Логотип «Мәйдан» журналы

«Бәйсез уйдан Сүз ярала»

ӘТКӘЙ ГӘҖИТ УКЫЙ(Хатирә)Үз сәгатең суккач, китүләр бар,Ә кайтулар, бәлки, юктыр да.Күз алдымда бер манзара тора:Әткәй гәҗит укып утыра.Әткәй гәҗит укый.Көяз генәТөзәткәләп куя күзлеген.Хәлфәләрдән алг...

ӘТКӘЙ ГӘҖИТ УКЫЙ
(Хатирә)
Үз сәгатең суккач, китүләр бар,
Ә кайтулар, бәлки, юктыр да.
Күз алдымда бер манзара тора:
Әткәй гәҗит укып утыра.
Әткәй гәҗит укый.
Көяз генә
Төзәткәләп куя күзлеген.
Хәлфәләрдән алган сабагы да
Тик башлангыч кына үзенең.
Гомер буе нужа йөген тартып,
Иңә төшкән инде иңе дә.
Тормыш биргән сабагын да кушсаң,
Бер талмудлык булыр кимендә.
Әткәй гәҗит укый.
Вакыт-вакыт
Көрсенгәләп ала.
Аннары
Үзалдына гына әйтеп куя:
«Влач безне тагын алдады.
Теге чакта да шул влач иде,
Беләсеңме, безне нишләтте –
Өй салырга дигән маяны да
Калдырды ул тик бер бишмәтлек.
Инде менә кабат алдадылар,
Ә без менә кабат алдандык.
Кемнәр, әнә, «шинельдән дә чыккан»,
Без бишмәттән чыга алмадык...
Дөньясы да юкса үзгәрде күк,
Гел үзгәрде бишмәт хакы да.
Без дә үзгә хәзер.
Ә бу влач
Ник үзгәрми икән чак кына?
Ә бит үзе гел дә бердәмлеккә,
Гаделлеккә безне чакыра».
...Бу сүзләрне әткәй әйттеме соң,
Әллә үзем – әткәй җаена...
Хатирәләр арта барган саен,
Уй чуала, хәтер саега.
Үз сәгатең суккач, кайтулар бар,
Ә китүләр, бәлки, юктыр да.
Күз алдымда тора бер манзара:
Әткәй гәҗит укып утыра...
ЯТИМ
Тәкъдир аны иркәләп тә,
Типкәләп тә сынады.
Еллар исәбен җуйса да,
Яна әле чырагы.
Дөнья дигән бер куышта
Яши ул ялгыз башы.
Хәл-әхвәл белешергә дә
Калмады бер кордашы.
Кордашлары, кардәшләре
Ашты күптән гарешкә.
Ул үзе дә юкса Локман
Хәким белән бер яшьтә.
Йөртәдер җирдә бәндәне
Җыясы тәгам, ашы.
Ярый әле дисбесе бар –
Шул бердәнбер уйдашы.
Элек дөнья йөген тартты,
Хәзер – дисбе төймәсен...
Вакыт исәбен җуйса да,
Икендесен, өйләсен
Яттан белә ул.
Догадан
Калдырмый төп-ыруын.
Амин тоткач, көе килсә,
Әйтеп куя җыруын:
«Иделдә үтте тугыз хан,
Җаекта үтте сигез...
Шул ханнарны күреп белгән
Карт булам мин – белегез».
Тәкъдир аны тол итеп тә,
Кол итеп тә сынады.
Вакыт исәбен җуйса да,
Яна әле чырагы.
Дөнья көтеп ята шулай,
Башка эше юк аның.
Дога багышлар бәндәнең
Көтә әле туганын...
ТОРНАЛАР КИТКӘНДӘ КИЛГӘН УЙ
(Тәкълит)
Фал китабын ачып юрасаң да,
Юш килмәстер мәгәр юраганың.
Бу дөньяда кеше дигәнең дә
Оча-оча китеп югаладыр.
Кошлар кебек ул да адашмыйдыр,
Очар юлы кыйбла ягынадыр.
Күктә күрмешләре – тәкъдиренең
Кара әрҗәсенә языладыр.
Бу дөньяда Вакыт дигәнең дә
Кошлар юлы кебек җуеладыр.
Кара әрҗәдәге соңгы хәбәр
Күкләр хәтеренә уеладыр.
МИНЕМ СӘГАТЬ ӘКРЕН ЙӨРИ БУГАЙ
Минем сәгать әкрен йөри бугай,
Гел соңарам, һаман кабаланам.
Ямчы агай камчылаган саен,
Мин дөньядан артта кала барам.
Артта кала барам, чабышларда
Иң соңарып килгән чаптар кебек.
Дөньясы да юкса сәер генә –
Алга карап, артка чапкан кебек.
Дөнья куа белми йөдәгәнгә,
Артта кала барам заманадан.
Минем дәрвиш икәнлекне Вакыт
Күптән инде, ахры, чамалаган.
Минем сәгать шуңа әкрен йөри,
Әкрен яна бугай учагым да.
Гел кичегәм... Миңа насыйп яр да
Күптән инде ятлар кочагында.
Дөнья куа белми йөдәгәнгә,
Җәяү атлыйм Киек Каз юлыннан.
Юл тамгасын таныйм
Илаһының
Күккә уйган йолдыз язуыннан.
«Ул гел кичекте», дип, фәрештә дә
Язып куяр гамәл дәфтәремә.
Тик мин шуны беләм:
Беркайчан да
Соңга калмам соңгы сәфәремә.
Ямчы агай камчылаган саен,
Мин дөньядан артта кала барам.
Мин үзем дә иске сәгать бугай –
Гел соңарам, һаман кабаланам...
ГАЛӘМИ ӨН
Айда, диләр, сәер өн бар,
Айда, диләр, шундый хәлләр.
Әгәр Күкләр өнсез торса,
Сәер булыр иде мәгәр.
Әгәр Күкләр өнсез калса,
Туфан кубар иде күптән.
Безгә азан мәкаме дә
Кайтаваздай иңгән Күктән.
Кайтаваздай һәр ярымай
Кунып калган манарага...
Галәми өн мәкаменнән
Ходай бирмеш таң ярала.
Галәми өн мәкаменнән
Яраладыр илаһи моң.
Моң сүрәсе булып иңгән
Һәрбер Сүзе Илаһының.
Айда азан ишетелгән... –
Җирдә йөри шундый хәбәр.
Әгәр Күкләр өнсез торса,
Сәер булыр иде мәгәр...
КАНАТЛЫ СҮЗ
Диптих
1
Дөньяның фани уйларын
Уйлаудан тәмам туеп,
Урам буйлап килә идең –
Тәгәрәп китте уең.
Тәгәрәпләр китте уең,
Ялгыз дүңгәләк кебек.
Уең артыннан шаян җил
Йөгерде терек-терек...
Сикәлтәле тыкрык-юллар,
Кичке урамнар буйлап
Тәгәрәде бәйсез уең –
Уең да бүген буйдак.
Үткән-сүткән көлеп калды:
«Ерак баралмас – бетәр...»
Ирекле, бәйсез уеңны
Иснәде килеп этләр.
Ирекле, бәйсез уеңны
Көпчәкләр үтте таптап.
Урам ташларына ятып
Калды тик шәүлә-таплар.
Ә син үзеңне төн буе
Юатырсың: «Бул сабыр!»
Иртән урам себерүче
Тагын сукранып алыр...
Һәм синең бәйсез уеңны
Чүплеккә илтеп салыр.
2
Бәйсез уйдан Сүз ярала –
Канатлы Сүз. Кош сыман.
Үрмәләп чыгар ул чүп-чар
Хәшәрәт арасыннан.
Әй очыныр, әй талпыныр,
Калтырар үзе. Туңар...
Ачык тәрәзәңнән кереп,
Каләмгә килеп кунар.
Кагынып куяр...
Чүп-чары
Коелыр кәгазеңә.
Мәңгелектән бер өн булып,
Төн чиртер тәрәзеңә.
Тәрәз артында шаркылдар
Тук, исерек ташкала...
Сискәнеп куяр кошчыгың,
Яшең тамар ташларга.
Яшең тамар таш идәнгә,
Тамар таш йөрәкләргә.
Таш диварлар әсирлеге
Җаныңны йөдәткәндә,
Бәрелә-сугыла кошчык
Очып йөрер бүлмәдә.
Мәңгелек күк гүзәл мизгел
Туктап калыр бу мәлдә.
Мәңгелек күк гүзәл мизгел
Җаныңда торыр зеңләп.
Туасы таң агып керер
Шыр ачык тәрәзәңнән.
Акшарланган таш читлегең
Яктырып китәр, балкып,
Шыр ачык тәрәз артында
Шаркылдап көләр Вакыт.
Сискәнеп куяр кошчыгың,
Сискәнеп куяр каләм...
Һәм
хәнҗәрен
батырыр
Вакыт
Йөрәгеңә кадәр...
Газинур МОРАТ.

"Мәйдан" журналы архивыннан.

Комментарийлар