Логотип «Мәйдан» журналы

Ак сиреньнәр

Сержант Галиев аңына килеп күзләрен ачты һәм, беренче кабат күргәндәй, гаҗәпләнеп, тузанлы итекләре янында аунап яткан винтовкага текәлде.

Аннары кайда икәнлеген исенә төшерде бугай, кинәт сикереп тормакчы булып талпынган иде, кулбашын шундый авырту китереп кысты ки, сержант ыңгырашып җиргә бөгелеп төшәргә мәҗбүр булды. Күз аллары караңгыланып китте, шушы караңгылыкта яшел һәм кызыл төстәге хисапсыз алкалар уйнаклап алды.
«Яраланганмын икән...»
Ул үзен бик тә хәлсез һәм, шул ук вакытта, ничектер сәер рәвештә җиңел хис итә иде. Кулбашының сулыгып әрнүе булмаса, тәнен тоймас та иде, мөгаен. Авыр итекләр эчендә тирләп яткан аяклары, дары исе сеңеп, сыдырылып, яргаланып беткән куллары, бөтен гәүдәсе шулкадәр җиңел иде, ул менә-менә җирдән аерылыр да, каурый шикелле акрын гына югарыга, ак болытлар янына ашар төсле. Аның башы әйләнеп китте, чынлап та җирдән аерылуын сизде: сержантны яңадан онытылу йотты.
Тик Галиевның бу халәте озак дәвам итмәде: ул яңадан ушына килде, сак кына торып утырды, траншея стенасына сөялә биреп, исән кулы белән битендәге туфракны сыпырып төшерде дә, винтовкасын үрелеп алды һәм тирә-ягына колак салып торды.
Бар тирә-як тын иде. Бер җирдә бер җан әсәре күренми.
«Яраны бәйлисе иде...»
Ядрә кулбаш итенең бер өлешен кубарып аткан. Сул җиңенә сеңгән кан туфрак белән укмашып кибәргә өлгергән. Ярадан һаман да җылы һәм ябышкан кан саркып тора. Кулбашына орынуы булды, сержантны тагын коточкыч әрнү сискәндереп җибәрде. Ул гимнастерка эченнән кигән күлмәген ертып, уң кулы һәм тешләре ярдәмендә ничек кирәк шулай ярасын бәйләгәндәй итте һәм озак кына хәл җыеп утырды. Шуннан соң гына авырлык белән аякка басты, як-ягына каранды. Үзеннән ерак түгел пулемет янында чалкан яткан Николайны күргәч, кипкән телен көчкә әйләндереп, әкрен генә аваз салды:
- Коля!
Җавап ишетелмәде. Табигый булмаган тынлык, хәрәкәтсезлек һәм җанны басып торган шом сержантның күңелендә аңына килү белән туган яман сиземләүне тагын да көчәйтеп җибәрделәр: бөтен иптәшләре һәлак булса әгәр?..
- Коля!
Галиев хәле бетеп җиргә чүкте. Шушы мәхшәрдән котылыр өчен аның кинәт яңадан онытыласы, бер йомарламга әйләнеп юкка чыгасы килде. Ләкин ул соңгы ихтыяр көчен туплап, кулының янып авыртуына да карамастан, шуыша-үрмәли пулемет янына җитте, үз хәрәкәтеннән үзе куркып, дустының җилкәсенә кагылды. Николайның башы борылды, зур итеп ачылган күзләр ниндидер мәгънәсез һәм җан өшеткеч караш белән сержантка текәлде.
Галиевны моңарчы гомер кичермәгән шөкәтсез күңел төшенкелеге һәм курку биләп алды. Ул, бизгәк тоткандай калты­ранып, ава-түнә траншея буйлап китте, кабаланып иптәшләрен барларга кереште...
Дошманның соңгы һөҗүме алдыннан исән булган уналты кешедән, чынлап та, берьялгызы калган иде.
Сержант, берни хакында да уйламыйча, ниндидер эчке бер ярсуга һәм саклану инстинктына буйсынып, бар булган сугыш кирәк-яракларын җыйды һәм пулемет янына кире килде. Бер лента, бер «лимонка» һәм сигез патрон - бөтен тапканы шушы иде. Пулемет лента белән корылды. Патронның бишесе винтовка обоймасына кереп утырды, калган өч патрон белән граната чирәм өстенә тезеп куелды.
Галиев, сак кына башын калкытып, дошман ягын күзәтеп чыкты. Анда хәрәкәт-мазар күрмәгәч, бераз тынычланып, траншея төбендәге патроннардан бушаган әрҗәгә утырды, рота командиры Борисенко гәүдәсе яныннан табып алган фляганың капкачын борып ачты һәм савытны иреннәренә тидерде. Үлеп эчәсе килә иде аның. Шулай да савыт төбендәге суны эчәргәме, юкмы дигәндәй бер генә секундка икеләнеп туктап калды. Дошманның яңа һөҗүмен каршы алырга әзерләнсә дә, сержантның күңелендә авыр көрәш бара иде. Флягадагы суның бетү-бетмәве белән, нигәдер, аңа үзенең язмы­шы хәл ителер сыман тоелды. Эчеп бетерсә, ул моннан беркая да китмәячәк, үлемен шушында каршылар. Әгәр дә инде эчмәсә? Ул чагында сиздерми генә чигенер, бу каһәр суккан урыннан, хәле барында, китеп котылыр. Приказ үтәлмәде, әмма ул берүзе генә ич, нәрсә эшли алсын хәзер. Әнә, артта, зәңгәрләнеп урман күренеп тора. Шуңа барып ирешә алса, дошманнан яшеренер иде ул, исән калыр иде. Ә бу су урманга җиткәнче ничек кенә кирәк булачак әле аңа. Аннары урманда, бәлки, берәр чишмәгә юлыгыр. Тешләрен сындырырлык салкын чишмә суын туйганчы эчәр иде бер, шулай булса.
Сержант полкның чолганышта ризыксыз һәм сусыз үткәргән коточкыч авыр көннәрен, үзләренең чокыр казып су эзләүләрен, гаять зур югалтулар бәрабәренә дошман боҗрасын өзеп чыгула­рын, таң алдыннан ниндидер кечкенә елга буендагы ташландык кыр кухнясына юлыгуларын, ач һәм хәлсез сугышчыларның чи бәрәңгегә, консерва банкаларына һәм суга ябырылуларын, өсләренә кинәт килеп чыккан самолетлардан качуларын, эчләре күпкән һәм яраланган солдатларның ярдәм сорап кычкыруларын исенә төшерде. Бүген иртә белән полк еракта зәңгәрләнеп күренгән әнә шул урман ягына китеп барды. Аларның ярым-йорты ротасы исә полкның чигенү юлын каплап торырга калды.
- Кичкә кадәр дошманны тоткарлап торырга! - дип боерык бирде полк командиры Семенов. - Кичкә кадәр ничек кенә булса да чыдагыз, егетләр! - дип үтенде.
Иртәдән бирле берөзлексез дәвам иткән рәхимсез атышлардан рота кырылып бетте. Ә кояш төшлекне генә узып бара.
Галиев сары брезент белән тышланган савытны иреннәренә тидерде, берничә йотым эчеп куйды. Сазлык исе килеп торган су җылы һәм тәмсез иде. Ул сусауны басмады, киресенчә, туйганчы эчү теләген генә арттырды. Сержант, күпме су калды икән дигәндәй, фляганы селкетеп карады һәм капкачын борып куйды.
Тып-тын. Кеше ышанмаслык нинди өнсез тынлык соң бу?
Галиевның башында сәер уй-тойгылар бөтерелә башлады, күңелендә яңадан курку уянды. Дошман алдында берьялгызы калудан, яисә үзенең дә үлеп баруын аңлаудан гына туган хис түгел иде бу. Хисапсыз җаннарны үз чоңгылына бөтереп алган сугыш дигән кыямәтнең йөзе, асылы ачылып киткәндәй булды. Сугыш... аның максаты бер генә: бөтен нәрсәне җимерергә, яндырырга, юк итәргә, һәр кешене үтерергә, үтерергә, үтерергә. Әнә иптәшләре үле бар да. Юк инде алар бу дөньяда һәм бүтән беркайчан да булмаслар. Беркем дә юк инде. Бер җан иясе дә. Бар дөньяда зират тынлыгы бары һәм җансызлык. Бар дөньяда Галиев берүзе генә торып калды (бу фикердән сержантның тәне куырылып куйды). Чынлап та, адәм баласына шундый сынау килсә әгәр, ниләр генә кылып бетәр иде икән ул? Җирдә япа-ялгызың калсаң?..
Сержант, күтәрелә биреп, еракта зәңгәрләнеп күренгән урман ягына борылды. Урман бер башы белән биек калкулыкка барып төртелгән, ә икенче башы белән ерак офык артына кереп югалган иде. Калкулык битендә сирәк-мирәк булып төз нарат агачлары үсеп утыра, ә итәгендә алтынланып бодай кыры җәелеп ята. Бодай басуының нәкъ уртасыннан урман ягына борыла-борыла ат юлы китеп бара. Урман, бодай басуы һәм юл - бу күренеш Галиевның күңелендә яңадан сагыну һәм сагыш хисләрен уятты. Әлеге кыр юлы аңа шулкадәр таныш, шулкадәр кадерле булып тоелды ки, ул күпмедер мәлгә үзен туган Кама буйларында итеп күз алдына китерде. Сугыш та, кырылыш та юк, боларның барысы да ниндидер куркыныч төш кенә булган ич, менә хәзер урыныңнан тор да, әлеге кырга барып кына җит, бодай басуы эчендәге юл үзеңне туган авылыңа ук илтеп куяр, дигән теләк-уй йөрәген әрнетеп алды. Кояш батышы ягыннан кайтканда, аларның авылына да шундый ук ат юлы белән кайтасы бит. (Юллар бөтен җирдә дә бер-берсенә шулкадәр охшар икән.) Ул юл да нәкъ менә шундый бодай басуын бүлеп үтә һәм шундый ук урманга керә. Дөрес, алар янындагы урман әллә ни зур түгел-түгелен, әмма аның да бит бер башы калкулыкка килеп терәлә һәм ул калкулыкта да, нәкъ мондагыдай, сирәк-мирәк булып биек нарат агачлары үсеп утыра. Юл, шушы урман эчендә, колхоз умарталыгына җитәрәк, икегә аерыла. Юлның берсе, сулга борылганы, урман буйлап китә, ә икенчесе туп-туры аларның авылына барып чыга. Аның үзәк урамын үтеп, кибет тыкрыгына җиттең исә, Мәхмүтләрнең сирень куакларына күмелеп утырган өйләре әллә кайдан күренеп торыр. Авылда бүтән берәүдә дә юк ич мондый куаклар. Язын алар шундый мул булып чәчәк ата ки, ап-ак төстәге куе чәчәк болытлары арасыннан яфракларын да күреп булмый. Ә ак сиреньнәрнең күңелләрдә бәйрәм тойгысы, тыелгысыз шатлык һәм мәңге-мәңге яшәү теләге уята торган гаҗәеп хуш исе бөтен авылга таралыр иде. Бу сирень куакларын әтисе кайсыдыр күрше авылдан алып кайтты. Мәхмүт кечкенә иде әле. Шулай да ал арны утырткан чагында, бәйрәмгә әзер­ләнгән сыман куана-куана, әтисенә булышып йөрүе һәм икенче көнне үк, чәчәк атмаганнармы дип карар өчен, иртәнге бакчага йөгереп чыгуы исендә калган. Тагын, яшүсмер чагында монысы, бакчада китап укып утырганда, әллә нидән уйга батуын һәм, беренче кабат күргәндәй, челтәр-челтәр чәчәкләрнең аклыгына кинәт хәйран калуын хәтерли ул. Күңелен гаҗәп хисләр өермәсе биләп алган иде. Ак сиреньнәр генә түгел, ә бар дөнья аңа акыл белән ирешеп булмас илаһи могҗизадыр сыман тоелган иде. Тирә-ягындагы бөтен төсләрнең, бөтен авазларның яшерен һәм серле мәгънәләре бардыр сыман күренгән иде. Хыяллары аны билгесез, әлегә ерак, әмма үзенең ераклыгы белән генә дә үтә мавыктыргыч киләчәккә алып киткән иде һәм... ак сиреньнәрдә яңадан моңарчы беркем күрмәгән ак шәһәр сурәте пәйда булган иде. (Берчак тарих укытучысы Мөнир абыйлары аларга: «Еллар үтәр, безнең авыл урынында зур кала үсеп чыгар, ул каланың йортлары күкләргә тиеп торыр, кешеләре гел бәхетле булыр», -дип, кызыктыргыч итеп киләчәк тормыш турында сөйләгән иде. Бу сүзләр Мәхмүттә гаҗәп көчле рәвештә әлеге шәһәрне күрәсе килү теләген кузгаткан иделәр. Аларны ул бик озак оныта алмый йөргән иде. һәм еш кына хыялында искиткеч шәһәр күренешен ясый торган иде: бихисап күп тәрәзәле биек-биек өйләр тезмәсе сирень тәлгәшләрен хәтерләтәләр; шәһәр үзе ап-ак, үзе эчтән балкып тора: йортларның йөзендә, көзгедәге төсле, кояш чагыла диярсең...)
Ак сиреньнәр... Күпме якты мизгелләр, сагынычлы хатирәләр бәйләнгән алар белән.
Мәхмүт җылы, зәңгәр май кичен исенә төшерде. Ул кичтә клуб янында гармун уйныйлар иде. Бөтен дөнья сирень исе белән тулган иде.
- ...Мәхмүт...
- Әлфия, сөеклем... - дулкынланудан һәм бәхеттән аның тыны кысыла. Бармаклары Әлфиянең дулкын чәчләре арасында югала. Пышылдап әйтелгән кайнар сүзләр мәгънәләрен югалта... Ә төн шундый сиреньле иде...
Мәхмүтнең хәтерендә бер күренеш икенчесен алыштырды. Баштан ул үткәннәрендә уй-хыяллар белән генә йөргән булса, соңыннан, нәкъ төштәгечә, үзенең авыл урамы буйлап атлавын тойды. Баксаң, эштән кайтып баруы икән. Әнә бит Әлфиясе, каршы алырга дип, капка төбенә үк йөгереп чыккан:
- Бигрәк озак кайтмый тордың. Ә мин сине шундый сагындым. Ни эшләп болай дип әйтә икән Әлфия?   Иртә белән генә чыгып
киткән иде ич ул өйләреннән.
- Абау, кулбашың нишләде соң синең?
Ул да түгел, кече яктан җиңел адымнар белән әнисе килеп керә. Үзе елмая. Шундый матур, җылы итеп елмая аның әнисе:
-  Оланнар, әйдәгез, аш өлгерде. - һәм йомшак кына басып бишек янына килә. - Яле-яле, усал малай. Уянган бит ул. Үчү-чү-чү. Ятуларын кара әле син аның.
Бишектәге Марат, дәү әнисенең ягымлы көләч йөзен танып, бәләкәй кулларын күтәрә дә канәгать һәм бәхетле тавыш белән өйне тутырып кычкырып җибәрә. Аяклары белән чәбәләнә. Кузгалмакчы булып итенә. Мәхмүт тә түзми, бишек янына килә һәм улының йомшак җылы кулын учларына ала. Тик әнисе аны бишек яныннан куып җибәрә.
- Бар әле, юынып кер баштан. Бөтен өстең май гына.
Тик нигә соң әле Әлфия бер дә күзләрен аңардан алмый. Әллә ничек ялварып, кызганып карап тора ул. -Мәх-мү-үт!.. Галиев сискәнеп куйды һәм, сәерсенеп, урман ягына карады. Хатыны Әлфиянең урман тарафыннан килгән йөрәк өзгеч тавышын шулкадәр ачык ишетте ки, бу тавыш һаман да колагында чыңлый. Әмма сары балчык өстендә чәчелешеп яткан бакыр гильзалар, салкын пулемет, снарядлар теткәләп бетергән шыксыз үзәнлек, янып-каралып беткән арыш кыры, канга баткан үле гәүдәләр - тирә-ягында шулар гына иде. Әлеге күренешнең никадәр мәгънәсез һәм шомлы икәне яңа башына җитте диярсең, куркудан бөтен җаны өшегәндәй булды. Үзенең көчсезлегеннән, өзелеп-өзелеп сагынудан һәм тагын әллә нидән сары балчыкны тырный-тырный үксеп елыйсы килде. Туктата алмаслар микәнни соң алар бу яман дошманны? Җиңә алмаслар микәнни соң?
Ул еракта зәңгәрләнеп күренгән урманга озак итеп карап торды. Аннары иркәләгәндәй пулеметның бәләкәй яшел тәгәрмәчен сыйпап алды. Бөтен гәүдәсе киеренкелек белән тулды. Кайдадыр чатнатып автоматтан аттылар - тынлык чәлпәрәмә килеп ватылды. Еракта, бик еракта туплар гөрелтесе ишетелде. Галиев ниндидер бер эчке сиземләү белән хәзер һөҗүм башланасын һәм соңгы секундның җитәсен тойды. Ул ялгышмады: каршы яктагы калкулык артыннан өч кеше килеп чыкты һәм иелеп бире якка йөгерде, аннары тагын ике кеше күренде, аннары тагын, тагын, тагын... Баш очыннан сызгырып мина очып үтте һәм арткы якка төшеп ярылды. Галиев траншея төбенә чүгәргә өлгермәде, бер­бер артлы тагын ике шартлау кабатланды. Ул сак кына күтәрелә башлаган иде, шунда ук кабат җиргә капланырга мәҗбүр булды. Чөнки пулеметтан ерак түгел янә бер мина төшеп ярылды һәм туфракны актарып югарыга чөйде. Галиевның колагына ят телдә кычкырган тавышлар ишетелде.
Тик сержант гаҗәп тыныч иде. Ул калкан уентыгы аша каршысына килүче шәүләләрнең кайсын сайларга белмәгәндәй бераз карап торды да, тешләрен кысып, пулемет гашеткаларына басты, пулеметның калтырануы аңа күчте. Күңелендәге курку, гаҗәпләнү, сагыну ише хисләрнең берсе дә калмады, аңа фәкать үч алу шатлыгы гына хуҗа иде.
Сержант Галиев пулеметка корган лентасын атып бетерә алмады: коточкыч көч күкрәгенә китереп бәрде. Бар тирә-як кинәт күзне авырттырырлык дәрәҗәдә ак төскә кереп алды. Сержант кулларын гашеткадан ычкындырды, траншеядан сикереп чыкты һәм борылды да, йөгерә-йөгерә, еракта зәңгәрләнеп күренгән куе урманга табан ыргылды. Аның адымнары гаҗәп тиз һәм җиңел иделәр. Гүя ул җир өстеннән атламый, ә аңар тияр-тимәс очып бара. Кинәт янында гына мина ярылды. Кайнар шартлау дулкыны аны читкә алып атты. Ләкин ул җәһәт кенә сикереп торды да юлын дәвам итте - бер секундны да әрәм итәргә ярамый иде. Артыннан куа килүче солдатларның кычкырулары ишетелми иде инде, тик пуля сызгырулары гына ешайганнан-ешая барды.
«Сакланырга кирәк, арттан аталар ич. Бөгелеп, борыла-борыла йөгерсәң, тидерә алмаслар. Ә инде теге басуга җитсәм, котылдым дигән сүз».
Галиев ялан уртасында берьялгызы үсеп утырган агач янына барып җитте дә аңа ышыкланып бераз хәл җыеп торды. Көтмәгәндә авырттырып битенә кайры һәм йомычка кыйпылчыклары чәчрәде: агач кәүсәсенә, яшен китереп суккандай, пуля килеп бәрелде. Галиев сискәнеп читкә тайпылды һәм яңадан алга омтылды.
«Гаҗәп, күкрәк нигә авыртмый икән?! Кулбашы да әрнеми хәзер».
Сержант каршыдагы бодай басуына карап йөгерә иде. Әлеге басу, нигәдер табигый булмаганча биек, ә сабактагы башаклар искиткеч эре иделәр. Тыелгысыз рәвештә каршына ишелеп килүче бодай диңгезе үзен башыннан алып күмеп ташлар шикелле тоелды. Ул шушы тойгы тәэсиренә бирелеп тирән итеп сулыш алды да, суга ташлангандай, иген арасына кереп китте. Аяклары бодай сабакларына уралды бугай, нидер тартып аны җиргә екты. Ул, биек сабакларны ера-ера, ниһаять, юлга шуышып чыкты, авырлык белән генә торып басты һәм урманга таба йөгерде. Җеп өзәрлек тә хәле юк иде, ләкин ул хәзер һич кенә дә туктарга ярамавын аңлый иде.
Мәхмүт урманга җиткәч кенә йөгерүеннән туктады. Агач кәүсәләренә тотынып, ава-түнә, аның эченә үтте һәм биек усак төбенә ауды. Урман эчендә салкынча рәхәт һәм ышык иде. Җил искән саен агач башларыннан дулкынланып узган яфраклар шавы Мәхмүтнең күңелен тынычландырды. Аның борынына кырмыска оясының әчкелтем таныш исе килеп бәрелде. Колагына кошлар сайравы ишетелә башлады. Әллә кайдадыр күке кычкырды. Аның зарлы тавышы кыска гына мизгел һавада эленеп торды да урманның куе шавы эчендә эреде. Кызык, аңа, Мәхмүткә тагын ничә ел калды икән яшәргә? Күке тавышы ни юрар? Тик ул ничек кенә тырышмасын, моны саный алмады: күке инде тынып калган иде. Алай дисәң, нигә аның тавышын шундый ачык итеп ишетә соң ул. Әнә ич. Бер... бер... бер... Кайтаваз гынамы әллә бу?
Ул да түгел, Мәхмүт кайдадыр якында гына чишмә челтерәвен ишетеп алгач, җитез генә сикереп торды һәм, бит-кулларының сыдырылуына игътибар да итмичә, шул авазны эзләп китте. Кипкән яфраклардан, чыбык-чабыклардан хасил булган чишмә оясын тиз тапты ул: аның төбендә алтын тәңкәләр төсле сап-сары яфраклар ята иде.
Тешләрен сындырырлык салкын чишмә суыннан баштан мәтрүшкә, аннары җир җиләге тәме, аннары кузгалак, шомырт, әче миләш, әнис алмасы тәмнәре килгәндәй булды; соңыннан кар базыннан әле генә чыккан әйрән эчәдер кебек тоелды һәм кинәт борынына яңа сауган сөт исе килеп бәрелде: сөттән сизелер-сизелмәс кенә әрем тәме килә иде.
Чишмә суын эчеп туйгач, Мәхмүт битен, кулларын юды. Гәүдәсенә куәт кергәндәй булды, күңеле күтәрелде.
Ул яңадан урман юлына чыкты. Күләгәле тынлык эчендә атлаулары ук рәхәт иде. Күпме баргандыр, хәтерләми, тик, көтмәгәндә, күз алдында киң генә кояшлы алан ачылып китте. Аланның байтак өлеше читән белән уратып алынган. Читтәрәк бәләкәй генә өй күренеп тора. Аның янында тыныч кына җирән кашка утлап йөри. Ә аланның уртасында уенчык өйләргә охшаган умарта оялары тезелешеп тора. Бөтен тирәгә бал исе таралган иде.
«Умартачы Хәйри агай монда бугай. Кереп, хәлен белеп чыгаргамы соң?»
Әмма ул колхоз умарталыгына сугылып тормады. Туры юл белән ашыга-ашыга алга атлады. Урман бетте. Болын башланды. Мәхмүт иркен сулап куйды. Төшләренә кереп аптыраткан җирләргә караган килеш дулкынлануын баса алмый торды һәм йөгерә-кабалана балачактан ук һәр чокырына, һәр түмгәгенә кадәр таныш юл буйлап китте. Туган авылы борын төбендә генә ич хәзер. Болынны үтеп ташлы үргә генә менәсе. Аннан аларның авылы уч төбендәге кебек күренеп тора. Ташлы үргә менәсе... Әмма... ни соң бу?
Аның күз алдында, һич көтмәгәндә, ак кала пәйда булды.
Мәхмүт, каршысында кинәт ачылган манзарага исе китеп, баскан урынында торып калды. Алда, урманнар, калкулык-кырлар арасында, йөзектәге асылташ сыман кояш нурларында балкып, әкияти шәһәр җәйрәп ята иде. Зәңгәр, яшел, кызыл һәм күпчелек ак төстәге биек-биек йортлар шулкадәр матур, мәһабәт һәм җиңел күренәләр ки, әйтерсең лә, алар җирдән үсеп чыкмаганнар, ә ак болытлардан яралган иделәр. Шәһәрдән яктылык, иркенлек һәм серлелек рухы бөркелеп тора. Бихисап тәрәзәле йортлары, чынлап та, челтәр-челтәр сирень тәлгәшләрен хәтерләтәләр, һәм шәһәр ягыннан моңарчы гомер ишетелмәгән җыр агыла иде. Әллә нинди матур һәм җиңел тавышлы уен кораллары, тыелгысыз ритм ихтыярына бирелеп, гаҗәеп ягымлы һәм шатлыклы көй рәсемен ясыйлар. Ул көйгә кызларның назлы тавышы килеп кушыла: җыр, балкыш сыман, шәһәр өстенә, күккә, кояшка күтәрелә. Йомшак садә җил сыман Мәхмүтне урап ала, кайнар битенә кагыла һәм аны үзе белән алып китә. Мәхмүт ак каланың каенлы проспектларына килеп керә, төрле рәвешләргә китереп салынган биек һәм зур йортларына, пыяла белән бетоннан корылган мәһабәт сарайларына, көлү тавышларына күмелгән күңел ачу бакчаларына, киң мәйданнарына сокланып йөри. Кыр чәчәкләредәй чуар һәм матур киемле кешеләрне карый. Алар арасыннан туганнарын, якыннарын, танышларын эзли. Беркайчан да мондагыдай мәңгелек бәйрәмне күргәне юк бит әле аның. Мон­дагыдай шат һәм бәхетле кешеләрне дә күргәне юк. Иң гаҗәбе, аларның барысы да гүзәл иделәр, яшь иделәр, ят иделәр...
Мәхмүт шәһәр мәйданнарының берсендә үтә дә сагышлы моң ишетеп туктап калды. Зәп-зәңгәр күлмәк һәм ак чалбар кигән озын чәчле егетләр һәм шундый ук киемле сылу кызлар халык алдына чыгып басканнар да акрын гына сүзсез көй сузалар иде. Егетләрнең берсе баеп баручы кояш нурларында төрле төсмерләр белән ялтыраган кызыл гитарасының кылларын чиерткәләп алды да, каядыр читкә карап, җыр әйтә башлады. Бу җыр мәхәббәт һәм сагыну турында иде: бер-берен өзелеп яраткан кыз белән егет ничә еллар инде менә кавыша алмый интегәләр; егет яуга китеп барган һәм һаман да, никтер, кайтмый; бүтәннәр күптән кайтып бетте, югыйсә; ул гына менә...
Ә ул кайтмый калган егет, мәйдан уртасындагы мәрмәр ташка баскан да башын түбән игән; җыр тыңлыймы шунда, үткәннә­рен хәтерлиме, билгесез. Мәхмүт һәйкәл янына килде һәм таш сынның йөзенә текәлде. Итек, гимнастерка һәм пилотка кигән сугышчының йөзе аңа бик тә таныш сыман тоелды. Ниндидер яман куркыныч, җан өшеткеч бер мәхшәр эчендә күргән иде бит ул аны. Ничек хәтеренә төшми соң әле...
Мәхмүт кинәт кулларын сузды һәм гаҗиз булып тезләренә егылды, һәйкәл итәгенә сибелгән җете кызыл канәфер, куп­шы гладиолус, назлы роза чәчәкләре арасындагы ак сиреньнәр бәйләме аның бөтен күңелен актарып ташлады. Ак сиреньнәрнең йөрәкләрдә бәйрәм тойгысы, тыелгысыз шатлык һәм мәңге-мәңге яшәү теләге уята торган исе бөтен дөньяга таралган иде.
«Без җиңдекмени! Җиңдекмени!!!»
Ул барысын да исенә төшерде, аннан капыл гына кара бушлыкка чумды.
* * *
Дошман офицеры пулемет янында яткан сержантның җансыз гәүдәсе яныннан үтеп барганда ирексездән туктап аңа карады. Канга баткан бу сугышчының каратут йөзендә сүнәргә өлгерми калган тантана аны соң дәрәҗәдә гаҗәпкә салды.
 

Альберт САФИН

 

 

Фото: https://pixabay.com/


 
«Мәйдан» №4, 2008 ел.

 

Комментарийлар