Логотип «Мәйдан» журналы

Абрикостан хуш исле кайнатма

Ул үтәкүренмәле һәм алтынсу төстә була.Кайнатма өчен ваграк җимешләр алына. Абрикосны яхшылап югач, урталай ярып, төшләрен алабыз. Һәр банкага 4-5 төш исәбеннән алып, төшләрне күмәрлек су салып, кайна...

Ул үтәкүренмәле һәм алтынсу төстә була.
d272242939a943ca40c614fd0d1479cdКайнатма өчен ваграк җимешләр алына. Абрикосны яхшылап югач, урталай ярып, төшләрен алабыз. Һәр банкага 4-5 төш исәбеннән алып, төшләрне күмәрлек су салып, кайнатырга куябыз. Соңыннан бу төшләрне ватып, кайнатмага салабыз.
1 килограмм өреккә 1 килограмм шикәр комы алабыз. Табакка ярты стакан су салабыз да шуңа аз-азлап шикәр комы өсти-өсти җылытабыз. Сироп өстенә өрекне салып, салмак утта күбеге чыкканчы тотабыз. Утны көчәйтергә ярамый, җимеш витаминнарын сакларга тиеш. Күбеген кашык белән уртага таба җыябыз. Күбеген җыеп бетерү белән сүндереп куябыз һәм 6-7 сәгатькә яки төнгелеккә шулай калдырабыз.
Иртән янә шулай кайнатып чыгарып, суытабыз. Өченче тапкыр кайнатып чыгаргач, биш минут чамасы салмак утта тотабыз. Кайнатма бик матур алтынсу төстә, өрекләре “үтәкүренмәле” килеп чыга. Кайнатманы кайнар килеш алдан стерильләштерелгән банкаларга салабыз. Һәр банкага өрек төшләре өстибез, алар кайнатмада күмелеп торырга тиеш. Суынганчы банкаларны ачык тотабыз, өстен марля белән каплап куярга да мөмкин.
Соңыннан банкаларны капкач белән ябып, яисә пергамент кәгазь белән каплап, шпагат белән бәйләп куярга була. Мондый кайнатма салкын урында бик озак саклана.
Фото: avatars.mds.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Abrikostan-hush-isle-kaynatma-360167/

Комментарийлар