Кеше күңеле бик күп хатирәләр саклый.

Алар, сәйлән сыман, берәм-берәм сайланып кына җыела. Бер дә югалмас кебекләре дә, вакыт узу белән төсен җуя, сиздермичә генә томан артына күмелгәннәре дә, күңелгә сеңеп калганнары, гомер сукмагын үзгәрткәннәре, җанда уелып, сакланып калганнары да бар, – дия-дия, дәү әнием төенчектәге фотоальбомнан гүя тормыш юлын актара. Хатирәләр капкасы кинәт каерылып ачылып китеп, хисләр барысы бергә кубарылып,  үткәннәр искә төшкән мәлдә, күзләренә килгән мөлдерәмә яшьне яулык очлары белән сөрткәләп, ул кулына иске генә сурәтне алды.

mamadysh-disbe

(Мин, әнием — дәү әнием — Акъәби. Авт.)

     – Кеше гомере – уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек ул, балам, бик тиз генә үтеп китә, без дә мәңгегә килмәгән бу җиргә,  үткәннәрне бергә туплап җыйныйк әле, – дип, әкрен генә тарих җепләрен сүтә башлады.

Безнең нәселебездә әллә нинди зур галимнәр дә, Алып батырдай көчле кешеләр дә юк. Ә алар барысы да – хезмәткә бирелгән, кеше исемен горур йөртүче чын мөселманнар. Диннең кысылган чорында да диннәренә тугры калганнар.

Алтын куллы, игелекле, тормышны сөюче Мотыйгулла бабама тормыш берсеннән-берсе кырысрак сынауларын әзерли. Хатыны үлеп, дүрт ятим белән калып, берүзләре генә яшиләр. Шуннан бабама Түбән Сөн авылында яшәүче ятимлекнең ачысын татыган Мәрьямбикә исемле кызны димлиләр. Бабам оялып кына үзеннән 19 яшькә яшь кызны сорарга бара. Әбием, ятимнәрне жәлләп, ризалыгын бирә. Нәселебезнең үзенчәлекле кешесе дип, мин менә шушы дүрт ятимне үз канаты астына сыйдырган карт әбиемне атар идем.

Мотыйгулла бабам белән киңәш-табыш итәр өчен бик күпләр алар ишеген шакыган. Бабам киңәш бирсә, әбием аларны җылы караш белән каршылаган. Ятимнәрне какмаган, кешеләргә мәрхәмәтле булган, сабырлык өлгесе булырдай әбиемне, бу авыл кешеләре зурлап, җиңгәчәй дип атап йөртә башлыйлар. Әбием бер-бер артлы ике кыз таба, әмма бабама аларны алдына утыртып озаклап сөяргә, үскәннәрен күрергә насыйп булмый. Кичергән кайгы-хәсрәтләрдән йөрәге таушалган була. Өч төрле әнидән туган биш баласын әбиемә калдырып, фин сугышында алган яраларыннан айный алмый, бабам Мотыйгулла 1945 елны гүр иясе була. Ул вакытта олы кызы Закирәгә ундүрт яшь, кечкенә Маһинурга җиде ай була. Бабам үлгән вакытта авыр сугыш еллары була, илдә ачлык хөкем сөрә. “Әтине күмеп кайткач, күршеләрдән сигез бәрәңге алып чыгып, пешереп ашаткан безгә,”- дип дәү әнием елап җибәрде.                                                                                                                      Гаиләнең нигезен нык тоту өчен бөтен көчен куя, балаларына ныклы тәрбия бирә. Ятимлекне сиздермәскә тырыша. Тормыш дәвам итә, балалар әкренләп кул арасына керә башлыйлар, зурлары чит җирләргә китәләр. Ул аларны һәрвакыт үз канаты астына җыя. Алар әниләрен дөньяда иң кадерле, иң акыллы, иң ягымлы, иң авыр эшләр вакытында да биш вакыт намаз иясе, ике мич бәрәңгесе белән Рамазан уразасын тотучы, ягымлы сүзләр белән юатучы, һәр яктан үрнәк, сабыр, газизләрдән-газиз итеп күз алларында тоталар.

Тегәр җепкә тезде әби

Туксан тугыз төймәсен.

Асылташ кебек төймәләр,

Тик күз генә тимәсен.

 

Акъәбием дисбесе. Бу – безнең өйдәге иң кадерле, ядкарь итеп саклана торган әйбер.

Әби-бабайлардан безгә кыйммәтле ташлы йөзек, беләзекләр, муенсалар калмаган. Чөнки алар хәләл хезмәт белән яшәүче җир кешеләре булганнар. Утны-суны хезмәт сөйгәнлекләре аркасында кичеп чыга алганнар. Шулай да үзләренең гореф-гадәтләрен онытмаганнар.

Өебезнең иң түрендә Акъәбием дисбесе саклана. Ул аның күңелләре тулган, яраланган, җанына тынгы тапмаган вакытта ярдәмчесе булгандыр. Аны тарта-тарта күз яшьләренә буылып, илгә һәм көнгә иминлек, дуслык, татулык сорагандыр.

Бик күп кайгы-хәсрәт күргәнгә, ярдәмчел, игелекле, укымышлы, сабыр булганы өчен авылдашлары аны зурлап, хөрмәтләп Акъәби дип йөртәләр.

Зарланмады, сыкранмады, бары тик Ходайдан ул көннәрне бүтән күрсәтмәвен сорады. Ак намазлык өстендә дисбесен тарткан чагында да, яуда ятып калганнарга  дога кылды.

1944 елның яз  аенда Акъәбиемнең, орлыкка Мамадыштан икмәк ташыганда күргәннәре турында сезгә дә сөйлисем килә. Иртәнге туң белән китәләр алар Мамадышка. Исәпләре төшкә — урман сулары инешкә төшкәнче кайтып җитү. Якын авыллар өлгер булып чыга. Якелеләрдән алдан килеп җитәләр. Чират озакка сузыла. Өч чиләк орлыкны сыртка салып, кайтыр юлга чыкканда, көн үзәге була. Авылга, хәлдән таеп, көн кичкә авышкач кына кайтып җитәләр. Урман суы төшеп, инеш ярларыннан ташып, ургып- ургып ага. Нишләргә? Өйдә 40 көне дә тулмаган кызы көтә. Уйларга да куркыныч. Башта бер генә уй: күпердән читкә тайпылмый гына үтәргә кирәк. Күпер өстеннән ургып аккан суга кереп китә әбием. Хәлсез, арган, талчыккан аягы таеп китә һәм ул көчле агым белән көрәшә башлый. Сырттагы орлыкны да җибәрергә ярамый, дәүләт каршында оят бит. Күз алдына өйдә аны көтеп торучы сабыйлары, ире килә. Ничектер, алар аңа көч бирәләр. Ыргыла, көрәшә торгач, бер кулы белән карт тал тамырына ябыша. Ычкындырмый, теше- тырнагы белән тырышып ярга чыга. Чыга… Ләкин өйгә кемнәр алып кайтканын белми. Шул егылудан ул 3 ай буе үлем белән көрәшә. Саклаучылар аның торымнан- торымга авыз эченнән укыган догаларын гына ишетәләр. Хәлсезләнгән әбием көз көне аңга килә. Хезмәт көне эшләүче булмагач, ризыксыз да калалар.  Ул күршеләренә, авылдашларына балаларына күз-колак булып, ашатып-эчертеп тотканга рәхмәтләрен әйтә.

Үлем белән тарткалашкан вакытта, әбиемә төшендә бик күп догалар өйрәтәләр. Олыгайгач кына ача ул бу серен. Аңа ярдәм сорап кемнәр генә, тәүлекнең кайсы вакытында  гына килмиләр, ул һәркемгә карата миһербанлы һәм игътибарлы була.

Үзенең тормышы шикелле буранлы 1994 елның салкын февраль аенда ул якты дөньяны  калдырып китеп бара.

Ничә еллар тәсбих әйтеп,

Дисбесен тарткан әби.

Үзе юк шул инде хәзер

Юксынып йөрәк әрни.

Истәлеккә сөйләгән сүзләре, финики җимеше төшләреннән ясалган шомарып-шомарып беткән дисбесе калды.

 

Назгөл Мәгъфурова Назгөл,
Мамадыш.

 


Комментарий язарга