археологик табылдыкларның бер өлеше музейга тапшырыла.
Экспозицияләр аша халыкның нинди хезмәт, һөнәр белән гомер иткәнен курергә, аңларга мөмкин. Бу җирләрдә элек-электән игенчелек, терлекчелек, аучылык, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр. Балык тотканнар. Пучыда чабата үреп сатсалар, Иске Байсар, Иске Сәфәрдә арба тәгәрмәче ясаганнар. Иске Кормаш сарык тиресе эшкәртү белән танылса, Меңнәрдә аяк киеме теккәннәр, ә Шәбездә киез итек басканнар. Урман кисеп, утын әзерләүчеләр Актанышбашта яшәгән. Олы авылларда базарлар гөрләгән. Революциягә кадәр 11 мәдрәсә, 53 мәктәптә белем биргәннәр. Пучы, Яңа Әлем авылларында фәннәрне русча укытуга басым ясалган.
akt-muz-1-gpeg Әлфия Авзалованың щәхси коллекциясе
Профессор Мансур Солтановның балачакта уйнаган фисгармониясе Профессор Мансур Солтановның балачакта уйнаган фисгармониясе
Музейда Иске Байсар авылында туып-үскән, республика тарихында билгеле эз калдырган, 1924-1927 нче елларда Татар Үзәк Башкарма комитеты рәисе булып эшләгән репрессия корбаны Шәйгардан Шәймәрдановка кагылышлы документлар саклана.
Татарлардан беренче булып Татарстаннан читтә, Пермь өлкәсе Березники шәһәрендә һәйкәл куелган Иске Кормаш авылы егете Мирсәет Ардуановның шәхси документлары музей экспозициясенә урнаштырылган. Березники химкомбинатын төзүгә зур өлеш керткән Ленин ордены кавалеры хакында Гариф Ахунов роман да язды.
Музей фондында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Авзалова шәхсән үзе тапшырган 124 экспонат саклана һәм экспозицияләнә. Алар арасында җырчының сәхнә костюмнары, дәүләт бүләкләре, документлар бар.
Саратов консерваториясендә укытып, татар халкында иң беренче булып музыка юнәлешендә профессор дәрәҗәсен алуга ирешкән Мансур Солтановның балачакта уйнаган фисгармониясе музеебызда урын алган. Мансур Солтанов 1875 елда Мәчти авылында туган. Мәскәү консерваториясен тәмамлаган. Флейта классы буенча укыту белән бергә, аның, авылдан-авылга йөреп, борынгы җырларны җыюы билгеле.
Иске Кормаш авылы – исемнәре Татарстаннан читтә дә билгеле булган өч күренекле рәссамның туган җире: Башкортостанның халык рәссамы, М.Акмулла премиясе лауреаты Зилфәт Басыйров, Татрстанның халык рәссамы, Г.Тукай премиясе лауреаты Васил Маликов, Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Г.Зубарев премиясе лауреаты Әсгать Сәфәргалин. Музей аларга кагылышлы экспонатларны кадерләп саклый.
Марафон йөгерүе буенча өч тапкыр Россия чемпионы, Атлантада узган олимпия уеннарында катнашучы, халыкара класслы атказанган спорт остасы, халыкара җиңел атлетика ярышларының күп тапкырлар призеры Түке авылы кызы Фирая Солтанова-Жданова үзенең җиңеп алган бүләкләрен, кубок, медаль, вымпел, олимпиада парад костюмнарын музейга бүләк итеп тапшырды. (Барлыгы 400 экспонат). Ветеран спортчы хәзер Америка Кушма Штатларында яши.
Такталачык авылы татар халкына өч олы шәхес биргән. Өчесе дә ачы язмышка дучар булганнар: галим Альберт Фәтхи, күренекле артист Мохтар Мутин, шагыйрь Гамил Афзал. Аларга кагылышлы материаллар, шәхси предметлары экспозицияләрдә урын алган.
Ун яшендә туган авылыннан гаиләсе белән кулак мөһере тагып сөрелгән, гомере буе туган җиреннән читтә яшәгән Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай бүләге лауреаты Гамил Афзалның тууына бу айда 100 ел тула. Музейда аның авторучкасы, күзлеге, чынаягы һәм авылына язган хаты саклана.
КПСС райкомының беренче секретаре булып эшләүче Әхмәт Нугаев 1958 елда, очраклы рәвештә, Башкортостанның Актаныштан ерак түгел генә урнашкан Шәрип авылында, Гамил Афзал белән күрешә.( Булачак шагыйрь ул елларда әлеге авылда, апаларында яши). Гамил Афзал аңа үзенең ике дәфтәр шигырьләрен биреп җибәрә. Әхмәт Нугаев дәфтәрләрне район газетесы редакторы Мирза Хөснимәрдановка тапшыра. Шигырьләр барысы да бер-бер артлы район газетасында дөнья күрә. Күп тә үтми Гамил Афзал үзе дә кайтып төшә. Такталачыкта, Актаныш клубында шигырьләрен укый. Шагыйрьнең нияте Актанышка яшәргә кайту була. Тик үзләренең бабаларыннан калган нигез туздырылып, ихата, йорт урыны өстеннән киң итеп юл салынуын күргәч, күңеле кайта. Гамил Афзалны Әлмәт үзенә сыендырды. Ул анда яшәп 32 китабын чыгарды, Шагыйрь булып танылды, үзен хөрмәт итеп исемләнгән Гамил Афзал урамына карап хозурланырга өлгерде.
Гамил Авзалның хаты Гамил Афзалның хаты
Актаныш районының мәдәнияттә, спортта, авыл хуҗалыгы өлкәсендә үткән юлы, ирешкән уңышлары бар. Алар хакында истәлекле экспонатлар сөйли.
Район авылларыннан чыккан 23 фән докторы, язучылар, журналистлар, артистлар, спортчылар, Актанышны хөрмәт итеп яшәгән күп төрле һөнәр ияләре – төбәгебезнең горурлыгы. Шул ук вакытта музей эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып читкә китми гомер буе хезмәте белән туган җирен данлап яшәгән шәхесләрне барлау һәм санлау тора.
Актаныш районы «Туган як музее»ның филиалы – «Шәрип Шәймиев музей йорты». Тирә-якка ямь биреп торучы «Бабайда кунакта» мемориаль комплексы Актаныш районының Әнәк авылындагы иң матур урынына, үзәккә урнашкан. Мемориаль комплекс составында Татарстан Республикасының беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Каһарманы, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының тулы кавалеры М.Ш.Шәймиевнең һәйкәле, ял паркы, төзекләндерелгән һәм җәяүлеләр өчен юлы булган яр буе, Гаилә агачы, республика халыкларының бердәмлеген символлаштыручы ротонда, Татарстанда Илбашы туган авыл күрсәтелгән карта, инфостендлар һәм арт-объектлар урын алган. «Шәрип Шәймиев музей-йорты» – Илбашының мемориаль комплекс тупламасындагы ата-баба нигезе.
Җиңед атлетика буенча олимпия чемптоны Фирая Солтанова-Жданова бүләкләре Җиңел атлетика буенча олимпия чемптоны Фирая Солтанова-Жданова бүләкләре
Шәрип Шәймиевнең музей-йорты – күпләргә үрнәк булырлык изге гамәл мисалы. Татарстанның тәүге Президентын үстергән гап-гади авылны күрергә килүчеләр өчен бу бина татар йорты үрнәге дә әле. Аерым бер шәхеснең генә түгел, милләтебезнең үткәнен чагылдыра торган музей буларак та игътибарны җәлеп итә ул.
Шәрип Шәймиев – 1930 елларда беренчеләрдән булып оешкан күмәк хуҗалыкның рәисе, 1941 елда үз теләге белән туган илен якларга сугышка киткән яугир, һәм Татарстан Республикасының беренче Президентын тәрбияләп үстергән олпат шәхес, төпле, кыю фикерле таләпчән җитәкче һәм башка бик күп асыл сыйфатларга ия булган ихтирамга лаек зат. Ул иң авыр Бөек Ватан сугышы алды, сугыш чоры һәм аннан соңгы иң ачы ачлык, ятимлек елларында җаны-тәне белән туган авылына, хезмәт сөючән халкына, яраткан эшенә 25 елдан артык гомерен багышлый. Данлыклы, булдыклы, затлы-зыялы Шаһимөхәммәд карт нигезендә, Шәрип аганың үз куллары белән 1954 елда җиткереп кергән йортны музей итеп үзгәртүне нәсел дәвамчысы Илшат Фәрдиев үз өстенә ала. Һәм музей-йорт, капиталь ремонттан соң, тантаналы рәвештә 2005 елның 11 июлендә ачыла. Татарстан Республикасының беренче Президенты Миңтимер Шәрип улы Шәймиев, Сәкинә Шакир кызы һәм якын туганнары әлеге истәлекле вакыйганың кадерле кунаклары булалар.
Шәрип Шәймиев музей-йортның ишегалды күренеше Шәрип Шәймиев музей-йортның ишегалды күренеше
 
sherip Шәрип Шәймиев музей-йортның эчке күренеше
«Шәрип Шәймиев музей-йорты» 2011 елдан Мәдәният министрлыгының «ТР Актаныш районы Туган як музее» филиалы буларак эшчәнлеген дәвам итә. Хәзерге вакытта музей-йортның фондларында 652 берәмлек экспонат саклана.
Музей-йортның экспозиция залларында Шәрип аганың үзенә һәм гаиләсенә кагылышлы шәхси әйберләр, XX гасырга караган йорт җиһазлары һәм башка кызыклы экспонатлар белән танышырга мөмкин. Кайчандыр балалар тавышыннан гөрләп торган ишегалдындагы төзелешләр элеккеге чорларны хәтерләтеп кенә калмый, ә Шәймиевләр нәселенең көнкүреше һәм тырыш хезмәт белән үрелгән тормышын күзалларга ярдәм итә.
«Шәрип Шәймиев музей-йорты»ннан халык өзелми. Балалар – мәктәпкәчә яшьтәге һәм укучылар да музей-йортның, үткәрелә торган чараларның кунаклары. Җирлектә туган данлыклы шәхесләр, дәүләт эшлеклеләре, язучылар, шагыйрьләр, атказанган хезмәткәрләр һәм аларның тормыш юлына багышланган чаралар балаларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә төп юнәлешләрнең берсе.
Актанышка чит илләрдән һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән вәкилләр, республика җитәкчеләре, кунаклар музей белән танышмыйча китми. Туристларда ул Татарстан Республикасының беренче Президенты Миңтимер Шәрип улы Шәймиевнең туып-үскән нигезе буларак та кызыксыну уята.
 

Мирсил ӘҺЛЕТДИНОВ







«Мәйдан» №5, 2021 ел.




Комментарийлар