Логотип «Мәйдан» журналы

Әтнәлеләр Татарстан Президентына быелгы ашлык оныннан пешерелгән икмәк тапшырды

Әтнә муниципаль районы бөртекле культуралар уңышын тулысынча җыеп алды. Фото: prav.tatarstan.ruШул рәвешле, Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов Рөстәм Миңнехановка быелгы ашлык оныннан пешерелгән и...




Әтнә муниципаль районы бөртекле культуралар уңышын тулысынча җыеп алды.




karavay2 Фото: prav.tatarstan.ru

Шул рәвешле, Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов Рөстәм Миңнехановка быелгы ашлык оныннан пешерелгән икмәк тапшырды.
Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю эшләре башланганнан бирле республика кырларында 1160 мең гектарда яки 78 процент мәйдандагы ашлык суктырылган дип белдерде.
Бөртеклеләрнең тулаем күләме 3260 мең тонна тәшкил итә.
Беренче булып урып-җыю кампаниясен төгәлләгән Әтнәлеләрдән соң Саба, Азнакай, Чистай, Алексеевск муниципаль районнары финишка якынлаша,  дип хәбәр ителә Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә.

 

Комментарийлар