Логотип «Мәйдан» журналы

Ачык капка (повесть)

— Әтием, агачлар нигә шулай куркыныч шаулый ул? — ди яшел күлмәкле кызым.

Улым көлә.
— Шүрәлеләр йөри, шулар чабыша башласа, агачлар бер-берсенә бәрелә дә, җил чыга. — Ул кинәт үләнгә чүгә. — Әнә шүрәле!
Кызым күзләрен чытырдатып йома, кечкенә җылы гәүдәсе белән миңа сыена.
— Шүрәлеләр качып беткән инде, кызым. Аларны кешеләр куркыткан. Урман беткәч, шүрәле дә бетә инде. Элек бу тирәләр кара урман булган. Сугыш вакытында утынга кисеп бетергәннәр.
— Монда калган бит агачлар.
— Шуңа исеме дә Саклау аның. Вахит саклавы.
— Кем соң ул Вахит?
— Авыл. Әнә, тауның теге ягында. Сез чия җыеп йөргән төштә.
Кызым каен җиләген ирененә тидерә:
— Бүре бармы соң монда, әти?
— Әйттем ич инде, элек бу тирәләр кара урман булган дип. И-и, Ходаем, матур чаклары бар иде дә соң. Тирә-як шаулап тора, наратлар шавы авылга кадәр ишетелә иде. ”Берчак шулай Казаклар ягына чикләвеккә бардык. Апаң белән. Казан апаң белән“, — дип сөйли торган иде әнием. Казанда яши апасы, шуңа күрә әнием аны, Казан апам дип, бик яратып әйтә торган иде.
— Ә мин беләм ул апаны. Чәчләре агарган инде...
achyk-kapka
— Әйе, кызым, кешеләр картая. Җир дә картая. Әнә теге бакыр базының ничә яшьлек икәнен берәү дә белми.
— Бакыры бармы соң аның?
— Бәлки, бардыр да... Ярар, бүлдермә әле, кызым. Тыңла. Барганнар болар урманга. Йөриләр икән чикләвек җыеп. Әниемнең чикләвек кәшәнкәсенә үрелүе булган, череп ауган агач аша нәрсәнеңдер сикереп чыгуы булган. Куркуыннан чак кычкырып җибәрмәгән әнием. Казан апасы уйламый да, чүпрәк капчыгына чикләвек тутыра икән. Күрмәгәндер инде ул теге хайванны. Болынга төшкәч, әйткән апасы: ”Син, сеңлем, елап җибәрмәдең әле ярый. Бүре иде ул. Җәй көне кешегә тими алар. Тук булалар. Шулай да саграк булу кирәк. Шуның өчен дә мин куркуымны сиздермәскә тырыштым, — дигән.
— Ә бүре монда килеп чыкса?
Улым ташка сикереп менә, кулларын бутап, кычкырып җибәрә:
— Ә-һә-һәй!
— Кырып бетергәннәр бүреләрне, — дим мин. — Урманны да кырганнар. Ягарга утын кирәккәч, кеше кая сугылсын. Суык өйдә катып үлеп булмый бит. Янәшәдә урман бар чагында. Агачларны гөрселдәтеп аудара башлагач, бүреләр качкан, чишмәләр кипкән. Бөтен авылына бер чишмә калган.
— Көҗник елгасындагы чишмәме?
— Әйе, улым.
— Ә нәрсә соң ул Көҗник? — дип сорый кызым, борынын тарта-тарта.
— Анысын үзем дә белмим.
Кызым гаҗәпләнеп миңа карый. Үзенең күзләре тулы кояш. Иреннәренә җиләк кызыллыгы йогып калган.
Туган җирем җиләкләре! Минем балаларым онытмаслармы сезне? Шушы кечкенә генә урманны онытмаслармы? Юк, онытырга тиеш түгелләр. Онытсалар, минем шәҗәрәм өзеләчәк. Гомер буе шушы җирдә бөкрәя-бөкрәя иген иккән, нәселне дәвам иткән әби-бабаларым алар өчен беркем дә булмаячак. Балаларым барысын да онытачак. Ә үткәннәр онытылса, яшәү туктаячак, ата-бабаларым теле үләчәк.
Минем туган җиремдәге агачларның да, җиләкләрнең дә, яңгырда тишкәләнеп-мүкләнеп беткән ташларның да, керәшәләре тыз-быз очып йөргән, ерак-еракларга яшел тасма, юк, яшел кәлтә сыман сузылып-бөтерелеп киткән елганың да милләте юк. Алар бар да туган җиремнеке. Милләте юк дисәм дә, мин аларга барыбер татарча эндәшәм. Алар да: ”Хәерле көн, балам!“ — дип, татарчалап җавап бирә төсле.
Балаларым бу ташлар, бу тугайлар белән нинди телдә сөйләшер? Юк, бу җирдә чит телдә сөйләшүен теләмим мин аларның. Чөнки бу — туган җир. Туган ил. Ә туган җирнең үз гореф-гадәтләре, үз бизәкләре...
Агачлар шаулый. Әле берничә ел элек кенә утырткан наратлар шулкадәр тиз үсеп киткән, хәтта алар арасына керергә дә шикләнәм. Каршыга лып итеп шүрәле килеп чыгар төсле. Чыксын иде. Һич югы төлке сикереп качсын иде ешлыкка.
Балачак хикәятләрем! Бик кайтасым килә минем сезгә!
 

Кино бәясе – биш тиен


— Малайлар, бүген кино шәп икән.
— Нинди кино?
— Митә абыйның арбасында кайткан кино. ”Унөч“, ди.
— Хе...
— Нәрсә, хе! Сугышып күрсәтәләр ди, малай. Безнекеләр акларны кырып сала ди. Сәгать ярым пулемет тавышын тыңлап утырган әти.
— Патроннары күп булган инде алайса кызылларның.
Рәфитнең сугыш турындагы киноларны күп караганы бар. Атышалар, кешеләр егыла, атлар тәгәрәп китә, өйләр яна. Бер кинода кош оясы янганны күргән иде. Дәү генә бер кош үз оясы янында бөтерелеп очты-очты да ут эченә егылып төште. Балалары белән бергә янасы килгәндер инде. Бер үзе генә яши алмый бит ул. Балаларсыз. Шуңа күрә Рәфитнең Әндри сөйләгәннәргә әллә ни исе китмәде. Сугыш турындагы киноларны карыйсы килми башлаган иде инде. Бигрәк тә теге кош янып үлгәннән соң.
— Кино була микәнни бүген?
— Кибет янында белдерүе җилфердәп торадыр инде...
— Хафиз абый белдерүне шәп яза. ”Военный“ дип тә җибәрсә, клубка борын тыгарлык булмый инде.
— Бервакыт язса да, военный булмады. Теге кем... Түбә өстендә йөрүчеләр турында иде.
— Пожарниклар турындамы?
— Түгел лә... М... Мон...
— Күрсәтеп бетермәде аны Хафиз абый. Военный кино карарга килгән кешеләр зарлана-зарлана таралышып беткәч, моторын сүндереп, өенә кайтты да китте.
Әндри кеткелдәп куйды:
— Мотор болай да сүнә иде ул көнне... Без аның багына ком тутырган идек.
— Хафиз абый аннан бер атна кино күрсәтә алмый интекте. ”Военный“ дип язса да, ”комедия“ дисә дә, клуб янында этем дә күренмәде.
— ”Чапаев“ килгәч, клубта симәнкә төшәр урын юк иде.
— Чапаевның военный икәнен минем теше чыкмаган сеңлем дә белә аны.
— Шартлама инде. Төшмәде ди симәнке. Икенче көнне Дания апа клубтан өч чиләк симәнке кабыгы чыгарып түкте.
...Рәфитнең үз кайгысы. Сугыш турындагы киноларны карыйсым килми дип, үз-үзен алдаганын белеп тора ул. Әндри әнә ничек кызыктырып сөйли. Гел аклар гына үлә ди бит әнә. Комнар арасында сугышалар, ди. Рәфитнең мондый киноны караганы юк әле. Бүген дә керер иде, тик биш тиенне каян табасың? Кич саен, тавык күкәе эзләп, печәнлеккә менеп булмый бит. Элегрәк шулай итә иде ул. Бер күкәй кимегәнен кем сизсен? Бервакыт рәхәтләнгән иде Рәфит. Тавыкларның качырып күкәй сала торган җирен тапкан иде. Ике атна буе кино карарга җитте. Бөтен урам малае апкилгәч, шактый гына була иде күкәй. Әндри аларны кибеткә кертеп бирә. Аннан кибет ишеге төбендә өелеп торган малайларга бакыр акча таратып чыга. Олылар сизенгәч, малайлар өчен кибет ишеге бикләнде. Кибетче апалары да:
— Хәзер өеңә менеп әйтәм урлашып йөргәнеңне, — дигәч, малайлар амбар йозагы эленеп торган тимер ишек янында бик буталмый башладылар. Кибет ачылганны көтеп торуның мәгънәсе калмаган иде инде.
Рәфит тә күкәй урлаудан бизде. Җитмәсә, берсе ватылып хур итте. Әндринең, малайлардан күкәй җыеп кибеткә кереп барганын күргәч, ашыгыбрак атлаган иде, тәгәрәде дә китте. Майкасына күкәй сыегы сыланды. Малайлар кызгандылар үзен, кино карарлык акчаны үзара җыешып бирделәр тагын.
Әнисе:
— Кешеләргә көненә өч тәңкәгә бәрәңге төбе өеп йөри-йөри синең тамакны туйдырам. Оятың бармы? — дигәч, Рәфит печәнлек юлын бөтенләй онытты...
— Хафиз абый Сәлимә апа белән йөри икән...
— Яңа килгән укытучы беләнме?
— Әйтәм аны Сәлимә апа кинога гел бушка керә...
— Малайлар, бүген Кытай абый бакчасына экскурсия ясарга кирәк.
— Тоз мылтыгы белән җиффәрсә...
— Бер атна мендәрдә утырырсың...
— Утыра алсаң...
— Малайларга атмый ла ул. Бер тапкыр Ычтапан абыйга шәп итеп сылаган түлке. Ычтапан абый көн буе мунчада ләгән эчендә утырган.
— Дания апа саклап торган. Үлмәсен дип.
Әндри рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Башка малайларның маңгаена чиертергә яратса да, Рәфиткә тими ул. Кызгана аны. Әтисе дә юк, әнисе дә бер куллы гына дип әйтәдер инде. Капка төпләреннән узып киткәндә, Рәфитнең кулына йә алма, йә кабартма тоттыра. Кесәсендә артык биш тиене булса, анысын да биреп китә.
— Без үсәбез бит әле, тракторда эшли башлагач, чутлашырбыз, — ди.
...Кичен клуб яны гөжләп тора иде инде. Акчалы малайлар беренче кереп китте. Акчасызлар, кеше арасында этелә-төртелә, уңга-сулга сугылды. Бәләкәйрәкләр дә клуб эченә чумды. Зөһрә апалары барысын да ничек күреп бетерсен. Андый чакта Хафиз абыйлары да күрмәмешкә салыша. Зөһрә апалары сдача бирергә дип өстәлгә иелгәндә, кул астына эләккән малайны клуб эченә йомдыра тора Хафиз абыйлары. Ләкин һәммәсен дә кертеп бетерә алмый, кино башларга вакыт җитә. Клуб ишеге шарт итеп бикләнә, эчтә ату тавышлары яңгырый. Димәк, стенадагы ак пәрдәдә сугыш башлана. Урамда бүленеп калган акчасызлар тәрәзәләргә ябырыла.
Кинәт клуб ишеге ачылды. Кемдер баскычка чыкты. Тәмәке уты күренеп китте.
— Һәйт!
Малайлар тәрәзә яныннан борчак шикелле читкә тәгәрәштеләр.
— Курыкмагыз, килегез, кил! — Хафиз абыйлары койма кырына килеп басты. — Моторга тоз салмадыгызмы әле? Салсагыз, үтерәм. Репутацияне бетерәсез авыл каршында.
— Нәрсә соң ул репут... репута...
— Чуртым белеп бетергәнме урыс сүзләрен. Шахразый гел шулай ди. Хөрмәт кебегрәк сүз була бугай инде шунда.
— Хафиз абый, кино әйбәтме?
— Кызык, Габделфәрт. Сугышып туктадылар гына әле. Ял итәләр. Шуңа тәмәке тартырга чыктым менә.
— Керт инде, моторыңа ком салмадык ич.
— Салсагыз, сезнең белән вакланып та тормыйм анысы. Монда шләйтсә итеп йөрүчеләрне фамильне беләм. Караватыгыздан тартып төшереп, кәҗә маегызны чыгарырмын. — Хафиз абыйлары тәмәке төтенен Кытай бакчасына таба өрде. — Давай, Габделфәрт дус, теге шигырьне сөйләп җибәр әле. Әтиең сөйли торган ”Иске тормыш“ны.
— Мин белмим бит аны, Хафиз абый.
— Белмәсәң, йөр адашкан сарык бәкәе төсле әйләнеп.
Хафиз абыйлары эчкә кереп китте. Бераздан ишек ачылып, янә идән шыгырдады. Зөһрә апаларының тавышы ишетелде:
— Кертмим дигәч, кертмим инде. Кичә дә икесе клуб эчендә йоклап калган. Дания иртән ачып чыгарган.
— Бүген йокламаслар.
Ишек шапылдап ябылды. Иске клуб селкенеп куйды.
Хафиз абыйлары урамга чыкты. Тагын тәмәке кабызды.
— Чистый тилмертә бу Зөһрә. Кино күрсәткән саен, болай нирвынчит итсәң, эшләгән акчаң тәмәкегә җитмәс.
Ишек төбендә пытыр-пытыр килеп утырган кино моторы янына килеп басты. Мотор төчкерми-нитми генә җырлап маташа иде.
— Ярар, болай итәбез, егетләр. Хәзер сугыш башлана. Аклар, ком ерып, безнекеләр янына килә башладылар анда. Сез мич янындагы тәрәзәгә килегез. Шуның аскы бүлемен алып куярмын. Сыйсагыз сыясыз, сыймасагыз, бигайбә.
Хафиз абыйлары эчкә чумды. Малайлар мич янындагы тәрәзәгә өелде.
Киномеханик ашыгыбрак маташты күрәсең, пыяла аның кулыннан ычкынып китеп клуб эчендә зеңгелдәп ватылды. Тик Зөһрә апалары ул тавышны ишетмәде. Клуб эчен тутырып шарт-шорт атышалар иде инде.
Рәфит тә сәхнә почмагына сеңде. Соңгы малай тәрәзә рамындагы кадакка эләккән күлмәген шытырдатып ерта-ерта эчкә кереп җиткәндә, сугыш кызып кына килә иде әле.
Рәфит ак пәрдәгә йотылды. Аның шулкадәр комны беркайчан күргәне юк иде әле. Ком тавына бата-чума аклар килә, ак күлмәкле бер абый пулеметтан сиптерә генә тегеләргә.
Әндри дә янәшәдә икән. Иелеп Рәфитнең колагына пышылдады:
— Хафиз абый бүген Сәлимә апаны тынычлап озата инде. Моторына ком салмагач...
...Ә тәрәзә пыяласын кыш җиткәнче куючы булмады. Малайлар кинәнде кино карап. Кадакка эләгеп ертылган күлмәк, трусик санын алар үзләре генә белә иде. Ни өчендер әлеге кадакны бөгеп куючы да табылмады.
 

 

Чыгыгыз, кәнфит бирәм


Рәфит Кәлимулланың тәрәзәсенә чиертте. Келәт ишеге төбендә башын тәпиләренә салып яткан аклы-каралы эт, күзләрен зур итеп ачып карагач, авызын сузып иснәп алды. ”Ә-ә, синмени әле бу, күрше?“ — дигән төсле нечкә генә чинап куйды. Рәфитнең кесәсендә кайчак каткан ипи кисәге була торган иде, бүген анысы да юк. Ипи булмагач, әнисе, суга он туглап, талкан пешергән иде. Рәфит, талкан каба-каба, итсез шулпа эчте. Ә талканны кесәгә тутырып йөреп булмый шул: тузанга әйләнә. Эт аңлады бугай аның хәлен. Ярар инде, баегач сыйларсың әле дигән төсле, башын яңадан тәпиләренә салды.
Кармак сабына күзе төште Рәфитнең. Нигә кирәк булды икән ул Кәлимуллага? Балыкка йөрергә иртәрәк бит әле. Елга ярына аяк басарлык түгел, Бөрне тутырып ләмле су ага.
Ә кармакның чормадан төшүе шәп. Иске китаплар арасында тузан җыеп ята-ята туеп беткәндер инде. Кояш турырак карый башлады, бөреләр тулышып килә. Ни өчендер бөтен бөре берьюлы шартлап ярылыр да, бу тавышка келәт ишеге төбендә ялкауланып яткан эт тә дерт итеп сикереп китәр төсле.
Рәфит борылып чыгып китәргә генә уйлаган иде, эт, сикереп торып, мунча ишеге төбенә йөгереп килде. Аяклары белән сары нарат тактаны тырнарга кереште. Мунча ишеге ачылды. Кәлимулланың ялтырап торган башы күренде.
— Башыңны нишләттеләр?
— Яз җитте, иске үләнне җыеп яндырырга вакыт, яңасы үссен, диде дә әти, кырды да ташлады.
— Суык түгелме соң?
— Булды ди. Кояшта кызынып калсын.
— Әни болынга сарык сакларга китте.
— Минем әни дә шунда. Өйдә эшсез ятуың җитәр, иртәгә үзең төшәрсең сарык сакларга, диде.
— Миңа да шулай диделәр.
— Барабыз. Иске тилагриканы киябез.
Рәфитнең кинәт эче авыртып куйды. Ашказаны талканны ашап бетерде, күрәсең.
— Син кармакны әзерләп куйгансың икән.
— Тагын бер атнадан балыкка, малай. Бакча кибеп, чели казырлык булсын да.
Ул көнне Рәфит тә көтә. Шырпы кабына чели тутырып, кармакны кулыңа тотып, елгага төшүе ни тора. Ат йөздерә торган тугайлар бар елгада. Зур балыклар шунда качып ята инде. Рәфит аларның кабуыннан курка да кайвакыт. Эләгер дә, өстерәп чыгарып булмас. Ташбаш та ярап тора кармакны өздермәс өчен. Алып кайтып, яшел суган турап, кыздырып җибәрсәң, арыш талканы бер читтә торсын.
Рәфитнең тагын эче авыртып китте.
— Әйдә, Кәлимулла, бәрәңге пешерәбез.
— Болындагы малайларның бәрәңге ашый-ашый авызы каралып беткәндер инде.
Рәфитнең борынына көлдә пешкән тәмле бәрәңге исе бәрелеп киткәндәй булды.
— Кай төштә пешерәбез соң? Шырпы да юк. Әни яшереп китте.
— Шырпы бездә бар, мич буенда.
— Киттек алайса!
Кулъяулыкка төргән бәрәңгеләрен кысып тотып, бакча артлап кына тыкрыкка чыктылар. Койма кырында кипкән бәрәңге сабагы өелеп ята, сары чәчәкләр күренә.
— Ерак йөрмик, Кәлимулла. Шушында гына пешерик тә ашыйк.
— Урамда ут ягарга ярамый.
— Җир юеш ич.
Бәрәңгеләрне сабак арасына тәгәрәттеләр. Рәфит кесәсеннән шырпы тартып чыгарды. Кипкән сабак дөрләп кабынып китте. Ялкын коймага сикерде.
— Ах, мур кыргырлары! Ах, ристаннар!
Кәлимулла, сары чәчәккә охшаган такыр башын аска иеп, туп-туры күлгә таба элдерде. Урамнан иләмсез кычкыра-кычкыра кемдер чабып килә иде. Рәфит исәңгерәп калды, үзе дә сизмичә, телогрейка кигән әлеге кешегә таба йөгерә башлады; аннары, кинәт исенә килеп, Кәлимулла артыннан юыртты.
Кәлимулла янына килеп җиткәч кенә аңга килде Рәфит. Икесе дә тездән пычрак эчендә басып торалар, тик күл салкынын гына сизмиләр иде.
— Мин... мин... — Кәлимулла ләмне изеп куйды. — Мин монда ничек килеп кергәнне дә белмим.
— Мин... — Рәфит һава йотып алды. — Сабак каты кипкән...
Салкын тәнгә үтә башлады. Авылның бу җирен күл дип йөртәләр. Язгы сулар болын буйлап агып төшә дә бакча башларында зур гына күл ясый. Малайларга рәхәт. Такталарны кадаклап сал ясыйлар да рәхәтләнәләр суда йөзеп. Ә бүген биредә басып торуы бер дә кызык түгел.
— Чыгыйк, Кәлимулла!
— Чыгып кая барабыз?
— Өйгә кайтабыз.
— Каптык, Рәфит, кармакка. Әни төшеп килә.
Кәлимулла, бик кызганыч итеп, борынын тартып куйды. Рәфит тә борын астына су җыела башлаганын тойды.
Кәлимулланың әнисе күл читенә үк килеп басты:
— Суык тидерәсез бит, чыгыгыз. Сезне өстерәп бүлнискә йөр тагын. Бу юл өзегендә.
— Керә алмый дәлше. Керә алмый. Галуш белән генә әни...
Кәлимулла Хафиз абыйсыннан ишеткән урыс сүзен кинәт хәтеренә төшерде һәм аның мәгънәсен шулкадәр ачык итеп аңлавына үзе дә аптырап китте.
— Чыгыгыз дим, чыгыгыз! Кәнфит бирәм!
Рәфитнең эче янә чәнчешеп авыртып алды. Талкан ашказаныннан эчәгегә чыгып киләдер.
— Ах, кәҗә тәкәләре! Кәнфитсез каласыз!
— Әллә чыгыйкмы, Кәлимулла? Кәнфит ди бит...
— Кәнфит юк иде безнең.
— Сандыкка яшергән булгандыр.
— Әйдә, чыгыйк алайса!
Судан чыгуга Рәфит чырыйлап кычкырганын сизми дә калды: Гакилә апасы малайның колагын боргычлап тотып алган иде.
— Кәнфит кирәк булдымыни, ә? Күрсәтермен мин сезгә кәнфит! Хулиганнар!.. Әйдәгез сильсәвиткә...
Малайларның язгы җилдә күлмәк итәкләре генә җилфердәп барды.
Каршыларына авыл советы председателе килеп басты:
— Ну, бурзайлар! Тәмле булдымы соң пешергән бәрәңгегез?
Рәфит ирексездән колагын тотып карады. Колак шактый зурайган, җитмәсә, кызыл борыч сипкән төсле әчетә-кыза иде.
— Шырпы кайсыгызда иде?
Рәфит янына Кәлимулланың әнисе килеп басты:
— Мин шырпыны җыеп йөрим. Рәфит тапкан булса гына...
Рәфит дәшмәде.
Кәлимулла:
— Урамнан таптык без шырпыны, — дип, борын эченнән генә ботка пешерде.
— Ах, малакасуслар! Пожар чыккан булса соң... Ярый, вакытында күреп калганнар. — Рәхмәт абыйлары ачулы итеп тамагын кырды. — Авыл көл була иде бит. Районнан пожарныйлар килеп җиткәнче... — аннары Гакиләгә борылды. — Нишлик? Штраф түләтик...
Рәфит:
— Безнең акча юк! — дип мыгырданды.
— Табарсың. Без синең күк чакта... — Нишли идек соң әле дигәндәй, бераз уйланып торды Рәхмәт абыйсы. — Базга ябып тотмый булмас сезне. Сөйләшеп ятыгыз шунда күселәр белән...
Малайлар дерелдәп киттеләр. Ышан, ябар да куяр. Ят аннан идән ярыгыннан Рәхмәт абыйның ялтырап торган күн итеген карап.
— Барыгыз, таегыз! Тагын бер эләксәгез, милиция чакыртам да икегезне дә төрмәгә җибәрәм...
...Рәфит ул көнне мич астында йоклап китте. Өйгә кайтып керүенә, әнисе пыр туздыра башлагач, аның кулыннан ычкынып (әнисе сыңар куллы булгач, кыйный алмый Рәфитне), мич астына үрмәләде малай. Әнисе кисәү агачы белән сөйрәп чыгарырга маташса да һични майтара алмады. Рәфит эчкәрәк үрмәләде. Кисәү агачы башына килеп тимәсен өчен арты белән борылды.
— Чык, шайтан баласы. Алып кайт ботинкаларыңны пычрак ерган җиреңнән. Дуңгыз! Мин каян акча табыйм? Бар әнә мәктәбеңә ялан аяк...
Кәнфит түгел, өр-яңа ботинка алып бирәм дисә дә, әнисенең ачуы басылганчы, Рәфит мич астыннан чыкмаячак иде инде.

 

 

 

 

Пасха күкәе тәмлеме?


Авылның бөтен почык борыны керәшен бәйрәмен көтеп ала.
Шигырьләр ятлана, калын-калын китаплардагы мәкальләр бала-чага теленә күчә, җыр сүзләре кабатлана. Иртәгә! Иртәгә алар авыл халкына концерт күрсәтәчәк. Аннары, сабан туе җиткәнче, мактанып йөриячәк.
— Миннән дә матур җырлаучы булмады...
— Әби атна буе аркамнан сөйде...
— Ну укыдым да соң шигырьне!..
Кичтән үк суган кабыгы тутырган кәстрүлләрдә күкәй пешә. Кибеттә перәннек, печенье ише тәм-том мәче ялап алган төсле юкка чыга. Авыл кибетчесе сельпо белән кибет арасында йөгереп көненә бер туфли туздыра.
Өйләрдә ут бик соң сүнә. Әмма капка төпләрендә гөлдер-гөлдер сөйләшүләр, гармун тавышы озак яңгырап тора әле. Авыл сабан туе көткәндәге кебек шаулый, кайный, мин сиңа әйтим.
Рәфит бүген иртәрәк ятты. Энесе мыш-мыш йокы сүтә. Әнисе, сукыр лампага чүмәшеп, улының ак күлмәген ямый.
— Улым, йокладыңмы әле? Ярар, ярар, йокла. Күлмәгеңнең ертык җирләрен рәтләштердем менә. Чалбарың белән генә нишлисе булыр?
Әнисе үзалдына шулай сөйләнеп утыра. Сукыр лампа леп-леп итә, тагын кәрәчине бетеп киләдер.
Малайның күзләре йомыла, йомыла. Тимер караватта бер-ике әйләнгәч, йоклап калуыннан куркып, күзләрен чытырдатып йома. Йокы аралаш әтәч кычкырганы ишетелә, абзарда тавыклар кыткылдаша: ”Бүгенге планны үтәдек, хуҗабызга пасхага җитәрлек күкәйне тәгәрәттек!“
Рәфит кәҗә бәкәе юешләгәнгә уянып китте. Өйдә әнисе юк. Ачык ишектән өйгә салкынча һава тулган. Бәкәйне дә иртәнге салкын уяткандыр инде. Ишек ачык ләбаса, ә аңа бары тик Рәфитнең караваты кирәк. Әнә тагын, аякларын аерып, малайның җылы гәүдәсенә елышырга маташа. Рәфит аны идәнгә төшерде, бәкәй Рәфитнең энесе янына сикерде.
— Уяндыңмы, улым? Бар, битеңне юып кер, чәй кайнаган.
Рәфит стенадагы иске сәгатькә күз төшерде. Биш тулып килә.
Битен-күзен юып алды, ак күлмәген киде. Чалбарына үрелде.
— Чалбарыңның ертыгын ямап маташтым шунда. Сукыр ут яктысында каян барысын да күреп бетерәсең. Ки әле!
Рәфит чалбарын киеп, каешын буып куйды. Әнисе, җәһәт кенә мич авызына иелеп, бармагына корым сылады. Ямау өстенә корым сөрткәч, чалбар гел яңарып китте.
— Булды! Бар! Мә, капчыгыңа берәр күкәй салыйк инде. Маяга! — дип, әнисе янчыкка күкәй тәгәрәтте. — Сөйлисе шигыреңне онытмадыңмы соң әле?
— Онытыла торган шигырь түгел ул, әни...
Энесе йоклап калды. Кечкенә әле ул, йокласын. Рәфит аңа да пасха күчтәнәчен күп итеп җыеп кайтыр.
Капкадан чыгуга, Кәлимулла белән Габделфәрт очрады.
— Эһе, синең капчыкта бер күкәй бар икән инде, — дип, Кәлимулла янчык төбен учлап карады. — Без ике өйдә булдык инде.
Малайлар Рәфитнең ишегалдына уздылар. Бераздан Кәлимулла белән Габделфәртнең парлашып җырлаганы ишетелде:
Суда балык йөзәдер,
Су салкынын сизәдер.
Авылыбызда бер чибәр бар,
Үзәгемне өзәдер.
— И-и, рәхмәт төшкерләре! Рәшит Ваһапов кебек җырчы булырсыз әле. Аллабирса!
— Рәхмәт апа, рәхмәт!
Габделфәрт Рәфит янына елмая-елмая килде:
— Әниең яратты җырлаганны. Өчәр күкәй бирде. Байыйбыз болай булгач...
Ычтапан абыйларына таба атладылар.
Кызлар да күренде. Көнбагыш чәчәге төсле сары чәчле Сания малайларга карады:
— Кичә завуч әйткән линейкада: ишетсен колагыгыз, күкәй җыярга чыксагыз, еллыгыгызга икеле чыгарам, дигән.
— Чынлап шулай дигәнме, Сания? — Әндри гаҗәпләнгәндәй күзләрен шар итеп ачты (Әндри малайлар янына Ычтапан абыйсыннан килеп чыккан иде). — Син укытучы кызы бит. Нигә чыктың алайса? Курыккач... Чыкмыйлар аны...
— Мин җырларга чыктым. Күкәй җыярга түгел.
— Тагын ниләр сайраган Фазыл абый?
— Пасха — поплар бәйрәме. Авылда поп күптәннән юк. Шулай булгач, пасха да булмаска тиеш, дигән.
— Пасханы авылдан кудырам димәгәндер бит? — Әндри күрше капканың келәсенә басты.
...Рәфит күкәй, перәннек тулы капчыгын кертеп бушатты да яңадан тузанлы урамга атылды. Әле теге тыкрыктан, әле бусыннан күч-күч бала агып чыга; яшел, кызыл, ак янчыклар селкенә.
— Исәнме, Хафиз абый!
— Ә... Исәнме, Рәфит! Әле һаман урамда шләйтсә итәсеңмени? Йөрисең инде шунда репутацияңне төшереп, — дип елмайды да, капканы ачып, малайның аяк янына күкәй тулы чиләк утыртты. — Икене генә ал, сез монда умарта күче күк. Әнә тагын бер рота килә.
Рәфит Хафиз абыйсының соңгы сүзен аңламады. Әй лә, аңламаса аңламас, әйбәт сүздер әле. Рота диме? Кинода ишетеп калгандыр. Авылда кино күрсәтә-күрсәтә урысчаны су урынына эчә хәзер Хафиз абыйсы.
— Шигырь укып күрсәтергә онытканмын, Хафиз абый.
— Давай, давай, көйләп җибәр берне, булмаса...
Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,
Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.
— Ә... Кәҗәсе кемнеке соң аның?
— Тукай абыйныкы...
— Ә-ә-ә...
Хафиз абыйсы малайларга кул изәде: ”Рота, минем янга!“
Чиләк эчендә җилләр генә уйнап калды.
— Ярар, бик вакытлы килдегез әле. Малларга су эчертергә чиләк кирәк иде.
...Фазыл абыйлары аларга күпер янында очрады. Югары очтан җил-җил атлап төшеп килүче завуч абыйлары, бала-чаганы күрүгә, чаба ук башлады. Малайлар кәҗә бәкәйләре күк юл читенә сибелде. Кызлар гына таш багана төсле урам уртасында катып калды! Янчыклар очып китте, ташка бәрелеп, күкәйләр ватылды, тузанга кәнфит, печенье коелды.
— Әйттем бит мин сезгә! Колагыгызга гомер онытмаслык итеп киртләдем! Йөрмәгез дидем совет хөкүмәтен рисвай итеп! Хәерчеләр түгел бит сез теләнеп йөрергә!
Фазыл абыйсы Рәфитнең дә янчыгын йолкып алды. Янчык шытырдап ертылды, аяк асты бәйрәм күчтәнәче белән тулды. Малай шул мәлдә тавыклар кытаклашканны ишеткәндәй булды.
— Тезелегез!
Әндри:
— Урам уртасында линейка җыясыңмыни, абый? — дип, чертләтеп тузанга төкерде дә: — Өреп кап, авызың пешмәсен! — ди-ди, урам буйлап китеп барды.
Чындырмы-юктырмы, Хафиз абыйлары Фазылны иң әйбәт киноларга кертми интектергән, дип сөйләделәр соңыннан. Малайлар өчен үч алуы булгандыр инде. Рәфит киномеханик абыйсының характерын әйбәт белә. Киреләнсә бетте, аяк астына кәрәчин сибеп ут төртсәң дә, кузгалмыйча басып торачак Хафиз абыйсы.

 

 

 

 

Башны мәхәббәт бутады


Хафиз абыйсы русчаны шәп белә, тик менә Рәфит кенә нәрсәнең нәрсә икәнен аңлап бетерә алмый.
Рус теле дәресе иде. Укытучы апасы:
— Рәфит, үгез сүзенең русчасын шартлатып әйтеп бир әле класска! — дип, малайның янәшәсенә килеп басты.
Бишенче класста укучы Әндри (дүртенчеләр дә, бишенчеләр дә бер класста укыйлар иде): ”Әйт, әйт, Рәфит. Нәрсә җебедең?“ — дип пышылдады. Әндри әйткән сүз — закон. Рәфит, парта капкачын ачып, аягына калыкты.
— Йә, Рәфит!
Ярды да салды Рәфит.
Әндринең күзе шакмак булды.
Укытучы апасы такта янына басты:
— Рәфит, бүк агачы бездә үсми бит. Син аны каян беләсең?
— Агач турында әйтми ул, апа.
— Бүк агачы Африкада үсә, балалар. Бик чыдам агач. Аннан шкаф, өстәлләр ясыйлар, — дип, тыенкы гына елмаеп куйды укытучы апалары. — Ә үгез русча ”бык“ була. Бүтән онытма, яме, Рәфит?
Рәфит җиңеләеп партасына утырды. Әндри баш бармагын тырпайтып күрсәтте.
Алгы рәттәге Сания дә Рәфиткә елмаеп карады.
И бу Саниянең елмаюлары! Шундый матур елмая, малай күз алдында көнбагыш сары чәчәк ата диярсең.
Рәфит мәхәббәт турында ниндидер бер китаптан укыган иде. Кыз белән егет шундый матур итеп сөйләшәләр, эрепләр китәрсең. Бер-берсенә матур хатлар язалар...
Мәхәббәт турында тракторчы Ычтапан абыйсы да елый-елый сөйләгән иде беркөнне. Капка төбендә җыелышып утырганда.
— Менә шулай, егетләр. Дания апагызга бишектән үк гашыйк идем мин. Бишектән үк. Күрше йортта үсте ул. Өйләр янәшә булгач, бишекләр дә янәшә. Сөйләшеп ятабыз. Үскәч мин сиңа өйләнәм, дим. Исеме белән әйтер идем, исемен белмим. Ул да минекен белми. Ярар, ярар, дип, юеш бишектә тик боргаланып ята. — Ычтапан җиңенә күз яшен сөртә. — Әйткән сүздә тордык тәки. Хәзер балаларыбыз үсә әнә. Гомер буе язышкан мәхәббәт хатлары эзсез калмады, егетләр. Эзсез калмады хатлар...
Тәмәке көйрәтә.
— Әле кичә теге шахтер кайткан икән. Габит. Шәп күмер төсле елкылдап тора. Импортный күлмәк, сәдәпләр елык-елык.
— Нинди була соң ул син әйткән күлмәк, Ычтапан абый?
— Импортныймы? Ул... ул... Бик шәп күлмәк булырга тиеш, егетләр. Аның култык асты тирләмәскә тиеш. Ату интегә минем күлмәк белән Дания. Ертыла да чыга, ертыла да чыга. Чөнки култык асты тирли. Шул... Сәдәпләрендә авыл күренеп тора шахтерның. Авыл күренеп тора. Аягында хром итек. Гармун күреге күк сыдырып куйган, мин сиңайтим. Габит Дания апагыз белән килеп күрешкәч, эчем ут янды януын, сиздермәдем. Яшь чагында Дания артыннан чабып караган иде ул. Тәтемәде шул Габитка.
Тәмәкесен бүрәнәгә басып сүндерә. Иркен итеп сулыш ала да җырлап җибәрә Ычтапан абый.
Әкрен кирәк, ипләп кирәк,
Ишетергә сандугач сайрауларын...
 
Егетләр күтәреп ала, чөнки алар җырның дәвамын бик әйбәт белә:
Ага сулар, ага сулар,
Аккан суларга салып
Агызыйммы кайгымны...
 
Егетләр шып туктый, Ычтапан җырны үзе генә төгәлли:
Таһир, Зөһе-е-ерә,
Ялан аяк йөгерә...
 
Капка келәсе чылтырап күтәрелә, Дания апалары пәйда була:
— Их, карт пәри, карт пәри! Утырасың бит урам көлдереп, — дип, кулындагы бәрәңге тукмагын ай нурында елкылдатып ала. — Агызырмын мин сиңа, агызмый ни...
Ычтапан абый тел күтәреп каршы сүз әйтми:
— Булды, карчык. Бетте. Керәм, керәм.
Ычтапан абый бәрәңге тукмагын кесәсенә тыга:
— Ә шахтер Габит шәп киенгән, егетләр. Шәп киенгән. Ярамаган тагын без крәстиянгә майлы кием, — дип, капканы яба.
...Алгы рәттә сары чәчле Сания елмая. Рәфит дәфтәр битенә берсеннән-берсе матуррак сүзләр тезәргә тотынды.
”Сания. Мин сине күптәннән яратам. Кичә мин бишле алган идем. Син дә ал. Мин сиңа перәннек алып килермен. Кимереп утырырбыз шуны. Мин сине яратам. Синең алсу иреннәреңне суырып-суырып бер үбәсем килә. Әниеңә әйтмә, яме? Хатны да күрсәтмә. Кич урамга чык. Без сине Кәлимулла белән көтәрбез“.
Тәнәфескә чыккан арада, Рәфит мәхәббәт тулы хатын Саниянең китап арасына тыкты.
Рәфит ул көнне, Санияләрнең лампа утына карап, тирәк астында бик озак басып торды. Сания күренмәде. Кәлимулла туеп кайтып китте.
”Күрмәгәндер хатны. Иртәгә чыгар әле!“ — дип тынычланып, өенә атлады Рәфит. Йокыга киткәнче, кызны уйлап ятты. Төшенә дә көнбагыш тулы сары басу керде.
Иртән башы авыртты. Әнисе малайның маңгаена сулы чүпрәк япты.
— Бүген мәктәбеңә барып йөрмә инде. Энеңә күз-колак бул!
Әнисе колхоз кәнсәләрен җыештырырга төшеп китте.
Рәфит төшкә кадәр Сания турында гына уйлап йөрде. Әнисе дә мактап туя алмый бит аны. ”И-и, уңган кыз да инде бу Сания. Әле кибеттән ипи алып кайтып бирде. Нинди эшең бар, апа? — дип чәчрәп тора. Үскәч, өйләнеп җибәрерсең әле үзенә!“ — дип, Рәфитнең башыннан сыйпый әнисе. ”Безнең өйләр янәшә түгел шул. Ярый ла Ычтапан абый бишектән үк сөйләшеп куйган. Хәзер дә соң түгелдер әле...“ — дип, үз-үзен юатты Рәфит.
Ә төштән соң...
Төштән соң малайның башына кара кайгы төште.
Ишегалдына, тыны-көне бетеп, Кәлимулла атылып килеп керде.
— Укытучы апа кирәкне бирде.
— Нәрсә булды, Кәлимулла?
— Класста тузаннар уйнап торды. Синең хатны кычкырып укыды апа. Сания елады.
— Мин язганны ничек белгән соң апа?
— Белмәс. Бөтенебезнең кулны таный ул.
— Хатны кайдан алган?
— Сания биргән...
Рәфит телсез калды. Бишектән сөйләшеп куймагач, булмыйдыр шул инде ул. Их, өйләре дә янәшә булмаган шул Сания белән!

 

 

 

 

Фото: https://pixabay.com/


Повестның дәвамы: http://maydan.tatar/achyk-kapka-povestnyn-devamy/

 

Комментарийлар