Логотип «Мәйдан» журналы

Җырчы Айдар Галимовның тавыш операторы Төркия кунакханәсендә 7 нче каттан егылып төшеп һәлак булган

Төркиядә ял иткәндә танылган татар һәм башкорт җырчысы Айдар Галимовның тавыш операторы Марсель Нәгыймов һәлак булган. Бу хакта "Вести КАМАЗа" яза. Фото: https://vestikamaza.ruУл үзе торган кунакханән...

Төркиядә ял иткәндә танылган татар һәм башкорт җырчысы Айдар Галимовның тавыш операторы Марсель Нәгыймов һәлак булган. Бу хакта "Вести КАМАЗа" яза.
e8e0fa638193ceef852dc973aeb3381a Фото: https://vestikamaza.ru
Ул үзе торган кунакханәнең 7 нче катыннан егылып төшкән. Ир-ат балкон рәшәткәсенә терәлгән, әмма рәшәткә аның авырлыгын күтәрә алмаган. Алган яраларыннан Марсель үлгән. Төрек полициясе һәлак булучының канында алкоголь тапкан, шунлыктан әлеге хәл иминиятләштерүгә туры килми дип белдергәннәр.
"Аның канында бик күп күләмдә алкоголь табылды дип язганнар, - дип мөрәҗәгать итә Виктория Ариткулова. - Ул исерек булмаган. Рәшәткәләр ышанычсыз булган, ул аларга сөялгән һәм егылып төшкән. Дуслар! Төркиядә рус телендә сөйләшүче юрист кирәк. Кем ничек булдыра ала, ярдәм итегез 639002069032891267 Виктория Павловна А. Әлеге чаралар Марсельны соңгы юлга озату һәм башка мәшәкатьләр өчен тотылачак".
Хәзерге вакытта Марсель Нәгыймовның гәүдәсен туган ягына алып кайту мәсьәләләре чишелә. Айдар Галимов командасында тавыш операторы булып ул 2016 елдан бирле эшләгән.

Комментарийлар