Логотип «Мәйдан» журналы

"Агростартап" яшь фермер мәктәбе катнашучыларының 30 мең сум оту мөмкинлеге бар

Бүген Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән "Агростартап" сменасы" дип аталучы "Яшь фермер мәктәбе" старт ала. Бизнес-проектлар конкурсы җиңүчеләре үз продуктының бренды ө...

Бүген Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән "Агростартап" сменасы" дип аталучы "Яшь фермер мәктәбе" старт ала. Бизнес-проектлар конкурсы җиңүчеләре үз продуктының бренды өчен полиграфик хезмәтләргә 30 000 сум күләмендә сертификат алачак.

“Соңгы елларда дәүләт тарафыннан фермерлыкка бик зур игътибар бирелә. Агымдагы ел дәвамында авыл хуҗалыгы үсешендә яшь фермерларга, фермерлык эшен дәвам итүче фермерларга 1 миллиард 310 миллион сумлык грант таратылды. Сез дә бу ярдәмне куллана алачаксыз”, - диде Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов.
Ике көн эчендә республика авылларыннан килгән яшьләр бизнес планлаштыру, нәтиҗәле бизнес-план төзү нигезләренә өйрәнәчәкләр һәм авылда яшьләргә ярдәм итү программалары турында беләчәкләр. Укучылар өчен бизнес-тренинглар, түгәрәк өстәлләр һәм Татарстанның уңышлы фермерлары мәйданчыкларында булу планлаштырылган.
“Минемчә, бу мәктәп булачак фермерларга үсеш өчен бик яхшы этәргеч бирә. Мин әле фермерлык белән шөгыльләнергә уйламаган идем, ләкин бу мәктәп кысаларында үзем өчен яңа белемнәр алырга уйлыйм, киләчәктә бәлки берәр идея килеп чыгар”, - диде Удмуртиядән килгән Алина Аликина.
Мәктәп кысаларында бизнес-проектлар конкурсы узачак, җиңүче үз продуктының бренды өчен полиграфик хезмәтләргә 30 000 сум күләмендә сертификат алачак. Конкурста авыл җирендә теркәлгән 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, үз бизнесларын университетны тәмамлаганнан соң башларга теләүчеләр катнаша ала.
Фото: Шайхлисламова Айгуль

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/20/193929/

Комментарийлар