Логотип «Мәйдан» журналы

Кайсы балыкны күп ашарга ярамый?

Балык һәм диңгез продуктларының бер төрен көн саен ашасаң да ярый, ә менә кайберләреннән тыелып тору да зыян итмәс.Балыкны нинди күләмдә ашау зыянлы түгел?Барысы да аның сортына бәйле. Иң куркынычсыз...

Балык һәм диңгез продуктларының бер төрен көн саен ашасаң да ярый, ә менә кайберләреннән тыелып тору да зыян итмәс.

Балыкны нинди күләмдә ашау зыянлы түгел?


Барысы да аның сортына бәйле. Иң куркынычсыз дип  саналганнары - анчоуслар, җәен, шомбыт (скумбрия), пикша, сардина, кыргый сөләйман балыгы, атлантика сельды, тилапия,  телдән (устрица), алсу төстәге диңгез кысласы һәм  консервланган тунец.


Диңгез алабугасы, атлантика камбаласы, чили сибасасы, король макрелен аена ике тапкырдан да артык ашарга ярамый. Ә инде акула, кылыч-балык, кырпы балыгы, зур күзле һәм зәңгәрсу тунецны рационнан гомумән төшереп калдырырга киңәш ителә. Төп кагыйдә шул: балык зуррак һәм картрак булган саен, аның организмында  терекөмеш күбрәк булырга мөмкин.



Һәм тагын бер киңәш: куркынычсыз дип саналганнар исемлегендәге балыкларның төрлесен кулланырга тырышыгыз, төрлелек организмга керүче терекөмешнең күләмен киметә.
Гомумән алганда, балыкның майсыз сортларын көн саен ашарга мөмкин, ә майлы балыкларны атнасына дүрт тапкырдан да артык кулланмаска киңәш ителә.
Фото: https://pixabay.com
Чыганак

Комментарийлар