Логотип «Мәйдан» журналы

Агачларда... кеше йөзләре

Француз рәссамы һәм фотографы Филипп Эчарчук гадәти иҗатчы түгел.  Ул үзенең иҗат юлын туган шәһәре Марсельдә башлаган һәм берничә ел элек искиткеч проект уйлап тапкан – агачларда яктылык ярдәмен...

Француз рәссамы һәм фотографы Филипп Эчарчук гадәти иҗатчы түгел.
 
Ул үзенең иҗат юлын туган шәһәре Марсельдә башлаган һәм берничә ел элек искиткеч проект уйлап тапкан – агачларда яктылык ярдәмендә кеше портретлары ясау серләренә төшенгән.
Мондый яктылык инсталляцияләрен ул Марсельдә һәм Амазония урманнарында ясаган, хәзер Нью-Йоркка килеп чыккан. Иҗат өчен ул юкка гына Үзәк Паркны сайламаган, аныңча бу урын – кешеләрнең табигатьтән өстен булырга тырышуларын күрсәтергә ярдәм итүче идеаль җирлек.
 
http://kiziltan.ru

Комментарийлар