Логотип «Мәйдан» журналы

АК ПӘРДӘЛЕ АВЫЛЫМ ӨЙЛӘРЕ

Ак челтәрле, ап-ак пәрдәлеБезнең якта авыл өйләре.Әллә кайдан тора сизелеп,Кызлар кулы аңа тигәне.Ак пәрдәле авылым өйләре...Тәрәзендә таңнар нурлана.Ак яулыгын япкан кыз гүяОфыкларга карап уйлана.Кыз...

Ак челтәрле, ап-ак пәрдәле
Безнең якта авыл өйләре.
Әллә кайдан тора сизелеп,
Кызлар кулы аңа тигәне.
Ак пәрдәле авылым өйләре...
Тәрәзендә таңнар нурлана.
Ак яулыгын япкан кыз гүя
Офыкларга карап уйлана.
Кызлар элә ап-ак пәрдәләр,
Кызлы өйләр чәчәк челтәрле.
Егетләр соң мондый тәрәзгә
Күз салмыйча үтеп китәрме?
Ак челтәрле авыл өенә
Алсу кояш карый иң элек.
Әллә шуңа, кызлы өйләрдән
Шигъри бер моң тора сибелеп.
Ак пәрдәләр, ап-ак челтәрләр...
Яңа гына юып элгәннәр.
Кешеләр күк, авылым өйләре
Гадилеге белән күркәмнәр.
 

Рәйсә ФӘХРАЗИЕВА



Фото: Гобәйдуллин Л.И. Агач бизәкле авыл йорты. 2019


(Татарстанның Арча районы Казиле авылы.


«Казан арты» тарих-этнография музее)










«Мәйдан» №7, 2021 ел.













Комментарийлар