Логотип «Мәйдан» журналы

Айбаш

Дөньяда иң тәмле ризык нәрсә?

Әгәр бу хакта Галәү бабайдан сорасагыз, ул ике дә уйламыйча:
— Көлгә күмеп пешергән бәрәңге, — дияр.
Учак көлендә кызарып, күмерләнеп иешкән кайнар бәрәңгене бер Галәү бабай гына түгел, колхоз атларын сакларга куна килгән малайлар да үлеп ярата. Тәме, туклыклылыгы турында әйткән дә юк, әле аның пешеп чыкканын көтеп, төнге шәмәхә күккә карап яту ни ләззәт! Тик көтә-көтә генә тәкатең корый.
Менә бер заман бәрәңгеләр: "Пештек, өлгердек", — дигәндәй, кайнар көлне "пуф-ф-ф..." итеп, астан өреп җибәрәләр. Көл өстендә нәни шадралар гына уелып чала. Дымлы җир, төнге чәчәкләр, җиләкле печән исенә аралашып, авыз суларыңны китерерлек хуш ис — парлы бәрәңге исе бөтен болынга тарала. Инде актарып алдыңмы, суынганчы түзәрмен димә. Гомер күрмәгәндәй, аңкауларыңны пешерә-пешерә, авызда әүкәли-әүкәли йотлыгып ашый башлыйсың.
Тик менә бүген... . Башка чакларда мондый күңелле табында иптәш малайларыннан бер дә калышмый торган Инсаф кына бәрәңгегә үрелеп тә карамый. Балтасы суга төшкәндәй, башын иеп, бер читтә утыра.
Галәү бабай йөртәс кашлары астыннан аңа карап-карап куя:
— Аша, Инсаф улым, аша, бигрәк тәмле булып пешкән! Бохар кәләвәсе кебек, авызда таралып тора!
Әмма Инсафның тамагыннан аш үтми. Башында һаман бер уй, бер кайгы: аның өч ел буе назлап-иркәләп үстергән тае, ак бәкәлле елгыр кара айгыры югалды. Тартай болынында башка атлар белән утлап йөргән җиреннән, шүрәле урлагандай, юкка чыкты. Шул кыбырсыкны эзләп, атна-ун көн эчендә айкамаган урман-кыры, әйләнмәгән болын-тугае калмады малайның. Инде тәмам төшләренә керә башлады. Имештер, аның айгыры канатлы акбүз атлар өеренә баш булып алган да зәп-зәңгәр печән утлап йөри. Менә бер заман ул Инсафны күреп ала да, көмеш кыңгырау чыңлагандай, яңгыравык аваз белән кешнәп җибәрә. Аннары кара ефәктәй бөдрә ялларын җилдә тузгытып, озын-озын, салмак-салмак ыргылып, түбән төшә башлый. Ләкин төшеп җитүгә, ап-ак ефәк оекбаш төсле ак бәкәлләрен, ялтыр кара тоякларын күз иярмәс тизлек белән уйнатып, өермәдәй чабып китә. Бөдрә яллары Инсафның йөзенә сирпелеп кенә кала. Артыннан куа-куа, малай хәлдән тая, шабыр тиргә батып уяна...
Галәү бабай Инсафның хәлен яхшы аңлый.
— Кайгырма, улым, хафаланма ул тикле, — дип, үзенчә тынычландырырга тырыша ул аны. — Кайта, беркая да китми синең таең.
Аннары, үрләп киткән учакка карап, бераз гына уйланып утыра да тагын кабатлый:
— Кайта, кайтмый хәле юк! Кеше генә түгел, хайван да туган җирен оныта алмый. Моннан күп еллар элек булган бер хәл бүгенгедәй хәтеремдә. Тыңлагыз, чыпчыклар, гыйбрәтле хәл. Син дә тыңла, Инсаф улым...
Малайлар, кызыксынып, Галәү бабайга елышыбрак утырдылар. Бабай яңа чапкан печән өстенә терсәге белән таянды да гадәтенчә әкрен генә сөйли башлады:
— Безнең әти гомере буе нужадан чыга алмады. Түбән очта, хәзер авыл советы булган урында, Сираҗи исемле бик комсыз бер бай яши иде. Шуның атларын карады, ә үзе гомере буе ат күрмәде мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын... Тик менә кайсы елны икәне төгәл хәтеремдә юк, иске мәчетнең түбәсе җимерелгән елда булса кирәк, ашлыклар бик уңган иде. Ташлытау буендагы иманабызда арыш урак тыккысыз булды. Әтинең шатлыгы эченә сыймады. Ашлыкны сугып алу белән, ашарга да юньләп калдырмыйча, шәһәргә илтеп сатты да түгәрәк кенә бер бия алып кайтты... Ярлының авызы ашка тисә, борыны каный, дип дөрес әйткән булганнар икән: ике ел да тулмады, яңадан атсыз калдык. Казна бурычлары өчен алып чыгып киттеләр. Колыны бик кызганыч булды. Шешәдән сөт имезеп үстердем. Иртән торып чыгуымны баскыч төбендә көтеп ала торган иде бичара хайван... Тора-бара миңа шулкадәр ияләшеп китте — иптәшләрем белән җиләккә барсам да, Якты күлгә кармак салырга төшсәм дә, артымнан калмый иде. Нишләтмәк кирәк аны...
Галәү бабай кеткелдәп көлеп куйды. Аннан соң кулындагы таягы белән учактагы кисәүләрне өя-өя, сүзен дәвам итте:
— Тәки карап үстердем шул колынны.
Өч елдан көр генә тай булып җитте. Карап торуга Сираҗи атларыннан бер дә калышмый иде. Ай-һай матур иде дә инде. Синең кара айгырга тартымрак иде, Инсаф улым. Маңгаенда яңа туган айга охшаган кашкасы да бар иде. Шуңа карап исемен дә Айбаш дип куштык.
Галәү бабай утка карап бераз уйланып утырды.
— Бер килгән кешегә килә бит ул, каһәр, — дип куйды ул бераздан, — тәки игелеген күреп булмады бит. Берничә авылда Сабан туенда чабышып, яулыклар алып калдым. Шул булды бөтен кинәнү.
Инсаф түземсезләнеп сорап куйды:
— Айбашны да алып чыктылармыни, бабай?
— Юк, тайны алып чыкмадылар чыгуын, — диде Галәү бабай. — Сатарга туры килде аны. Инде атлы булдык дип кенә торганда, күршеләрдән ут чыгып, йорт-җиребез янды. Казыгыбыз да калмады. Дүрт бала белән урамда калгач, әтинең башка чарасы калмады. Тайны бер Себер сәүдәгәренә сатып җибәрде. Сәүдәгәрнең арба артына бәйләп куйгач, Айбашымны муеныннан кочып, үкси-үкси елаганым хәтеремдә. Хайван сизми дип уйламагыз сез, сизә ул. Башын җилкәмә салып бик озак торды, китәр алдыннан, үпкән кебек итеп, йомшак ирене белән маңгаемны кытыклап алды. Ә кузгалып киткәч, бер борылып карады да, сау булыгыз дигән кебек, урам яңгыратып кешнәп җибәрде... Әти мәрхүм дә йомшап калды, эшләпәсен күзенә үк басып киде, аннан соң ак сакалын сыйпаштырган булып, зимләнкәбезгә кереп китте. Мин атлар артыннан йөгердем. Басу капкасын чыккач, куе арыш арасына кереп яттым да арыганчы еладым...
...Байтактан бирле кызып яткан коры агачлар кинәт кабынып киттеләр. Төн караңгылыгы берничә адым арткарак чигенде. Учак яктысы Инсафның уйчан йөзен, малайларның йомарга оныткан иреннәрен, Галәү бабайның җыерчыклы күз төпләрен яктыртты.
Узган яшьлегенең истәлекләре Галәү бабайның күңелендә авыр тойгылар уятты. Ул тирән сулап куйды, болын ягыннан ишетелгән тартар тавышларына, утлап йөргән атларның пошкыруына колак салып торды.
— Ярты еллап вакыт узгач, Себер кешесеннән хат килде. Атның югалуы турында язган. "Бүре-фәләнгә юлыккандыр инде", — дип куйды әти карт.
Шуннан соң ел ярым вакыт узгач, барыбызны да хәйран калдырган бер хәл булды. Әнә тегендә, Шәйми сыртында, әти белән печән чаба идек. Бик эсселәгәч, коенып чыгыйм дип, яр буена төшсәм, ни күзем белән күрим: Идел аръягыннан бирге якка таба бер ат йөзеп килә. Әтине чакырдым... Ат ярга килеп чыккач, исебез китте. Әти бот чабып куйды. "Менә сиңа, агай, ә! Һәй, бичара хайван, бичара хайван!" — ди. Күрәм, үзенең күзләре яшьләнеп китте. Гаҗәпләнмәслек тә түгел шул. Ел ярым буе туган ягын эзләп йөргән бит, мескенем. Могҗиза... Сөяк белән тирегә генә калган. Маңгаендагы айга охшаш кашкасыннан гына таныдык. Шулкадәр бетеп җиткән хайванкай, яр өстенә аяклары белән күтәрелә алмады, тезләрендә шуып менде. Менеп җиткәч, иң элек җирне иснәде, аннары берничә бөртек үлән кабып алды, тик чәйнәмәде, сарут төпләре авызыннан күренгән килеш калдылар. Бик нык гаҗәпләнгән кебек, Якты күл ярындагы озын камышларга, еракта күренгән авыл өянкеләренә таба карап торды, тирән сулап, Иделгә борылып карады, аннан соң хәлсезләнгән аякларын көч-хәл белән генә сөйрәп, авыл юлына табан китеп барды... Без кайтканда, Айбашыбыз янган сараебыз урынында басып тора иде. Капкалап кергәнемне күргәч, башын күтәреп кешнәп куйды. Тик элекке кешнәү түгел инде бу. Әллә нинди хырылдавыклы, авыр ыңгырашуга охшаган авазлар гына чыкты. Янына килдем. Таныды хайванкай! Элеккечә башын җилкәмә салды да йокыга киткән кебек, бик озак торды. Өйгә кереп, икмәк кисәкләре алып чыктым, ашамады. Алдына солы салдым, иснәп тә карамады.
Икенче көнне, иртән торып чыкканда, үлгән иде инде мескенем! Башын салкын көл-күмер өеме өстенә салган, авызыннан ямь-яшел сарут бөртекләре күренеп тора. Туган җирдә үскән шул бер учма үләнне эзләп-кайткан диярсең...
Галәү бабай озак кына сүзсез торганнан соң, тирән сулап, барлык сөйләгәннәренә йомгак ясаган кебек итеп әйтеп куйды:
— Кадерле ул туган як. Кешегә генә түгел, хайванга да изге ул туган җир туфрагы...
Бераздан Галәү бабай, малайлар белән бергәләп, Идел ярындагы карама төбенә йокларга ятты. Болын җиле тәмле печән исе, җиләкле аланнар исе алып килде. Караманың яфраклары, ашыга-ашыга, нәрсәдер пышылдашып алдылар. Моңсу гына тулган ай күтәрелде. Ул, ботакларны аралап, кешеләргә күз төшереп алды.
Әйе, барысы да йокыда. Оеп, изрәп йоклыйлар. Тик Инсаф кына йокы аралаш елмая, куанып көлә... Җиләс җилләр канатында ерак-ераклардан аңа бик таныш, бик тансык авазлар агылып килә. Көмеш кыңгыраулар авазы!..
Һәм колак төбендә һаман бер үк сүзләр яңгырый:
— Кадерле ул туган як. Кешегә генә түгел, хайванга да изге ул туган җир туфрагы.

Габделхәй САБИТОВ.

 

"Мәйдан" журналы архивыннан.

 

Комментарийлар