…Карт куркаклардан түгел, шулай да шөбһәгә төште. Таларга уйлый түгелме соң аны бу юлбасар? Көпә көндез. Нәрсәсенә кызыксын? Капчыгы белән урагын тартып алсынмы? Тик ул картка һөҗүм итмәде, хәтта көчәнеп елмайган да булды, әмма күзләре боздай салкын иде.

– Как зовут тебя, старик?

Картның ачуы килде.

– Безнең Өчкуянда тәү кешегә сәлам бирәләр.

– Хәл-әхвәл сорашып торырга вакыт юк. Ашыгам…

– Ярар, Сәфәргали абзыең булам мин, Сәфәргали Байтимеров.

– Сафар… Сафари… Ладно, пусть Сафари. К тебе, мужик, большая просьба. Вот кейс… – Урыс кабинасыннан уртача зурлыктагы чемодан кебек нәрсә алып картка тоттырды. – Спрячь подальше, никому не рассказывай, никому не показывай, не сегодня, так завтра заеду. Только не вздумай меня облапошить. Голову тебе отверну. Если в целости сохранишь, долю отстегну…

Ни эшләсен карт? Ярдәмгә мохтаҗларның үтенечен кире кагып өйрәнмәгән ул. «Отверну»сыннан курыкканнан, «отстегну»сына кызыкканнан түгел, әнә шул гадәтенә тугрылык саклап:

– Ладно, – диде. – Онытма, мин – Сафари түгел, Сәфәргали Байтимеров, авылның бу як очыннан бишенче йорт. Пятый дом, аңладыңмы?

Карт аңына килгәндә, теге машина күздән югалган иде инде. Ни булды соң бу? Әллә күзенә генә күрендеме? Алай дисәң, кулында әлеге чемодан. Кеше-кара күргәнче, анысын яшерергә кирәк. Ул кейсны тиз генә капчыгына тыкты. Ул арада машиналар агымы тагы да көчәйде. Юлы уңмасына ышанган карт инде борылып кайтып китәргә җыенган иде, тормозын сызгыртып, тагы бер машина килеп туктады. Кап-кара тәрәзәсе төшә бирде. Аннан өлгергән кабактай йомры, такыр итеп кырдырылган бер баш күренде. Тегесе дә бандит, монысы аңардан да текәрәк бандит икәне күренеп тора. Бу нинди көн булды соң әле? Нишләп бандитлар Сәфәргали картны үз иттеләр?..

 

Закир ӘКБӘРОВ

Фото: https://pixabay.com

 

Дәвамын «Мәйдан» журналының май санында укып була


Комментарий язарга