Логотип «Мәйдан» журналы

Агып барам вакыт дәрьясында

Сонетлар бәйләме Фото: Николай Туганов1Үткәннәргә кайтып барышым,Каен яфрак коя юлыма,Суык җилләр капты тыныма,Тойдым исраф вакыт агышын.Көз куены инде җылытмас,Кояш сүрән, сукыр ут кебек.Зәгыйфьләнгә...

Сонетлар бәйләме
Фото: Николай Туганов Фото: Николай Туганов
1
Үткәннәргә кайтып барышым,
Каен яфрак коя юлыма,
Суык җилләр капты тыныма,
Тойдым исраф вакыт агышын.
Көз куены инде җылытмас,
Кояш сүрән, сукыр ут кебек.
Зәгыйфьләнгән күздән бөркелеп,
Коендырып якты нур чыкмас.
Көзгә ялгыз керү кыен соң,
Күшеккән җан кемгә сыенсын?
Мин төренәм мамык шәлемә.
Җилгә бирдем шәлнең чуклысын,
Йөзгә бәрде уклы сыкысын.
Кемнәр керә кеше хәленә?
2
Балачакның шаян тавышын
Ишетәм мин бары төшемдә.
Яшим саклап алма төшен дә,
Бишек җырын, моңнар агышын.
Юа җыям, җыям кузгалак,
Бәхет-шатлык тәмен юксынып.
Хәтеремә яшим буйсынып.
Күпләр йөргән яннан узгалап.
Таныдымы садә күңелем,
Кем якын һәм кем дус түгелен.
Аердымы күзләр күргәнен?
Ничә тапкыр ятка түгелдем,
Сынмас өчен талдай бөгелдем,
Язмыш кире алгач биргәнен.
3
Яшьлегемне сагынам көз җиткәч.
Алсу иде аткан таңнарым.
Белә идем тансык яр барын.
Йөрәк тибешемне ишеткәч,
Килде миңа балкып, елмаеп.
Туй күлмәген алып бүләккә,
Һәм керде дә кайнар йөрәккә,
Китте… калдым ялгыз моңаеп.
Тик бер генә тапкыр яраттым.
Авыртканын сынган канатның
Яраланган кошлар беләдер.
Парлы булыр өчен җан аттым,
Канатымны ничә канаттым.
Ялгызлык ул – бикле келәдер.
4
Гомер елгасының ярында
Кайтуыңны көттем өзелеп.
Еллар үтте коштай тезелеп,
Суга салдым йөрәк зарын да.
Җилләр килеп какты тәрәзгә,
Ачылмады күңел ишегем.
Мин бит бары сиңа иш идем.
Бал корты бал җыя кәрәзгә.
Сабырлыкны җыйдым йөрәккә.
Җан әйләнде күптән көйрәккә.
Син кайтмадың кире әйләнеп.
Сыенганым булды тирәккә,
Тешне кысып түздем кирәктә.
Җил йөрәкләр йөрде бәйләнеп.
5
Сабыр савытларын ямадым.
Яңарттым да һәрбер мизгелне,
Ычкындырмый кулдан тезгенне,
Хәтер җебен кат-кат ялгадым.
Җиңел түгел гомер корабын
Дулкыннардан бару аралап,
Җилкәннәрне куйгач арканлап.
Чәчләремне җилдә тарадым.
Җил канаты алып киткәндер,
Бәлки, сиңа, сиңа илткәндер,
Чәчкәемнең хет бер бөртеген.
Тәрәзәңә синең чирткәндер,
Маңгаеңнан сөеп үпкәндер,
Кызлар кебек сирпеп керфеген.
6
Гомер йомгаклары сүтелә.
Вакыт елгасының ярында,
Колак салып еллар зарына,
Пыяладай күңел кителә.
Офык читен һаман күзлимен,
Сагыш тулы еллар арада,
Булган агы, булган кара да.
Күңел белән сине эзлимен.
Юксынганнар таба чарасын,
Йөзеп үтә ярлар арасын,
Соңга калмый, әгәр яратса.
Соңга калсаң, ниләр эшләрсең? –
Терсәгеңне, бәлки, тешләрсең,
Чал башыңа язмыш таш атса.
7
Еллар чоңгылыннан баш калкыт,
Күр әле син көзге урманны!
Ул бит безнең сөю урамы,
Яулык болгый безне ул танып.
Үзгәрмәдек микән әллә без,
Юкса, инде чәчне бәс сарган,
Өн яңгырый үткән гасырдан:
«Гаепле ич бары үзегез».
Адашканбыз еллар чатында,
Онытканбыз сөю хакында,
Кавышырга инде хәзер соң.
Каерылган канат очында
Хыял гына бары очына.
Каткан инде, каткан кавырсын.
8
Мөмкин түгел Вакыт елгасын
Кире бору чишмә башына.
Абынганда чуерташына,
Убылганын җирнең тоярсың.
Сарыф иткән гомер ком кебек,
Җитез булгач очкан коштан да,
Агып бетә икән учтан да.
Акыл булсын башта иң элек.
Күпләр аны соңлап төшенә,
Биреләдер сирәк кешегә
Яшь чакта ук аңлау сәләте.
Кем бәхетне күрә төшендә,
Җавап тота гөнаһ өчен дә,
Суккач соңгы минут-сәгате.
9
Һәркем туа җирдә яшәргә
Күңелләргә якты эз салып.
Калмас өчен сүнеп, югалып,
Яшен булып ялтлап яшьнәргә.
Биеклеккә омтыл, сыгылма,
Көн тумый ул җиргә иртәсез,
Барыр юлың булсын киртәсез.
Абынсаң да, нык бул, егылма!
Егылсаң да, шундук торып бас!
Учак як та, аннан казан ас.
Соклансыннар күреп үзеңне.
Бәхет баскан чаклар була аз.
Көен җуйган чакта моңлы саз,
Капламасын болыт йөзеңне!
10
Көч тап һәрчак басып калырлык,
Ваз кичмә бер әйткән сүзеңнән,
Ул сүз синең җаннан өзелгән.
Үз-үзеңне җиңү – батырлык.
Вакыт куяр беркөн бәясен
Хаклаучыга сөю кадерен,
Бер күрсәтер көтү әҗерен.
Тәкъдир тартып карар җәясен.
Ис-акылы китәр тормышның
Ныклыгына җаны корычның.
Төзәткәнгә яшьлек ялгышын.
Бәхет кошы канат кагар да,
Хис кабыныр тагын арада,
Диңгез юар барлык сагышын.
11
Ни күрсәтер безгә киләчәк?
Таң сызылып, кояш калкумы,
Йолдыз булып күктә балкумы,
Әче әрем, әллә гөлчәчәк?
Барысы да язмыш кулында.
Озын булсын гомер агышы.
Ак юл теләп, аккош тавышы
Озата барсын тормыш юлында.
Ардым диеп туктап калмасаң,
Маяк булып балкып яналсаң,
Бүләген дә беркөн бирәчәк.
Күзең ачып көнгә багалсаң,
Йолдызларга карап юл алсаң,
Матур, якты булыр күрәчәк.
12
Вакыт дәрьясында аккошлар,
Канатлары коча дулкынны.
Канат җәйгән күңел мең кыллы,
Көй язарга көчле алкышлар.
Каксын дулкын вакыт ярына,
Йөрәк аша үтсен кагышы,
Таратсын ул барлык сагышны.
Ялгызлыктан җаннар арынса,
Балкыр күктә бәхет кояшы,
Ярда ятып калыр ком ташы,
Һәм юылыр еллар юшкыны.
Алда биек таулар кыясы,
Исемнәрне килә уясы,
Кагыла җанга горур кош тыны.
* * *
Телен җуйган халык – маңкорт,
Иле дә юк, җире дә.
Аң тилергән, җаны үлгән,
Мие кипкәч тиредә.
Җиһан буйлап тәгәри тик
Дүңгәләк булып тәне.
Җил екса да, боз сукса да,
Җир упса да, юк гаме.
Газиз халкым! Мондый язмыш
Көтмәсен сине алда.
Тел югалтсаң, маңкорт булып
Илерерсең далада.
Ата-бабаңнар мирасын
Күз карасыдай сакла!
Тәнеңдә җаның бар чакта
Ана телеңне сатма!
* * *
Үпкәләмим тәкъдиремә,
Һичкемгә тотмыйм кинә.
Үтә диеп бу гомерләр
Искән җил кебек кенә.
Таулы-чокырлы юллардан
Барганда алга атлап,
Кара янып йөрмәдем мин,
Кояшның нурын каплап.
Юл күрсәттем адашканга
Чытырман арасында.
Җылы сүзем ямау салды
Йөрәкләр ярасына.
Сикәлтәле тормыш юлын,
Шөкер, сыгылмый үттем.
Шатлык яше белән юып,
Бәхетнең күзен үптем.
 
Әлфия СИТДЫЙКОВА.

Комментарийлар