Логотип «Мәйдан» журналы

Ак яран

Тәрәзә төбемдә үсәӘнкәй биргән ак яран,Яранга караган саен,Кузгала күңел ярам. Ак яран, ак яран,Әнкәемнән ул калган.Яфрагына ак яранныңӘче яшьләре тамган. Әнкәем хәзер юк инде,Яраны гына кал...

Тәрәзә төбемдә үсә
Әнкәй биргән ак яран,
Яранга караган саен,
Кузгала күңел ярам.
 
Ак яран, ак яран,
Әнкәемнән ул калган.
Яфрагына ак яранның
Әче яшьләре тамган.
 
Әнкәем хәзер юк инде,
Яраны гына калды,
Ак яраны – ак күңеле,
Ак күбәләктәй җаны.
 
Яраннар күп төрле була:
Кызылы, агы, алы,
Күңелемә иң якыны –
Әнкәй биргәне – агы.
 
Ак яран, ак яран,
Әнкәемнән ул калган.
Яфрагына ак яранның
Әче яшьләре тамган.
 

Нәҗибә  Заһретдинова


Фото: https://vk.com/

 

«Мәйдан» №4 2020 ел.

Комментарийлар