Туган ягыма мәдхия

Кырга чыксам, кыр өстендә
Тургайлар сайрап тора.


Юлга чыксам, юл буенда
Каеннар шаулап тора.

Гөл чәчәге кебек чагың,
И, минем туган ягым!
Читләргә чыгып китәм дә
Сагынып кайтам тагын.

Җиләк пешкән каенлыкны,
Су буйларын әйләнәм.
Эчәсе су, ашар ризык
Мине монда бәйләгән.

Үзем китсәм, күңелем кала,
Әллә мин дә калыйммы?
Яңа туган һәрбер көнне
Монда каршы алыйммы?

 
Ком сәгате

Ком сәгате пыяладан,
Эченә ком салынган.
Комлы ярда эзем калган
Яшьлегемне сагынам.

Ком сәгате комын коя
Минутын санап кына.
Сары ком бөртекләредәй
Саргаям салмак кына.

Ком сәгате нечкә билле,
Бөтен хикмәт – билендә.
Сәгать кебек нечкә билем
Бар иде бит минем дә.

Ком сәгате җиргә төшсә,
Ватыласы билгеле.
Узып киткән яшь гомернең
Син – чәчәге, мин – гөле.

 

Кайтыр идем

Тау битендә баш әйләнә
Җир җиләге исеннән.
Яратам дип әйтүләрең
Чыкмас инде исемнән.

Безне бәйләгән җепләрне
Тартып өзәрлек түгел.
Бик сагынган минутларда
Күрми түзәрлек түгел.

Сәгать саен, минут саен
Исемеңне кабатлыйм.
Насыйп булса, сине генә
Сайлар идем кабат мин.

Яннарыңа кайтыр идем,
Әгәр көтә дисәләр.
Чәчәк үскән түтәлләрдә
Җилләр генә исәләр.

 

Көн туганда

Төн пәрдәсен ачып кояш чыга,
Күтәрелә офык артыннан.
Туган якта яңа көн туганда
Кояш матуррак алтыннан.

Алсу йөзле, зәңгәр күзле булып
Җир өстенә туа яңа көн.
Ишетелә бер җыр, җырлаучыны
Кем дияргә белмим. Әллә кем…

Яңа көнне шулай җырлый-җырлый
Каршы ала микән Җир-Ана?
Хезмәт халкы кыр тургае кебек
Йокысыннан иртә уяна.

Тезелешеп халык эшкә китәр,
Кичтән калган эзләр тапталыр.
Шигырь булып туган шушы мизгел
Күңелемдә мәңге сакланыр.

 

 

 

 

Ак кала

Ак каланың аклыгында гүя
Безнең күңелләрнең аклыгы бар.
Яшьлегебез әле дәвам итә,
Яшь гомернең бәхет-шатлыгы бар.

Ак калада гына ак урамнар,
Җиде яктан исә җил-бураннар.
Җил-бураннар безне куркытмыйлар,
Җылыталар җанны дус-туганнар.

Карларында энҗе чәчәк төсе,
Җилләрендә миләш әчесе бар.
Күпме җырлар аңа багышланган,
Шул җырларны җырлап яшисе бар.

Ак калада биш йөз меңләп кеше,
Җитмеш төрле милләт баласы бар.
Саф мәхәббәт утларында безнең
Йөрәкләрнең дөрләп янасы бар.

 

Галиәхмәт ШАҺИ

 

Авторның башка шигырьләрен журналның февраль (№2, 2018) санында укый аласыз.

 


Комментарий язарга