Логотип «Мәйдан» журналы

«Ачылыр җаныңның бөресе...»

Каныгу Һавага төбәлгән карашың –Биеккә кагыну уедыр.Көйдереп, күзләрең күмереХәтергә уелыр. Битеңдә пәрәвез-җыерчык,Тузгыган чәчләрең чоргана.Төн килеп, битлегең кубаргач,Елама, елама... Агу...

Каныгу


Һавага төбәлгән карашың –
Биеккә кагыну уедыр.
Көйдереп, күзләрең күмере
Хәтергә уелыр.
 
Битеңдә пәрәвез-җыерчык,
Тузгыган чәчләрең чоргана.
Төн килеп, битлегең кубаргач,
Елама, елама...
 
Агудай чәнчегән сүзләрең –
Йомшарган җаныңа калканмы?
Урынсыз. Синдәй һичберәү дә
Рәхимсез якланмый.
 
Төкәнмәс үсмерлек. Ахрысы,
Яшьлекне җуюдан куркасың.
Вөҗданың утларны сүндерә.
Ярар соң, йокларсың.
 
Һәр көнне яңа төш көтәсең,
Ирексез нурыңны тышаулап...
Тик йокы бирмичә вөҗданың
Сызланып кымшана.
 
Һавага төбәлгән карашың –
Сөюгә каныгу тавышы...
Юлларым яктысы – тышауда.
 
Ярар соң, кавышмыйк.
 

***


Син мине төшеңдә күрерсең.
Алырсың кулыңа кулымны.
Горурлык бозлыгы эрүнең билгесе −
Ялгышып кергән төш булырмы...
Төнеңә сыенган ул төшнең
Сюжеты – хыялым, куркуың.
Ярадан сызланып, салкыннан бөрешеп,
Елышыр учыңа куш кулым.
Төнеңә сыенган ул төштә
Мин сиңа сыенып елармын.
Кочарсың тоймыйча бизгәктә килеш тә
Үзеңнең кулларың туңганын.
Ачылыр җаныңның бөресе,
Дерелдәп, ярага кагылыр.
Төшеңдә изрәрлек рәхәтлек күрерсең –
Мин сине уйлаган чак булыр.
Ә иртән син кочкан кулымның
Табалмам сыкраган ярасын.
Син мине ялгышып төшеңдә күрерсең.
Мөгаен, дөп-дөрес аңларсың
 

СИХЕРЧЕ КУРЧАГЫ


Мин төнлә богаулы, битараф,
Мин − төнлә сихерче курчагы.
Алладан сорарга оныттым:
Син бүген төшемдә очрадың.


Богаулар шавының сихере
Кертүгә учакның эченә,
Ирексез тәнемә бәрелде
Тавышың − назлы да, төче дә.
Богаусыз калып бер мизгелгә
Эзләдем мәшригым, мәгърибем.
Чем-кара күзләрең нык терәп:
«Дәшмәвең көйдерә бит», – дидең.
Нидәндер битараф, ирексез −
Мин тагын дәшмәдем бер сүз дә.
Син әрнеп яраттың.
Нигә соң
Төшләрем чынлыктан нык үзгә?


ТАҢ


Ул кайнар офыкка
Корбанын китерде,
Ак йомшак чәчкәне
Канатып.
Мин аны яраттым.
Корбанны алды да,
Ут булып өр-яңа
Таң атты.
Төннәрем узуга,
Болынга йөгердем:
Зәрдәшти¹ сөеклем
Шундамы?
Һәм көн дә бер үк хәл:
Йомшак ак чәчәкләр,
Кан һәм ут, ул һәм таң –
Шом бары.
«Таң» дидем мин аны,
Ак чәчкә җыештым.
Уйларым шул көннән
Таркаудыр.
«Чигәмә ат», – дидем.
Ул көн таң атмады.
«Янымда кал», – дидем.
Таң калды.

Миләүшә ГАФУРОВА


 
foto-gafurova-milaushaМиләүшә Гафурова (Гафурова Миләүшә Равил кызы)  2000 елның 22 маенда Балтач районы Карадуган авылында туа. Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясен тәмамлый. Аннан Казан федераль университеты Журналистика югары мәктәбендә белем ала. Туган авылында яши.
 
 
 
 
Авторның шигырьләрен тулысынча журналыбызның гыйнвар (№1, 2020 ел) санында укый аласыз.

Комментарийлар