Логотип «Мәйдан» журналы

Айгөл Зәйнуллина: “Элекке ирем – хокук бозучы, балалар янында миңа да сукканы булды, әниемә дә кул күтәрде”

“Ирем балаларны урлады!”. “Болгар кызлары” солисткасы Айгөл Зәйнуллина үзенең социаль челтәрләрендә менә шундый хәбәр таратты. Күпләр аңа ярдәм итәргә тели, ләкин ничек?Без Айгөл белән аралашып, вәзгы...

“Ирем балаларны урлады!”. “Болгар кызлары” солисткасы Айгөл Зәйнуллина үзенең социаль челтәрләрендә менә шундый хәбәр таратты. Күпләр аңа ярдәм итәргә тели, ләкин ничек?




Без Айгөл белән аралашып, вәзгыятькә ачыклык кертүен сорадык.


“Минем туганыма янап, балаларны машинага утырткан”


Айгөл, балаларның юкка чыгуы кайчан билгеле булды?
- Бу хәл 9 июнь булды. Миңа элекке ирем Тимурның балаларны урлавы турында апам хәбәр итте. Тимурның, аларга янап, балаларны машинасына утыртып, үзе белән алып киткәнен әйтте.
Сез инде алты ел дәвамында ир-хатын статусында түгел. Моңа кадәр балаларны урлаганы бар идеме?
- Соңгы еллар эчендә балаларны үзенеке итәргә теләве турында сөйли иде. “Беренче улыбыз минем белән яшәргә тиеш”, - дия иде. 2019 елның май аенда балаларның берсен бер ай дәвамында миңа күрсәтмәде. Полиция хезмәткәрләре ярдәм итәргә теләми. Шуңа күрә бу юлы социаль челтәрләр аша халыкка мөрәҗәгать итәргә булдым. Кешеләр арасында ярдәм кулын суза алырдайлары бар, ә хокук саклау органнары: “Ул бит балаларның законлы әтисе. Сезнең хокукларыгыз бертигез”, - дип торалар. Әйе, хокуклары турында белә ул, ә бурычлар турында уйлап та караганы юк.
Бу хәл Казанда булдымы?
- Юк, май аенда, Тимур баланы үзендә тоткач, без башка шәһәргә китеп торырга булдык. Без аннан качарга мәҗбүр идек. Апаста булдык. Ул балаларның анда булганын кайдан белгәндер, анысын мин белмим.

Тимур сезгә нинди шартлар куя?
- Аның балалар белән ирекле аралашасы килә. Ә үзе судка гариза язып аралашу шартларын булдыртты. Мин аны аңламыйм. Бәлки ул шәхсән миңа карата ачу саклыйдыр. Безнең проблемаларыбызны, балаларга тимичә дә, чишәргә була. Бала әнисен дә, әтисен дә бертигез ярата. Балалар хәзер нишләргә белми, мин аларны кызганам. Минем шәхси тормышым яхшы якка үзгәрде. Мәсәлән, фатир алдык, янымда терәк була алырдай ир-ат бар. Бәлки көнләшүдер?! Безнең мөнәсәбәтләр балаларга кагылырга тиеш түгел.
Аңламыйм, ирекле аралашу яшәү дигән сүз түгел. Димәк, аның балалар белән бары тик аралашасы гына килә?
- Судка ул минем турында начар әни дип язып дәгъва белдергән. Имеш, мин эшлим генә, балаларны карамыйм. Ул беренче улыбызны үзенеке итәргә тели. Төгәл беләм: балаларның икесе дә минем белән яшәргә тиеш! Мин аларның аралашуларына бер дә каршы түгел, ләкин, яшәү мәсьәләсенә килгәндә, мин үземнекендә торам.
Сезнең фикерегезчә, суд кем яклы булыр?
- Башта суд минем якта гына булыр дип уйлаган идем. Хәзер исә, йөз процент ышанып, әйтә алмыйм. Хәзер хокук саклау органнарына да ышанычым бетте…Беркем дә бернәрсә дә эшләми.
Алты ел дәвамында Тимур балаларны үстерүдә ярдәм иттеме?
- Иң кызыгы шунда: балаларны акча ягыннан тулаем мин тәэмин итәм. Ул аларны кайдадыр алып бара иде, әйе, ләкин кафе яисә хоккейга алып бару балаларны тәрбиялим дигән сүз түгел бит. Билгеле, балаларга акча кирәк. Мин аларны ашатыр, киендерер өчен дүрт эштә эшлим.
Закон буенча ул алиментлар түләргә тиешме?
- Юк, мин аны кызгандым һәм бу мәсьәлә буенча судка мөрәҗәгать итмәдем. Аның стабиль рәвештә акчасы булмый иде.
Ул әти буларак нинди?
- Безнең балаларны тәрбияләүгә карата карашларыбыз төрле. Улларым тыңламаса, мин ачуланам. Киләчәктә аларның ил тоткасы, ягъни ир буласылары бар, шуңа күрә мин аларны кырысрак тәрбиялим. Моның бернәрсәсе дә юк бит. Балаларны тәрбияләгәндә, бераз таләпчән булырга кирәк. Бу – минем фикер. Ә аның фикеренчә, балаларга тияргә, хәтта аларга тавыш күтәрергә ярамый. Минемчә, адекват әти балалары янында аларның әнисенә: “Мин сине үтерәм”, - дияргә тиеш түгел. Балаларның психик сәламәтлекләре турында уйламый ул. Һәм иң мөһиме: әтиләренә кунакка барып кайткач, алар агрессив. Төгәл әйтә алмыйм: ул аларга минем турыда нәрсә сөйлидер?!
Балаларыгыз музыка белән шөгыльләнә. Тимур бу күренешкә ничек карый?
- Мин балаларның музыка белән шөгыльләнүендә бернәрсә дә күрмим. Аларның талантлары бар! Ә Тимур музыка мәктәбенә йөрүне кирәк дип тапмый. Әле, миңа әйтмичә, мәктәпкә гариза да язган. Имеш, минем улым музыка белән шөгыльләнергә теләми.

“Иремнең әнигә дә сукканы бар”


Барыбер яратып кияүгә чыккансыздыр?
- Әлбәттә, 2009 елда без өйләнештек. Яраттым! Ул матур сүзләргә беркайчан да саран түгел иде. Мәхәббәт сукыр, диләр бит. Аны яратуым белән үзгәртермен дип уйлый идем.
Аерылышуыгызның сәбәбе нидә?
- Аның сәбәбе берәү генә түгел. Еллар буена җыелып килгән ачу аркасында аерылыштык. Мин иҗат кешесе, гастрольләргә чыгып китә идем. Аңа минем эшем беркайчан да ошамады. Әле хәзер дә хәтерлим: концертлардан кайткач: “Кайда йөрдең?” – дип каршы ала иде. Чәй ясап бирү дә юк. Нәрсә дип эндәшкәнен әйтмим, сезнең янда сүгенеп утырасым килми. Ул матди яктан гаиләбезне тәэмин итми иде. Әлеге сәбәпләр аркасында, талашулар, аңлашылмаучанлыклар барлыкка килә иде. Төрле хәлләр булды инде, күрмәгәнне күрсәтте...

Әллә кул күтәргәне булды?
- Булды. Балалар янында да сукканы булды. Мин озак кына аның миңа сукканын яшердем. Әнигә дә сукканы бар. Бу гамәле безнең мөнәсәбәтләргә нокта куйды.
Бәлки, аерылышмас өчен, балалар тулы гаиләдә үссеннәр өчен, җырчы профессиясеннән баш тартырга кирәк булгандыр?
- Сәхнәдән киткән вакытым булды, ләкин җырсыз яши алмавымны аңладым. Икенчедән, мин өйдә генә утырып, эшләмәсәм, балаларны кем ашатыр иде соң? Бергә яшәгәндә дә, Тимур акчаны җитәрлек итеп алып кайтмый иде. Һәм минем кебек музыка дөньясында үскән кешегә җырламау авыр бирелә.

“Тимурның әнисе дә, белә торып, миңа әйтмәгән”


Балаларның Казахстанда булуын кайдан белдегез?
- Ул башка җиргә алып китә алмый аларны. Ул үзе Казахстанда туган, аның анда әнисе яши. Төгәл беләм: балалар хәзер Казахстанда, Тимур үзе Татарстанга кире кайтты. Әле әнисе дә белә торып, миңа әйтмәгән. Ул мине ана кеше буларак аңларга тиеш. Ә ул: “Хәзер балалар монда бит инде, бернәрсә эшләп булмый”, - дия иде.
Алар анда нинди юл белән барганнар?
- Машинада киткәннәр. Мин аңламыйм, ни өчен аларны туктатмаганнар? Егерме сәгатьлек юлда бер полиция хезмәткәре дә очрамаган микән? Анаң балаларны Россиядән алып чыгып китәргә хокукы юк. Суд карары буенча, аның, бары тик минем белән киңәшләшеп, балаларны җәйге каникулларда 28 көнгә үзенә алу мөмкинлеге бар. Мин аларның кайдадыр барырга теләгәнен белмәдем. Димәк, ул җинәять кылган.

Сез машина номерларын әйткәнсездер бит?
- Әлбәттә, әйттем. Әлеге машинаның номерларын барлык постларга да хәбәр итәргә тиешләр иде. Полициягә шул ук мизгелдә хәбәр иттем, аңлыйсызмы?! Язып чыгыгызчы: хокук саклау органнары эшләми! Бер машина таба алырлык көчебез юк микән?! Әле Россиядән чыгып китү мөмкинлеге дә биргәннәр. Ә балаларның оригинал документлары юк.
Аларның документлары да юкмы?
- Юк, алар бит урамда иделәр. Киемнәре дә, телефоннары да, документлары да юк.
Телефоннан булса да, аралашасызмы?
- Әйе, сөйләшәбез. Мин алар өчен тыныч, чөнки аларны ашаталар, алар урамда түгел. Тыныч дип, әлләни тыныч та түгел, ләкин аларның кайда булуын белгәч, барыбер җиңелрәк.
Алар үзләре кем белән калырга телиләр соң?
- Алар кечкенә әле, һәм аларны аңларга була: әти белән өй эше эшләргә, музыка мәктәбенә әзерләнергә кирәкми. Дәресләрдән соң кайтасың да, телевизор карап, өйдә ятасың. Ә мин исә өй эшләрен эшләтәм, көненә 10-15 минут музыка белән дә шөгыльләнәбез. Ә балалар җиңел юлны сайлыйлар. Шуңа күрә әтиләренә тартылалар. Мин аларның аралашуларына каршы түгел. Аралашсыннар дип кенә торам, ләкин балалар минем белән яшәргә тиешләр. Минем бары тик тынычлыкта яшисем килә.
Автор: Алинә АЙДАРОВА

Фото: Абдул Фархан

https://intertat.tatar/society/ayg-l-zaynullina-elekke-irem-khokuk-bozuchy-balalar-yanynda-mi-a-da-sukkany-buldy-niem-d-kul-k-t-rde/

Комментарийлар