ИГЕНЧЕЛӘР НӘСЕЛЕ

Җиргә ятып сабан сөргән бабам,
Чалгы селтәп чапкан печәнне.
Аршын түгел, метр, сажин түгел –
Өмет булган җирнең үлчәме.

Гомерендә алтын күрмәгән ул,
Янчык тулы көмеш йөртмәгән.
Алтын төсен күргән игеннәрдә,
Көмеш сулар эчкән чишмәдән.

Ракеталар очмаса да ул чак,
Ай турында җырлар җырлаган.
Ачмаса да серен йолдызларның,
Күккә карап язмыш юраган.

Вакыт җитте безгә, галәм иңләп,
«Карурман»ны җырлап үтәргә…
Тик һаман да туган җирне сөю
Җитеп бетми әле күпләргә.

Нәселемә мин хыянәт итмәм! –
Игенчеләр безнең ыруда.
…Буразналар ярып барсаң иде
Шигъриятнең олы кырында.

520x325_652944_www-artfile-ru

 

ӘНКӘЙГӘ ХАТ

Менә без дә үсеп җиттек, әни…
Р.Фәйзуллин

Мне страх не нравится,
Что ты поэт…
С.Есенин

Ниләр языйм, әнкәй, ни җибәрим? –
Бар булганым – кара һәм каләм.
Җитмеш тиен юлы шигыремнең…
Шигырьләтә генә җибәрәм.

Үпкәләмим сөйләмәдең диеп,
Уитмен һәм Лорка турында.
Сорый идем: «Әнкәй, Зәй артында
Күк белән җир нигә орына?»
Матурлыкны аңлый белгәнсең син,
Белмәсәң дә якташ Шишкинны…
…Хәлең ничек, билең сызламыймы?
…Безнең монда алты эш көне.

Шәһәр матур, яшәү рәхәт, диеп,
Үткән хатта сине алдадым.
Моңсуланып банан ашап йөри
Балан ашап үскән малаең.
Ә бананнан кабак тәме килә…
Безнең якта кабак мул була;
Сарыкларга кабак алыр өчен
Базга төшкән чакта егылма.
Сарык дигәч… болыннарда ни хәл?
Гыймадимы һаман көтүче?

Көтүчесез калган көтү ничек,
Без дә шулай хәзер җир өчен.

Гүргә түгел илгә китәбез бит…
Елап бардык ләкин юл буе.
Озатып калды кое, синең өчен
Иң кадерле нәрсә – шул кое.
Шул коеда синең бар фәлсәфәң:
Без – мәңгелек, дисең, кое күк.
Ә шулай да күз алдында йөзең
Еламсырап тора, боегып.

Тәрәзә артында, сиренага охшап,
Гүлимәле һаман багана?
Тәрәз аша синең күз нурларың
Кояш нуры белән ялгана.

Киттек инде, киттек, теләп киттек,
Монысында беркем кумады.
Кая барсак, ай ияреп барды,
Һәр урманда бүре улады.
Без киткәнгә юллар сөенделәр,
Җирләр гизеп аяк арыды…
Улларыңны саклый алмадың шул…
Үз-үзеңне сакла, ярыймы!
Ниләр языйм тагын, ниләр салыйм?
Бар булганым – кәгазь һәм каләм.
Җитмеш тиен юлы шигыремнең…
Шигырьләтә генә җибәрәм.

 

БОРЫНГЫ БОЛГАРДА

Болгар җире, Бөек Болгар иле…
Тарихка мин саклыйм зур үпкә.
Бабамнарның мәгърур җаны кебек
Күтәрелә тургай биеккә.

Басу буйлап берәү җырлап килә,
Чал тарихтан килә диярсең.
Барысы да мең ел элеккедәй…
Аргамаклар чаба иярсез.

Барысы да мең ел элеккедәй:
Ай-кояшы, зәңгәр күге дә…
Бөек илдән чүлмәк ватыклары
Бүләк булып калган бүгенгә.

Бөтен нәрсә монда якын миңа,
Әйтерсең мин әнкәм куйнында.
Бөтен нәрсә монда Болгарымның
Оныклары кебек тоела.

Хәрабәләр, ташлар арасында
Башын иеп тора кылганнар…
Бабайларның сүзен сөйләр өчен
Тик кылганнар гына калганнар.

…Болгар иле – бабамнарның иле,
Тургай моңы – минем моңнарым.
Мин тургайны түгел, бүген гүя
Бабамнарның җырын тыңладым.

 

Вәгъдә

Оҗмах вәгъдә итмим сиңа…
Бик тар әле чикләрем.
Бар байлыгым – шигырьләрем
Һәм дә кара икмәгем.

Күкне бирә алмам сиңа…
Йолдызсыз да итмәмен.
Айны бөтен көе саклап,
Сине, ахры, көткәнмен.

Шатлыкларым тулы килеш,
Кайгымны да түкмәдем.
Йортым тәбәнәк булса да,
Биек әле күкләрем.

Бәлки, бәхетле булмассың…
Бәхетсез дә итмәмен.
Оҗмах бирәм димим сиңа,
Тәмугка да кертмәмен.

 

ДИСБЕ

Орчык тартып әби җеп эрләде,
Эрли-эрли җырын җырлады:
«Йон бәйләгән кабам кояш кебек,
Орчык җебем – кояш нурлары»…

Әби, әби, синең истәлекне
Ничек кенә инде яңартыйм?!
Кулларымда синең серле дисбең,
Күз алдымда җылы мич артың…

Минем әткәй – синең шахтер улың,
Зур Исмәгыйль аның исеме, –
Күчтәнәчкә җимеш алып кайткан,
Төшләреннән җыйган дисбеңне.

Шул дисбеңне тартып ялваргансың,
Нык булсын, дип, шахта терәве.
Теләкләрең кабул булган синең…
Әле дә тибә әткәм йөрәге.

Сугыш килгән. Шул дисбеңне тартып,
Син озатып аны калгансың,
Күз яшенә манма сүзләреңне
Ишеткән тик яшел намазлык.

Әткәй хәзер телевизор карый,
Алланы ул бераз оныткан.
Тик шулай да сине онытмаган,
Кабереңә каен утырткан.

Күз яшьләрең сеңгән намазлыкны
Яшереп куйган сандык төбенә.
Искә төшкән саен алып карый,
…Ул кадәр үк «көфер» түгел лә.

Кулларыма серле дисбең тотып,
Мич артында уйлап утырам…
Мич елый да елый, әллә инде
Эченә кайгы кереп утырган.

Минем хәзер, әби, үз иманым,
Минем, әби, хәзер үз Аллам…
Тик шулай да, кайгы килгән чакта,
Кулга дисбең алып уйланам.

Йорт салыгыз, уллар үстерегез,
Бәхет керсен, дидең, өйләргә…
Насыйп булсын, дидең, туган җирдә
Буразнага ятып үләргә.

Иген чәчмим, әби, ачуланма,
Бер «җилкуар» шунда, җыр язам.
Ә җыр язу шулкадәрле авыр,
Җибәрми ул, алса бугаздан.

Дисбең исән… Күрсәң иде, әби,
Дөнья хәзер ничек үзгәргән…
Ә мин һаман тугрылыклы сиңа:
Дисбе тезәм, әби, сүзләрдән.

* * *
Минем гомер әле башланмаган,
Мин дөньяга әле килмәгән…
Күкрәгемдә – әнкәм биргән йөрәк,
Иңнәремдә – әткәм күлмәге.

Шатлыгым да үземнеке түгел,
Үземнеке түгел кайгым да.
…Абыемның гомере кыска булган –
Бар хисләрен миңа калдырган.

Мин үткәннәр белән яшим әле…
Эзлим җирдә бабам бәхетен.
Ул менмәгән тауга мендем инде,
Ул үтмәгән озын юл үттем.

Үткәннәргә таба йөзне борып,
Күп таптармын әле бу җирне.
…Үземнекен түгел,
Язам әле
Шагыйрь язмый калган шигырьне.

 

КАЙТЧЫ, ӘТКӘЙ!

Зәңгәр күктә кошлар очкан чакта,
Укыйм, әткәй, соңгы хатыңны…
Яз аенда, дошманнарны җиңеп,
Кошлар булып әллә кайттыңмы?

Зәңгәр күктә йолдызларга карыйм,
Йолдызлы төн бигрәк тиз уза.
Йолдызларның күзе миндә генә…
Әйләндеңме әллә йолдызга?

Күңелемне һаман сагыш баса,
Аяз күкне баса ак болыт.
Болытларны куып кайтчы, әткәй,
Йолдыз булып яки кош булып.

 

ИДЕЛ

Ярларына ятып Идел ага,
Казан тора аны озатып.
Акчарлаклар күз яшедәй – елга…
Күбек дулкын – гүя акбүз ат.

Ярга бәрде дулкын Болгарны да,
Гасырларны алды якадан.
Әтил дә ул, Идел дә ул булды,
Волга дип тә инде аталган.

Җир әйләнсен, елга аксын гына! –
Килсен Пугач, йөзсен Разиннар…
Аны мактап җырлар чыгарсыннар,
Яр комына дастан язсыннар.

Бер җәйделәр аны, бер кыстылар…
Ә безгә ул гел зур, гел көчле.
Идел койган диңгез саега бара,
Кешеләрнең хәтере шикелле.

Афәт килсә, аны каргадылар,
Һәм башланды имеш-мимеше…
Югыйсә бит бозлар – кыш бүләге,
Ә дулкыннар – давыл, җил эше.

…Елга да мин. Башка беркем дә юк.
Әйтерсең лә, җирдә без генә.
Ярларына кысылып Идел ята,
Кысаланган иске көзгедәй.

 

ЗИНҺАР ӨЧЕН, КЕРМӘ ТӨШЛӘРЕМӘ…

Зинһар өчен, кермә төшләремә…
Мин бит сине күптән оныттым,
Җәй җилләре күптән агарттылар,
Тараттылар сагыш болытын.

Зинһар өчен, кермә төшләремә…
Уянам да никтер боегам.
Әйтерсең лә, су алмакчы булам
Күптән кипкән сусыз коедан.

Зинһар өчен, кермә төшләремә…
Таң атуга төшләр өзелә.
Көннәремне, елларымны алдың,
Төннәремне калдыр үземә.

Зинһар өчен, кермә төшләремә…
Үртәмәче, көлмә ерактан.
Сине түгел, мин бит яшьлегемне
Шулай сагынам, шулай яратам.

Зинһар өчен, кермә төшләремә…
Минем хәлгә кемнәр төшенә? –
Сөям хәзер бары хыялымда,
Яшим хәзер бары төшемдә.

 

Аучы

Дары. Ядрә. Мылтык. Ике көпшә.
Бармак капшый корыч күрекне.
Җәнлек кача. Аучы өзгәләнә,
Ычкындырдым, диеп, бүрекне.

Тагын дары. Тагын ядрә. Мылтык.
Ат, ат тизрәк! Нәрсә көтәсең?
Аучы күкрәгенә ачу белән
Кире бәрә мылтык түтәсе.

Һәр көн саен шулай, һәр ел саен,
Шулай булган мең ел, гасырлар.
Усалланган кеше. Бар кошларны,
Җәнлекләрне читкә качырган.

…Җәнлек тунын нигә кия кеше?
Лаеклырак үзен саныймы?
Әллә соң бу, үзе дә аңламыйча,
Маймыл бабаларын сагынумы?

 

БАКЧАСАРАЙ ФОНТАНЫ

Тәүге кат мин бу тауларда,
Туган җирем – ачык сәйран.
Тик тарихка хөрмәт саклап
Килдем сиңа, Бакчасарай.

Биек идең хыялымда:
Күккә ашкан манаралар…
Әллә инде картайгансың,
Биегәйгән әллә таулар.

Каплый мәллә таш кыялар,
Күренмиме сиңа ал таң…
Ә фонтаның һаман елый,
«Күз яшьләре» атлы фонтан.

Күптән тынды сугышлар да,
Заман һаман алга бара…
Шатланырга иде дә бит…
Әллә бармы яшерен яраң?

Кайта алмый калды мәллә
Сөйгән ярлар шул сугыштан? –
Мәңге бергә булырга дип,
Алар монда сүз куешкан.

Кайта алмас инде алар,
Оныт инде, кайгың оныт.
Илләр имин, дөнья тыныч,
Күк йөзендә юк бер болыт.

Күп шатланган, күп сөенгән
Бу дөньяда озак яшәр…
Шатлыкны еш күрмәсәк тә,
Сирәк тама күздән яшьләр.

Бик елыйсы килгән чаклар
Була инде бездә дә ул.
Күңел – диңгез. Җил юкта да
Була анда дулкын, давыл.

Күз яшьләре белән генә
Булмый ләкин җир сугарып.
Без кайгыдан онытылсак,
Таңнар атар бит соңарып.

Кичер, фонтан, ачуланма!
Без төзибез дөнья ямен…
Кайгыбызны күрә калсаң,
Безнең өчен ела, яме?!

 

ЧАКЫРМА

Чакырма туган ягыңа,
Чакырма, диңгез кызы.
Өметтәй олы ул диңгез,
Күз яше кебек тозлы.

Диңгезне мин аңлый алмам,
Минем хыял башкада.
Тик нигәдер бар елгалар
Ага диңгезгә таба.

Чакырма туган ягыңа,
Чакырма, диңгез кызы.
…Сезнең яктан килгән болыт
Күкне күкрәтеп узды.

Күкрәгемне ачып тордым
Саф диңгез һавасына,
Яңгыр түгел, синең сагыш
Болыттан тама сыман.

Чакырма туган ягыңа,
Чакырма, диңгез кызы.
Җибәрми туган ягымның
Давылы, кары, бозы.

Җир кызы ярата мине…
Күзләре диңгез төсле.
Дулкынланган толымнары
Әйтерсең диңгез өсте.

Кайгы кебек олы диңгез
Күз яше кебек тозлы…
Сагышларым болай да күп,
Чакырма, диңгез кызы.

 

БЕРЕНЧЕ КАР

Җиргә тагын карлар ява инде,
Җир төренә тагын аклыкка.
Җир яшерә үзенең гөнаһларын,
Җир күмелә сафлык, пакьлеккә.

Нигә миндә кышлар булмый икән?
Күңелемдә нигә көз генә?
Гөнаһларым җирнекеннән күбрәк…
Карый алмыйм хәтта көзгегә.

Кайнарлыгым карлар басар иде,
Охшап калыр идем болытка…
Кешеләр кышка керә. Ә мин янам
Көз калдырган моңсу бу утта.

Ап-ак карлар гүя шәфкать кызы,
Ап-ак карлар җирне дәвалый…
Ә мин янам, ә мин һаман янам,
Мин әйтерсең көзнең дәвамы.

 

* * *
Бүген тагын мине ташлап киттең…
Төне буе сине эзләдем.
Таңга кадәр мөлдерәшеп торды
Бар йолдызлар – синең күзләрең.

Синең күзләрең күк бар йолдызлар,
Синең гәүдәң кебек ак таллар,
Син киткән юл кебек Айның юлы…
Мин адашам, батам, буталам.

Йолдызларга үреләм – буем җитми,
Кочагыма керми таллар да…
«Ул кайда?» – дип, гөлләр сорасалар,
Мин ни диеп әйтим аларга?..

Син кайт инде. Йолдызларны кызган…
Алар кабат йолдыз булсыннар.
Кояш чыгып килә… Кояш юлы
Син кайтачак алтын юл сыман.

 

АВЫЛГА КАЙТУ

Ашыктырып этә иңнәремнән
Туган якка буран.
Өянкеләр авыл башынача
Каршы чыгып торган.

Карт өянке, давылдандыр инде,
Каерылган, сынган.
Күтәрелеп килә алсу кояш, –
Җир йөрәге сыман.

Ал кояшка таба йөзне тотып,
Күпме юллар үттем!
…Дөньяда тик безнең авылдадыр
Ипи исле төтен.

Олы хисләр, олы омтылышның
Туган якта башы.
Шушы җирдә туган хыялларым
Шунда чынга ашты.

Туган авыл – соңгы станция…
Кайтам сине уйлап,
Ике рельс кебек ялтыраган
Чана юлы буйлап.

 

ТИК МИНЕКЕ

Җилләрдән мин сафлык таләп иттем,
Болытлардан аклык сорадым.
Хаклык эзләп, пакьлек эзләп җирдә
Тирәнәйде маңгай сырларым.

Күңелемә кайгы-сагыш төшсә,
Ак чәчәкләр җирдә эзләдем.
Офыкларга карап көтә торгач,
Офыкларга мандым күзләрем.

Аклык эзләп гомер иткәнгәме, –
Ап-ак булды чигә чәчләрем.
Шатлыгымны җилгә сибеп йөрдем,
Тик кайгымны җиргә чәчмәдем.

Моннан ары күзне күккә төбәп,
Буш хыяллар белән йөрмәмен.
Минем бәхет тик минеке булыр, –
Туктамасын гына йөрәгем.


Комментарий язарга