Логотип «Мәйдан» журналы

21 февраль - Халыкара Туган тел көне

"Халкын белмәгән-халыксыз, нәселен белмәгән-нәселсез,телен белмәгән-телсез”Туган тел - үскән илнең якынлыгы, Ватанның газизлеген тоярга да безгэ әнә шул туган тел ярдәм итә. Кеше дөньяга беренче аваз...

"Халкын белмәгән-халыксыз, нәселен белмәгән-нәселсез,
телен белмәгән-телсез”
Туган тел - үскән илнең якынлыгы, Ватанның газизлеген тоярга да безгэ әнә шул туган тел ярдәм итә. Кеше дөньяга беренче аваз салуга аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә «балам» дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый.
Туган тел! Нинди гүзәл, матур, йомшак, бөек сүз! Безнең туган телебез – татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул.
Иң мөһиме нәрсә соң? Телеңне саклап калу. Тел саклау – милләтне, нәселне, халыкны,илне саклау ул.
"И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Г.Тукай"

Комментарийлар