Биш яшьлек чагым. Әни көтү астыннан керде дә (бездә иртәнге якта көтү озатуны шулай диләр): «Күрше Камилә әптәй үлгән», – ди. Нишләптер, үлгән кешене түбән урамдагы Сәйфиләр тыкрыгына алалар да китәләр. Анысын күп тапкырлар карап калганым бар. Ә менә минем гел күршедә генә булган, очраган саен, башымнан сыйпап, я канфит, я булмаса бер прәннек биреп китә торган күрше әбинең үлгәнен беренче тапкыр ишетүем.

Чип-чиста итеп киенгән, көянтәле чиләкләре өстенә чигүле ак сөлгеләр япкан апалар безнең турыдан үтеп китте. Әни аңлата: «Бүген Камилә әбиеңне күмәләр, аны юар өчен су алырга киттеләр», – ди. Карыйм: бездән ике генә йорт аша торган Бикә әбиләрнең капкаларыннан кереп баралар. Гаян әбиләрнең коесы (ул халык телендә «урам коесы» дип атала һәм безгә каршы бер йорт аша гына) якынрак бит?» – дим. Әни әйтә: «Анысы урам коесы, аннан суны эчәргә алалар, ә Бикә әбиләреңнең коесына үлек юар өчен генә суга керәләр. Ул коеның авызы һәрвакыт ябулы, аңа төкерсәң, телең корый».

Камилә әбине өеннән алып чыгалар. Ап-ак җәймәгә төргәннәр, баш һәм аяк очларына ап-ак сөлге бәйләнгән. Ак төс – пакьлек билгесе дия иде әни.

Бездән бер йорт аша гына Алия әптәй бик кызыклы станокта сөлге тукый иде, ә мин аның бөтен хәрәкәтен күз дә алмый карап торам. Андый сөлгеләрне, кунаклар җыелышып идәнгә тезелешеп утырганнан соң (мин яшь чакта кунак табыны өстәл артында түгел, ә идәнгә җәелә иде), буйдан-буйга сузалар. Кимендә ул өч-дүрт метрлы була. Аңа беркайчан да кул сөртмиләр. Хәзерге кырык яшьлек акылым белән уйлап куям: Хода бәндәләрен берләштерә торган бер изге нәрсә булган икән ул өйдә тукылган сөлге.

Әнием, мин белә белгәннән бирле, биш вакыт намаз укый. Аның тәһарәт сөлгесе дә билгеле бер урында, аны җиңгәм аерым юа.

Сабан туе алды. Ат җигеп, дугасына ак сөлгеләр бәйләп, гармун сыздырып, урам буйлап, егетләр бүләк җыеп йөри. Бер мыеклысы арбада баскан көенә гармун сайратып бара. Изүләре ачык, Үзе хәйләкәр елмая. Ике ахире, егылып китмәсен дип, аны ике яктан култыклап алганнар. Бер капка төбенә туктадылар болар. Бу йортка күптән түгел генә килен төшкән. Урам очында бүләк җыючылар күренүгә, ак сөлгесен кочаклап ишегалдына чыгып баскан ул. Арбадагы егет, гармун тартып, җыр суза:

Кизләүдән судан кайтканда

Беләгең талмадымы?

Көрәш батырына дигән

Бер сөлгең калмадымы?

Нишләп калмасын, калган. Килен сыйфатында беренче тапкыр бүләк бирүе әле аның. Тик ашыкмый, бераз ялындыра. Гармун тарткан һәр адәм каршысына атылып чыгарга ир хатыны ла ул.

Тагын бер хатирә истә калган. Кыш. Урамда зәмһәрир суык. Ә өйдә, галанка мичендә борчак саламы гына янса да (утын булмаган чак, күрәсең), рәхәт, җылы. Миңа хәтта күңелле дә. Салам белән эләгеп кергән борчакның, куырылып, мич алдына атылып төшүен көтәм. Шуларны чүплим. Олы якта кем сәкедә, кем ул чактагы бердәнбер җиһаз булган сандык өстенә утырып, апалар кулъяулык, сөлге чигәләр. Бергәләп җырлап та алалар, шуны йотылып тыңлыйм:

Исемеңне чигеп куйдым

Ак сөлгемнең читенә.

Бирнәгә генә тотармын,

Яучың килсә үземә.

…Мәрхүмә Камилә әбиләр турысыннан, бәхетле елмая-елмая, бер яшь ана үтеп бара. Аның янында авызы колак артына җиткән ире. Баласын ап-ак юрганга төргән, аяк очына кечкенә генә ап-ак сөлге бәйләп куйган.

 

Мөнир НИГЪМӘТУЛЛОВ

Фото: Николай Туганов 


Комментарий язарга