Татар хатыннарына борын заманнан олы мирас булып калган түземлелек һәм сабырлык милләтебезне тагын озак гасырлар саклап яшәтер әле.

Автор.

Кәрим әби мунчага су ташыды. Утын кертеп миченә тутырды. Ут тергезим дип кучкардан шырпы кабы алды.

– Ут тергезергә иртәрәктер әле, иртәрәктер. Башта пиннеккә барып килим. Чия тавына гына меним микән соң, Башанакка ук китимме? Чия тавы якынрак инде ансы, ындыр  артында гына. Башанакта мәтрүшкә әйбәтрәк. Сабагы юан, яфрагы эре, әллә ничек хуш ислерәк. Барыйм әле шунда. Кышкылыкка да алып кайтырмын, балалар рәхәтләнсен!  Алмаз, кайткан саен, әбекәйнең мәтрүшкәле пиннеге белән чабынырга кайттым, дигән була бит. Беләм инде – минем күңел булсын өчен генә әйтә ул аны, хәйләкәр. Әллә чынлап та әйтә торгандыр тагын. Ник, чабынсын! Иң кече оныгымны мәтрүшкәле пиннек белән генә чабындырмаслыкмыни әле мин.

Әнә  шулай, әллә үзалдына сөйләнә-сөйләнә, әллә уйлана-уйлана, Кәримә әби, мунча ишегеннән чыгып, өенә таба атлады.

– Урагымны кая куйдым соң әле? Каен чыбыгын урак белән кисү җайлы ул. Агачка да зыян килми. Мәтрүшкәне дә урак белән урсаң әйбәтрәк. Кайсылары шуны төбе-тамыры белән йолка бит. Әрәм итеп. Бер йолыккан җирдә  үсәмени ул мәтрүшкә. Үсми бит. Әйбер  кадерен  белмиләр. Урак белән сабагын гына урып алсаң, киләсе елда шул ук җирдә мәтрүшкә күкрәп үсә. Кая соң әле урагым?  Әй, бөтенләй зиһенем беткән икән лә! Былтыр көз тимерчедән тешәттереп чормага менгереп куйган идем, ләбаса. Шундадыр, чормададыр.

Әби өйалдына керде. Чормага менә торган тар баскыч аратасына басты. И рәхәтләнде дә соң инде шушы баскычка Кәримә әби. Кайсыдыр теге елларны кече улы Илгизәр иптәш малайлары белән, патша сарае төзибез, тәхеткә менә торган юл ясыйбыз, дигән булып корып куйган иде аны. Әйбер әрәм итәсез, юкка вакыт үткәрәсез, менәсегез килсә, үрмәләп дә менәсез бит сез анда, дип ачуланган иде әле ул чакта. Менә ничек рәхәт бит.

– Түбә нык булгач, чорма коры тора шул. Агач әйбер череми, тимер-томыр тутыкмый. Әнә, урагым да кыстырып куйган җирендә яңа туган ай кебек ялтырап тора. Бәй, монсы ни  тагын? Нишләп аяк астында ята ул?

Кәримә әби, чүгәләп, иске киндер капчык ябылган нәрсәне ачып карады.

– И сантый, үзем куйган әйберне үзем онытырга! Бишек бит. Кайрылары каезланган ап-ак тал чыбыгыннан үргән бишек. Җиде баланы тирбәтеп үстергән бишегебез. Беренчегә  буйга узганны белгәч, әткәләре Башанак сазлыгыннан иң нәзек, иң зифа, иң сыгылмалы тал чыбыкларын гына сайлап алып кайткан ие. Ул чыбыклар белән мәш килүен белсәң  инде! Кайнар мичтә пешекләп кайрысын каезлау дисеңме, шомартам дигән булып, каезланган чыбыкларны йон бияләй белән ышкып утырулары дисеңме. Бишеген үрә  башлагач, сыгылмалырак булсын дип, чыбыкларны мунчада янә кайнар суда пешекләү дисеңме. Бала-чага да бала-чага, син дә бала-чага дигәч, башын аз гына кыйгачлап  борып, каш астыннан гына елмаеп, алай димә әле син, Кәримә, минем малай үсәсе бишек бит ул, дигән булган ие. Синеке генә әллә кем булыр инде, дигәч, әллә кем булмаса да  кешенекеннән ким булмас, дигән ие. Аннары, бераз уйлап торгач, каян беләсең, бәлки әллә кем дә булыр әле, дип  куйган ие. Ул чагында әткәләре ни уйлагандыр, мин үзем гел  теләктә тордым. Дүрт саны тигез булсын, хәере-рәхмәте белән туып үссен, ил-көн алдында ким-хур булмасын, үзебезнең йөзебезгә кызыллык китермәсен, бәхете-тәүфигы өстәлә  торсын, аталы-аналы, алтын канатлы үссен, ата-анасын рәнҗетмәсен, туган-тумачасыннан, күрше-күләннән яман сүз ишеттермәсен, зиһене төзек, күңеле саф булсын.

Шөкер, Илаһем теләгемне кабул кылды. Буемнан бик җиңел котылдым. Тугач та кычкырып елап җибәрде бит. Әмма үскәндә кирәк-кирәкмәгәнгә елап теңкәгә тимәде беренчекәем, Сөнгатуллам.

Шушы бишектә ятканда беренче тапкыр елмаеп куюлары балакаемның! Карале, әтисе, күр әле малаеңны, дигән булам. Әтисе дә күреп, миңа әйтми генә күзәтеп тора икән. Сизде  микән әтиләре шул чакта минем рәхәтлек дөньясына чумып-чумып алуларымны? Әллә үзе дә тагын да тирәнрәк дәрьяларда колач салып йөзде микән? Мәгәр үземә миннән дә бәхетлерәк хатын юктыр, булуы мөмкин дә түгелдер кебек тоелган ие. Бәй, шулай булмаска, яныңда ирең елмаеп басып торсын, бишегеңдә малаең елмаеп ятсын да!

Кәримә әбинең коргаксыган бармаклары ак бишекнең чыбыкла-рына кагылды. Бу коргаксыган чыбыкларның зеңләп куюы теге чактагы якты хисләрне күңелендә кабат яңартты.

Ул чагында аның күз алдында  аллы-гөлле төсләр уйный башлаган, колагында да моңа чаклы һичкайчан ишетелмәгән серле моңнар яңгыраган кебек тоела иде. Үзе дә күрмәгән-белмәгән музыка коралларының  чамасыз нык тартылган нечкә кылларын кемдер чиртеп-чиртеп аладыр, ул кыллардан чыңлап таралган авазлар, зәңгәр күк читеннән кабарып килүче ястык-ястык ак болытлар төсле һаман ишәя барып, өй эчен  тутырадыр сыман. Бер куерып, бер сыегаеп алучы музыкаль авазлы бу болытлар, күлмәк изүеннән кереп, күкрәкләрен иркәләде, колак яфракларына кагылып,  очкын-очкын утлар чәчрәтте, чәч төпләрен капшап-капшап әллә нинди ләззәтләр өстәде, бөтен тәненә тел белән әйтергә оят дип исәпләнелгән рәхәтлек дулкыннары бүләк итте.

Бу халәт теге чакта шулай иде. Бүген исә болар барсы да җылы яңгырның һәр тамчысын үзенә сеңдереп барган комлык түгел, дымга тәмам туенган җир өстендә ялтыраучы күлдәвек – бары тик олыгайган кешенең  күңелендә яңгыраган истәлек кенә иде. Ләкин Кәримә әби барыбер әлеге музыканы да аермачык ишеткән, бер-берсен алыштырып күз алдына тезелгән күренешләрне дә бөтен төгәллекләре белән яңадан күргән төсле булды. Хәтер китабындагы сәхифәнең башкача кабатлана алмавын кем генә кире кагар икән!

Кәримә әби кыстырып куйган җиреннән ялтыравык урагын алды да салмак кына атлап баскыч янына килде. Чормадан тагын нәрсәдер  алырга тиеш кебек тоелып, беразга тукталып торды. Кирәкле әйбере исенә килмәгәч, какшаган тоткасына ябышып, «тәхет баскычыннан» өйалдына төште. Төшеп җиткәч тагын  чормага борылып карады.

– Менә син агай, ә, – дип куйды  ул, – нәрсәмне онытып калдырдым  соң? Тишек хәтер дисәң дә тишек  хәтер инде. Ярар сана, юкка баш  катырмыйк әле. Башта пиннек алып  кайтыйк. Хәтергә килгәч, яңадан  менеп төшәрмен.

Әби урагына  иске  чүпрәк  чорнады.  Ишек яңагына кыстырган нечкә  бауны алып алъяпкыч кесәсенә  салды. Болдырга чыгып өйалды ишеген  япты.  Өйдә  кеше  юк  икәнен белдерер  өчен  генә ишеккә сынган көрәк сабын  терәде.  Болар  барсы  да  ашыкмыйча,  күнегелгән гадәт буенча эшләнде.  Шулай ук бер дә кабаланмыйча  гына кулын каш өстенә күтәрде дә  Башанак  ягына, офыкка карады.

Зәңгәрсу офыкта ястык-ястык ак болыт чүмәләләре йөзә иде.

Шунда  кинәт  кенә әллә  кыңгырау  чылтырады, әллә кем дә  булса берәү  нәзек бармаклары белән барабанга  чиртә башлады, әллә инде оста  куллар скрипкә  кылларын  сыздырып  җибәрде. Юк, юк, алай гына да түгел,  Кәримә  әби зәңгәр  офыктагы  ястык  болытларның әллә ннди музыка коралларына кушылып җырлый-җырлый агуларын тойды. Болытлар бишек җыры  җырлый иде.

– Сантый дисәң  дә  сантый!  Нәрсәм  онытылып калган дип баш ватам бит  ә!

Әби урагын болдыр киртәсенә  элде  дә, сабый баладай куанып, яңадан  чормага менеп китте.

Әгәр бу минутларда бер-бер кеше  өйалды ишегеннән күзәтеп торса, шундыйрак күренешнең шаһиты  булыр иде.

Толымлап үрелгән ап-ак чәчләре  өстеннән татар хатыннарына хас  осталык белән яңа яуган кар сыман  чиста яулык бәйләгән, аяк баскан саен чулпыларының чыңлап-чыңлап  куюын тыңлагандай салмак атлап,  кайчандыр «тәхет баскычы» дип  аталган баскычтан бер әби төшеп килә. Аның бала итәкле озын күлмәгеннән  дә  озынрак буй-буй  ситсыдан  тегелгән   ыштан балаклары җилфердәп ала.  Кунычлары ыштан балагы эченә кереп яшеренгән кызгылт күн читеге, һәр  адымын хәбәр иткәндәй, җиңелчә  генә шыгырдап куя. Әмма читтән күзәтеп торучы боларны күрүдән  һич тә гаҗәпләнмәс иде. Иманлы һәр авылда яшәүче гап-гади татар карчыкларының бер вәкиле дип кенә кабул итәр иде. Монда теләсә кемнең карашын җәлеп  итәрлеге һәм хәйран калдырырлыгы әбинең йөзен яктырткан нурлар һәм  шул нурлардан көч-куәт алып балкучы горурлык  очкыннары  иде.  Ә аның  бу  халәтенең  сәбәп  нигезе,  ычкындырып  җибәрсәм,  төшеп  китәр дә чәлпәрәмә  килер дип курыккандай, бер үк вакытта үтә дә саклык һәм иркәләү белән кочаклаган, безгә  таныш әлеге ак бишек иде.

Әбинең инде тоныклана башлаган  күзләре, ничектер яшәргәндәй  ялтырап һәм нурланып, кадерле әйбергә сөеп һәм сөенеп карый иде. Шул сөенеч әбинең эчке дөньясына гына сыймыйча, битендәге һәр җыерчыгына, ирен читләренә,  борын яфракларына мәңге җуелмас  горурлык булып кунган иде. Яулык  кырыеннан  сыпылып чыккан  көмеш чәч бөртекләренә тикле горур  кыяфәтен ничектер тулыландыра,  килеш-килбәтенә ниндидер бер илаһилык  өсти кебек тоела иде.

Әби баскычтан төшкәч тә  кулындагы ак бишеккә озаклап  текәлеп торды. Аннары, кая куярга дигәндәй, як-ягына каранып алды.  Кайчандыр үзе тукыган, хәзер инде  күп тапкырлар юудан төссезләнә  башлаган палас ябылган сандык  өстенә  куймакчы иде дә, бу кадерле  әйберне кимсетер, бишеге үпкәләр  кебек тоелды.  Шуннан  соң  ул  тагын  да  салмаграк  адымнар белән өй эченә  керде. Әле генә савылган сөт төсле  ап-ак  җәймә җәелгән караватка карап   алды.  Бишеккә кунган коңгырт тузан  җәймәне буяр, дип, карават янынан да китеп барды. Шулай беркадәр әрле-бирле каранып торганнан соң ак бишекнең үз урынын тапты. Бу өйнең такта белән генә бүленгән кече ягындагы, элек «хатыннар ягы» дип  йөртелгән бүлмәсендәге, бишектән   бер ел гына алдарак ясалган сәке  иде.

– Менә кайда синең урының.  Чормага менгереп куйганчы гел бергә  булдыгыз…

Әмма әби ак бишекне сәкегә дә куймады. Кинәт кенә борылды да, булдыра алганча тизрәк атлап,  ишегалдына чыкты.  Сулы  таз  куелган эскәмия янына килеп туктады.

– Әлегә шунысында торып тор.

Әби,  кире  өйгә кереп,  бер  кисәк кер сабыны, мич башыннан актарып,  иске йон бияләй алып чыкты.  Таздагы  суның беразын бишеккә сипте. Йон  бияләйне чылаты, сабын тигерде.  Бияләй  тәмам  күбекләнгәч, бишекнең  эчен-тышын әйбәтләп ышкыды да  балаларын  коендырганда  укый  торган, «әшһәдү әл-лә-илаһе илләллаһу»  догасын укып бишеген коендырды.

– Кояшта калдырырга ярамас.  Куырылып кибәр…

Әби юганнан соң тагын да агарып,  чистарып, матураеп киткән ак бишекне лапас күләгәсенә илтеп элде дә, бер-ике адым читкәрәк атлап, кадерле әйберсенә текәлде. Ничә еллар  хезмәт итеп,  ничә бала  үстереп,  бер чыбыгы да сынмаган, бизәкләп үрелгән бишек читтәнрәк караганда ничектер элеккедән зуррак кебек тоелды аңа. Әнә, әнә, ул һаман да  зурая, һаман үсә, кабарып-кабарып үсә.  Талчыбыкның  бөгелмәләре дә эрәйгәннән эрәя бара. Шулай үсә тогач, бишек талгын гына селкенә башлады да кинәт  кенә ястык болытка әверелде. Ул да түгел, әлеге болыттан кыңгырау тавышлары, скрипкә моңнары,  сандугач сайраулары агыла кебек  тоелды. Шул авазларны тыңлый-тыңлый, әби  урагын алды, өй ишеген ябарга да онытып, урамга чыкты,  авыл башына җиткәч. Башанакка илтә  торган таныш сукмагына борылды.

– Әйе шул, э-э шул. Шушы бишектә яткан чагында елмайды балакаем беренче тапкыр. Алай дисәң,  башкалары да шулай  иткәндер  инде аның, тик алары истә генә калмагандыр.  Беренчесе  онытыламы  соң! Беренче  гел истә бит ул. Беренче балаңнан беренче тулгак тотуың, беренче балаңның беренче елмаюы, энҗе тешләрен җемелдәтеп беренче  тапкыр тәпи басып китүе, беренче сүзен әйтүе, беренче тапкыр кул  астына керә башлавы. Кул астына  керә башлавы дигәннән, кеше  әйтеп кеше ышанмас, Сөнгатулла балакаемның өч яше дә тулмаган ие әле ул чакта. Бишектә сеңлесе елап ята – аны имезәсе бар, казанда аш пешә – әтиләре кайтуга өлгертәсе бар. Улым, дигән булам, ичмасам, син дә эшкә ярамыйсың,  мин токмач кискән арада токмач кабартырлык кына йомычка җыеп керериең, дигән булам. Хәзер алып керәм, каян җыйыйм, дигән була.  Менә шушы иске иләкне ал да утынлыктан  ваграк йомычкалар җыеп кер әле, дигән булам. Иң вакларынмы,  әнкәй, ди бу. Вакларын,  улым, вакларын, дигәч ишеккә таба  китте бу иске иләкне күтәреп. Ишек тупсасына җиткәч, атлап чыга алмый гына  бит. Иләге уңайсызлый. Тегеләй-болай карап торды да балакаем,  башта иләген тупсага куйды, аннан  үрмәләп үзе менде, тупсаның теге  ягына әйләнеп торып барып төште.  Берәү булса акырып елап җибәргән  булыр ие әле. Ә ул иләген алды да  тупылдап  йөгереп чыгып китте.  Кеше ярдәменнән башка тупса аркылы  беренче тапкыр  чыгуы  шушы  булды балакаемның. Аннан соңгы  гомерендә  тагын ничаклы тупсалар аркылы чыгарга туры  килгәндер,  ансын  хәзер  беркем  дә  белми инде. Үзеннән  сорап  та  булмый. Сорап-сорап карыйм да, җавап бирми шул… Токмачымны  кисеп бетергәч кенә исемә төште тегенең чыгып  киткәне. Йөрәккәем  «жу» итеп куйды – нишләп керми бу бала. Йөгереп чыксам, болдыр  баскычыннан менеп маташа. Башта  иләген югарыдагы бер баскычка  куя да үзе үрмәләп менә. Тагын бер  баскычка күтәреп куя да тагын үрмәли. Эшем ашыгыч булса  да, юри ярдәм итмәдем, юри карап  тордым, үзе менсен дидем. Тәки болдырга менеп җитте бит. Шунда  гына  иләге-ние белән күтәреп алдым да өйгә кердем. Кереп җиткәнче  иләгенә карау юк бит әле. Казан астына йомычка  салыйм дип  иләгенә карасам, исләрем китте. Бөтенесе бертигез зурлыктагы  йомычка белән  чүмәкәй  итеп  өеп  тутырган  иләген.  Ни белән дә чагыштыра торган  түгел. Бөтенесе бертигез, үзенең бармак  бите чаклы. Ни зуррагы, ни кечерәге юк. Бер учын алып казан астына салып җибәргән ием, пырылдап кабынды да китте. Учлап-учлап өстәп кенә торам йомычканы. Күз ачып йомганчы токмачым да кабарып чыкты. Моңа чаклы да, моннан соң да болай тиз кабарганы булмагандыр. Беренче улымның беренче тапкыр җыеп кергән йомычкасы шулай тиз кабартты ашымны. Ул арада  әткәләре  дә кайтып керде. Сөйләп биргәч, и мактый-мактый ашады инде ашны. Бигрәк тәмле булган токмачың, дигән була. Улың җыйган йомычка белән кабартканга шулай тәмле булган  ул, дигән булам. Әй сөенә шуңа  Сөнгатуллабыз, әй сөенә. Шул чакта ук башлангандыр инде, гел мактаганны ярата торган булды, бәгырькәем. И, алай дисәң, мактаганны кайсыбыз яратмый инде  ансы…

Читек башы  ниндидер каты әйбергә төртелгәч, Кәримә әби аяк астына карады.

– Бәй,  икенче  сукмакка  кереп китә  язганмын  ич…

Башанак куаклыгына турыдан  сукмак илтә. Ат юлыннан барасың килсә, тегеннәнрәк үтәргә кирәк.  Аннан уравыч. Бу сукмактан исә  ике сикереп бер атласаң барып та  җитәсең.  Сикерү, дигәннән,  беренче  сикерүең Шайтан чокыры булыр. Шайтан сазы дип тә йөртәләр аны.  Димәслек тә түгел. Авылга якын гына  шушы сазлыкта күпме терлек-туар  батты да, күпме бала-чага бәлагә  юлыкты. Көтүдән аерылып кайтмый  калган малыңны да шушыннан эзлә.  Саз  эченә  үк  кермәгән булса, табып,  сөйрәп чыгарырсың. Эчкәрәк узган  булса, бәхилләш. Бала-чага Шайтан  чокырына бара башласа да, олылар  гел кисәтеп куя: саграк йөр, эчкә  кермә. Бала-чага тыңлыймыни ул сине.  Бервакытны   иптәш  малайлары  белән шулай күкле-зәңгәрле булып кайтып керделәр болар. Күлмәк-ыштаннары  пычрак,  куллары-битләре  саз маена баткан, күзләре генә елтырый, тешләре  шык-шык  бәрелә. Кайда йөрдегез, кайда буялдыгыз дип ачуланам боларны. Шайтан сазына бардык, сазга баткач ничек чыгарга өйрәндек,диләр. Әй, балакаем, балакаем,  бигрәкләр дә тиктормас иең шул… Бәй, сантый, мунча пиннегенә дип чыгып киттем түгелме соң мин. Нишләп монда сазга карап каттым  әле.  Бер  хатыңда,  Беларусия сазлыгы  Шайтан  сазлыгыннан да тирәнрәк, дип язганыең, шул искә  төште микәнни.

Кәримә әби  бисмилласын  әйтеп  саз  читендәге  куе  үләнне  сыпыргалады,  пышылдый-пышылдый теф-теф  итеп  кенә төкергәләп алды. Башанак  сукмагы аны тагын үзенә ияртеп  алып  китте.

Башанак  куаклыгына таба  икенче  сикерүең каршыңдагы Очлы тау булыр, диләр. Тик Кәримә әбинең  тауга сикереп менә торган чаклары  узган инде. Шулай да аның белән  рәттән атлаучы берәрсе булса,  туксанын  тутырган әбинең  ныклыгына  сокланыр, хәйран  калыр иде.

Очлы тау башына күп менде инде  Кәримә әби үз гомерендә.  Ничә  менеп  ничә төшкәнен Ходай Тәгалә  үзе генә  белә торгандыр. Ә менә берсен һич оныта торган түгел. Һәрхәлдә ана  хәтеренә мәңге җуелмас яраларның  берсе булып уелып калды ул көнне  Очлы тауга менеп төшү.

Ул чагында нигәдер атна буе эче пошып йөрде аның. Кич җиттеме – йокыга китә алмый боргаланып-сыргаланып ята. Таң аттымы,  нидәндер шикләнеп уяна да көн буена иләс-миләсләнеп йөри.

Ни булды соң сиңа дип аптырата  аталары.  Каян белим.  Ни  булганын  белсәм, эчем дә пошмаган булыр  ие. Йөрим шулай исәр хатын кебек,  йөрим шулай. Эч пошуымны әче  әйбер басмасмы дип суган кыягы да  чәйнәп карыйм. Сөн буена төшеп  кузгалак  яфрагы  да  кабып  карыйм.  Кая ул басылу! Ныграк үртәләм  генә. Әстәгыфирулла тәүбә, әллә  акылымны  ала  микән дип  тә шикләнә  башладым. Минзәләгә  барып  духтырга  күреникме  әллә,  ди  аталары.  Андый  чакта духтыр ярдәм итәләмени ул.  Җәрәхәтең  булса – бәйли,  чуан  чыкса – кисә, эчең авыртса – берәр төрле сәдәф бирә, эч пошканга дарулары  юк аларның, дидем дә бармадым.  Өшкертеп  аласыңмы  әллә,  ди,  күрше  Хәсбиҗамал абыстайның сулышы  бик шифалы дип әйтәләр  бит, ди. Ул елларда муллаларны, абыстайларны  бик яратып бетермиләр  ие.  Шулай  да  төш  вакытында  качып  кына  абыстай  янына кереп чыгарга иттем. Сәгать  тә  үтмәгәндер, эч  пошуым сыпырып  алгандай булды. И җиңел, и рәхәт.  Әллә канат үскән, әллә болай гына  очасым килә. Аяк баскан җиремне  дә сизмим. Ул көнне иртәдән үк, бераз  онытылып  тормаммы дип,  кер  юып  алырга булган идем. Коедан су алам да  казанга кертеп салам. Юган суымны чыгарып түгәм дә яңасын алып  керәм.  Тагын сабынлыйм, юам,  чайкыйм.  Шулай ишегалды  белән  өй  арасында йөгереп йөргәндә күрше кызы Сәрмәдия чыр-чыр кычкырып кайтып килә бит. Кәримә түткәй, тизрәк бул, Сөнгатулла трактор астында калды, исән микән, үлде микән, белмәем,  дип, такмаклый-такмаклый  кычкыра  бала. Бәгыремнең әллә кай җире өзелеп киткәндәй булды. Башта  каккан  казык  кебек катып калдым да, исемә килгәч,  чыгып йөгердем.  Анда  түгел, Кәримә түткәй, анда түгел, Очлы  тау артында, дип кычкыра Сәрмәдия. Борылдым  да чаптым. Шайтан кулы чокырын  ничек үткәнмендер дә, Очлы тауга  ничек  менеп җиткәнмендер – берсен дә  хәтерләмим. Башанак белән  Очлы  тау  арасындагы сөзәк басуда  кыегаеп торучы тракторны күрдем. Күрүен күрдем, янына барырга куркам.  Куркам, дип, туктап  тормыйм инде, һаман йөгерә бирәм. Исән генә булсын ие балакаем, исән генә  булсын ие, дип тели-тели йөгерәм. Барып җитсәм, балакаем трактор  тәгәрмәче  астында  ята. Үзе селкенми дә, йөзе чиста киагаз төсле ап-ак. Улым, балакаем, син  исәнме, ниләр булды, дим, сантый. Ни булганы күренеп тора бит инде, югыйсә, бала трактор тәгәрмәче  астында  ята.  Үзе  селкенми  дә. Соң, исәнме, түгелме, трактор астыннан чыгарырга кирәк бит инде баланы. Шуннан, бардым да алгы ягыннан күтәрмәкче булам тракторны. Кая ул! Кузгалмый да. Инде нишләргә дә белми як-ягыма карасам, печән бастырыгыннан да  юанрак  бер  бүрәнә  ята  бит.  Шуны  алдым  да  бер  очын  күчәр  астына  тыгып каера башладым. Трактор күтәрелә күтәрелүен, тәгәрмәч астыннан баланы ничек чыгарасы.  Үзе  селкенми. Минем  буй җитми.  Баланы  аягым белән этмәкче булам, алай  итсәң, күчәр кире төшә.  Күчәрне  кире төшерсәң, баланы сытып  бетерүең  бар.  Болай  да ни  булганын  белгән юк – сөякләре исәнме дә,  бала  исәнме. Җилкәмә бүрәнәнең бер башын салып, нишләргә дә  аптырап, трактор  күтәреп  торганда,  Алланың  рәхмәте, Сәрмәдия дә килеп җитте бит. Мин әйткәнне  дә көтеп тормыйча, Сөнгатулланы кулыннан сөйрәп  тәгәрмәч астыннан  тартып чыгарды бу. Исән икән балакаем – Сәрмәдия сөйрәгәндә ыңгырашып куйды. Берәү булса, баласы ыңгырашканга кайгырыр  ие. Мин сөенәм. Сөенми теге, балаң исән икәнен белгәч сөенерсең дә! Шуннан шул, сөенечемнән нишләргә дә  белмичә һаман тракторны  күтәреп  торам икән. Кайсысыдыр, ташла  инде  бүрәнәңне,  дигәч  кенә,  исемә  килеп, бүрәнәне  ташладым  да  Сөнгатулламны  кочаклап алдым. Саграк кылан,  Кәримә апа, авырттырырсың, ди  тагын берсе. Шунда гына күреп  алдым – җыелган халык, җыелган халык.  Сәрмәдия авыл  буйлап сөрән  салгач, җыелышып йөгергәннәр  икән.  Берсе ат та җигеп килгән. Арбага  күтәреп салдык баланы. Балниска  алып китәргә диләр. Ничек болай җибәрәсең. Тапталган аягының  ыштан  балагын  тартып  ерттым. Балтыр  ите  изелгән балакаемның, уылдыклары  чыгып  тора.  Ирләрдән  дөнья  күргән  берсе,  сөягенә  зарар килмәгән  моның, ди. Каны гына күбрәк аккан булса  инде, ди. Тез өстеннән югарырак жгут салырга кирәк, юлда селкенеп барганда тагын акмасын, ди. Жгут  дигән  нәрсәне  ишеткән  бар  ие  инде ансы. Бәйләделәр. Бәйләсәләр дә  ул гына җитми бит әле. Башымдагы  яулыгымны чишеп, яралы аягын  бәйләдем. Өстеннән алъяпкычым  белән төрдем. Карасам, Сәрмәдия  өстендәге  күлмәген  салган  да  миңа  суза.  Үзе  бер  ыштаннан  гына  басып  тора сабый. Көләргә дә, еларга да  белмим. Ярар, атны  чаптырып  алып  киттек  инде күрше  авыл  балнисына. Килеп туктадык. Арбадан сикереп  төштем дә баланы күтәреп алыйм дип иелсәм, елмаеп ята  бу. Күземә  күренәме дип торам, тәки елмаеп  ята. Соңыннан  терелеп  чыккач  әйтте  бу,  син  кайгырмасын, син  еламасын дип елмайдым, ди, югыйсә, аягым бик авыртадырые, ди.  Ансы әле соңыннан. Әле терелеп җиткәнче  күргәннәр…

Үзем күтәрешеп алып кердем баланы. Ярый  әле  духтыр  урынында  ие.  Курыкмагыз,  берни  дә  булмаган, ямавы  өстендә, туена  чаклы төзәлер,  дип юаткан  була.  Коридорда  утырып торыгыз, ди. Күпме вакыт үткәндер – минутмы, сәгатьме – миңа бер кеше гомере кебек тоелды инде. Бервакыт духтыр чыкты да, эш  бетте апа, малаең терелер, әнә, өстәлдә көлеп ята, ышанмасаң кереп кара да кайтып китә аласың, дигән була. Кермичә теге, кердем. Аягын ап-акка ураганнар. Йөзе аннан да аграк.  Борчылма, апа, операциядән соң шулай була ул, дип һаман юата духтыр. Инде кайтып китсәгез дә  була, ди. Бик ышандырып  әйткәч, бераз тынычлангандай  итеп, кайтырга булдым инде. Иелеп балакаемның битен сыпырдым да шул иелгән көе калдым. Турайтып кына булмый  бит билне. Йә  Ходаем, егылып китә яздым. Духтыр гына тотып калды. Ай-ваема карамый кушетка дигән каты караватка илтеп салды да билемне тоткалап  кына карады. Апа, синең үзеңә дә бездә калырга туры  килер,  билеңне зарарлагансың бит, ди.  Кызулыгым  белән  генә сизмәгәнмен, тракторны  күтәргәндә нервысына көч килгән  икән.  Монда  ятасы да килми, торып китеп  тә  булмый.  Нишлисең, калдым инде. Сөнгатуллам ята бер бүлмәдә, мин ятам икенчесендә. Күзгә йокы керми. Сөнгатулла балакаемны карап чыгасы итәм дә, торып булмый. Таң атканда гына бераз  изрәп  киткәнмен. Иртән духтырыбыз керде дә, апа, аэроплан чакырттык, икегезне дә Минзәлә балнисына  җибәрәбез, ди. Нигә икәнен ул  чакта  әйтмәгән ие. Сөнгатулламның хәле  бик мөшкелләнгән икән. Каны бик күп аккан булган. Духтыр төне буе  яныннан китмәгән. Минзәләдә айга  якын ятып, улым янына бер тапкыр керә  алмадым.  Торып  йөри башлагач  үзе  килеп  керде. Әнкәй,  хәлеž  ничек, бик нык авыртамы билең, минем  аркада  син интегәсең инде, дигән  була.  Иркә сүз  песигә  дә рәхәт,  диләр  бит. Балаң шулай  әйтеп торганда ничек түзәсең,  күңелем  тулды,  елап җибәрә  яздым.  Түздем  генә.  Ата-ана балага  күз яшен  күрсәтергә тиеш түгел  ул.

Тора-бара Сөнгатуллам терелеп  чыкты.  Аталары ат җигеп килеп  алды. Киткәндә Сөнгатулламның ыштан балагын күтәреп карадым. Кызыл  җөе белән кутыры гына калган  ие. Менә, менә, бөтенләй авыртмый  дип идәнгә тибеп күрсәткән була балакаем. Әнкәй, син дә озак ятма  инде, тизрәк терелеп  чык, дигән  була. Аталары белән кайтып  киттеләр,  мин ятып калдым.Әле балниста чакта,  минем янга кереп йөргәндә трактор  астында  ничек калуын сорашканмын  икән. Бала-чага шул. Сәрмәдия белән икәүләшеп трактор карарга  барганнар. Авылга беренче тапкыр килгән дүрт тәгәрмәчле трактор бит ул.  Кызык  бит  бала-чагага. Барганнар да, Сөнгатуллам, мин тракторчы булам дип  менеп  утырган. Тегесен-монсын  тарткалый  икән. Шуннан  трактор тауга  түбән  кузгалып тәгәри  башлаган. Сөнгатуллам сикереп төшкән дә, нишләргә белмичә, трактор каршына  чыгып аркасы белә терәтмәкче  булган. Сәрмәдиягә, бар,  син авылдан кешеләр чакыр, мин терәтеп торам, ди икән. Терәрсең, ат арбасы ди ул сиңа! Трактор моны төртеп еккан да бер тәгәрмәче белән балтыр итен эләктереп алган. Әле дә Алла саклаган, Алланың  рәхмәте булган диген инде. Ярый әле тракторның теге яктагы  ике  тәгәрмәч тиң, алгысы да, арткысы  да  чокырга төшеп  туктаган. Мин дә  шулай авыш торганга гына трактор күчәрен бүрәнә белән бераз күтәрә  алганмын икән. Югыйсә,  күтәрерсең чокырга төшеп аумаган булса. Әнә  шул землямер чокыры инде  ул, әле  дә күмелеп бетмәгән.

Кәримә әби, ышанмыйсыңмыни, әнә бит, дип, кемгәдер аңлаткандай, төртеп-төртеп чокырга күрсәтте.  Аннары,  шөкерана кылып Башанакка  карап атлады. Авылдан чыккач  ике сикереп бер атлауга Башанак куаклыгына  җитәм  дисәң дә,  Кәримә әбинең инде «бер атлыйсы гына»  калган булса да, гомер мизгелләрен  кабат-кабат хәтердә яңартырдай  озын  иде бу ара…

 

***

Кәримә әбинең уйларын бүлеп,  җиз кыңгырау чылтырады. Әби,  каян килә бу тавыш, дигәндәй, як-ягына каранды. Әмма һич төшенә алмады. Якында  гына  юл да юк, басу  читендәге  сукмакта да кыңгырау  чылтыратырлык беркем  дә күренми. Ә кыңгырау тавышы көчәйгәннән-көчәя, якынайганнан-якыная иде. Әби, ике бармагын шудырып кертеп,  сагая  башлаган  сул  колагы  өстеннән  яулык читен бераз  күтәрде дә, аеруча  бер игътибар белән  тыңлый-тыңлый башын боргалап каранды. Шунда ул каршысында үсеп утырган туйра куагының теге ягында күккә таба үрелеп үскән зәп-зәңгәр кыңгырау  чәчәген күреп алды. Җиз  кыңгырау  чыңы да шул чәчәк тарафыннан  ишетелә иде. Әби моңа чаклы ул чәчәкне күрмәдеме, күреп тә  игътибар итмәгән идеме – әкрен  генә урыныннан күтәрелде дә, туйра  куагын уратып, моң сибүче чәчәккә таба  атлады. Чәчәкне куркыта күрмим,  моңлы тавышны югалта  күрмим, дип атлаганга аның хәрәкәте,  атлаудан  да бигрәк, үлән өстеннән шуып баруны хәтерләтә иде. Якынайган  саен  зәңгәр  кыңгырау чәчәкләренең чыңлавы  ачыграк ишетелә,  моңлырак  яңгырый  иде.  Кыңгыраулар үзләре  дә үскәннән-үсә, зурайганнан зурая бара. Менә  Кәримә әби чәчәк каршына килеп туктады, тонык күзләрен челт-челт йомгалап, бер кыңгырауга текәлде.  Аның эчендә төбеннән үк вак-вак төкләр  белән  сырып  алынган   йөнтәс бәбәнәк тырпаеп тора  иде. Зәңгәрсу кыңгырау эчендәге аксыл бәбәнәк әбине сәламләгән төсле селкенеп куйды да киерелеп-киерелеп үсә  башлады. Менә ул чәчәк таҗының читенә  җитте  дә  аксыл  сары күлмәк кигән  кыз балага әверелде. Кәримә  әби аны шунда ук танып алды. Бу  бала  Камыт Хәсән кызы Фәния иде. Ул кулына җиз кыңгырау тоткан,  моңлы тавышлар чыгарып, шуны  чылтырата иде. Зәңгәрсу кыңгырау чәчәге дип  уйлаганы да чәчәк түгел, ап-ак бишек икән. Фәния  елмая-елмая  шул бишектән чыгып килә икән.

– Бәй, кызым, нишләп йөрисең  монда?

Фәния  җавап  бирми,  бит  уртасында матур  чокырчыклар  ясап  һаман  елмая  гына. Үзе вакыт-вакыт кулындагы  җиз  кыңгыравын  чылтыратып  ала.

– Ул чакта да син безнең  ишегалдына шулай бер сүздә әйтмичә, елмая-елмая кыңгырау чылтыратып килеп кергәниең шул. Үзең чылтыратасың, үзең елмаясың, үзең як-ягыңа каранасың.  Җиткән кыз башың белән, бала-чага кебек, көпә-көндез кыңгырау күтәреп йөрисең, дигәч, кычкырып көлеп җибәргән иең. Бала чагым искә төште әле, Кәримә апа, дигән иең. Аннары, мин сиңа шикләнеп карагач, җитдиләнеп, сабантуйга барганда ат дугасына тагарга Сөнгатулла  кыңгырау  сораган  ие,  чормадан табып  китердем  әле, үзе өйдәме соң, дип сораган  иең. Сөнгатулланың өйдә юклыгын  әйткәч, ярар, кич кайткач бирерсең,  сораган әйбереңне Фәния китерде дип әйтерсең, дип чыгып киткән  иең.  Чыгып  киткәч  кире әйләнеп  кереп,  Кәримә апа, Сөнгатуллага бирергә,  зинһар, онытма, дип, тагын бик  матур  итеп  елмайган  иең. Мин сине шул чакта ук яратып калган ием. Кич  Сөнгатуллама әйткәч, минем аннан  кыңгырау сораганым булмады да,  дип  гаҗәпләндергән ие.  Мин  сантый  шунда гына кыңгырау китерүең  Сөнгатуллам белән очрашуга бер сылтау икәнен аңлаган ием. Аннан  соң  торып, чиккән сөлгеләр, яулыклар, тастымаллар белән чуарлап бизәлгән,  дугасына  кулыңдагы  шушы  кыңгырау  тагылган   пар  атта  сабантуйга  баручы  яшьләр арасында   Сөнгатуллам  белән  икегезнең  парлашып утыруыгызны  күреп калгач, куанып бетә алмаган  ием.  Бигрәкләр дә  пар килгән  иегез  шул. Кавышырга гына насыйп итмәде.  Ул  чакта  ансын  беребез  дә  белми иек әле аның. Сөнгатулла белән аерылу кайгысын бергә күтәрдек.  Син  үзеңә,  мин  үземә.  Бер-беребезгә генә әйтмәдек. Әйтешмәсәк тә  сизенә  идек. Урамда очрашканда да без үзебез түгел, моңсу күзләребез очраша  ие. Очрашалар ие дә, бер-бер өмет  күренмиме дип карашып алалар ие.  Күңел түрендә ни ятканын аңлар өчен сүз кирәкми, сизгер күзләргә бер карау  да җитә шул. Яшен яшьнәгән вакыт  та үтмәслек арада карашып алуга,  күзләребез  безгә  тизрәк  аерылышырга  куша ие. Сиңа ничек булгандыр,  мәгәр яңадан очрашканчыга хәтле минем күз алдымнан синең моңлы  карашың  китми ие. Мин сине аңлый ием. Сөйгән егете белән кавыша алмаган кыз бала хәсрәтен миңа сөйләп  торуның  кирәге  юк  ие  лә!

Сөештегез,  сөештегез,  миңа  әйтми  генә сөештегез. Илл мәгәр авылда бернине дә яшереп  булмый аны.  Кичә кичтән  бүгенге таңгача  авылда ниләр  булганын көтœ куып кергән арада  энәсеннән  җебенә хәтле  белеп  кайта  ул  авыл хатыны.

Кыңгыраулар тагып, сабантуй арбасына утырып киткән теге  көнегезнең икенчеме-өченчеме  көнендә үк гайбәтегезне китереп  җиткерделәр.  Кичке уенда кочаклашып  йөрисез дә, җитәкләшеп,кайтасыз, имеш. Кочаклашырлык та булмагач яшьлек буламыни ул. Шуңа мин ни ә дип, ни җә дип бер сүз әйтмәдем. Бу аларның эчләрен  тагын  да яндырды, тагын да пошырды.  Күршегез Рәхилә апаң да улы Тәфкилдән сорашкан.  Тәфкиле бала-чага гына булса да,  Сөнгатулла абый дуракмыни ул теләс нинди кыз белән йөрергә, генә дигән. Минем дә эчкә  бераз корт төшкән сыман иткәние итүен, Рәхилә апаң да, ышанма гайбәтчеләр сүзенә, дигәч, сезнең чынлап яратышуыгызга  ныклап  ышандым.

– Нигә, Фәния кызым, ышанмыйсыңмыни мин әйткәннәргә?

Кәрим әби әле яңарак кына,  аксыл-саргылт күлмәк киеп, елмая-елмая ак бишек читенә үрелгән Фәниягә карады.  Ләкин  Фәния дә,  ак бишек  тә  каядыр  китеп  югалганнар  иде.  Бары  тик  әлеге  дә  баягы  вак-вак  төкләр белән уратып алынган аксыл-сары  бәбәнәкле зәңгәр кыңгырау чәчәге  генә тора иде.

Әби ак бишекнең югалуына да, аныž белән бергә аксыл-сары күлмәкле Фәниянең юкка чыгуына  да гаҗәпләнмәде, дөресрәге, ул  моңа бөтенләй игътибар да итмәде. Ак бишекнең үзенә кирәк булган чагында пәйда булуына күнегеп, шулай булырга тиешле гап-гади әйбер дип күңеле белән кабул иткән иде  инде  ул.

Бер кузгалган кузгалган инде,  дигән  сыман,  әби,  кыңгырау  чәчәген  калдырып,  туп-туры  әрәмә ешлыгына  кереп китте. Бераз баргач, аңа тагын  кыңгырау  чылтыраган  төсле  тоелды.  Ләкин әбинең кире әйләнеп чыгасы  килмәде.  Әле  каен  пиннеге  җитәрлек  киселмәгән  иде.

Кыңгырау чәчәгенең кабат  чыңлавы, бәлки,  Фәния белән булган  вакыйгаларны  ахырына чаклы исеңә  төшер  инде,  дип, күңеленең  кисәтүе  булгандыр. Ә чынлыкта  Фәния белән  Сөнгатулла арасында Кәримә әби белмәгәннәредә байтак иде әле.

Бер-берсенә тартылып торган  ике яшь күңел очрашканда ата-ана  гына түгел, төнге күктә йөзүче ай  да күрмәмешкә салыша. Хәтта агач яфраклары да, яшь йөрәкләргә комачауламыйк дигән  сыман, әкрен  генә лепердәп сөйләшүләреннән  туктап тора. Әрәмәдәге кошлар  гына, яшьләрне тыңламагыз, аларда сезнең эшегез юк, безне тыңлагыз, дигән сыман, җилкенеп-җилкенеп  сайрашалар.

Сөнгатулла белән Фәния  вәгъдәләшкән кичтә дә нәкъ шулай  булды. Кичке уенга чыгасы яшьләр Алкаби тавына җыелып беткән иде инде. Әмма уен чынлап торып башланырга өлгермәгән иде әле. Кызлар бер яктарак, егетләр икенче тирәдәрәк. Бала-чага исә алар уртасындагы мәйданга хуҗа. Үзара сөйләшкәләп торучы кызлар да, егетләр дә әлегә шул малайларны тамаша кыла.  Болары  исә  олылар хуплап көлгән саен тагын да  кызыбрак такмаза әйтә, сүз көрәштерә, үртәшә, төрткәлшә, аяк чалып егыша,  тәпәләшеп тә ала.

Сөнгатулла дус егете Хәдит  белән тау башына менеп җиткәндә такмаза әйтүчеләрнең дә түбәләре күккә тигән чак иде. Моңа кадәр әйтелгәннәре тыңлаучыларның күңеленә хуш  килгән, күрәсең. Алар шаулаша-шаулаша  көлә.  Ә  бу инде  такмазачы  малайларга ни кыланса, ни әйтсә рөхсәт дигән сүз. Әгәр кемнең дә булса хәтере калырлык такмаза ычкына  икән – хәзер ансы да куркыныч  түгел, гафу  итәчәкләр.  Әгәр хәтере  калучылардан кем дә булса һөҗүм  итә-нитә  калса, анда да яклаучылар  табылачак. Йә инде, бала-чагага  карап  син дә бала-чага  булма,  аннан гына дөньяңның чите  кителмәс, дип  аралап калачаклар. Такмаза остасы  Тәфкил дә моны яхшы белә. Шуңа  күрә ул инде, курыкмыйча, яшьләр  арасында тыела торган такмазага  күчеп  өлгергән  иде.

 

«Нурлый, Фәймә,

Шаһи, Саймә

Аулак өйгә барганнар.

Аулак өйгә барганнар да

Каты коймак салганнар.

Абыйлары килеп кергәч

Ашый алмый калганнар».

 

Әллә кайчан аулак өйдә булган  бер көлкеле вакыйга турындагы бу  такмазаны бөтен авыл яттан белә.  Ләкин тыңлаган саен  көлеп,  беренче  тапкыр тыңлаган  кебек  тыңлыйлар.

– Син,  малай  актыгы, бу  такмазаның   тыелганын белмисеңмени! – дигән  булды Сөнгатулла  шаяртып,  әмма  шул  ук вакытта Тәфкилнең  колагыннан  каты  гына эләктереп.

– Җибәр колакны! Үзеңне бел!  Миңа ялынып киләсеңне онытма!

Сөнгатулла Тәфкилнең колагын  ычкындырырга тиешлеген аңласа  да, ни өчен үзен белергә, ни өчен бу  малайга  ялынып  килергә  тиешлеген  аңламады. Моңа игътибар итеп тә  тормады.

Яшьләр  инде  җыелган  иде,  төрле-төрле уеннар башланды. Түгәрәк  әйләнеп  җырлаулардан,  кара-каршы  биюләрдән соң «Сакка йөгерү»  уенына чакырдылар. Уен бик гади. Егетләр-кызлар, парлашып, сафка тезеләләр.  Бер  кыз  яки  егет  ялгызы  саф алдына сакка баса. Ул кул чапкач, сафның иң артында торучы егет белән кыз  сакта  торучының ике ягыннан йөгереп  уза. Сакта  торучы  егет кеше булса,  әлеге  парның кызын куып тотарга тиеш.  Сакчы кыз инде, әлбәттә, егетне  аерып  алырга тиеш.  Ә сак  яныннан  йөгереп узучы парның максаты, һәркемгә аңлашыладыр – аерылмаска  тырышу.

Сакка йөгерү, гадәттә, кичке  уенның ахырындарак уйнала. Чөнки  сак  яныннан  йөгереп  узган  парларның  байтагы кире әйләнеп кайтмый, үз  юллары белән китеп бара.

Яшьләрнең эч серләрен менә  шушы уен «сата» да инде. Саф артыннан йөгереп  чыгучы егет белән кыз сакта  торучыга тоттырмаска тырышалар  икән – димәк, араларында нидер  башланган. Әгәр алар уенга кире әйләнеп кайтмасалар, күрәзәлек итеп  торасы да юк. Димәк, алар инде  үз язмышларын хәл итәргә карар  биргәннәр.  Ягъни  вәгъдәләшкәннәрме,  вәгъдәләшү алдында торалармы.

Сөнгатулла белән Фәния саф  артыннан йөгереп чыкканда сакта Хәдит тора иде. Ул Фәнияне пыр туздырып куып китте дә, уенда-гылар белән ара  ераклашкач,  кызны  эләктерәм дигәндә  генә  бер  түмгәккә  абынып егылган булды. Ул арада  Сөнгатулла  белән  Фәния  җитәкләшеп алдылар. Сөнгатулла Хәдиткә, без  Әлүшкә киттек, шунда очрашырбыз,  дип пышылдарга өлгерде.

Хәдит саф  янына  әйләнеп  килгәндә  Сөнгатулла белән Фәнияне Тәфкил  куып җитте.

– Сөнгатулла абый, туктале.  Кил  әле, сиңа гына әйтәсе сүзем бар, – диде  ул.

– Әйтәсе сүзеңне әйт, безнең яшерен серебез юк.

– Сезнең серегездә минем дә эшем  юк. Сүземне барыбер үзеңә генә әйтәм.

– Кара син аны, ә! – дигән булды Сөнгатулла. Үзе  исә, шулай әрсезләнә  икән,  димәк, бу малай  мине бурычлы  дип  саный,  нәрсә  икән,  дип  уйлады  да, Фәнияне ике-өч адым гына калдырып, Тәфкил янына килде.

– Йә, нәрсә?

– Түлә.

– Нәрсә өчен? Бая колагыңны борган өченме? – дип шаярткан  булды  Сөнгатулла.

– Ансын онытып торам икән әле.  Колак өчен дә түлә, күз өчен дә.

– Аңлап җиткермәдем.

– Аңлыйсы-нитәсе  юк.  Миңа  сине  күзәтергә кушылганмы? Кушылган.  Кем белән йөрисең, кайда йөрисең – бөтенесен күзәтеп йөрергә дә кайтып  әйтергә.

– Кемгә әләкләргә инде ягъни  мәсәлән?

– Ансы синең эш түгел. Кем  кушкан – шуңа. Ә син давай ике япьле  пәкеңне.  Хакы шул. Мин дә шым. Мин сер  чыгара торган егет түгел.

– Ах, егет булдыңмыни инде малай  актыгы! Пәке кирәк булдымыни?  Күбрәк булмас микән?

– Бер дә күп булмас.Тап-таман  гына.

– Сөйлә, алайса,  кемгә  шымчылыкка ялландың?

Тәфкил кулын сузды:

– Башта бир.

Сөнгатулла елмаеп Фәниягә  карады да чалбар кесәсеннән ике  япьле пәкесен чыгарды. Бирергәме-бирмәскәме дигән сыман кыланып  малайны үртәп  торды.

– Мә, алайса, шымчы. Түлке  шымчыдан  куркып  бирә  дип  уйлама,  дуслыгыбыз  өчен  бирәм. Ризамы?

– Риза, риза!

Чиялек малайларының күзен  яндырып йөрергә ике япьле пәке эңгер-меңгердә  ялтыр-йолтыр  килеп  уйнады  да малайның  чалбар  кесәсенә  кереп  урнашты.

Шатлыгыннан дөньясын  оныткан  Тәфкил китеп бара башлагач  борылып:

– Рәхмәт, Сөнгатулла абый! Мәңге  яшә! – диде.

– Яшәвен яшәрмен ансы, үләргә  җыенмыйм. Кем шымчысы икәнеңне  әйтмәдең бит әле.

–Ансы аның сиңа кирәк түгел,  Сөнгатулла абзыкаем.  Күзәтеп  йөрергә  дә кайтып әләкләргә кушылган дип әйттем бит инде. Сиңа  шунсы җиткән. Вәгъдәсен бозар, әләкләр дип тә шикләнмә. Мин – шым.

– Шәп  егет  син  Тәфкил,  маладис!  Бар дусларың  янына.

Мактау сүзләре дә  ишеткәч, малай  тутый кошы тоткан кебек йөгереп китеп барды.  Сөнгатулла  исә  «кһ-кһ»  итеп көлеп калды.

Ир-атларның «яшертен» сөйләшүләрен тыңлап торган Фәния  Сөнгатуллага төрттерергә  ашыкты.

– Шул малай-шалайдан  курыктыңмы, Сөнгат? Синең куркак  икәнеңне белми идем.  Кем  шымчысы  дип сорап торган буласың тагын.  Шуны  да  аңламадыңмы?  Кәримә  апа  белән Рәхилә апа эше бу.

– Беләм, Фәниякәем, беләм.  Гомергә шулай бит  инде  ул.  Иртәгә  үз  шымчыңны – Хәсән абзый  шымчысын  көт. Курыкканнан бирмәдем мин аңа  пәкене. Һәр кешенең ике дусты  булырга  тиеш.  Берсе – киңәш  бирерлек  олы  кеше, икенчесе – серен  саклап, йомышына йөрерлек малай-шалай. Олы кеше  картаеп үлсә,  аның  киңәше кала. Ә малай-шалай бик тиз үсә  ул.  Сереңне сакларлык булса,  ул да  синең дустың  булып  үсә.  Тәфкилне әйтәм,  шәп егет булып үсәчәк ул. Күреп   тордың бит,  яшергән  булып,  уратып  маташмады. Күзәтергә кушылган дип туп-турысын әйттедә салды. Туры кеше турылыклы дус була ул. Ә пәкегә килгәндә пәке нәрсә ул! Бер  тимер кисәге. Минем өчен шулай. Ә малайлар өчен алтын бәһәсеннән  кыйбатрак торган әйбер ул. Мин дә  малай  булган кеше  бит, беләм.  Тәфкил  бүген  бөтен  иптәшләре алдында иң  абруйлы малайга әйләнде.Тик ул  шымчылыгым өчен түләделәр дип  башына да  китермәячәк.  Сөнгатулла  абый минем иң якын дустым, ул  бүләк  итте дип мактаначак.

– Син дә шулай мактанып  йөрдеңмени? Мин сине куркак дип уйлаган  идем, син әле мактанчык та икәнсең. Хәер, егет кеше өчен икесе  дә  шәп түгел инде.

– Ярар, син кеше тикшермә.  Иртәгәгә  үзең  кулъяулык  әзерлә  үз  шымчыңа  түләргә, – дигән  булды  да  Сөнгатулла  Фәниянең  бит  очыннан  үбеп  алды.

– Китче,  мәхәббәтсез…

Сөнгатулласы кылган гамәлгә  Фәниянең телдән җавабы шулай  булса да, күңелендә башка уйлар  иде. Егетнең төптән уйлап эш итүенә сокланып бара иде ул. Якын күргән кешеңнең матур якларын тапкан  саен  ул тагын да якыная, аңа хөрмәтең арта, син аны башкалар белән чагыштырмый башлыйсың,  һәр эше, һәр кыланмышы дөрес дип, шулай булырга тиеш дип кабул итәргә өйрәнәсең. Сөнгатулланың Тәфкил белән егетләрчә  ачыктан-ачык  сөйләшүен, үзеңә  дә  шымчылар  көт,  дип  кисәтеп куюын  ирләр  холкының  бер күркәм ягы дип кабул иткәнгә,  Фәния,  үз  янында  яклаучысы барын тоеп,  үзе дә сизмәстән, егетнең  кулын  кысыбрак тотты.

Сөнгатулла исә моны үзенчә, егетләрчә аңлады. Буш кулы белән  Фәниянең  биленнән  кочты,  иреннәрен  кызның битенә якынрак китерде,  кайнар сулышы белән аның колак  яфракларын,  бит алмаларын,  иякләрен  иркәләде. Ләззәтле кытыклаудан  башы әйләнеп куйган кыз үзе дә  иреннәрен очлайтып  сузды.

Иреннәр  кушылган  бу  мизгелләрдә  Алкаби тавы итәгендә дөньяның ике  бәхетлесеннән башка беркем дә  юк иде. Күз кысып җемелдәүче  йолдызлар  да, тау итәгенең тымызык һавасы да, Сөн өстендә көмеш тәңкәләрен  ялтыратып сикерешүче чабаклар да, Башанак әрәмәсе ягыннан тауларга бәрелә-бәрелә агылучы сандугач  тавышы  да,  ике  гашыйкның  үткәне  һәм киләчәге  дә – барсы да шушында сыйган,  бергә тупланып, бербөтенне тәшкил  иткән иде. Табигать кенә түгел, кичке уенны тәмамлаган яшьләрнең  гармунга  кушылып  җырлый-җырлый кайтулары  да бу бөтенлекне җимерә  алмый иде инде.

 

***

– Сөбханалла машалла! Бигрәк  матур каен! Моның  биш-алты  ботагын  кисеп алсаң да зыян килә торган  түгел.

Каен  ботагын  кисү өчен  җайлабрак  тотыйм әле дип әйләндергәндә  Кәримә әбинең кулыннан урагы  төшеп  китте. Иелеп алганда исә, агач ботагына  тиеп, урак зәһәр зыңгылдап куйды. Әби, җиз кыңгырау тавышы  чыгарып тимер дә шулай зыңгылдар икән, дип гаҗәпләнергә өлгермәде, чыннан да ялгышуын аңлады. Бу урак түгел,  шунда гына үсеп утыручы яңа  кыңгырау чәчәге зыңлый  иде.

– Әстәгыфирулла тәүбә, рәхмәт яугыры, син дә чылтырыйсыңмыни?  Нигә соң әле  синең тавышың хәсрәтле  чыга?

Үз соравына җавап эзләп, әби  чәчәк өстенә иелде. Кинәт аның  каршысыннан гына, куе булып үскән юкә куагы төбеннән, сигез-тугыз чебиен ияртеп, кыр тавыгы  йөгереп узды. Ук булып атылган чеби әнкәсенең канаты кагылгач  кыңгырау  чәчәгенең  сабагы чак  кына сынмый  калды.

– Сөбханалла! Кая ашыгасың?  Сиңа тиюче юк бит.

Кәримә әби кошлар йөгереп кереп  киткән туйра куагын куллар белән  аерып караган иде, куак төбендә чуар бизәкле бер чүпрәк ятуын күрде. Чүпрәк дип уйланырга тиешле бу әйбернең  ни икәнен, канатларын як-якка җәеп  шым  гына  ятучы кыр тавыгы икәнен, ул шунда ук аңлап алды. Гаиләсен  эзәрлекләүче дошманыннан  качканда корыган яфракларны тәпиләре белән чыштырдатып тавыш чыгармас өчен дә, йөгерсәм  барыбер  куып җитәр дип тә шулай  сузылып ята  ул  кыр тавыгы. Шушы хәйләсе белән  котылып та кала. Әмма кайчагында  фаҗигаг д юлыга икән  әлеге  хәйләсе аркасында.

– Э-э шул,  шулай  була  икән  шул, – дип сөйләнә-сөйләнә, әби, туйра  куагын әкрен генә ычкындырып,  читкәрәк атлады. – Теге чакта Сөнгатулла сәнәк белән чәнечте бит үзен. Чебиләрен ияртеп кыр тавыгы куак астына кереп киткәч, бала-чага бит, шул кошларны куып  тотмакчы  булган.  Кош  эзләп,  сәнәген  күтәргән  көе тегендә-монда йөгеренә  икән. Шунда куак астындарак ятучы    чүпрәк  кисәген  күреп  алган  да,  агач  арасында  йөгерергә  комачауламасын  дип, сәнәген шул якка кадаган.  Чүпрәк  дип  уйлаган теге  нәмәрсә  кыр  тавыгы  булып чыккан.  Сәнәк  тиюгә «чырр»  итеп алган да җан биргән мәхлук.  И-и Сөнгатулланың елап кайтып  керүләре ул көнне. Бала чагыннан  ук кан  коярга яратмый ие шул балакаем. Үзенең  генә канкайларын  койдылар…

Кыр тавыгының үлеме белән  Сөнгатулланың фаҗигасе берьюлы  исенә төшкәч, Кәримә әби үзе дә моңсуланып куйды. Җитмәсә, әле  бу кыңгырау чәчәге дә әллә ничек  хәсрәтле чыңлый.

– Бәй, кая китте соң әле  бу  кыңгырау  чәчкәсе?

Әби чәчәкне эзләп тирә-юньне  караштырып алды. Әмма әле генә үсеп  утырган җирендә кыңгырау чәчәге  юк иде. Әби бераз гаҗәпсенеп  торды  да әрәмә читенә чыкты. Анда ат арбасына яртылаш кына салам  төягән  бер малай узып бара иде. Ул атын  туктатты.

– Исәнме әбекәй! Кайтасыңмы?  Әйдә менеп утыр.

– Рәхмәт, улым.  Минем әле  пиннек кисәсем бар.  Йөгең дә бик зур, атыңа  авыр булмагае.

– Кая авыр булсын инде. Миңа  күп алып кайтырга әйтмәделәр лә. Мин әйттем аларга, коры саламны  бер кеше  генә төяп  булмый  аны дидем. Шуа  да  төшә, шуа да төшә ул дидем.

– Булган инде, улым. Болай да  бик оста төягәнсең. Яле, улым, менә бу  асылыныбрак торганнарын  күтәребрәк  куйыйк әле.  Менә шулайрак.

– Рәхмәт, әбекәй! Кул-аягың  сызлаусыз булсын.

– И, рәхмәт яугыры, ансын да  беләсеңмени әле. Кем өйрәтте аны сиңа?  Ничә яшьтә соң әле син?

– Быел унбер тула инде.

– Бәракалла! Шулай  укмыни? Ярар,  ярар,  бар,  кайт,  улым,  Рафаелмы  әле  исемең?

– Рәфил, диген,әбекәй. Мин  киттем,  алайса.

Ул киткәч тә йөк артыннан байтак  кына карап торды әби. Ераграк  киткән саен кечерәергә  тиешле  йөк,  киресенчә, кабарып үсә бара иде. Ул  тагын да зураеп болытка әверелде,  болыт  арасыннан  исә ак  бишек  йөзеп  чыкты.  Бишектә  аның  Сөнгатулласы  утыра иде.

– Барып чыкканнар икән болар, – диде ул сәламләшеп тә тормастан. – Без болай ат интектереп ярты йөк  салам төяп йөрми идек.

– Булгандыр  инде,  улым,  сезнеке дә булгандыр. Хәтерләмисең генәдер.

– Юк, юк. Болай  өч-дүрт сәнәк  салам  өчен ат куып йөргән булмады.

– Ул чагында башка заман ие, улым. Хәзер башка заман. Хәзер машина белән генә йөри бала-чага.  Ат  җигүнең рәтен онытып баралар.  Шуңа  йөкләре дә  бәләкәй.

– Кем малае булды соң әле бу, әнкәй? Таныган да кебек тоела, танып та бетермим.

– Син танымыйсың аны, улым.  Төсмерлисең генә. Син үлгәндә  тумаган ие әле ул.  Тәфкилнең төпчеге  Рәфил булыр бу. Атасына охшатып  төсмерлисеңдер.

– Тәфкил малае дисеңме?..

Кәримә әби улы Сөнгатулланың чыраенда гаҗәпләнү катыш  кызыксыну  чаткылары чамалагандай булды.   Ләкин улының йөзенә тутырып  карарга өлгермәде. Сөнгатулласы  утырган ак бишек катлам болыт  арасына кереп бара иде.  Китмә,  улым,  бераз гына көтеп тор, дигәндәй,ана кулларын ак бишеккә таба сузды. Аның дер-дер калтыранган  куллары бишек читеннән бер эләктереп алса,  мәңге ычкындырмас төсле иде. Үрелеп  буе җитмәгәч, ана, яртылаш ачык иреннәре аша пышылдый-пышылдый, күңеленнән ак бишеккә бу якка таба йөзәргә боерды. Бишек боерыкка буйсындымы, әллә Сөнгатулланың үзенең дә әйтәсе  сүзе  әйтелеп  бетмәгән  идеме, ана белән улының күзләре  яңадан  аермачык очраштылар.

– Тәфкил малае дисеңме, әнкәй?  Мин киткәндә Тәфкил  үзе дә шуннан  бераз гына  зуррак  булгандыр. Әнкәй,  ни… Тәфкил кулында күргәнең  булмадымы? Мин аңа сугышка  чаклы  бер ялтыравык пәке бүләк иткән  ием.

– Бәй, күрмәскә, улым. Сугыш  бетеп тә син кайтмагач,  Тәфкил,  миндә  югалыр ул, Кәримә апа, Сөнгатулла  абыйның төсе  итеп  үзеңдә  сакларсың, дип китереп тапшырды бит аны. Игәүли-игәүли  кырмыска  биле  төсле нечкәреп беткән ие инде ул. Хәзер  дә сандык  төбендә саклыйм әле мин  аны, улым. Сандык актарганда тәңкәләр, чулпылар арасыннан ялтырап килеп чыга да, күзгә-күз карашып,  икәүләп  сөйләшеп утырабыз. Әле теге  көннәрне  генә, нигә мине монда яткырасың дип  үпкәләде. Алмазга  бир  син  мине,  ди.  Быел җәйгә ялга кайткач бирермен  инде.

– Алмазга бирмә син аны, әнкәй.  Шәһәр малае кадерен белмәс аның.  Тәфкил малае Рәфилгә бир син аны.  Әтисе алдында бир. Тәфкил бу пәкене  нинди хезмәт куеп алганын улына да  сөйләсен.

– Шундый  берәр сере дә бармыни  әле аның, улым?  Нинди сер соң инде  ул миннән яшерерлек?

– Ансы сиңа кирәкми инде аның, әнкәй. Тәфкил үзе сөйләр малаена.  Хыянәтсез егет булганы өчен бүләк иткән ием мин ул пәкене Тәфкилгә.  Әнә бит  сиңа китереп биргән.  Димәк,  дуслыгыбызга хыянәт итмәгән.  Тапшырырсыңмы, әнкәй?

– Ярар, улым, тапшырырмын. Нәзерем тотмасын өчен Алмазга  башканы  үзем  сатып  алып  бирермен… Бәй, сантый, сатып алырмын дип  торган булам. Әле сатып алынмый  торганнарының да эше бетмәгән бит.  Җитәрлек пиннек тә  киселмәгән.  Син, улым, ачуланма инде, мин әрәмәгә  кереп чыгыйм.

Тигезрәк ботакларны гына  сайлый-сайлый пиннек әзерләгәндә  аның тәртипсез хыяллары барыбер  Сөнгатулласы хакында иде. Башта  ул  Сөнгатулласы белән бергә сугышка киткән,  сугыш бетәрәк  кенә яраланып  кайткан дусты  Хәдит сөйләгәннәрне искә төшерде.

«Без  бит башта  бик  каты чигендек,  дип сөйләгән иде ул. Чигенәбез,  чигенәбез дә атакага күтәреләбез.  Күпмедер алга да киткән булабыз.  Аннары тагын өерелеп киләләр дә кыра башлыйлар. Тагын чигенәбез.  Бер-бер авылны көненә икешәр-өчәр тапкыр алабыз, икешәр-өчәр тапкыр  калдырып китәбез.

Шулай берсендә бер авыл читендә  атакага күтәрелдек. Кайсы авыл  икәнен әйтермен, язып куелган ул  минем. Баргач табуы да җиңел аны.  Каен урманы анда. Урра кычкырып  урман эченә килеп кердек. Сөнгат  белән без мәңге аерылышмаска сүз   куешкан бит инде. Алга  барганда да,  чигенгәндә дә бер-беребезне күздән  ычкындырмаска тырыша идек.

Бу юлы ул төптән аерылып үскән  куш каенның бер ягыннан, мин икенче  ягыннан гына урап чыктык, югыйсә.  Карыйм, Сөнгат юк. Атака беткәч  очрашырбыз  әле,  дип  уйлаганмындыр  инде. Әллә уйланмады да микән.  Немецларны байтак куа бардык.  Тукталдык. Ял итәбез. Сөнгат юк.

Ул арада тегеләр котырынып  өскә килеп чыктылар да безне  куалап җибәрделәр. Авыл кырыена  якынаюыбызга  үзебезнекеләр  ярдәмгә килеп җитте дә тагын тегеләрне  өерләп алып киттек. Ул  көнне  нык  урнаштык,  бүтән безнең өскә ташланмадылар.

Безгә яралылырны җыеп алырга,  үлгәннәрне  күмәргә  куштылар. Мин  Сөнгатне  снаряд  тигән  теге  куш каен  янында таптым. Пуля, күкрәгеннән  кереп, ике калак сөяге арасыннан чыккан ие. Беренче атакадан соң ук  тапкан булсам, бәлки әле исән дә калган булырие. Шунсы үкенечле…

Барлык үлгәннәрне бер кабергә  күмәргә  кушсалар  да,  мин Сөнгаткә  үзенә  аерым  кабер  казыдым.  Ләхетен  алып. Украинаның бер егете дә шулай  ук үзенең дусты Иванны аерым  күмде.  Каберләре рәттән аларның. Баргач  табуы да җиңел аларны, дим бит».

Ул чагында алар Хәдит белән икесе  Сөнгатулла кабере янына  барачакларына һич кен дә  шикләнмиләр иде.  Шуңадыр, Хәдит ул украин авылының исемен дә, каен  урманының авылның кайсы ягында  икәнен дә әйтеп тормаган иде.  Әйтсә,  бик шәп буласы икән дә бит…

Боларны искә төшерүгә Кәримә  әбинең башына яңа уй килде. Монсы  да хәсрәтле, ана күңелен җәрәхәтли  торган уй иде. Чигенү хурлыгына  түзгән балакаемның җиңү шатлыгын  татырга хакы юк идемени соң,  Тәңрем!

Ансы төгәлләнер-төгәлләнмәстән,  шуңа ук ияреп, икенче, өченче уйлар  өермәсе йөгереп узды.

Ул көнне, улым, миңа әллә нәрсә  булды. Кирәккә-кирәкмәгәнгә дә  йөгерәм дә сикерәм,  көләм дә елыйм.  Әллә инде акылдан язам микән дип тә уйладым. Алай дисәң бөтен авыл  берьюлы акылдан яза алмый бит инде. Нигә соң бөтенесе йөгерә дә сикерә, бөтенесе көлә дә елый? Сәбәбе бик  ныклы ие шул аның,  улым.  Ул  көнне авылга Җиңү кайтты, улым, Җиңү  кайтты. Син генә кайтмадың…

Ул елларда кайберәүләр  улларының, ирләренең үлде хәбәре  килгәч җиделәрен, кырыкларын,  елларын үткәрделәр.  Аларның  үлүенә  ышаналар ие шул.  Мин  ышанмадым. Шуңа җидеңне дә, елыңны да  үткәрмәдем. Бер кайтырсың төсле  тоела ие. Шуңа көттем. Озак көттем. Гомер буе көттем. Хәер, ансы инде мин  гомерем буе нидер көттем. Башта  синең туганыңны көттем.  Тугач,  тәпи  басуыңны, телең ачылуны көттем.  Аннары үсеп җитүеңне  көттем.  Үсеп  җиткәч, өйләнер  дә,  нәсел дәвам итәр дип көттем. Сугышка киткәч кайтыр  дип көттем. Озак көттем димен дә  диюен, шулай көткәнгә генә озак тоела бит ул. Югыйсә, гомер бик кыска икән ул, улым. Әле менә ничә яшемә  җиттем, гомер үткәне сизелми дә.  Синеке бигрәкләр дә сизелмәгәндер,  улыкаем…

Йоклаганнар уяна, кунакка киткәннәр әйләнеп кайта. Үлгәннәр генә мәңге кайтмый. Алар серләрен  дә, әйтелми калган сүзләрен дә үзләре  белән алып китәләр…

Улым, хәтерлисең микән, сугышка  киткәндә син, мине  сагынсаң җидегән йолдызга кара, күзләребез шунда  очрашыр, дигән иең?..

Күңел читеннән бу уе чагылып китүгә, Кәримә әби кичләрен күктә  җидегән йолдыз калка торган якка  күтәрелеп карады. Кояшлы ап-аяз  күктә, чыннан да, кадакка эленгән чүмеч төсле, җидегән йолдыз асылынып тора иде. Әле генә элеп куйганнардыр, ахырсы, чүмеч әкрен генә селкенгәләп ала.  Юк ла, җидегән-чүмеч түгел  икән лә бу. Аяз күктән  ак бишек йөзеп килә икән бит.  Сөнгатулласын  утыртып.

– Килдеңме, улым? Бая әйтми-нитми генә  китеп  баргач,  әллә миңа  үпкәләдеңме дип  торам. Үпкәләсәң  дә үпкәләрлегең  бардыр шул. Әйтелми  калган сүзләрең бардыр. Булса, әйт,  улым, әйт, яшермә.

– Нинди үпкәм булсын сиңа,  әнкәй. Үзең рәнҗемә. Озак кайтмый  көттергәнем  өчен бәхиллә. Бер генә  тапкыр хәтерем калган иде дә,  ансы да  онтылды инде. Күңел ярасы вакыт  үткәч дәвалана икән ул.

– Шул-шул, улым, бер үпкәң  бардыр төсле тоела. Гел генә дә күңелемә шулай килә. Әйт әле,  улым,  ни  ул? Гафу сорармын.

– Аналар балаларыннан гафу  сорарга тиеш түгел, әнкәй. Ананың  бер тулгак тотуы да баланың бөтен  гомере  буена кылган яхшылыкларына тормый, дип әйткән пәйгамбәр, дия  идең бит, әнкәй. Шулай булгач сиңа  үпкәләрлек хакым бармы?

– Сизәм, улым, сизәм, үпкәң бар  синең миңа. Әйт әле, улым, әйт әле,  ни ул?

– Теге көнне мин сине чакырдым,  син килмәдең, әнкәй…

– Кайсы көнне  ул,  улым?  Хәтеремдә  калмаган. Бик кыен булмаса искә  төшер әле.

– Хәдит белән куш каен янында  аерылган көнне ул, әнкәй. Сиңа  Хәдит сөйләде инде аны. Икебез  куш каенның ике ягыннан йөгереп киттек дип сөйләде. Без икебез ике  ягыннан йөгермәдек аның. Икебез дә бер яктан йөгердек. Мин алдан  йөгерә идем. Хәдит миннән дүрт-биш адым гына арттарак. Шунда минем күкрәгемә кемдер бик каты итеп  китереп сукты, нәрсәдер чәнчеп  алды да калак сөякләрем яныннан  үтәли чыкты. Мин сөрлектем, берәр нәрсәгә тотынып егылмый калырга  тырыштым. Тотыныр әйбер юк иде.  Мин, Хәдит, мине тот, мин егылам,  дип пышылдадым. Ул ишетмәде. Мин  егылгач  минем  гәүдәм  аркылы  атлап алга чапты. Шуннан соң мин бөтен урманны яңгыратып, әнкәй, минем  янга кил, дип кычкырдым. Син дә  килмәдең.  Мин сине  көттем-көттем  дә һушымны җуйдым. Һушыма килгәч тагын чакырдым. Әнкәй, зинһар,  үзебезнең коебыздан алып  бер генә  йотым салкын су бир, дидем. Син  һаман килмәдең. Мин ялынып-ялварып сорадым, ә син килмәдең. Бөтен тәнем утта янмаса,  сине  борчып сорамаган да булыр идем. Чакырып-чакырып  та син килмәгәч, суны үзем табып эчәргә булдым. Әллә кайчан үзем торып киткән булыр идем дә, күкрәгем бик авырта иде шул. Тора  алмадым. Сусавыма түзәр хәлем калмагач, су эзләп Әлүш  чишмәсенә таба йөгердем. Күпме генә йөгерсәм дә чишмәгә барып җитә алмадым. Аннары  йөгерә-йөгерә  Алкаби тавына мендем. Тәгәри-тәгәри тау астына төштем дә, көймәгә утырып, Сөн уртасына кердем. Көймә  читеннән иелеп су эчмәкче идем, авырткан күкрәгем иелергә ирек бирмәде. Әлегә тыныч кына  аккан  Сөн  елгасы  да,  мин көймә белән  кергәч,  нигәдер  ярсып  дулкынлана  башлады.  Гомердә  көймәдә  әйләнмәгән  башым  әйләнергә  тотынды.  Әнкәй,  зинһар,  көймәне тотып тор, Сөннән бер генә  уч су алып эчим, дип үтендем. Син  анда да минем янга килмәдең. Бер  чүмеч кое суы тотып Алкаби тавы башында тордың. Йөгереп кенә төшеп, шул суыңны нигә миңа бирмәдең,  әнкәй?

– Әй улым, балакаем! Мин берсен  дә  ишетмәдем бит боларның.  Ишеткән булсам, килмәс иеммени! Дөнья читләренә чаклы йөгереп барган  булыр ием. Зинһар,  рәнҗемә, улым. Зинһар, гафу ит.

– Гафу үтенмә, дим бит, әнкәй.  Син гафу үтенергә тиеш түгел.  Ул чагында сиңа үпкәләвем өчен үзең гафу ит. Соңыннан син миңа  барыбер  су  эчердең  бит.  Чиләгеңнән  алып чүмечләп-чүмечләп эчердең.  Мин йотлыга-йотлыга эчтем. Тик  сусавымны гына баса алмадым.  Тәнем  бик кызыша иде шул. Аны инде су  гына  баса алмый иде.

– Суым җылы булгандыр, улым, суым җылынган  булгандыр.  Алдарак  барып өлгерә алмаганмындыр шул.  Мылтык тавышын ишетүгә чыгып йөгерсәм, өлгерәсе дә булганмын бит, югыйсә. Никләр йөгермәдем шунда! Ишеттем бит мин ул  мылтык тавышын. Әле хәзер дә мылтык тавышы ишетсәм сискәнеп китәм. Сиңа төбәп  атканнардыр төсле  тоела.  Ул көне без салам эскерте өя идек.  Кибәнне оста саласың, дип, мине эскерт башына  менгерделәр. Ирләр юк бит инде, астан саламны хатын-кызлар  биреп тора. Сәнәкләренә саламны  бик әз эләктерәләр. Араларында синең  кәләшең буласы Фәниядә бар. Их, синең урында Сөнгатуллам булса,  син биш  күтәргән саламны  бер  генә  эләктереп ыргытырые, дип уйлап  бетерүем булды, гөпелдәп мылтык  шартлады.  Мин,  хәлсезләнеп,  эскерт өстенә чүмәштем. Ни  булды, Кәримә апа, дип сорый Фәния. Юк ла, мин  әйтәм,  болай  гына  хәлем  киткәндәй  булды. Торып бассам да колагымда  мылтык  тавышы озак  яңгырап  торды.  Хәзер  беләм  инде,  сез  Хәдит  белән  аерылган, син мине чакырган көн булган ул. Синең күкрәккәйләреңне  тишеп чыгасы пүлене очырткан  мылтык  тавышын  ишеткән  булганмын  мин.  Шунсы гаҗәп бит  әле,  нишләп су сораганыңны ишетмәдем икән соң?  Мәгәр  ул  көне  гел  иңке-моңкы  йөрдем. Ялваруыңны ишеткәнмен,  улым,  аңламаганмын  гына.

– Әнкәй, комсомол кешегә оят булса да әйтим, ул көне мин, әнкәм белән күрештер, дип Алладан да ялварып сорадым. Аның  да  күрештерә алмасын аңлагач, ярар, ансын сорамыйм, башкасын сорыйм, әнкәемне  җәфалама,  кайгы-хәсрәтләрдән арала,  минем белән аерылышудан башка  кайгы бирмә, дип  сорадым.  Минем  теләгем барып җитте микән аңа,  әнкәй?

– Рәхмәт, улым.  Насыйп иткәнен  биргәндер, шатлыгын да кайгысын  да… Бәй, улым,  тагын киттеңмени?  Күз яшьләремне күрдеңмени?  Күрсәтмәм  дигәнием дә бит, югыйсә. Синең  кабереңә ничек баруымны  сөйләрмен дигән ием бит әле…

Сөнгатулласы ак бишеге белән  югалганга, Кәримә әби украин  авылына ничек баруын  улына сөйли алмады, хәтереннән генә уздырды.

 

***

Украинага Сөнгатулла кабере  өстендә дога кылырга барабыз, дип, Хәдит белән бергә хыяллана торгач, байтак еллар үтте. Дөнья  мәшәкатьләре, юллык акча юнәтә алмау өстен Хәдитнең ачык җәрәхәтләреннән кан саркып тору әлеге ерак сәфәрне һаман  кичектерә килде. Инде тән яралары төзәлеп  бетте  дигәндә генә  Хәдитне умыртка  сөяге янындагы чуен ярчыгы борчый башлады. Башта аның сул кулы, сул аягы хәрәкәтсез калды. Докторлар,  чуен кисәген алмасак, уң ягың да  хәрәкәтсез калуы бар, дигәч,  Хәдит Казан больницасына ятты.   Шунда ул хатынына, мин әйләнеп  кайта алмасам, фәлән җирдәге фәлән  язуны Кәримә апага бирерсең, анда  Сөнгатнең адресы язылган дип әйтеп калдырган. Инде Хәдит тә вафат  булып, балалар таралышып, үзе дә ялгыз калгач, тоткарланырга сәбәп  юк иде.

Ә Украина урманы эчендәге  ташландык кабер дигәндә,  Кәримә  әби аны барыбер эзләп табачак. Авылның  адресы кулда. Урман авылны бөтен  яктан чолгап алган булса да, ул ике  кабер урынын кояш баешы ягыннан  эзли башларга тиеш. Теге чакта  Хәдит бик ачык сөйләде бит. Әле немецлар  килеп авылны ала,  әле без күтәрелеп аларны куып чыгарабыз,  диде. Немецлар  кояш  баешы  ягыннан  килми каян килсеннәр. Сөнгатулла белән Иван  кабере  куш каен янында,  диде. Каенның берсе снаряд тиеп  яраланган, диде. Инде килеп ул куш каеннарны кискән булсалар да төпләре калгандыр.  Шул  төпләр янында ике  калкулык та булса… Эзләр, көне-төне эзләр. Атна җитмәсә ай буе эзләр. Тапмаска, урманда йөрмәгән кеше түгел, шөкер. Менә каберләрне  тапкач кайсы Сөнгатулланыкы, кайсы Иванныкы икәнен ген каян беләсе. Кайсы каршына тезләнеп  дога  кыласы.  Хәер, ансы да әллә ни түгел. Икесе  янында да  укыр намазын.  Икесе  өчен  дә  дога  кылыр.  Иван урыс булса  да,  шәһит киткән кеше кяфер булмас.  Алла  кабул  итәр аның догасын.

Шуларны уйлап, Кәримә әбинең  юлга  чыгу  хыялы  ныгыганнан  ныгый  гына барды.

Казан вокзалында билет алып, ул  тиешле урынга да бернинди җәфа  күрмичә барып җитте. Бәхетенә күрә,   ул поездда үзе барасы авылның  күршесендә  генә  яшәүче бер украин  хатыны белән очрашып танышты.  Бер сүзен урысча, икесен татарча  әйтә-әйтә кулындагы адресын да  күрсәткәч,  бу ягымлы хатын аңа:

– Хорошо, хорошо, сама довезу,–  диде. Поезддан  төшкәч,  теге  авылга бара торган автобуска билет та алышты.

Авылга  килеп җиткәч:

– Какой дом сельсовет? – дип  сорарга Кәримә әбине  өйрәтеп  торасы  юк  иде  инде,  анлык кына  урысчасы  үзендә  дә  бар.

Анда килеп  кергәч  ул  тагын  адрес  язылган кәгазен  күрсәтте.

– Это  бит такуй деревня? Эздич  мая  мальчик умирал. Вайнада умирал.  Хәдит сказал. Мин могиласына  пришул. Могила искать. Малится  буду,  намаз читат…

Хуҗалар  әби сөйләгәннәрнең  бөтен  нечкәлекләренә төшенмәсәләр дә,  кайбер  нәрсәләрне аңладылар.  Чөнки Бөек Җиңү юбилее булган  ул  елларда  илнең төрле почмакларыннан бу  якларга кызыл  эзтабарлар  да, сугыш  вакытында туганнарын  югалтучылар  да еш  киләләр иде.  Авыл советында  аларның һәркайсын якты йөз, киң күңел белән каршы  алырга, мөмкин  булганча ярдәм итәргә тырышалар – фатирга урнаштыралар, ашау-эчү  ягын  хәстәрлиләр,  мәктәп  балаларын  ярдәмгә  чакыралар  иде.

Бу юлы да, Кәримә  әби  йомышын  аңлатып биргәч, хуҗалар үз  телләрендә ниләрдер гәпләшеп алдылар.  Әби алар  сөйләшкәннең күбесен аңламады.  Урысча булса бер хәл иде, монда исә  бөтенләй чит телдә. Кәримә әбигә кайчакта болар үзара  әрләшәләр  кебек  тә  тоелды. И  Ходаем, әллә юкка гына мәшәкатьләдемме, үз эшләре  үзләренә җитмәгәнмени аларның,  дип  тә  уйлап  алды.  Берара  борылып кайтып китәргә дә ниятләгәндәй  итте.  Шунда ук, кайлардан килеп, улым белән күрешергә көянтә буе җир калгач,  кире  борылалар  димени, дип  үзен-үзе  әрләп  тә ташлады.

Тагын бераздан  чигүле  ак  күлмәк кигән,  сары куе мыеклы  авыл  советы  рәисе аннан чартлатып  нидер  сорады.  Әби һични аңламады, хәтта башы  әйләнеп  китте.  Әкренрәк тә  сөйләми бит, ичмасам. Әкренрәк сөйлә дип  ничек әйтергә соң бу сөйкемле  кешегә,  дип баш ватты ул.  Моңа  чаклы  сүзгә  катнашмый читтәрәк утырган яшь  кенә бер егет Кәримә әби каршына  ук килеп басты да сүзен сүзгә аерып сорап куйды:

– Бабушка,  скажи,  кто  сказал,  что  твоя мальчик здесь умирал?

Тыңлап утыручылар эчләре катып  көлешергә тотындылар. Яшь егет  кенә  һаман җитди кала бирде.

– Твоя документы есть? Документ  давай. Есть документы, что твая  мальчик здесь умирал?

– Һай рәхмәт төшкере! Менә,  ичмасам,  аңлатып  сорадың.  Бар,  улым, бар,  ест,  ест.  Бөтен  дукаментларым да  бар.  Менә  монсы  Хәдит абыең язып  биргән адрес.  Ә,  әйе,  ансын күрдегез  инде.  Менә  монсы  Сөнгатулламның  соңгы хаты. Монсы ваенкаматтан.   Менә монсы… Менә, үзегез карагыз  инде, анда гел урысча язылган.

Рәис кәгазьләргә күз генә салып  алды да тагын җыелышып нәрсә  турындадыр сөйләшә башладылар,  әбидән  нәрсәдер  сорадылар.  Кәримә  әби,  берәр сүзләрен эләктереп  алсам,  башкасы аңлашылыр иде инде, дип уйлап торганда тагын теге егет  ярдәмгә килде.

– Бабушка, кушать, кушать, ням-ням-ням…

Бүлмә эче тагын шаркылдап көлү  тавышлары белән тулды.

– Во даешь, Виктор! Прямо  переводчик. Ну что, бабушка,  действительно время ням-ням. Ведь,  наверное, проголодалась?

Бу юлы инде Кәримә әби аларга  кушылып үзе дә рәхәтләнеп көлде.  Тел белгәч  рәхәт  икән шул,  ашыйсың  килмиме,  юлда  йөреп  ачыккансыңдыр,  дип сорыйлар бит инде  болар, рәхмәт  яугыры.

– Эспасиба, эспасиба. Кушайт ни  надо, алай әллә ни ашыйсым килми  әле. Чәй  пит, самовар…

– А, понятно. Анфиса, устрой  гостье  обед  по-мусульмански.  А  ты,  Виктор,  сходи в школу. Пусть историчка  соберет  ребят. Завтра  попробуем…

…Мәктәп балалары  белән  бергәләп атна буе диярлек эзләп йөрү нәтиҗә  бирмәде.  Инде булмаса иртәгә урманга  кереп улларым рухына багышлап  дога кылырмын да  кайтып китәрмен  дип  җыенганда гына балаларны ияртеп  йөргән тарих укытучысы пар каен һәм ике калкулык турында хәбәр итте. Бу урын бик якында, авылдан бер чакрым чамасы гына урман эчендә икән. Килеп туктауларына Кәримә әби кайчандыр кәүсәсе яраланган, төзәлгән ярасы бүртеп-бүртеп  каралып  торучы  карт каенны күреп алды. Карт каенның  бер төптән үскән пары күтәрелебрәк  торучы җир өеме өстенә ауган да  әллә кайчан череп беткән  иде. Әлеге җир өеме яныннан дүрт-биш адым  гына  кырыйдарак  икенче өем калкып  тора.

Яралы булса да әле һаман үсеп  утыручы бу каен – мин, ауган пары  син, улым. Кабер  дә  синеке.  Синеке  булмаса, ул каен икенче кабер  өстенә  ауган булыр ие. Кәримә әби бер мизгелдә шулай уйлап алды да, бисмилласын укыды. Мөселман хатын-кызларына зиратка керергә тыелганын белсә  дә, әкрен генә атлап, Сөнгатулласы кабере янына килеп туктады, тезләнде һәм хәрәкәтсез калды.  Хәзер аның  башында бернинди  уй  да  юк  иде.  Ул  хәтта  бер-бер  дога  да  укый  алмады.  Бары  тик  тезләнгән килеш селкенми-нитми торды да торды.

Моңа чаклы шау килгән бала-чага да, хәтта агач яфраклары һәм үләннәр   дә  тынып  калган,  кошлар да сайрамый  иде. Аллаһысы,  анага  кушылып,  бар  табигатькә минутлык  тынлыкка чумарга әмер биргән иде.

Әллә никадәр авыл кешеләре,  мәктәпнең  барлык  укучылары, хәрби  комиссариат  вәкилләре  катнашында  үткәрелгән митингта авыл советы   рәисе үз акчаларына  ике каберне  дә тимер рәшәткә белән әйләндереп  алачакларын  әйтте.

Иртәгә  юлга  чыгам  дигән  көнне  Кәримә  әби инде  ничәнче  кат  каберләр  янына дога кылырга килде. Килде  дә кабат уйга калды. Ялгышмыйм микән? Сөнгатулламныкы шушысы  микән? Иванныкы түгел микән?  Догамны дөрес кылам микән?   Кылган догаларымны Илаһым улым рухына кабул итәр микән? Уйланды-уйланды да ахырдан бер карарга килде – Сөнгатуллам  белән Иванның гомерләре бер сәгатьтә өзелгән,  янәшә  каберләре  янында кылган  догаларым  да икесенә уртак булсын.

 

***

– Әйе шул,  шулай шул. Икесенә  уртак булсын дип кылдым догамны.  Ходаем  гына кабул  итсен.

Бер пар пиннеккә җитәрлек каен ботакларын күтәреп әрәмә читенә  чыккач, Кәримә әби үзе кайтасы  Очлы  тау ягына карады. Тауның иң биек  түбәсендә эленеп торучы ак бшектә  Сөнгатулласы  утыра иде.

– Улым, тагын килдеңмени?  Килүеңә рәхмәт, улым. Сине дә  күрдем. Башкаларны да күрдем,  шөкер. Барыгызны да күрдем, инде  үкенечкә  калмады.

– Нинди  үкенеч  турында  сөйлисең  син, әнкәй. Үкенечләр күп була инде  ул.  Менә мин синең белән яши  алмавыма, сиңа  кадер-хөрмәт күрсәтә алмавыма үкенеп бетә алмыйм. Озак  көткән беренче улым дип син миңа күп өметләр  баглый  идең  бит.  Көтеп кенә ала  алмадың…

– Үкенмә дә, кайгырма да, улым.  Энеләрең-сеңелләрең кадер-хөрмәт  итеп  кенә  торалар.  Менә  әле  иң  кече  энегез Илгизәр  хәбәр  итте,  оныгым  Алмаз  белән  кайтасылары икән.  Алар  кайтуына  өр-яңа  каен  пиннеге  кисим дип кенә килгәнием  монда.

Кәримә әби  улы  Сөнгатулла  белән  озак сөйләште. Каршында йөзеп  йөрүче  ястык  болытлар  белән бергә  ак  бишек  эреп  югала башлагач  кына ул, пиннекләрен күтәреп, Шайтан  кулы сазлыгы сукмагыннан үтте.  Аннары  туп-туры  өенә кайтып  керде.

– Озак  йөрисең икән, әнкәй. Без  сине  самовар кайнатып  көтәбез  дә  көтәбез, – дип аны капка төбендә  төпчеге Илгизәр каршылады. – Тәфкил  абый  Алмаз  белән Рәфилне мотоциклга утыртып Башанак  әрәмәсенә дә  барып  килде инде. Исән-сау торасыңмы,  әнкәй!

– Үзегез исән-сау кайттыгызмы?  Алмаз улым кая соң әле үзе?

– Алар да кайтты, әнкәй, – диде Илгизәр капкадан  чыгып  килүче  таза  гәүдәле егет белән чибәр генә кызга  күрсәтеп. – Киленебез белән бергә кайттылар.

– Бәрәкалла! Киленле дә  булдыгызмыни инде?  Алмаз улым мәктәптә генә укый түгелме соң әле  ул?

Илгизәр, аңа кушылып Алмаз белән килен-балакай көлеп җибәрделәр.

– Мәктәптә укырга институт бетереп агроном булды бит инде ул. Менә, синең янга, үзебезнең авылга эшкә кайттылар. Рөхсәт итсәң, үзебезнең йорт нигезен яңартып яшибез диләр.

– Бәрәкалла! Исәнме, улым! Исәнме, килен! Төкле аягың белән уз, килен. Үзем өйдә булып каршылый  гына алмадым…

Күпме ара йөреп аруына да карамастан, Кәримә әби яшәреп киткәндәй җилдереп ишегалдына керде, иртән үзе юып лапас ышыгында кибәргә калдырган бишек янына  килде.

– Минем сезгә бүтән бүләгем юк инде, балалар. Хәер-фатихама кушып, менә шушы ак бишекне бүләк итеп алыгыз. Без әтиләрегезне, апаларыгызны үстергән төсле, сез дә сау-таза балалар үстерегез!

 

***

Вакыйгалар ахыры.

Башанак әрәмәсендә, дөньяга  беренче сандугач авазы яралганнан  бирле, барлык моңнарны бергә җыеп  килгән илаһи җыр таралды. Җыр  иясе – сары сандугач, кемнедер  тыңлагандай, беразга гына тынып  торды да  яңадан  дәртләнеп  сайрарга  кереште. Дымык төннең салкынча һавасын ярып, әрәмәнең икенче башыннан аңа икенчесе кушылды. Ул да булмады, башка сандугачлар да, бер-берсен  уздырырга тырышып, ярсый-ярсый  үз авазларын яңгырата башлагач,  табигать сихри серлелеккә чумды. Кошлар моңы, Сөн елгасы буендагы  талларга бәрелеп,  бөдрәләнеп  тезелеп киткән тауларга  күтәрелде дә  тагын үзәннәргә, чәчәкле  болыннарга  иңде, камырлык, шомырт,  балан  яфракларын  аралап, гөлҗимеш энәләренә кунды.  Беренче җыр сүнәргә өлгермәде,  икенчеләре, өченчеләре өстәлә  барып,  дөнья  тел  белән әйтеп аңлата  алмый  торган гүзәллеккә төрелде.

Караңгы бушлыкта да бөтен  мәшәкатьләре, сөенечләре һәм  көенечләре белән бергә дөнья  матурлыгын күрә белү сәләте – кешеләргә Тәңресе тарафыннан  бирелгән олы бәхет  ул.  Берьюлы  улы, оныгы, килене кайтып төшеп,  алардан ата-бабаларының кендек каны  тамган нигезне туздырмый дәвам итәргә хыялланулары хакындагы күңелне  иләсләндерә торган җылы  сүз ишеткәч,  Кәримә әби, йоклый алмыйча, әнә  шул караңгы бушлыкта тормыш агымын күреп ята иде. Башанак  әрәмәсе  ягыннан  агылып,  төнгелеккә ачык калдырылган әрәмәдән өй  эченә тулучы табигать моңы аңа әле дә, ястык-ястык ак болытлар арасында  йөзеп баручы ак бишеккә төяп, күпме уйланса да уйланып  бетмәс  хыялларын китерә иде.

Ястык болытлар да, болытлар  арасында йөзүче  ак  бишек  тә,  кечкенә  бер бишеккә сыйган чиксез галәм  үзе дә, серле музыкага кушылып,  тормышка мәдхия җырлый иде.

 

Индус СИРМАТОВ

Фото: Николай Туганов 


Комментарий язарга