Логотип «Мәйдан» журналы

Абрикостан кайнатма һәм ширбәт рецепты

Аш-су блогеры Кәдрия Ишмурзина үзенең Вконтакте челтәрендә абрикостан кайнатма һәм сироп рецепты тәкъдим итә.Кайнатма әзерләү өчен кирәк булачак: 1 кг абрикос һәм 1,2 кг шикәр комы."Абрикосны юабыз һә...

Аш-су блогеры Кәдрия Ишмурзина үзенең Вконтакте челтәрендә абрикостан кайнатма һәм сироп рецепты тәкъдим итә.



Кайнатма әзерләү өчен кирәк булачак: 1 кг абрикос һәм 1,2 кг шикәр комы.

"Абрикосны юабыз һәм 8-10 кисәккә бүләбез. 1кг абрикоска 800 грамм исәбеннән шикәр комы белән болгатып куйдым. Үз суы чыккач газ өстенә куеп 5-7 минут кайнаттым. Газны сүндергәннән соң кайнатманың күбеген җыеп алдым һәм калган шикәр комын салып болгаттым. Кайнатманы шикәр комы эреп беткәнче болгатырга кирәк. Кайнатма суынгач тагын 5 минут кайнатып алдым", - дип язган ул.

Кадрия Ишмурзина абрикосның катырак булганың алырга киңәш итә. Бу очракта алар изелми һәм камыр эченә салып пешерү өчен дә кулай булачак.
Аш-су блогеры абрикостан ширбәт әзерләргә дә өйрәткән.
Кирәк булачак: 1 кг төшләре алынган абрикос, 0,5 кг шикәр комы, 0,5 чәй калагы лимон кислотасы һәм су.

"Катырак абрикосларны юып, урталай бүләсе. Банкаларны парландырып (стерилизовать) алгач, абрикосларны тутырып, өстенә кайнар су саласы.15 минуттан суны савытка бушатып, кабат кайнатып банкаларга саласы. Яңадан 15 минуттан суны тагын савытка бушатып, шикәр комын һәм лимон кислотасын салып кайнатырга куясы. Кайнап чыккан ширбәтне банкаларга салып капкачын ябасы һәм астын өскә каплап куеп суынганчы тотасы", - дигән ул.
Фото: https://vk.com/id155227505 (Вк Кәдрия Ишмурзина)

https://intertat.tatar/ash-su/abrikostan-kaynatma-m-sirop-retsept-/

Комментарийлар