Логотип «Мәйдан» журналы

“Ак чәчәкләр” – Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә “кунакта”

14 апрель көнне Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәре буенча төшерелгән нәфис фильмга багышланган очрашу узды. Очрашу кунаклары “Ак  чәчә...

14 апрель көнне Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәре буенча төшерелгән нәфис фильмга багышланган очрашу узды.
IMG_0007
Очрашу кунаклары “Ак  чәчәкләр” фильмына сценарий язган Айгөл Әхмәтгалиева, Чаллы үзәк китапханә хезмәткәре Ләйсән Шәйхетдинова иде. Ләйсән Шәйхетдинова кунак булып кына түгел, ә оештыру эшләрендә дә катнашты. Укучылар Айгөл Әхмәтгалиевага үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр, шулай ук Габдрахман Әпсәләмов турында чыгышлар ясадылар, язучының гимназия тарихына турыдан-туры бәйле булуын ассызыкладылар.
IMG_0005
Мәктәп директоры Фирдүсә Әюпова, татар теле укытучысы Энҗе Нурисламова белән берлектә чарага ныклап әзерләнгәннәр. Форсаттан файдаланып, “Илһам” Бөтенрәсәй шигырь бәйгесендә өченче урынны яулаган Лилия Муллагалиевага җыелган халык алдында диплом да тапшырылды.
Очрашу эчтәлекле һәм мәгънәле узды. Чаллы шәһәренең 2 нче гимназиясе ул татар мохитен булдыруда, татар дөньясын пропагандалауда зур эшләр башкара. Монысы моның чираттагысы иде.
 
 
 

Комментарийлар