Табигать баласы

Мин таулардан аска ташланамын,
ШаҺит моңа күзем карасы.

luna-more-noch-lyudi-serfing-doski-more-volny-svechenie-bliki-otrazhenie-luchi

Яшел океаннар кочагында
Йөзәм, яшим – җәйнең баласы.

Кырау булып туңам-калтыранам,
Балан, миләш нигә соң ачы?
Черек яфракларның чыбылдыгын
Ерып чыгам – Көзнең баласы.

Карлар булып түбән ташланамын,
Ап-ак хәтта йөрәк ярасы.
Сәлам-хатны көртләр күкрәгенә
Уеп язам – Кышның баласы.

Бүген менә күккә ашкынамын:
Барасы да миңа барасы!
Йолдызларга таҗ кидерү өчен
Сәфәр чыгам – Язлар баласы…

 

Яңа көнне каршылау

Уй белән шыгрым тулган,
Бу башым – гүя карбыз.
Утырам үз дәүләтемдә
Уй белән япа-ялгыз.

Үз-үзеңә хаким булу –
Үзе бер бәхет икән:
Яңа көнгә капка ачам,
Таңнарны кабул итәм.

Вакытлар дөрес күчәме,
Игеннәр шаулап үсәме,
Чәчәкләргә бал төшәме –
Боларның Һәммәсенә дә,
Әйтерсең, мин җаваплы.

җәя кебек киерелгән
Уй-фикер тезгеннәрем.
җанга бәреп керә кинәт
«Эврика!» мизгелләре!..

Йоклый алмыйм.
Офыкларда
Көн белән төн укмашкан.
Күрегезче: өр-яңа көн
Тып-тып атлап төшеп килә
ИлаҺи бер сукмактан!..

 

Югалтулар

Офыкларда – ачы бер хакыйкать:
Югалттым мин әнкәм-әткәмне…

Таш сыбызгы…
Бала чакта аны
Мин югалткан идем урамда.
җил сызгырып, таш сыбызгы булып,
Кайтты миңа кышкы буранда.

Йөргән чакта яшьлек урамында
Югалттым мин сөю алмасын.
Йөрәгемдә әрни тирән сагыш –
Мәхәббәтнең утлы тамгасы.

Болытларга кушылып еллар акты –
Яшьлекне дә, ахры, югалттым.
Йолдыз юрганнарын ябындырып,
Күкләр генә мине юатты.

Кесә төбе тишекләнеп калгач,
Гаип булды байтак дусларым.
Көнләшерлек дан-дәрәҗәм беткәч,
Йомшап калды хәтта дошманым.

Истә әле кара яңгырларның
Пышын-пышын нидер әйткәне…
Офыкларда – ачы бер хакыйкать:
Югалттым мин әнкәм-әткәмне.

Бер юаныч, ерак йолдыз сыман,
Посып ята күңел багында –
Намусымны югалтмаган хәлдә
Басып торам Кояш ягында!

 

Исерек ай

Чалкан ятып йөзә, чайкала ул,
Һәм чайпала галәм сулары.
Масаюлы йөзе әйтә кебек:
«Сез түбәндә, ә мин югары!»

Тулган мәле. Түм-түгәрәк чагы…
Кыланышы сыймый киртәгә –
Юлындагы ялгыз болытларны
Читкә-чатка тибеп җибәрә.

Сискәнепме, кара байрак булып
Күтәрелә төнге үләннәр.
Ялтыраган калайтүбә йортлар
Сәерсенеп карый түбәннән.

Күк астында оеп ята авыл,
Үлгәнме ул, әллә йоклаган?
Йолдызлар да сәер күренә бүген,
Әйтерсең лә кара нокталар.

Үзен-үзе Ай танымас хәлдә,
Маҗарага, ахры, юлыккан.
Адашканнар йолдыз сукмагында,
Айга бүген галәм… тубыктан!

Бишегендә дөнья йокымсырый –
Юк хәсрәте, юктыр кайгысы.
…Орышмагыз: шушы сәер кичтә
Үзем сәрхуш идем, ахрысы.

 

Яшел күзле малай

җәйне яратканга күрә
Күзләре яшел иде.
Чирәмнәрдә уйный-уйный
Тезләре яшел иде.

Суларга карап бакты ул,
Күкләргә карап бакты.
җаны чиста булгангамы
Дөньялар – гаҗәп якты!

Яфрактан яфракка тамган
Түгәрәк тамчы кебек.
Бөреләнде күңелемдә
Түгәрәк кенә өмет.

Шул өмете коймалардан
Йолдызга кадәр чөйде,
Чөнки күршедәге йортка
Кунак кыз килгән иде!

Бантиклап үргән чәчләрен
Тотып карыйсы килде.
Күбәләктәй чәч тасмасын
Сүтеп карыйсы килде.

Әллә ни булды малайга –
Үзгәреп китте кинәт.
Канатлы йолдыз җилләре
Кагылган аңа, димәк.

Койма ярыгыннан кызны
Көн саен күреп алды.
Кунак кызның елмаюын
Курайга төреп салды…

«Яшел» иде мәхәббәте,
Күзләре яшел иде.
Әйтер сүзләре, моң булып,
Курайга яшеренде…

 

Гаҗәпләнү

Эштән арып беткәннәрнең
Кулларында – су чиләге.
Шул хатыннар кулын көтә
Тугайлыкта җир җиләге.

Эштән арып беткәннәрнең
Кулларында – эш балтасы.
Бу тормышның бураларын
Әле күпме шомартасы!

Эштән арып беткәннәрнең
Кулларында елтыр көрәк.
Бер башлаган буразнаңда
Меңәр орлык үсү кирәк.

Яргаланган бу кулларга
Мәхәббәт кошы куна да,
Яшәү дигән яшел агач
Нурын сибә бар дөньяга…

 

Тоткын

Ничәнче көн, ничәнче төн инде
Бәргәләнә җаным, үртәлә –
Үзем теләп, үз кулларым белән
Килеп каптым менә төрмәгә!

Чәнечкеле тимерчыбык белән
Чорналмаган юлым, көннәрем.
Йөрәкне тик кадап-кадап ала
Роза гөлнең чәнечкеләре.

Бар «гаебем» шунда булса кирәк:
Сикердем мин кайнар упкынга –
Мәхәббәткә дучар ителдем дә
Әверелдем сәер тоткынга.

Тоткын икән, тоткын язмышыдыр –
Тамчы суга көн дә тилмерәм.
Бер тамчы су белән гомеремне
Озынайтачаксың, бер генәм!

Сакчылар юк, әмма билгесезлек
Басып тора безнең арада…
Коткар мине сөю төрмәсеннән,
Әсирлектән, зинҺар, арала!

 

Сәер ялгызлык

Чәчләремме?
Юк, агарган түгел,
Кышкы бәсләр шулай кагылган…
Тетрәүләрдән чыгып барам менә –
Чыгып киткән кебек авылдан.

Кайный шәҺәр. Зур-зур ишекләрнең
Тоткалары затлы, сап-сары.
Алдашулар, яшерен фахишәлек…
ШәҺәр бит ул – дуңгыз абзары.

Син – җиңүче, әгәр кайгыларны
Әйләндереп салсаң сыртына!
Бүлмә. Тынлык. Шушы ялгызлыгым
Әверелде туган йортыма.

Әле дә булса йөрәк тамырында
Сулкып тибә безнең хушлашу.
Көтә мине: йокы алмас төндә
Синең сурәт белән очрашу!

Аяк асларында җир барында,
Күкләр тулы йолдыз барында –
Мин Һаман да сине сагынырмын…
Хәтта шәраб елар табында.

Төнге утлар тәрәз өлгесендә
Елтыраша космик нур булып.
Төштә, өндә Һаман саташырмын,
Бар байлыгым – сиңа тугрылык!

 

Көзгә таба

Сыек томан…
Тынлык. Коймалардан
Ташып чыккан көзнең кодрәте:
Сыгылмалы авыр ботакларда –
Алма туе, алма сурәте!

Ниндидер кош чукып-чукып киткән
Бакчадагы чияләремне.
Көзгә таба җимнәр җитми кала…
Аңлыйм, кошчык, аңлыйм хәлеңне.

Йолдызларның күчешен кабатлыйм:
Күктә – кошлар «мириадасы».
…Хәтер учмаларын
Көлтә-көлтә итеп
Төйни бүген адәм баласы.

Сентябрьнең салкын йолдызлары
Күктә яшәп ята тулышып.
Моңсу томан эчләреннән бүген
Тоям алмаларның сулышын.

Сагышларым, сары тасма булып,
Маңгаема минем уралган.
Ә шулай да, әнә, «Сөенче!» – дип,
Шатлыкларым чаба иң алдан!

Сулыйм. Яшим.
Көзгә кереп барам.
Миндә – хисләр мириадасы.
Учак исе килә болыннардан…
Учакларның
Кабыныр әле тагын яңасы!

 

Вокзал

Поездлардан тамып кала
Дегет тамчылары.
Офыкларны кисә-турый
Рельс кайчылары.

Сакал баскан ач бомжлар
Чүп чавытын сара.
Экзотика! Асфальт буйлап
җигүле ат бара:

Келтер-келтер калкып чыккан
Гасыр азагыннан –
Тукайларыбыз кайнашкан
Печән базарыннан.

Көтү залы шыгрым тулган,
Шау-шу катыш йокы.
Исәрләр күп, әйтерсең лә
Бу – юләрләр йорты.

Семафорда өч төс яна
Күзен кысып-кысып,
Бөтенесен җайга сала
Яшел, сары, кызыл.

Иртәгә бу юлчыларның
Булмас кайсылары.
…Болытларны кисә-турый
Рельс кайчылары.

 

Маэстро

Бәр, барабан,
Ела, скрипка!
Син, музыка, алга бар шулай.
Нигә безне еллар урамында
Сагыш капкалары каршылый?

Бу – Сәйдәштән калган моңсулыктыр,
Эзәрлекләп килә еллардан.
Мәхәббәт Һәм нәфрәт түгеләдер
Мең авазлы нечкә кыллардан…

Нужа белән бәхәсләшә Сәйдәш,
Ваклыклардан үзен аралап.
Күңеленә язмыш бәлзәм коя
Яки бәгърен китә яралап.

Музыканың ефәк күләгәсе
Диварларга килеп сырыша.
Офыкларга кадәр кайтарылып
Ак канатлы якты җыр оча!

Ярларыннан Идел кубарыла
(Тәңгәл сүзләр эзләп тап шуңа).
Яңа талантларга МАЭСТРО
Васыятен гүя тапшыра.

«Кара урман», «Зәңгәр шәл»нең сазы
Озата бара арттан калмыйча.
Колагымда шушы моң барында
Мин, ахрысы,
Интегермен үлә алмыйча…

 

Төнге талпыну

Күзәтәм күкләрнең түрендә
Тын гына Ай-балык йөзгәнен…
Йолдызлар яшертен үбешә –
Бардыр бит синең дә күргәнең?

Атылган йолдызның эзләре
Акбурдай сызылып калганда,
Нәрсәдер сызылып кала бит
Шулвакыт – безнең дә җаннарда!

Әллә соң бу шулай галәмнең,
Кешенең үзара сөйләше?
Миллион чакрымнар эченнән
Кардәшем куя күк эндәшеп.

Таралып китә дә гамьнәрем,
Әйләнеп кайталар кабаттан.
Арышлар исемә төшә дә,
җирдәге хисләрне яңартам.

 

«Мәйдан» журналы архивыннан.


Комментарий язарга