Логотип «Мәйдан» журналы

35 кг акча: россиялегә хезмәт хакын капчыкка салып биргәннәр

Амур өлкәсе Зея шәһәрендәге балалар хастаханәсендә табиб булып эшләүче Тамара Голубцова хезмәт хакының 36 мең сумын тиеннәр белән алган. Кассада аңа 35 кг акча биргәннәр.«Хезмәт хакын алырга килдем, д...

Амур өлкәсе Зея шәһәрендәге балалар хастаханәсендә табиб булып эшләүче Тамара Голубцова хезмәт хакының 36 мең сумын тиеннәр белән алган. Кассада аңа 35 кг акча биргәннәр.
«Хезмәт хакын алырга килдем, документка кул куйдым. Миңа 57 мең сум акча алырга кирәк иде. 21 меңен кәгазь купюралар белән бирделәр, "калган 36 меңе менә бу капчыкларда" дип күрсәтте. Капчыкларда 10, 5 һәм 2 сумлык тиеннәр», — дип сөйли 69 яшьлек хатын-кыз «Амуринфо»га.
Хастаханәдә ханымга банк тәкъдим иткән номиналда акча тапшырылды дип белдергәннәр.
 
Фото: РИА «Новости» / Илья Питалев.
 

Комментарийлар