Логотип «Мәйдан» журналы

"Ак барс" хоккейчылары мәдрәсәдә ифтар оештырды

Ислам кабул ителүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә "Ак барс" хоккей клубы уенчылары Эмиль Гарипов, Альберт Яруллин һәм Рамил хәзрәт Шәйхиев ифтар ашы оештырды. Мәҗлестә шәкертләр, мөгаллимнәр, имамнар һ...

Ислам кабул ителүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә "Ак барс" хоккей клубы уенчылары Эмиль Гарипов, Альберт Яруллин һәм Рамил хәзрәт Шәйхиев ифтар ашы оештырды.
Мәҗлестә шәкертләр, мөгаллимнәр, имамнар һәм татар интеллигенциясе вәкилләре катнашты. Ахшам намазы алдыннан Эмиль Гарипов мәдрәсәгә истәлек итеп капкачы шлемын бүләк итте.
Шуннан соң мөселманнар имам Рөстәм хәзрәт Ясәвиевның вәгазен тыңлады. Ул Изге Рамазан ае турында сөйләде һәм яхшы гамәлләр кылырга өндәде. Намаздан соң, ифтар ашы башланды. Мәҗлесне мәдрәсәнең директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин башлап җибәрде. Ул барлык килгән кешеләрне Рамазан ае белән тәбрикләде һәм оештыручыларга рәхмәт белдерде.  Шулай ук сәламләү сүзләре белән Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов, танылган татар җырчысы Илсаф, автор-башкаручы Нияз Җәләлов һәм башкалар чыгыш ясады. Кичәне Ильяс Халиков алып барды.
Спортчы егетләрнең яшьләрне сәламәт һәм актив тормыш алып баруга, шулай ук ислам кануннарын үтәүгә үрнәк күрсәтүләре ассызыкланды.
 
Чыганак: https://islam-today.ru/

Комментарийлар