Логотип «Мәйдан» журналы

«Ак күгәрчен, ак күгәрчен...»

Ак күгәрчен, ак күгәрчен,Оч күкләргә,Күк сөйләсенТынычлыкны тансыклавын.Кара уйлар – кара болыт –Кыскан ҖирнеКыршау булып...Ак күгәрчен, оч күкләргә,Караңгыдан алчы йолып.Ак күгәрчен –Якты уйлар –Ераг...

Ак күгәрчен, ак күгәрчен,
Оч күкләргә,
Күк сөйләсен
Тынычлыкны тансыклавын.
Кара уйлар – кара болыт –
Кыскан Җирне
Кыршау булып...
Ак күгәрчен, оч күкләргә,
Караңгыдан алчы йолып.
Ак күгәрчен –
Якты уйлар –
Ерагайта шом иленнән.
Кеше булып,
Кеше сөеп
Яши башлыйк без бүгеннән.
Оч уйнаклап аяз күктә,
Ак күгәрчен –
Ак өметем.
Аңлыйк без дә,
Аңлыйк тизрәк –
Җир – бердәнбер,
Җир – бербөтен.
 

Лилия ФӘТТАХОВА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар