Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда егерме кеше утырган рейс автобусындагы исерек йөртүчене тоткарлаганнар

Татарстанда Тукай районында юл инспекторлары рейс автобусында барган исерек йөртүчене тоткарлаганнар. Бу турыда Автоинспекция матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Фото: ГИБДД МВД по РТУзган сишәмбедә ир...

Татарстанда Тукай районында юл инспекторлары рейс автобусында барган исерек йөртүчене тоткарлаганнар. Бу турыда Автоинспекция матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
047 Фото: ГИБДД МВД по РТ
Узган сишәмбедә иртән-иртүк Чаллы-Новый бистәсе юлында полицейскийлар тикшерү өчен егерме пассажир утырган "Хендэ" рейс автобусын туктаткан.
Тикшергәндә автобус йөртүчедән спирт исе килүе ачыкланган. Йөртүче медицина тикшерүенән баш тарткан.
Бу факт буенча "Транспорт чарасын йөртүче исереклекне ачыклау буенча медицина тикшерүеннән баш тарту" маддәсе буенча эш ачылган.
Ир-атны транспорт йөртүдән тыйганнар, автобусны махсус тукталышка илткәннәр. Бу йөртүчене ике елга машина йөртү хокукын чикләргә йә 30 штрафка тартулары ихтимал.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/10/169426/

Комментарийлар