Логотип «Мәйдан» журналы

«Агымга каршы йөзәм мин, Агымны җиңмәсәм дә!..»

УЯНДЫҢ ДАМЫНИ?Күк читеннән чыкты алтын фонтан,Алтын сипте Казан өстенә. Уяндың дамыни, Татарстан,Чишмәләрең жыры ишетелә.  Уяндың дамыни:Җилне сизде,Дулкын какты бодай кырларың!Вышкаларың ба...

УЯНДЫҢ ДАМЫНИ?
Күк читеннән чыкты алтын фонтан,
Алтын сипте Казан өстенә.
Уяндың дамыни, Татарстан,
Чишмәләрең жыры ишетелә.
 
1023077736
 
Уяндың дамыни:
Җилне сизде,
Дулкын какты бодай кырларың!
Вышкаларың балкып сәлам бирде,
Чакырдылар тасма юлларың.
Томан-шәлен ачты киң Иделең,
Мең нур, мең төс Идел йөзендә,
Уңган егет кебек, сызганып җиң,
Эшкә керешәсең үзең дә.
Тургайларың күктә ярыш ачкан,
Чыклар яна бизәп җир өстен.
Уяндың дамыни? Уян! Нурлан!
Хәерле көн сиңа! Имин көн!
 
КАЙТЫП КИЛӘМ
* * *
Җыр тавышы килә, таныш җыр
Туып-үскән җирем ягыннан.
Зәңгәр Ыгым аккан үзәнне,
Тауларымны күңел сагынган.
Бу җырның мин гүзәл моңында
Кыр казлары тавышын ишетәм.
Тау куеннарында башланган
Чишмәләрем агышын хис итәм.
Хис итәм мин бу җыр тавышында
Таныш кырлар җәелеп киткәнен;
Басу иңләп, шаулап, тыпырдап
Ишле көтүләрнең үткәнен.
* * *
Чәчләремне сыйпап җил исә,
Кайтып киләм ерак-ерактан.
«Көтте сине, көтте туган як», –
Дип пышылдый җилләр колакка.
«Исәнме син, туган җиркәем,
Исәнмесез, саумы, дусларым», –
Дип тирбәлә телем, гүя мин
Дусларымның кулын кысамын.
* * *
Иркен кырлар! Уңыш дәрьясы...
Ә мин – шушы дәрья баласы.
Күкрәгемдә кайта җыр тулып,
Килә шунда туктап каласы.
Нинди иркен, нинди киң монда!
Нинди рәхәт аяз иртәдә!
Чыңлап куя кыңгырау чәчәге,
Бал кортлары кунып киткәндә.
Сөйли шунда, сөйли чәчәкләр
Әллә нинди серле әкиятләр;
Әллә нинди җырлар җырлыйлар
Сандугачлы яшел болыннар.
Кай якларда гына йөрмәдем,
Нинди генә җирләр күрмәдем.
Сүрелмәде бер хис һич миндә:
Ыгым җыры булды исемдә.
Ыгым җыры булды исемдә,
Ыкны күрдем хәтта төшемдә.
Туган якның тартты кочагы,
Үрелеп янган җылы учагы.
* * *
Җил дә тынган. Чыклы чәчәкләр
Җиргә иелеп тынып калганнар.
Гүя көндез балкып арганнар,
Төнен бераз ялга талганнар.
Көмеш инеш ләкин тынмаган,
Нидер җырлап ага ул һаман.
«Йөрдең, егет, бик күп җирләрдә,
Очрадың син бик күп ямьнәргә;
Туган җирдә барын табарсың,
Сөя белсәң чынлап әгәр дә».
Кайтып киләм ерак-ерактан,
Бар дөньяга гашыйк булгандай.
Мөгезен иеп, ап-ак томанның
Сөтен эчә яңа туган ай...
 
 
ӘНКӘЙ
Күкрәгемә куеп,
Каерып,
Ап-ак күмәч кискән чагында
Хәтерләдем, күңелем өзелеп,
Әнкәйне мин менә тагын да.
Тамагыма төен тыгылды.
Күзләремә тулды ачы яшь.
Туктап калдым:
Кинәт кулымда
Авыраеп китте ак күмәч.
Ябык сынлы, йомшак чырайлы,
Сабыр сүзле әнкәй тын гына
Орынгандай булды шулвакыт
Минем күмәч тоткан кулыма.
– Тукта, улым, кисмә шулкадәр,
Шулкадәрле мулдан турама:
Бел, дөньяның бик күп чатында
Сынык өчен адәм сорана, –
Диде әнкәй...
Кинәт исемә
Төште авыр сугыш заманы
Һәм әнкәйнең утлар эченә
Әткәбезне озатып калганы.
Без өч бала калдык әтисез,
Өчебез дә сабый, кечкенә,
Өчебез дә җанлы йөк булып
Өелеп калдык әнкәй өстенә.
Ничек итеп, белмим, түзгәндер
Аның юка, ябык иңнәре.
Мохтаҗ булмасын, дип, әткәйләр,
Кырда үтә иде көннәре.
Ә без аның эштән кайтуын
Дүртәр күзләп өйдә көтәбез.
Алып кайта бер дә капмыйча
Ул әбәткә тигән икмәген.
Шул бер кадак арыш икмәген
Тигез итеп бүлә нәкъ өчкә.
Көндәгечә тагын, тагын ул
Үзе керми кала өлешкә...
Газиз әнкәй!
Мәңге онытмам
Синең шушы изге сыныңны.
Хәтерләрмен мәңге олылап
Бала ди-ди, өзеп авызыңнан,
Безгә икмәк биргән кулыңны!
 
ИЛЕМӘ
Сандугачлар җырын өйрәнмәдем,
Сөйли белмим кошлар телендә.
Ләкин барлык сайрар кошларыңның
Моңы йөри, илем, күңелдә.
Көен белмим салкын чишмәләрнең,
Көнен эшлим, тынам төнемдә.
Ләкин тынмас, җитез чишмәләрнең
Челтерәве – күңел түремдә.
Урманнарың сыман шаулый белмим,
Серен белмим сахра җилнең дә.
Ләкин шаулый кара урманнарың,
Җилең шаулый, илем, күңелдә.
Кояш булып нурлар сибә белмим,
Ай да түгел зәңгәр күгеңдә.
Әмма аең, йолдыз, кояшларың
Балкый, илем, күңел түремдә.
Йөрәгемдә һәрбер калаң, авылың,
Төзелешләрең, якты киңлегең.
Кайсы халкың нинди көй җырласа –
Барын-барын ятлый күңелем.
 
 
ТАТАР ХАЛКЫ КҮҢЕЛЕ
Дулкыннарын кагып Идел ага,
Идел ага,
Чыга кояш, сибә нурларын.
Болын, кырлар иркен сулыш ала,
Сулыш ала,
Көйли урман сихри моңнарын.
Туган йортым – Татар илем бу минем,
Бабамнардан мирас газиз нигезем,
Тар булса да, җаныма киң Киңлегем,
Зәңгәр күгем һәм тибрәткән бишегем.
Татар иле –
Кояш иле,
Шытты инде,
Сулмас гөле.
Татар иле –
Өмет җире,
Өмет суы – Иделе.
Тулып аккан Иделгә тиң,
Һәрвакыт саф, һәрвакыт киң
Татар халкы күңеле,
Гадел халкым күңеле.
2
Бу җирнең без хаклы хуҗалары,
Хуҗалары,
Нык кулларда Ватан язмышы.
Юк, өркетми заман нужалары,
Нужалары,
Көрәя халкымның тавышы.
Армый безнең Татар иле хезмәттә,
Бүген, шөкер, өмет тә бар, сәләт тә,
Көтмә, дошман, дәрт сүрелмәс йөрәктә.
Хаклык бар ул, ирешербез теләккә.
Татар иле –
Кояш иле,
Исә бүген
Ирек Җиле.
Татар иле –
Хезмәт җире,
Көчле ага Иделе.
Көчле аккан Иделгә тиң,
Сызганган – җиң, ачык һәм киң
Татар халкы күңеле,
Эшчән халкым күңеле.
3
Бу җирнең без горур кешеләре,
Кешеләре,
Үстерәбез дуслык гөлләрен,
Телебездә – Тукай шигырьләре,
Шигырьләре,
Күңел көйли Сәйдәш көйләрен.
Атлый безнең Татар иле инанып,
Кыйбла якты, җаныбызда иман нык,
Иң абруйлы хис бездә Миһербанлык,
Һәм хөрмәттә Дуслык белән Туганлык.
Татар иле –
Кояш иле.
Назлы бездә
Дуслык гөле.
Татар иле –
Ирек җире,
Иркен ага Иделе.
Иркен аккан Иделгә тиң,
Дуслар өчен һәрвакыт киң
Татар халкы күңеле,
Олуг халкым күңеле!
 
 
Авторның калган шигырьләрен журналның август (№8, 2017) саныннан укый аласыз.

Комментарийлар