Логотип «Мәйдан» журналы

21 февраль – Халыкара туган тел көне

***Мәгърур да син, Мәһабәт тә,И, мөкатдәс туган тел.Сиңа булган мәхәббәтемҮзем белән туган, бел!Синдәге асыл сыйфатларКүчеп анам сөтеннән,Табигый бәйләнеш беләнМин синең өммәтеңнән.Галибанә миллилек т...

***
Мәгърур да син, Мәһабәт тә,
И, мөкатдәс туган тел.
1379014309
Сиңа булган мәхәббәтем
Үзем белән туган, бел!
Синдәге асыл сыйфатлар
Күчеп анам сөтеннән,
Табигый бәйләнеш белән
Мин синең өммәтеңнән.
Галибанә миллилек тә
Бары сиңа гына хас.
Буыннан-буынга күчәр
Син ул - ганимәт мирас...
Асылыңа төшендереп
Сүз кальбендә тәфсирең
Яшәү суты биреп ача
Мәгърурлыгыңның серен.
И, газиз тел! Анам теле!
Күчеп җан тибешемә,
Раббының үз рөхсәтендә
Тигән син өлешемә...
Олпатлы Олуглыгыңа
Баш иям сәҗдә кылып.
Һәм үзеңә хезмәт итәм
Иң тугры колың булып...
 

Комментарийлар