Малай дүрт ел буе тормый урын өстендә ята, шуңа күрә үз-үзен белә башлаганнан бирле гел ятып кына торадыр кебек тоела аңа.

autumn-917681_960_720-m

Әтисе малайны больницаларга да йөртеп карады, галим-голәмәләргә дә күрсәтте – файдасы тимәде. Аңа операция кирәк иде. Тик йөрәге зәгыйфь, күтәрә алмавы ихтимал, – врачлар шулай диделәр. Озак вакытлар малай шәһәр больницасында булды. Хәле яхшырмады, начарга да китмәде һәм әтисе аны кире алып кайтты. Ни дисәң дә, өйдә тәрбия икенче, бәлки, тәненә ит кунар, хәл дә керер. Ә язын, тәвәккәлләп, операция ясарга да мөмкин булыр, бәлки. Әтисе шулай уйлады.
Малай гел тормый урын өстендә ята һәм, күрше кызын санамаганда, ишләре арасыннан танышы да, дусты да юк аның. Шуңа күрә бүтән малайлар да гел ялгыз яшидер дип уйлый ул. Озын көннәр буенча үзе – белмәгән бала-чаганың урамда төркем-төркем уйнап йөрүләрен күзләре талганчы күзәтеп торса да, нигәдер аңа шулай тоела.
Аларга һәрдаим кереп-чыгып йөргән абый-апаларның һәммәсе, гадәттә, күрше-күлән булу сәбәпле (малай бөтенесен тавышларыннан таный), өйләренә килгән һәр кешене ул күрше дип белә. Үзләренә чыбык очы тигән әлеге кыз бала бөтенләй бүтән урамда яшәсә дә, бик еш кереп йөргәнгә күрә, малай аны шулай ук күрше кызы дип саный.
Кыз баштагы мәлләрдә керер иде дә, ак мичкә сөялер-сөялмәс туктап калыр һәм ятсынып аңа карап торыр иде. Малай шулай ук сүзсез генә аны күзәтер иде. Соңыннан, кыз чыгып китү белән, аны көтә башлар иде. Кемнең дә булса үзенә карап торганын ярата иде шул ул.
Ә бер көнне кыз мич янына узды һәм аңа карап торган җирдән, көтмәгәндә, ашыгып янына килде, артында яшереп торган зур бер кызыл алманы малайның күкрәгенә куйды да йөгереп чыгып китте. Малай һични аңламый калды. Шуңа күрә әллә ни гомер әлеге алмага карап ятты. Зәгыйфь кулларында алманың авырлыгын тою, аның татлы исен иснәү әйтеп бетергесез рәхәт иде.
Икенче бервакыт кыз аның янына ук килеп басты. Карап торды-торды да:
– Минем тәти күлмәгем бар, – диде һәм, шуны да күрмисең инде, янәсе, авызын турсайтты.
– Ә миңа әти яңа ботинка алып кайтты, – нигәдер малайның да кыз алдында мактанасы килеп китте. Әмма нәкъ шул көннән соңдыр инде, малай гел кызның күлмәгенә игътибар итә башлады. Кыз гына аның яңа ботинкасы хакында бервакытта да сорамады.
Кыз белән малай шулай танышты. Аннары бергәләп уйный башладылар. Бергә уйнаганда бик тә кызык булуын малай бөтенләй белми яшәгән икән моңарчы. Белеп алгач, уйныйсы гына килеп тора менә.
Алар баштан курчак-курчак уйный торган иделәр. Дөресрәге, кыз үзе генә белгән мавыгулар белән онытыла, ә малай аның курчагы белән әвәрә килүенә кызыгып ята: кыз, әле курчагын иркәләп, әллә нинди чүпрәкләргә төрә, әле аны җыр әйтеп йоклата, әле, киресенчә, әрләгән була. Вакыт-вакыт кыз, малайның барлыгын да онытып, гел уенга гына бирелә. Бытылдый-бытылдый гел үзе теләгәнен эшли. Малайның моңа хәтере кала иде. Әмма аңа барыбер рәхәт иде. Бөдрә чәчле пластмасс курчакның зуп-зур зәңгәр күзләре, ни сәбәптәндер, малайда, һәрвакыт кызгану тойгысы уята торган иде: ул зәңгәр күзләр һәрвакыт ялварып каядыр читкә төбәлгән сыман. Аны яткырсаң, күзләре йомылырга тиеш, тик, ни сәбәптәндер, алар йомылмый һәм, билгеле инде, мондый очракта курчакка «эләгә»: «Йокламыйсыңмыни әле син? Йә, тиз бул, йом күзеңне!» Кыз шулай дип әрләгән була, кулы белән курчакның күз кабакларын төшерә. Торгызып утырткач, курчакның, киресенчә, күзе ачылмый. Кыз монысыннан да аның усаллыгын күрә: «Йоклаганга салыша бит, кара син аны», – дип, янә курчакны әрли. Кыз уйный. Малай карап ята. Курчак күзен йоммый да, ачмый да. Кайчагында малай да уенга катыша. Өчесенә дә әйбәт.
Тик менә берчак әллә нидән курчакның кулы ычкынды да идәнгә төшеп китте. Кызның моңа әллә ни исе китмәде, уенчыкның төшкән өлешен кире куярга маташып карады да, куя алмагач, аны бөтенләй ташлады, әтидән төзәттерермен әле, диде. Тик менә малайга гына әллә ни булды: ул курчакны алды да байтак кына аңа карап торды. Курчакның эче куыш икән – малайның шуңа исе-акылы китте. Баксаң, ике кул бер-берсенә гап-гади резинка белән генә тоташкан икән. Резинка өзелгәч, пластмасс кулның берсе төшеп киткән. Кемдер алдады диярсең, малайның хәтере калды. Шушы көннән соң ул үзенең уенчыкларына; атларга, машиналарга, танкларга, җайдакларга кагылмас булды. Уенчыкларының гына түгел, ә тирә-ягындагы бар нәрсәнең эче буштыр сыман тоела иде аңа.
Ә аның бу уенчыкларына кызның әллә ни исе китмәде. Кызыкканы матур рәсемле конфет кәгазе генә булды. Бу кәгазь кисәге больницадан уенчыклар белән бергә ияреп кайткан, күрәсең. Аны табып алгач та малай ничек сөенгән иде. Бөгәрләнеп беткән кәгазьне җәеп төзәтүе булды, алтын суы белән уратылган ялтыравыклы рәсем аңарда сагыну уятты. Күз явын алырдай җете буяулар белән ясалган әллә нинди матур урманның күпереп торган йомшак кары өстеннән өч ат җигелгән кып-кызыл чанасына утырып, кыш бабай бара иде – әкияти бизәкләр аңа яңадан ниндидер рәхәт, бәхетле һәм бүтән чакларын исенә төшергәндәй булды.Дөресрәге, ул берни хәтерләмәде, матур бизәкләр аңарда өзелеп-өзелеп сөенү, күңел ачу теләге белән бергә чынлап ниндидер бүтән бәхетле тормышларның барлыгын сиземләү уяттылар. Һәм боларның барысы да малайга кайчандыр чынлап та булган бер бәйрәмнең хатирәсе сыман тоелды. Малай башын стенага таба борды. Күңеле тулган чагында гел шулай итә ул: стенага борыла да күзләрен йома. Бу кәгазьгә төрелгән конфетны малайга палатага кереп йөргән ак халатлы апалардан иң яратканы – Әминә апасы биргән иде. Нигәдер Әминә апа башта гел аның янына килә торган иде. Палатадагы бөтен балаларны карап чыкканнан соң, кайвакыт яңадан килеп утыра, малайның юрганын төзәтә, хәлен белешә һәм башыннан сыйпый. Әминә апасының йомшак кулы маңгаена кагылу белән, малай әллә нишләп китә: мендәр аны тотмыйдыр сыман тоела башлый, ул аңа сеңә, менә-менә мендәр эченә иңеп бетәр дә, Әминә апаның кулы һавада асылынып калыр сыман, малайның кайнар маңгаен эзләп интегер сыман, һәм шул ук вакытта ул һаман да әле йомшак кул назын тоеп ятуына сөенеп бетә алмый. Аңа рәхәт. Шундый рәхәт. Тик елыйсы гына килә менә.
Кыз белән «больницалы» уйнаганда да алар гел шул бер үк күренешне кабатлыйлар. Кыз шәфкать туташы Әминә апа булып, ә малай үзе булып уйный. Әминә апа «палатага» килеп керә дә иң әүвәл малайның хәлен белешә, температурасын үлчи, аңа укол ясый, дарулар эчертә. Аннары бүтән «авыруларны» (бу очракта курчакны) карап чыга һәм яңадан малай янына килеп утыра, ә малай үзе уйный, үзе үткәннәрен исенә төшерә башлый: үзе кайчандыр яткан палатаның ак стеналары, ак ишеге, ак тәрәзәләре күз алдына килеп баса. Ак халаттан йөрүче абый-апаларны, үзенең врачларны күргән саен гел куркуга төшүен һәм шул куркуын яшерергә азаплануын, стенага элеп куелган ак репродуктордан, берчак таныш һәм кадерле җыр ишеткәч, әнисен искә төшерүен һәм өзелеп-өзелеп елавын хәтерли.
– Елама, балам. Тиздән өеңә кайтып китәсең бит син. Әтиеңә килеп алырга хәбәр җибәрдек. Елама.
– Апа, кайчан килеп ала соң ул?
– Тагын берничә көн ятасың да, әтиең килеп җитәр. Ә хәзер йокла әйбәтләп.
– Син дә кайтасыңмы соң безгә, апа?
– Кайтырмын, балам, кайтырмын.
– Мин сине бервакытта да күрмәм инде бүтән, Әминә апам.
Малай белән кыз әнә шулай һәр көнне үзләренә төрле-төрле шөгыль табып юаналар иде. Малайның ятагы урнашкан почмак йә кибеткә, йә мәктәпкә, йә су буендагы әрәмәлеккә әверелә. Бу уеннар малайның дөньясын киңәйтеп, һәрчак нинди дә булса яңалык алып киләләр. Ул аларның һәммәсенә дә җаны-тәне белән бирелә торган иде. Әмма, шулай булса да, бер уен малайны аеруча дулкынландырып, дөньясын оныттыра. Кыз килгән саен, ул түземсезлек белән әлеге уенның башлануын көтә. Тик мондый бәхет һәр көнне килми. Чөнки алар бу уенны өйдә кеше-мазар булмаганда гына уйныйлар. Әбисе берәр яры чыгып китте исә (ә ул кызның килүеннән файдаланып, еш кына йә кибеткә, йә күршегә китә), алар үзеннән-үзе шул уенга биреләләр: кыз әни кешегә, малай әти кешегә әверелә. Алар почмакка гына түгел, ә бөтен өйгә хуҗа булып алалар. Вакыйгаларның офыгы киңәя, һәм алар, ул вакыйгалар, әллә нинди аңлаешсыз һәм өзелеп теләгән тәэсирләр вәгъдә итеп, малайны үзләре белән булган бөтен хәлләрне үтә бер киеренкелек белән кичерергә мәҗбүр итәләр. Аулак өйдә үзләре арасында һәрвакыт ниндидер тыелган һәм тансык мөгамәлә урнашуын кыз үзе аңламый да иде булса кирәк, ә менә малай…
Кыз башта ишек алдына ук чыгып китә дә бераздан яңадан өйгә керә. Кухня ягына үтеп, савыт-саба шалтырата, аннан олы өйгә юнәлә, һәм шуннан башлана… Әни кеше йә эштән кайткан булып чыга, йә кибеткә барган да анда чират торган, йә кайтмый калган бәрәнне эзләп йөргән. Ә әти кеше йә йоклап, йә газета укып ята. Бераздан малайның урын-җире өстәлгә әверелә һәм алар, гөлдер-гөлдер килеп, чәй эчеп утыралар (кыз чынлап торып чәйләр ясап керә). Ул да түгел, әллә каян аты, арбасы килеп чыга, алар шунда утыралар да авылдан чыгып китәләр, шунда ук хасил булган болынга җитәләр һәм печән чабарга керешәләр. Яисә бөтен өйне бакча дип фараз кылалар да көлешә-көлешә алма җыеп йөриләр. Ниләр генә уйлап бетерми алар: парлашып сабан туен да карыйлар, икәүләшеп утын да әзерлиләр, җыенып базарга да барып кайталар, һәм, ниһаять, һәрвакыт кич җитә. Инде бөтен рәвешен китереп, йокларга җыеныр вакыт та якынлаша:
– Атасы, урын җәелгән, ятасыңдыр бит.
– Ятарга кирәк шул. Иртәгә таңнан торасы.
– Кайтканда кибеткә кагылып чыгарга онытма әле.
– Онытмам. Син келәт ишеген бикләгәнсеңдер?
– Бикләдем, бикләдем. Утны сүндерәм.
– Сүндер…
Малай тын да алмый көтә башлый. Ни көткәнен үзе дә белми. Әмма аның дулкынлануы шулкадәр көчле була ки, башы әйләнеп китә, каушаудан сүз әйтә алмас хәлгә җитә. Ул чытырдатып күзен йома, стенага таба борыла. Шулай ята-ята да киредән кызга күз сала. Ә кыз урындыкка утырган җирдән генә, учларын, бергә кушып, баш астына куйган да күзен йомган. Йоклый, янәсе. Бераздан ул да уяна. Яңадан көн башлана.
Ә берчак уенның иң кызган җирендә кыз көтмәгәндә җитдиләнеп калды:
– Терел инде тизрәк, су буенда, беләсеңме, ничек кызык.
– Ак сыерчыклар килмәгән бит әле.
– Ә нигә соң ул сиңа ак сыерчыклар?
– Әби гел шулай дип әйтә. Ак сыерчыклар килә дә, аннан син терелерсең, ди.
Кыз малай янына ук килеп утырды, аңа иелде, кулын муены астына кертте дә малайны кысып кочаклап алды һәм, кинәт торып, мич янына килеп басты, нәкъ беренче көндәгечә кызыксыну һәм оялу белән карап тора башлады. Гүя аның каршысында ят кеше ята иде.
Боларның бөтенесе малай өчен шулкадәр көтелмәгәндәй килеп чыкты, ул кызның ни эшләп ташлаганын аңламый да калды. Хәтта аңа боларның берсе дә булмагандыр, ә фәкать үзе генә уйлап чыгаргандыр сыман тоелып китте. Алай дисәң, ни эшләп күңеле тула соң аның? Әнә ич яңадан мендәре инде тотмыйдыр сыман тоела аңа, ул үзеннән-үзе бушый барган мендәргә сеңә, сеңә, ул аңа иңәр дә бөтенләй гаип булыр хәзер…
Ул көнне алар никтер башка уйнамадылар. Кыз өенә кайтып китте. Ә малай, хыялый елмаю эченә күмелеп, йокыга талды. Йокысында ул яңадан яланаяк килеш юл буйлап йөгерде, юлга яткан кайнар тузан аяк табаннарын пешерде, ул ничәнче кат инде менә үз аякларының җиңел булуларына гаҗәпләнде; тик бүген алар икәү иделәр – кыз да аның яныннан йөгерә иде. Алар әллә нинди зәңгәрлекләр аша үтеп, ямь-яшел алма бакчасына килеп керделәр… «Уянмасам гына ярар иде…» Малай үзе алма җыя, ә үзе, куркып, һаман бер уйны уйлый…
Ә кыз малайны бүтән күрмәде. Малайны яңадан больницага илтеп салдылар.
Яз җитте. Һавалар зәңгәргә күмелде. Сыерчыклар да килде. Тик малай гына һаман кайтмады.
Көннәрдән бер көнне әнисенең йомышын юллап, кыз аларга барган иде. Алма бакчасындагы сыерчык оясына күзе төшсә, ни күрсен: аның кыегында ап-ак сыерчык канатлары белән очына-очына җыр суза.
Кыз, сулуы кабып, өйгә йөгереп керде. Анда малайның әбисен күрде:
– Әби, әби! – дип кычкырды ул. – Ак сыерчык килгән, әби!
Тик әбинең бу куанычлы хәбәргә ни эшләптер ачуы гына чыкты:
– Йөрмә әле монда, тузга язмаганны сөйләп.
– Әнә бит ул, әби! – кыз, тәрәзә янына килеп, бакчага күрсәтте. Малайның әбисе, әллә нигә елый-елый, почмакка кереп китте. Кыз берни дә төшенмәде. Яңадан бакчага карады. Ак сыерчык анда юк иде инде. Ул каядыр очып киткән иде.
Шул ук көнне зират каравылчысы Әхминең дә ак сыерчык күреп исе-акылы китте. Кечкенә генә яңа кабер янындагы агачка кунып, өзелеп-өзелеп сайраган сыерчык тавышы аның күңелен нечкәртте. Гомер күрмәгән кошның ник шушы кабер өстенә килүен һәм ник болай өзгәләнүен генә аңламады ул…

 

Альберт САФИН

 

Фото: https://pixabay.com/ru/

Комментарий язарга