Логотип «Мәйдан» журналы

6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне

Билгеле булганча, 1992 елның 6 ноябрендә Татарстанда беренче мәртәбә мөстәкыйль Конституция кабул ителде.Бу дата республика өчен бик зур әһәмияткә ия - әлеге документ беренче тапкыр Татарстан өчен мах...


Билгеле булганча, 1992 елның 6 ноябрендә Татарстанда беренче мәртәбә мөстәкыйль Конституция кабул ителде.





gjrYVBw9sZM


Бу дата республика өчен бик зур әһәмияткә ия - әлеге документ беренче тапкыр Татарстан өчен махсус язылды. Әлбәттә, соңрак аңарга шактый гына үзгәрешләр кертергә туры килде. Тик ничек кенә булмасын, республиканың төп законында - Татарстан халкына нәрсә кирәк, аның нинди ихтыяҗлары, таләпләре бар - барысы да бар.



 Бүгенге көндә Татарстан Конституциясен халыкның төп ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә дип әйтергә мөмкин. Шул рәвешле, Татарстан инде 23 ел дәвамында гражданнар хокуклары нәтиҗәле яклана торган шартларда яши һәм эшли. Нәкъ менә Конституция икътисадның ныклы нигезе булып тора, дәүләт һәм җирле хакимият органнарының көйле эшләвен тәэмин итә.
Татарстан өчен татулык һәм бердәмлек бик кадерле. Шуңа күрә илебездә, туган республикабызда тыныч тормыш алып бару һәм уңышлы үсү өчен шартлар тудыру - барлык хакимият органнарының, гражданнар җәмгыяте институтларының һәм бөтен кешенең төп бурычы.
Әлбәттә, Конституция көнен бәйрәм иткәндә Татарстанның Россия составындагы статусы турында да онытырга ярамый. Биредә Россия белән Татарстанның хакимият органнары арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы шартнамә аеруча зур роль уйный. Әлеге документ Россиянең көчле эволюцион үсешенә йогынты ясаган. Ә иң мөһиме, ул Татарстанда гомер итүче төрле милләт халкын берләштерергә ярдәм иткән, аларда дәүләткә карата ышаныч уяткан.
- Узган ике дистә ел вакыт шартнамә төзү турындагы карарның дөрес булуын ассызыклады. Кеше хокуклары һәм иҗтимагый бердәмлек илдәге төп кыйммәтләр булып билгеләнде. Татарстандагы күпмилләтле халыкның бердәм үсеше өчен шартлар булдырылды, - дип ассызыклаган иде Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат ияләре белән очрашуларының берсендә.
Иҗтимагый мөнәсәбәтләр системасы үсешендә Татарстан Республикасы Конституциясенең роле аеруча зур. Республиканың Төп законында билгеләнгән барлык милләт һәм социаль төркемнәрнең тигезлеге принциплары иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкның нигезе булып тора да инде.


 
 
Интертат.

Комментарийлар