Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь, Габдулладай;

Ул—караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай.

Ул бөек уй, нечкә хис тәгъризләргә бик бай,—диям,

Бар урыннардан аның урынын кадерле, дәү,—диям.

 

Бакыр эчендә көмешләр ялтырап яткан кебек,

Ап-ачык, ап-ак булып, тик ак күңел аккан кебек.

 

Күп китапларның арасында аның китаплары—

Ап-ачык нурлар чәчеп, күренеп тора һәр яклары.

 

Алса, укыса халык шигырен аның—истә кала,

Һәм аның шигыре халыкның күңеленә зур хис сала.

 

Галиази Габдулланың хәзер Казанда мәскәне,

Ул уяткыч, ул юаткыч, ул терелткеч хәстәне.

 

Билгеле, безнең мабиһельифтихар ул, мөхтәрәм,

Зур шагыйрь, мәшһүр шагыйрь бар бездә дә,— дип шатланам.

 

Тәсбих вә тәһлил итеп җырлап йөримен җырларын,

Җырлаганда, нечкәрә күңелем, эри һәр җирләрем.

 

Тәаъриз—тасвирлау.

Галимәскән—югары урын.

Мабиһельифтихар—мактаныч, горурлык.

Тәсбих вә тәһлил—бу урында иң изге, иң кадерле сүз мәгънәсендә.

Шәехзадә Бабич

Фото: http://gabdullatukay.ru


Комментарий язарга