Логотип «Мәйдан» журналы

"Шигырь назы - шагыйрь назыдыр..."

Татар әдәбиятының классик әдибе Һади Такташның улы – 1926 елның 26 гыйнварында Казанда туып, Үзбәкстанда яшәгән һәм 2008 елның 14 февралендә бакыйлыкка күчкән Рафаил Такташ замандашларыбызга талантлы...

Татар әдәбиятының классик әдибе Һади Такташның улы – 1926 елның 26 гыйнварында Казанда туып, Үзбәкстанда яшәгән һәм 2008 елның 14 февралендә бакыйлыкка күчкән Рафаил Такташ замандашларыбызга талантлы рәссам-академик, сәнгать фәннәре докторы, Ташкенттагы Милли сәнгать һәм дизайн институты профессоры буларак яхшы билгеле.
rafail-taktash
Шул ук вакытта ул – беркемне дә кабатламый торган үзенчәлекле шагыйрь дә. Гәрчә Рафаил Һади улы шигырьләрен рус телендә иҗат итсә дә, күңеле-җаны белән ул, легендар әтисе кебек, ватанпәрвәр рухлы каләм әһеле дә булган...
Казан каласындагы «Сүз» китап нәшрияты мөхтәрәм Рафаил Такташның шигырьләрен беренче мәртәбә татар телендә чыгару хәстәрен күрде. Рәссам-шагыйрьнең «Тау бөркете буласым килде!..» дигән җыентыгына кергән шигырьләрне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучыларның Һади Такташ исемендәге премиясе лауреаты Рашат Низами русчадан татарчага тәрҗемә итте. Тиздән дөнья күрәчәк әлеге китаптагы тезмә әсәрләрне журналыбыз укучыларына да тәкъдим итәбез.
 
* * *
Шагыйрьләр, шагыйрьләр!
Сезне җыр җылыта,
Рифмаларга баткан уегыз.
Ләкин... Фетнә көн килдеме –
Факел булып калка буегыз!
Караңгы төн артка чигенә,
Әйткән сүзең юлны яктырта.
Пәйгамбәргә сине тиңлиләр,
Халык әйтсә – бәлки, хактыр да!
Шигырь назы – шагыйрь назыдыр,
Соңга калмый, һәрчак иртәли.
Сабый сыман,
Таңнан уяна да,
Апрель җиле сыман иркәли.
 
* * *
Шигъриятне эзләп килә куллар,
Бу хәзинә ятмый читлектә.
Ачлык белән,
Үлем белән тарткалашасы бар –
Исән калу кирәк ничек тә!..
Ташкент, 1964 ел.
 
ЯЗГЫ ДУЛКЫН
Әй, сез анда – урам агачлары,
Яфракларны күптән койгансыз;
Салкыннарны, бураннарны кичеп,
Кыштан, ахры, тәмам туйгансыз!
Тиздән сезне язгы җил иркәләр,
Чатнап-чатнап бөре ачылыр.
Яшел яфрак шаулар – кәүсәдәге
Җыерчыкны ерак качырыр...
Май, 1941 ел.
 
* * *
Зәңгәрсу һәм кызгылт төсләр белән
Күк читенә шәфәкъ чорналган.
Журнал битендә дә – шул ук төсләр...
Кайсы илдән, кайсы чорлардан?
Веронез карт ерак илдә яши,
Тик күңеле аның һаман яшь.
Венеция күге белән алар
Икесе дә миңа замандаш.
Бу якларда ярсып, өерелеп
«Туй» үткәрә фашист этләре.
Ач-ялангач шәһәр эчләрендә
Көрәш кайный, көрәш бетмәде.
Шәрык ягы яуга күтәрелде,
Дошман җәйне көтеп алмастыр.
Котырынган, шашкан өереңне
Дар агачы көтә, албасты!
Утлы учак итеп нәфрәтемне
Юллый сиңа кайнар йөрәгем.
Шәрык ягы, корыч дивар итеп,
Яуга каршы куя күкрәген.
Килсен язлар!
Җиңү белән котлап
Салют бирсен туплар, мылтыклар.
Сирень ботагында тирбәлешеп,
Куанышсын хәтта чыпчыклар...
Фирганә, 1942 ел.
 
 
* * *
Газиз әнием Гөлчәһрә Хәмзинаның якты истәлегенә
Китеп барды ерак бер дөньяга –
Эзләп Мәңгелекнең бәлзәмен...
Үзе белән бергә алып китте
Фани бу дөньяның бар ямен!
Чишмә төсле кайнап торыр иде
Бар гомерең, яшьлек юлларың.
Шарламадай аккан еллар ничек
Онытсыннар инде син барын?!
Язлар җитсә, каен яфраклары
Серләшәләр каб(е)рең өстендә.
Гашыйк сандугачлар җыры тынмый –
Моң сибәләр синең өчен дә!
Мәскәү, 1958 ел.
 
* * *
Сөекле Әтиемә – бөек шагыйрь Һади Хәйрулла улы Такташка
Минем әткәй – халык улы,
Шул исемнән сөйләгән.
Аның гамьнәрен яраткан,
Дошманнарын сөймәгән.
Шагыйрьгә булган мәхәббәт
Сүнми дә, сүрелми дә.
Мәңге үлмәс шигырьләре
Һәркемнең күңелендә!
Бунтарь йөрәге тынмаган,
Шигъри кораб – йөзмәктә.
Аның мирасы кирәкле
Бәйрәмнәрдә, хезмәттә!
Мәскәү, 1951 ел.
 
* * *
Алтынсу һәм кызгылт төсләрдәге
Көзне күргәч, сулкылдый йөрәгем.
Яратамын бала-чагаларның
Шау-гөр килеп уйнап йөргәнен.
Саумы, Тормыш! Юмарт булдың миңа,
Шатлыклардан мәхрүм итмәдең.
Синең аша белдем: бу дөньяда
Сагышларның ачы икәнен...
Елмаюлар бүләк иттең миңа,
Сырхауларга сихәт табыштың...
Ераклардан Хыял дәшкән чакта
Офыкларың белән кавыштым!
1995 ел.
 
* * *
Шагыйрь сүзенә колак салалар –
Ачса әгәр тылсым серләрен...
Хакыйкать-гүзәлне
«Чишендерә» белсә әгәр,
Ул – чын егет, дәртле, егәрле!
Мәскәү, 1960 ел.
 
* * *
Вакыт җебе кулдан ычкынмасмы? –
Күзне чагылдыра Кояш һәм Күк...
Төшкә керсә бихисап чибәрләр,
Мең дә бер көн тагын яшәрмен күк!
1963 ел.
 
ТАНЫШ ТҮГЕЛ КЫЗГА
Мәрмәр сыман сының
(Гүя, Афродита!),
Кояшлы толымнарың белән
Калыктың син
Автобуслар тукталышында.
«Йә, Ходаем, нинди гүзәллекне
Тудыргансың!» – дидем шушында.
Кайсы оста сине «әвәләгән»
Илаһи бер сурәт, зат итеп?!
Рәшәдәй уйнаклый чәчләрең,
Ут булып яна ике битең.
Тик бер мизгел... Һәм син автобуска
Кереп киттең, аккоштай йөзеп.
Чибәрләр күп. «Иң асылы – ул!» – дип,
Әйтерсең лә, ачылды күзем...
26 май, 1970 ел.
 
* * *
Шигырьләр – канатлы кошлардай! –
Читлеккә яптыңмы (бел, мәгәр),
Капкынга эләккән теләктәй,
Акрынлап сулалар, үләләр...
1975 ел.
 
* * *
Синең утрау – Галәм кисәкчәсе,
Анда чәчәк, алмаз бөртеге...
Шушы утрау – синең йөрәгеңдә,
Сөю белән
Сугарылган һәр көне-төне!
1985 ел.
 
* * *
Минем гомер дәвам итә,
Көчләрем исән әле! –
Яфраклар булып шаулыймын,
Җил булып исәм әле.
Җәйләр килсә – сөенәмен,
Сизмим дөнья газабын,
Иртә таңда, бихуш булып,
Тыңлыйм кошлар авазын!
Яшьлек мине рәнҗетмәде,
Күтәрде биекләргә...
...Сиксән яшьлек картлыгымны
Каршылыйм егетләрчә!..
2006 ел.
 
Авторның калган шигырьләрен журналның гыйнвар (№1,2018) саныннан укый аласыз.

Комментарийлар