Афзал Шамов (Афзалетдин Шиһабетдин улы Шамов) 1901 елның 4 мартында элекке Казан губернасы Зөя өязе Әҗәл волосте (хәзер Татарстанның Яшел Үзән районы) Татар Танае авылында туа.

Афзал Шамов-55-1

Алты яшендә авыл мәзинендә, аннары Бузай, Олы Өтәк, Танай авыллары мәдрәсәләрендә укый. Рус авылы Кулабердино мәктәбендә бер, Акъегет авылындагы русча-татарча мәктәптә татарча дүрт һәм русча өч сыйныф белем ала. Сигезенче сыйныфны Казандагы «Касыймия» мәдрәсәсендә укый.
Болак артында контрреволюцион восстание башлангач, Афзал Шамов Зөя каласында совет укытучылары әзерли торган курсларга күчә. Анда «Караш» исемле кулъязма газета оештыра. Курсларны тәмамлап, Татар Исламы һәм Олы Кошман авылларында балалар укыта. 1919 ел башыннан Казандагы «Эш» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында авыл хәбәрчесе булып эшли.
Афзал Шамовның «Анда… монда…» шигыре, «Очрашу» һәм «Кызыл корбан» хикәяләре 1919 елның октябрь аенда шул газета битләрендә дөнья күрә. Бу татар әдәбиятында Кызыл Армиянең гражданнар сугышы фронтындагы батырлыклары темасына беренче басылып чыккан әсәрләр була. 1919 елның декабрендә А.Шамов Кызыл Армия сафына баса. Казандагы 15 нче укчы бригадасында хезмәт итә, аннары шунда татар кызылармеецлары арасында укыту-агарту эшләре алып бара. 1920 елда, Үзәк Мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлек мөдире Шамил Усманов тәкъдиме белән, Беренче Казан мөселман пехота командирлары курсларына укырга керә. Ләкин курсларны тәмамларга туры килми, чөнки 1920 елның августында А.Шамов үзе теләп гражданнар сугышына китә. 3 нче Киев курсант бригадасы белән башта ак поляклардан Киев шәһәрен азат итә, аннары Врангель гаскәрләренә каршы сугыша, дәһшәтле Перекоп сугышларында катнаша. 1921 елның мартына чаклы Махно бандасына каршы сугыша. Гражданнар сугышында А.Шамов башта курсант-разведчик, аннары отряд старшинасы булып хезмәт итә. 1921 елның мартыннан 1922 елның августына кадәр ул – Татарстан Үзәк Башкарма комитетының һәм Совет Халык комитетының Саклау ротасы кызылармеецы.
1922–1925 елларда А.Шамов КДУ рабфагында укый, бер үк вакытта Г.Тукай исемендәге ятим балалар йортында клуб мөдире һәм укытучы-тәрбияче булып эшли, кичләрен Татарстан Мәгариф Комиссариаты каршындагы зурлар мәктәбендә укыта.
1922–1923 елларда КДУ рабфагы студентлары белән «Кызыл студент» исемле әдәби, сәяси кулъязма журнал оештыра һәм аның редакторы була. 1923 елда Казан язучыларының беренче әдәбият түгәрәген оештыруда катнаша.
Егерменче елларда А.Шамовның нәсерләре, хикәяләре «Кызыл Шәрык яшьләре», «Октябрь», «Яшь эшче» журналларында басыла.
1925 елда Мәскәүдә А.Шамовның «175 номерлы паровоз» исемле беренче җыентыгы дөнья күрә. 1926 елда ул Беренче Мәскәү дәүләт университетының әдәбият һәм сәнгать факультетына укырга керә. Шул елларда Пролетариат язучыларының Мәскәү ассоциациясе татар секциясендә җаваплы сәркатип булып эшли.
Университетта укуны яшь язучы педагогик һәм әдәби иҗат эше белән бәйләп алып бара: РСФСР Мәгариф комиссариаты каршындагы Төрки халыклар бүлегенең укыту-агарту комиссиясе әгъзасы буларак, зурлар өчен эш китаплары, мәктәп дәреслекләре, методик кулланмалар язу һәм төзүдә актив катнаша. Хикәяләр, повестьлар яза һәм Мәскәүдә татарча чыга торган «Эшче» газетасында публицистик мәкаләләрен, очеркларын, фельетоннарын, яңа чыккан китапларга рецензияләрен бастыра.
А.Шамовны әдәбият дөньясында таныткан беренче күләмле әсәре – «Рәүфә» повесте 1928 елда басылып чыга. Шул ук елның маенда ул татар язучыларыннан Пролетар язучыларның Бөтенсоюз ассоциациясе Беренче съезды делегаты була. Аның әдәби тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге дә Мәскәүдә башлана.
МДУны тәмамлагач, А.Шамов Казанга кайта һәм 1931 елның 7 мартыннан Татар дәүләт нәшриятының матур әдәбият секторында җаваплы сәркатип һәм өлкән редактор булып эшли. Ул шулай ук татар халык җырларын туплау һәм аларны бастыру эшенә керешә; җырларны фәнни яктан тикшерә һәм классификацияли. Ә 1935 елда аның «Бер мәхәббәт турында» повесте, 1939 елда «Иң алдынгы МТС» исемле монографиясе, 1941 елда «Хикәяләр» китабы дөнья күрә.
1943 елның февралендә А.Шамов янә үзе теләп фронтка китә һәм башта Калинин, аннары Беренче Балтыйк буе фронтларындагы «Алга, дошман өстенә!» газетасының хәрби корреспонденты һәм оештыручысы, Байкал арты фронтында «Суворовча кысрыклау» газетасының җаваплы сәркатибе булып хезмәт итә. Армия хезмәтеннән ул 1946 елның маенда кайта.
1949–1950 елларда А.Шамов «Совет әдәбияты» журналының җаваплы редакторы, 1958–1962 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе булып эшли. 1962 елның март аеннан профессионал язучы сыйфатында әдәби иҗат белән генә шөгыльләнә.
А.Шамов – татар әдәбиятында, иң беренче чиратта, оригиналь проза әсәрләре – хикәяләр һәм повестьлар авторы буларак танылган язучы. Аның егерменче еллар татар авылы тормышына багышланган «Рәүфә» (1926), гражданнар сугышы вакыйгаларына бәйле «Днепр буенда» (1927), «Бер мәхәббәт турында» (1933), тыныч тормыш шартларында гаилә кору һәм башка әхлакый мәсьәләләрне яктырткан «Ана» (1933), «Госпитальдә» (1938), «Туйда» (1938) кебек повесть һәм хикәяләре ХХ йөз татар әдәбиятының сәнгатьчә югары дәрәҗәдә эшләнгән матур үрнәкләре булып санала. Язучының Ватан сугышы чорында һәм сугыштан соң иҗат иткән хикәя һәм повестьлары да, зур-зур документаль очерк китаплары һәм күпсанлы публицистик мәкаләләре дә заманны чагылдыруда әһәмиятле әдәби елъязма хезмәтен үти.
Язучы татар халык иҗатын һәм язма әдәби мирасны өйрәнү-барлау, аларны бастырып чыгару буенча да зур, әһәмиятле гыйльми эшләр башкара.
А.Шамов – әдәби тәрҗемә остасы. Аның тәрҗемәсендә татар укучылары дөнья, рус классикасының, совет чоры рус язучыларының бик күп әсәрләре белән таныша.
Афзал Шамов, татар язучыларыннан беренче булып, туган ил табигатен саклау буенча дәүләткүләм проблемаларны үз очеркларында күтәреп чыга.
А.Шамов – озак еллар күптөрле җәмәгать эшләре алып барган язучы. 1931–1932 елларда ул Татарстан Язучыларының оештыру комитетында җаваплы сәркатип булып эшли. 1959–1963 елларда партиянең Татарстан өлкә комитеты әгъзасы, КДУның тел һәм әдәбият факультеты гыйльми советы әгъзасы, ТАССР Югары Советы депутаты һәм Президиумы әгъзасы, 1939 елдан 1974 елга кадәр Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, рәис урынбасары, рәисе, идарә президиумы әгъзасы булып эшли. 1958–1974 елларда СССР Әдәби фондының Татарстан бүлегендә җитәкчелек итә. Шулай ук ул РСФСР Язучылар берлеге идарәсендә (1958–1963), «Советская Россия» нәшриятында (1960–1975), Тынычлыкны саклау буенча республика комитеты һәм башка бик күп мәдәни оешмаларда әгъза буларак чирек гасыр берөзлексез төрле җәмәгать эшләре алып бара.
Ватан сугышы чорындагы батырлыклары һәм әдәби иҗат өлкәсендәге фидакарь хезмәтләре өчен А.Шамов Кызыл Йолдыз (1944), Хезмәт Кызыл Байрагы (1957), Октябрь Революциясе (1971), Икенче дәрәҗә Ватан сугышы (1985) орденнары һәм 16 медаль белән бүләкләнә.
Афзал Шамов 1990 елның 19 гыйнварында Казанда вафат була.
А.Шамов – 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

1991 елда Татар Танае урта мәктәбенә Афзал Шамов исеме бирелә һәм анда әдипнең музее ачыла. 2014 елдан бирле Яшел Үзән шәһәренең татар гимназиясендә, язучының туган көненә багышлап, «Шамов укулары» үткәрелә.


Комментарий язарга